Внеурочная деятельность
план-конспект урока по окружающему миру (4 класс)

Ахметова Эльмира Фалиховна

Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә?

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshyn_koshlarga_nichek_yardem_iterge.docx19.83 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә?

Максат:

Безнең  якларда кышлаучы кошларны танырга, аларга җимлекләр ясап куярга, кошлар өчен азык сайларга өйрәтү

Бурычлар:

  • Безнең якларда кышлаучы кошларны танырга, аларның яшәү шартлары белән танышу;
  • Логик фикерләү, хәтер,игътибарлылык, сөйләм телен, күзаллауларын үстерү;
  • Кошларга карата кайгыртучанлык булдыру,дөрес азык сайлый белергә шартлар тудыру;
  • Кышлаучы кошлар турында кайгыртучанлык тәрбияләү.

Метапредмет УУГ:

Регулятив УУГ:

  • мөстәкыйль рәвештә уку максатларын һәм бурычларын кую;
  • мөстәкыйль эшчәнлекнең аерым өлкәләрендә төрле авырлыктагы максатларга ирешү буенча үз мөмкинлекләреңне дөрес  бәяләү;
  • максатларга ирешү юлында очраган киртәләрне һәм авырлыкларны үтүгә барлык  көчне кую.

Танып-белү УУГ

- проблема кую, аның актуальлеген дәлилләү;

Коммуникатив УУГ

• төрле караш һәм фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне дәлилләү;

Шәхси УУГ:

Кышлаучы кошлар турында кайгыртучанлык тәрбияләү

Технологияләр: информацион- коммуникацион, шәхескә ориентлашкан.

Үткәрү формасы: квест

Төп төшенчәләр: кышлаучы кошлар,җимлек,җим.

Җиһазлау: проектор, экран, ноутбук, кош рәсемнәре, кошларга җим, презентация ,карточкалар,конвертларда биремнәр.

Укытучы: Әхмәтова Эльмира Фалих кызы

Дәрестән тыш чараның барышы.

1.Оештыру.Мотивация. 1 минут

-Хәерле көн, балалар!

Ак чәчәкләр ява,

Дөнья матур,

Шундый матур булып тоела;

Күге зәңгәр,гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела.

                                       Һади Такташ.

-Һади Такташ шигырендә  кайсы ел фасылын яратып тасфирлаган?

-Кыш көне көннәр нинди?

- Салкын.

- Бүген безнең дәрестән тыш чара гадәти формада үтмәячәк. Квест формасында булыр.

- Ә нәрсә соң ул квест?

Квест – сүзе инглиз теленнән кергән. Эзләнү,кыенлыкларны җиңеп куелган максатка ирешү дигәнне аңлата.

2. Теманы әйтү. 1 минут

  • Ә безнең квест нинди темага булачак икәнен белү өчен видеоязманы карап китәргә тәгъдим итәм.
  • Б.җ.
  • Кышын кошларга ничек ярдәм итеп булу турында.
  • Без үз алдыбызга нинди максатлар куярбыз.
  • Безнең  якларда кышлаучы кошларны танырга, аларга җимлекләр ясап куярга, кошлар өчен азык сайларга өйрәтү

3.Уен – квест  5 минут

  • Укучылар мин сезгә маршрут кәгазләре бирәм. Уенны командаларга бүленеп башкарасыз, сезнең өстәлләрегездә һәр команданың үз төсе бар  димәк , шушы төстәге конвертны гына  табып аласыз.
  • Биремнәрне маршрут кәгазендә язылган тәртиптә,бирелгән вакыт аралыгында үтисез.
  • Дөреслеген тикшерәбез, тиешле хәрефне аласыз ,шуннан соң гына алдагы биремгә күчәбез.

-Марштут битләре.

№1 бирем     -  №1 конверт

1.Конвертны  шкафтан табыгыз.

2.Кош рәсемнәре белән исемнәрен парлап куегыз.

3. Команданың әзер икәнен белдертегез.

4.Тикшерү.

5. Тактадан 2 хәрефне алыгыз.

№2 бирем - №2 конверт

  1. №2 конвертны үзегез утырган партадан эзләгез.
  2. Сорауларга җавапларны языгыз.
  3. Команданың әзер икәнен белдертегез.
  4. Тикшерү.
  5. Тактадан 2 хәрефне алыгыз.

№3 бирем - №3 конверт

1.Конвертны  тәрәзә төбеннән эзләп  табыгыз.

2. Табылган предметны бергә алып килегез.

3. Тактадан 2 хәрефне алыгыз.

4.Килеп чыккан исемне укыгыз.

- Килеп чыккан кошка һәр команда җим кую өчен меню төзи.

4 Кошларга меню төзү  5 минут

-Сезнең парталарда  савытларда кошлар өчен ризыклар ята.

-Үзегезнең кошка туры килә торган меню төзеп языгыз,моның өчен технологик картадан файдаланыгыз. Үзегез төзегән менюдагы ризыкларны җимлеккә саласыз.

  1. Кошның рәсемен  табасыз.
  2. Аның турында мәгълүматны №4  конверттан эзлисез.

3.Сөйләргә әзерләнегез 2 минут

Песнәккә  меню– көнбагыш,солы,бодай,кабак төше,тары,ипи валчыгы,май кисәкләре яки сало

Чыпчыкка меню – ипи валчыгы,көнбагыш, тары,бодай

Рефлексия 1 минут

  • Җөмләне дәвам итегез “Бүген мин......   турында белдем”
  • Миңа ..... биремнәр  кызык булды.
  • Миңа аңлашылып бетмәде.....

6. Йомгаклау. 1 минут

- Кышын кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Бозлавык вакытларда аларга агач кәүсәсе буйлап ризык эзләве тагын да кыенлаша. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Мәсәлән, мондый чакларда 10 песнәктән бары 1 генә песнәк исән кала икән. Менә шуңа күрә без кошларга кышын ярдәм итәргә тиешбез.Җимлекләр ясап куярга кирәк. Мин ышанам, безнең кошлар ашханәсе һәрвакыт ачык булыр, сез кошлар турыда беркайчан да онытмассыз.

Уен “Сорау –җавап”

1. Иң күп ашаучы кош? (Песнәк)

2. Кайсы кош каты тешли? (Кошларның теше юк)

3. Нинди кош тавышсыз оча? (Ябалак)

4. Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга? (Саескан)

5. Нинди кош суны очып барышлый эчә? (Карлыгач)

6. Сан буенча иң күп таралган кош? (Чыпчык)

7. Нинди кош үз балаларын бердә карамый? (Күке)

8. Нинди кош җылы яктан иң беренче былып кайта? (Кара карга)

9. Җәй тыкылдый бу чүкеч, кыш такылдый бу чүкеч? (Тукран)

10. Карабүрек- ул нәрсә? ( Черная шапка, снегирь )


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Внеурочная деятельность в начальной школе в аспекте содержания ФГОС НОО. Основные направления внеурочной деятельности».

проектная работа на тему: « Внеурочная деятельность в начальной  школе в аспекте содержания ФГОС НОО. Основные направления внеурочной деятельности». раскрывает направления внеурочной деятельности...

Конспект выступления по внеурочной деятельности в общеобразовательной школе по внеурочной деятельности 1 класс

Выступление по внеурочной деятельности в общеобразовательной школе по внеурочной деятельности 1 класс с презентацией...

Рабочая программа внеурочной деятельности образовательная программа по конкретным видам внеурочной деятельности кружок «Детская риторика»

Предлагаемая программа кружка "Детская риторика" имеет культурологическую направленность. Предполагает развитие у детей способностей в общении, ориентации в конкретных речевых ситуациях....

Рабочая программа по внеурочной деятельности образовательная программа по конкретным видам внеурочной деятельности кружок «Этикет для младших школьников»

Данная программа по внеурочной деятельности "Этикет для младших школьников" призвана помочь растущему человеку в постижении норм человеческих отношений. А так же способствовать формированию гармонично...

Рабочая программа внеурочной деятельности по спортивно-внеурочной деятельности

Программа внеурочной деятельности по спортивно-оздоровительному направлению для  учащихся начальных классов в соответствии с ФГОС....

Внеурочная деятельность. Итоги первого полугодия внеурочной деятельности в условиях апробации Специального Федерального Государственного Образовательного Стандарта для детей с ограниченными возможностями здоровья. Общекультурное направление.

Обучая и воспитывая наших детей, как часто принято говорить о них  «особенные», мы не только сохраняем им как можно дольше детство, но обучаем их через театр как улыбаться, как показывать разные ...

АВТОРСКАЯ РАБОЧАЯ ПРОГРАММА внеурочной деятельности «ФОРМИРОВАНИЕ СОЦИАЛЬНО-ЛИЧНОСТНЫХ КОМПЕТЕНЦИЙ СРЕДСТВАМИ ВНЕУРОЧНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ»

Авторская программа внеурочной деятельности  может быть рекомендована к применению и тиражированию....