Юл билгеләре.
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс)

Мусина Ания Хасиповна

Юл билгеләрен өйрәнү темасына 3 класста әйләнә-тирә дөнья дәресе 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Юл билгеләре.

(3 класста әйләнә-тирә дөнья дәресе)

Мусина Ания Хасиповна,

Актаныш башлангыч мәктәбенең

 башлангыч класс укытучысы

Максат: юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларны формалаштыру

Белем бирү бурычлары: балаларны юл билгеләре белән таныштыру, аларны аера белергә өйрәтү. Юл йөрү кагыйдәләре, турында белемнәрен ныгыту

Үстерү бурычлары: тирә-юньдә ориентлаша белү күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү,

Тәрбияләү бурычлары: игътибарлылык, бер-берсенә карата мәрхәмәтлелек, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү

Интеграль белем бирү өлкәләре:аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, куркынычсызлык,

Методик алымнар һәм чаралар:сюрприз моменты, уеннар, әңгәмә, сорау-җавап, үсендерү

Җиһазлар: проектор, экран, Учи ру платформасы, светофор макеты, юл билгеләре, дәреслек

Сүзлек өстендә эш: сервис

Алдан эшләнгән эш: юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү

Көтеләчәк нәтиҗә: юл билгеләрен таный һәм аера белергә өйрәнү, юл өйрү кагыйдәләренә төшенү, юлда килеп чыккан ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәнү

Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Оештыру моменты. Хәерле көн, хәерле юл, укучылар!!!!!

2. Өй эшен тикшерү. Актуальләштерү.

- Укучылар,игътибар иткәнсезсдер, мин сезгә хәерле көн генә теләп калмадым, ә хәерле юл да теләдем. Ничек уйлыйсыз? Ни өчен?

- Әйе, бүген без сезнең белән юлга чыгабыз.

- Ә юл хәрәкәтендә кемнәр катнаша? Юлда хәрәкәт иткәндә аларны нәрсә берләштерә?

- Кемнәр ул җәяүлеләр? (җәяү баручылар)

- Кемнәр ул пассажирлар? (транспорт эчендә утыручы, сәяхәт итүче - пассажир була)

- Кемнәр ул йөртүчеләр? (транспорт белән идарә итүчеләр)

- Юлда хәрәкәт иткәндә аларны нәрсә берләштерә? (Алар юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш!)

- Ә хәзер алар белергә тиешле юл кагыйдәләрен безгә, Милана, Адилә, Алина сөйләп китәр.

3. Уку мәсьәләсен кую.- Укучылар, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләреннән тыш тагын, нәрсәләрне белергә кирәк? Юлыбыз хәерле булсын өчен кагыйдәләрдән тыш, тагын нәрсәләрне белү мәҗбүри? (Юл билгеләрен)

- Димәк, дәрестә юл билгеләре белән танышабыз.(тема тактага эленә)

Төрле төркемдәге юл билгеләрен аерырга, аларның күрсәтмәләрен үтәргә өйрәнербез.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1. Яңа теманы аңлату. Бүгенге көнгә, якынча 319 юл билгесе исәпләнә, алар 10 зур төркемгә бүленә. Беренче юл билгеләре 1903 елда Парижда барлыкка килгән.

- Бүген дәрестә без аларның бик азы белән генә танышып китәрбез.

- Юл билгеләрен 5 төркемгә бүлеп өйрәнербез.

Юл билгеләренә кыскача белешмә бирелә, укучылар төркемнәрдә киңәшеп, билгеләрне тактага элә бара.

1. Кисәтүче билгеләр (предупреждающие)

 Кызыл каймалы ак өчпочмак- кисәтүче билгеләр Бу билгеләр машина

йөртүчеләрне хәтәр урынга якынлашулары турында кисәтә.”Сак булыгыз!” дигәнне аңалата

(Сак булыгыз балалар, сак булыгыз җәяүлеләр юлы, сак булыгыз ремонт эшләре бара)

2.Тыючы билгеләр (запрещающие)

Кызыл каймалы ак түгәрәк белән – тыючы билгеләр тамгалана. Алар юлда

йөрүчене нәрсәдән булса да тыя? “Ярамый”дигәнне аңлата. (Машина белән керегә ярамый,

велосипед белән йөрергә ярамый, җәяүлеләргә йөрергә ярамый)

3. Күрсәтмә билгеләр. (указательные)

Алар ак рәсем белән күрсәтелгән зәңгәр түгәрәк рәвешендә була. Бу билгеләр машина

йөртүчегә кайсы якка таба хәрәкәт итәргә яраганлыгын күрсәтә.

(Велосипед юлы, алга таба хәрәкәт, җәяле юлы)

4. Информацион – күрсәткеч билгеләр (инфромционно-указательные)

Зәңгәр турыпочмаклык яки квадрат рәвешендә- күрсәтүче билгеләр

Машина йөртүчегә һәм җәяүлегә мөһим мәгълүматлар бирүче билгеләр шулай атала.(Җәяүлеләр юлы, велосипедта йөрергә ярый, автобус тукталышы)

5. Сервис билгеләре.

Сервис – хезмәт күрсәтү дигән сүз. Сервис билгеләре машина йөртүчегә кайда ашап алырга һәм ял итәргә, машина төзәтергә мөмкин икәнлеген, ягулык салу станциясенең, хастаханәнең кайда булуын һ.б. белгертә. (Телефон, туклану пункты, ял итү урыны)

2. Учи ру порталындда эш “Дорожные знаки”

- Төрле илләрдә юл билгеләре бер үк төрлеме?

- Ни өчен төрле илләрдә юл билгеләре бертөрле?

3. Дәреслек белән эш.

14-16 битләрдәге текстны уку

15 биттәге рәсем астындагы язуларны кул яисә кәгазь белән каплап, бер-берсен тикшерәләр 

4. Учи ру порталында эш

“Сыграй в игру” - 15 секунд эчендә мөмкин кадәр юл билгеләрен атарга

“Подпиши группы дорожных знаков” - юл билгеләре төркемнәрен язарга

5. Близ-тур

- Җәяү йөрүче кем дип атала?

- Светофорның ничә төсе бар?

- Машина юлы аша ничек чыгарга?

- Велосипедта ничек йөрергә ярамый?

- Ничә төркем юл билгсе ба?

- Кызыл каймалы ак өчпочмак нинди билге?

- Ак рәсемле зәңгәр түгәрәк нинди билге?

- Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар?

- Җәяүле юлы.

- Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый?

- Автобус көтү урыны.

- Транспортта баручы ничек атала?

- Зебра ничә төсле?

- Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан?

- Трамвай кайдан йөри?

- Светофор ни өчен кирәк?

III. Рефлексия.

1. Рефлексив кабатлау. Учи ру порталы  “Дорожные знаки на твоем пути»

2. Үзбәяләү. Дресебезне хәерле юл теләп башладык. Ә юлга чыгарга барыбыз да әзерме? Барыбыз да юлда йөрү кагыйдәләрен беләме? Юл билгеләрен таныймы?

-Кем –мин барын да яхшы беләм, ди, светофорның яшел уты янгач, баса.,

-Кем - нидер белеп бетерми - сары утка баса

-Кем - берни белми - ана юл ябык, кызыл утка баса.

3. Өй эше. Дәреслекнең 14-17 битлрендә ясалган юл билгеләрен мөмкин кадәр күбрәк истә калдырыга. Учи ру порталында 53 нче биремне үтәргә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл билгеләре!

Внеклассное мероприятие по правилам дорожного движения....

Юл билгеләре безгә бик күп нәрсә әйтәләр...

Башлангыч сыйныф укучылары өчен юл йөрүкагыйдәләренә багышланган кичә...

Һөнәрләр. Билгеле үткән заман хикәя фигыль 4 нче сыйныф ( рус төркеме )

Урок татарского языка для руссоязычных детей. Лексическая тема: "Профессии", грамматическая тема: "Глаголы определенного прошедшего времени"...

Юл билгеләре иленә сәяхәт.

"Юл билгеләре иленә сәяхәт" исемле әкият-сценарий тәкъдим итәм....

Мәктәп билгеләре

Без сезнең белән бүген гаиләдә һәм балалар тормышында мөһим роль уйнаган мәктәп билгесе турында сөйләшергә дип җыелдык. Бу җыелышта мәктәп билгесе белән бәйле ситуацияләрне (килеп чыккан хәлләрне) чиш...