"Волшебные слова" (классный чс)
классный час (3 класс) по теме

Классный час по теме "Волшебные слова" для учителей начальных классов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tylsymly_suzler_beseda.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тылсымлы сүзләр

(Әхлак дәресе)

Максат. Балаларда итагатьлелек тәрбияләү. Ягымлы сүзләрне йомшак, җылы итеп, урынлы кулланырга өйрәтү.                            

Дәрес барышы

  1. Психологик уңай халәт тудыру.
  2. Уку мәсьәләсен кую.

Бервакыт әти кыйммәтле вазаны төшереп ватты. Әби белән әни аңа ачулы караш ташлады.

  1. Гафу итегез, зинһар, - диде әти, кыюсыз гына.

Әби дә әни дә, аңа карап, елмайгандай иттеләр:

  1. Зыян килде килүен. Ләкин без яңа ваза сатып алырбыз, -  диделәр алар.

Төркемнәрдә тикшерү өчен сорау:

  1. Әби белән әни ни өчен елмайганнар? (Гафу итегез, зинһар сүзләрен ишеткәч.)
  2. Гафу итегез, зинһар сүзләре  нинди сүзләр? (Тылсымлы сүзләр.)
  3. Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
  1. Уку мәсьәләсен чишү.            

Төркемнәрдә тикшерү өчен биремнәр.

1 нче бирем. “Тылсымлы ” сүзен сез ничек аңлыйсыз?

 2 нче бирем. Сез нинди “тылсымлы” сүзләр беләсез?     (“Исәнмесез!”, “Хушыгыз!”, “Хәерле иртә!”, “Хәерле көн!”, “Тыныч йокы”, “Гафу итегез!”, “Зинһар!”, “Рәхмәт” һ.б.)                  

3 нче бирем. Аудиотасмада И.Шакиров башкаруында “Саумы, кояш!” җыры (М.Мозаффаров музыкасы, Ә.Фәйзи сүзләре) тыңлана.  

  1. Бу әсәрдә нинди “тылсымлы” сүзләр бар? (Саумы, кояш! Хәерле иртә!)
  2. Укучылар, сез тиздән үсеп җитәрсез дә, эшче, авыл хуҗалыгы белгече, табиб, укытучы, галим булырсыз. Кайда эшләсәгез дә, әдәпле, тәртипле кешеләр булырга тиешсез. “Тылсымлы сүзләр” – әдәплелек юлдашы алар.
  3. Халкыбызның “Бер рәхмәт мең бәладән коткара”, “Яхшы сүз – җан азыгы” дигән мәкальләрен ишеткәнегез бардыр. Алар “тылсымлы сүзләр”  турында, әдәпле булу хакында әйтелгән. Сез тагын нинди мәкальләр беләсез?  (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
  4. “Тылсымлы сүзләр”не язучылар, шагыйрьләр әсәрләрендә дә еш очратабыз. (Укучылар Х.Халиковның “Якты сүз”, Ш.Галиевның “Рәхмәт”, Ә.Исхакның “Беренче рәхмәт” шигырьләрен яттан сөйлиләр.)

     4  нче бирем. Ни өчен бу шигырьләр матур яңгырый?  (Укучыларның җавабы түбәндәгечә булырга мөмкин: “Шагыйрьләр үзләренең әсәрләрендә “тылсымлы сүзләр” кулланалар. Шуңа күрә алар әйбәт укыла, матур яңгырый, эчтәлекле”.)

  1. “Тылсымлы сүзләр”не сөйләмдә дөрес куллана белергә кирәк. Мин хәзер сезгә бер малайның “тылсымлы сүзләр”не сөйләмдә ничек куллануын сөйлим. Тыңлагыз әле.

Фәрит әдәпле булырга сүз бирде. Бүгеннән башлап, һәр кешене хөрмәт итәм, һәркем белән исәнләшәм, диде ул.

Икенче көнне малай каравылчы өе янындагы утыргычта йокымсырап утыручы бабайны күрде. Ул төне буе сакта торып шактый арыган иде. “Хәерле иртә, бабай!” – дип кычкырды Фәрит. Бабай, йокы аралаш, малайны ачуланды. Фәрит гаҗәпләнде...

Юлда үзе белән бер сыйныфта укучы кызны очратты. Ул каядыр ашыга иде.

  1. Тукта, тукта. Кая ашыгасың? Мин синең белән исәнләшергә телим, -  дип, кызның чәченнән тартты...
  1. нче бирем. Укучылар, Фәрит “тылсымлы сүзләр”не беләме?

Ә нигә бабай да, кыз да аңа ачуланалар? (Фәрит “тылсымлы сүзләр”не урынлы кулланмый.)

Әйе, “тылсымлы сүзләр”не кайсы вакытта ничегрәк итеп әйтергә кирәклеген белергә кирәк.

Хәзер уен уйнап алырбыз. Уен барышында бүген өйрәнгән “тылсымлы сүзләр”не дөрес куллана белүегез тикшерелә. Әйтелергә тиешле урында төшереп калдырылган кирәкле сүзләрне хор белән әйтерсез.

  1. Таң атты. Кояш үзенең алтын нурларын җир өстенә сипте, кешеләрне иркәләде. Азат йокысыннан уянды да кояшка карап:
  2. Саумы, кояш (бу сүзләрне балалар хор белән әйтәләр), -диде.

Азат янына әнисе керде һәм улына:

  1. Хәерле иртә (хор белән), - диде.

Азат юынды, киенде, иртәнге ашны ашады һәм әнисенә:

  1. Рәхмәт, әнием (хор белән), - диде.

Малай сумкасын алды да :

  1. Хушыгыз (хор белән), - диде.

Әбисе аны:

  1. Хәерле юл (хор белән), улым, - дип озатып калды.    
  2. “Тылсымлы сүзләр”не сөйләмдә бик уңышлы кулланырга була икән. Сез дә аларны сөйләмегездә шулай куллана аласыз. “Тылсымлы сүзләр” кешенең күңелен күтәрә, әдәпле, игътибарлы, ярдәмчел булырга өйрәтә.    
  1. Рефлексия.
  1. Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Ни өчен кешегә сөйләмендә “тылсымлы сүзләр”  куллану кирәк? Бу дәрестән үзегезгә нинди сабак алдыгыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Файдаланылган әдәбият.

  1. Казыйханов В.С. Әхлак дәресләре. – Чаллы, 2001
  2. Балаларга үгет-нәсихәт. – Казан, 2001
  3. Харисова Л.А. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Р.Фәхретдин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану – Казан,2004
  4. Казыйханов В.С. Иман дәресләре. – Түбән Кама, 2005
  5.  ВалиуллинМ.Ә. Балачак илендә. – Казан, 2009


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проектная работа "Волшебное слово и волшебная кисть"

Проектная работа заняла 3 место в окружном конкурсе научно - исследовательских и проектных работ "Открытие" в номинации "Кино, театр и мир искусства"....

Волшебная сила слов и поступков. Рассказы В.А.Осеевой (обобщающий урок литературного чтения по теме проекта: «Волшебная сила слов и поступков») 4 класс

Подготовка.1. Определяются следующие этапы работы:– мотивационный (учитель заявляет общий замысел, ученики обсуждают его, предлагают собственные идеи);– планирующий – подготовительный (определяе...

Конспект классного часа во 2 классе. Тема: «Волшебные слова. Волшебное слово - здравствуйте»

Используемый материал (инсценирование, просмотр презентации, отрывка из мультфильма и др.) помогает развивать  желание детей употреблять в своей речи слова вежливого обращения, учит уважению и ве...

Презентация классного часа на тему: «Волшебные слова. Волшебное слово - здравствуйте»

В презентации использованы красочные картинки из мультфильма "Крошка Енот", игра на внимание, слова приветствия....

Презентация по теме " Волшебные слова" (классный час в начальной школе)

Презентация по теме " Волшебные слова" (классный час в начальной школе)...

Дружба чудесное слово. Классный час в 1 классе

На примере героев сказок и мультфильмов дети работают над понятие "дружба", разгадывают кроссворд, решают ситуации, в конце классного часа групповая работа - Дружеское рукопожатие....

« Стыд пред словом»-классный час

Цель:  профилактика сквернословия.Задачи: 1) Построить знания о сквернословии, его избавлении и пагубности влияния на внутренний мир  человека....