Саннарны гомүмиләштереп кабатлау темасына 3 кл. өчен дәрес конспекты ( тат. гр.)
план-конспект урока (3 класс) на тему

Ситдикова Айгуль  Азатовна

Саннарны гомүмиләштереп кабатлау темасына 3 кл. өчен дәрес конспекты ( тат. гр.)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon san_dres_konspekty.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

  Дәрес темасы:  “Саннарны гомүмиләштереп кабатлау”

     ( “Сан “ темасын гомумиләштереп кабатлау.)

     Сыйныф : 3 нче сыйныф татар төркеме

     Дәреснең максаты:

                        1. Укучыларның белемнәрен  системага салу;

                        2. Балаларның фикерләү   сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү;

                        3. Укучыларда телгә карата хөрмәт тәрбияләү.

   Дәреснең тибы:  

Методлар: әңгәмә, практик, өлешчә -эзләнү.

Җиһазлау:   диктант, текстлар, карточкалар, сан сүз төркеме буенча слайдлар.

Дәреслек: Ф.Ф. Харисов, Ф.М. Хисамова, Ч.М. Харисова”, Казан “Мәгариф” нәшрияте, 2003 ел.


Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты:

-Исәнләшү;

- Дежур сүзен тыңлау;

-Дәреснең максаты, темасы белән таныштыру. (1 слайд)

II. Актуальләштерү:

1.Өй эшен тикшерү: 248 нче күнегү.

2.-Сан дип нәрсәгә әйтәбез? Алар нәрсәне белдерә?   (предметның санын, числосын) (2 слайд)

-Сан нинди сорауларга җавап булып килә? ( 3 слайд)

Саннарга мисаллар укып китик ( 4 слайд)

-Саннарның куллану өлкәсе математикада  гынамы?

Әңгәмә, нәтиҗә ясау.

 (Халык авыз иҗатында, сөйләмдә, әдәбиятта, башка фәннәрдә)

III. Тема өстендә эш.

1. Укучылар, хәзер мин сезгә Заки Нуриның “Саный беләм” дигән шигырен укыйм. Игътибар җелән тыңлагыз һәм истә калган саннарны дәфтәрегезгә языгыз.

              Саный беләм.

Санарга өйрәнәм мин дә-

Бер тик торып булмый.

Санау өчен тирә- юньдә

Әйбер җиткереп булмый.

Безнең йортта бер сыер бар,

Ике бәрән , өч сарык.

Дүрт эскерт күрдек без кырда,

Бергәләп биш кыз барып.

Алты көпчәкле машина

Җиде кеше утырткан,

Ул кызу эшкә ашыга,

Ерак юлга ул чыккан.

Безнең чуар тавык бары

Ун күкәй генә салды...

Саный алмыйм шуннан ары,

Чөнки минем башым арды.  

                                 ( З. Нури)    

2. Укучылар, ә хәзер саннарны  ачыклап килгән сүзләре белән бергә язабыз.

- Сайланма диктант язу.

     Бирем: санны саналмышы белән язарга.

Казан шәһәрендә 7 район бар. Безнең 113 нче мәктәп  Яңа Савин районында  урнашкан. Мәктәптә 24 сыйныф бар. Анда 501 укучы укый. Аларга 43 кә якын укытучы белем бирә. Без үзебезнең мәктәпне яратабыз.

-Әйдәгез бергәләп тикшерәбез. Ничек яздыгыз? Русчага тәрҗемә итик.

 (5 слайд)

Физминут. Туп ыргытып санау.

  1. Русча дистәләп саныйбыз.
  2. Инглизчә унга кадәр саныйбыз.
  3. Татарча уннан бергә кадәр саныйбыз.

- Ә хәзер дәрес темасына  кайтабыз.

 3. Китап белән эшләү.

Сан белән саналмышны  табарга өйрәнгәнне ныгыту.

253 нче күнегү. Күп нокталар урынына тиешле саннарны куеп языгыз. Сан белән саналмышларны табыгыз. Русчага тәрҗемә итегез.

4. Слайдлар  белән эш ( телдән)

Сүзләр белән әйтегез (6 слайд)

  1. 45 нче өй    
  2. 222 сум
  3. 6 шар китап
  4. 10ау бардык

  Саннарны дөрес итеп  укыгыз. (7 слайд)

  1. Укучылар цирк янында сәгать унда очраштылар.
  2. Декабрь аенда  утыз бер  көн.
  3. Ярышларда якынча  илле биш  кеше катнашты.
  4.     Гаиләдә без  алтау.

  Саннарны сүз белән әйтегез. (8 слайд)

  1. 100 кат әйткәнче, 1 кат эшләп күрсәт.
  2. 7 кат үлчә, 1 кат кис.  
  3. Тел 7 кат җир астыннан да таба.
  4. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз

Туры килгән сүзләрне куегыз ( 9 слайд)

  1.      Елда 12 ай
  2. Атнада 7 көн
  3. Елда 365 көн
  4. Сәгатьтә 60 минут
  5. Сыйныфыгызда 23 укучы

5. Карточкалар буенча эш. ( язмача)

  1.  Күчереп язарга саннар астына сызарга

  Тукталышка килүем булды дүртенче  автобус килеп җитте. Автобуска мин өченче кеше булып кердем дә унбишәр сумнан билет сатып алдым. Алты тукталыштан соң, автобуста бары дүрт кеше калды. Автобус йөртүче илле-илле биш яшьләрдәге абый иде.

2.   -нчы, -нче, -ынчы, - енче кушымчаларын ялгарга.

     Мин 3 ... сыйныфта укыйм. Сеңелем 1... сыйныфта укый.  Мин 35 ...  автобуска утырып мәктәпкә йөрим.  Резидә 4 ... партада утыра. Мин сәгать 8... дә  өйдән чыгып китәм.

IV. Йомгаклау.

1.Сан сүз  төркеме нинди сорауларга җавап бирә?

2. Саналмыш нәрсә ул?

3. Татар телендә саналмыш нинди санда килә?

V.  Билгеләр кую,  йомгак ясау.

( Карточкалардагы биремнәр, тест, җаваплар искә алынып билгеләр куела.)

Өй эше.  256 нчы күнегү 121 нче бит. Ребусларны укыгыз. Үзегез ребуслар языгыз.

Саубуллашу (10 слайд)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока по татарскому языку на тему "Саннарны гомумиләштереп кабатлау" (4 класс)

Урок был показан на семинаре директоров татарских гимназий Республики Татарстан....

"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 нче сыйныф, татар теле дәресе

"Фигыль" темасын гомумиләштереп кабатлау" 4 сыйныфта татар теленнән сингапур методикасы кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

Фигыль темасын гомумиләштереп кабатлау. 4 класс

Класс: 4 нче класс Тема: Фигыль Дәрес темасы: “Фигыль” темасын гомумиләштереп кабатлау. Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру дәресе. Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстә...

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

Урок по татарскому языку. Тема: "Обобщение имени прилагательного"...

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау. Презентация.

Презентация по теме: "Обобщение имени прилагательного"...

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

Планлаштырылган нәтиҗә.1. җөмләдә сыйфатны табу күнекмәсен  формалаштыру.2.      сыйфат дәрәҗәләрен ачыклау күнекмәләрен формалаштыру....

ТЕМА:”БАЗАРДА “ТЕМАСЫН ГОМУМИЛӘШТЕРЕП КАБАТЛАУ.

Урок татарского языка во 2 классе, для русскоязычных учащихся...