Эффектлы башлангыч белем бирү- көндәшлеккә сәләтле шәхес
учебно-методический материал по теме

Гарипова Лейсан Котдусовна

Мәгариф өлкәсендә эзлекле үзгәрешләр барган хәзерге чорда сыйфатлы белем бирү зур әһәмияткә ия. Чөнки ул укучыларның интеллектуаль, иҗади. һөнәри үсешен тәэмин итә. Белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч көч булып тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon effektly_bashlangych_belem_biru.doc26.5 КБ

Предварительный просмотр:

Эффектлы башлангыч белем бирү- көндәшлеккә сәләтле шәхес                                                                                                                                                                                                        

                                 тәрбияләү нигезе

  Мәгариф өлкәсендә эзлекле үзгәрешләр барган хәзерге чорда сыйфатлы белем бирү зур әһәмияткә ия.Чөнки ул укучыларның интеллектуаль , иҗади ,һөнәри үсешен тәэмин итә..Белем сыйфаты һәм көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү тормыш сыйфатын булдыруда хәлиткеч этәргеч көч булып тора.

   Заман безнең алга яңа ,тагын да катлаулырак , колачлырак бурычлар куя.Хәзерге тирән мәгълүматлеы ,белемле булу гына җитми.,ә бәлки белемне гамәли эшчәнлектә тулысынча файдалана белергә дә кирәк.Боларның барысыда безгә зур җаваплылык йөкли.,һәм мондый шартларда югары квалификацияле кадрларның әһәмияте тагын да арта.

   Мәктәпкәчә мәгариф учереждениеләренең мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә төпле тәрбия һәм белем бирү-хәзерге мәгариф сәясәтенең өстенлекле бурычы.

     Башлангыч мәктәптә укыту эчтәлеген,укыту планнарын үзгәртү башлангыч белем бирүнең җитди бер өлеше булып тора.

    Милли мәгариф –милли куркынычсызлыкны тәэмин итү ,республика һәм район тормышының ныклы үсеше факторы .Районда мәктәпкәчә ,төп,гомуми белем бирүне үз эченә алган милли мәгариф системасы булдыру буенча максатчан эш алып барыла.

   Көндәшлеккә сәләтле кадрлар әзерләү укытучыларның да көндәшлеккә сәләтле мәгълүмати-коммуникация технологияләр өлкәсендә тирән белемле булуын таләп итә.Эффектлы башлангыч белем бирү-көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү нигезе булып тора.

Шуннан чыгып ,башлангыч белем бирүнең үсеше түбәндәге юнәлешләрдә тормышка ашырыла.

-дүртьеллык башлангыч укыту шартларында белем бирүнең эчтәлеген яңарту ,шәхесне үстерүгә юнәлтелгән укыту системасын мәктәпләрдә куллану.

-балаларның яшенә туры килә һәм аларга артык эш йөкләүне булдырмый торган метод һәм технологияләрдән файдалану.

-баланың интеллектуаль үсешенә өстенлек биреп ,башлангыч мәктәптә укытуның сыйфатын күтәрү мәсьәләсен хәл итү.Белем бирүне модернизацияләү концепсиясе башлангыч мәктәпнең яңа модулен төзүне таләп итә.

     Көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү башлангыч белем бирүнең төп юнәлешен билгел:

-инновацион  технологияләр куллануны киң җәелдерү

-башлангыч мәктәптәге фәннәрне интеграцияләү исәбенә профессиональ юнәлеш бирү системасын булдыру.

-психологик –педагогик диагностика мәгълүматләрын файдаланып ,белем бирүне дифференцияләү аша укыту-тәрбия процессының нәтиҗәлелеген арттыру.

-кече яшьтәге балаларның гомумуку күнекмәләрен бәяләүнең яңа механизмнарын кертү һәм тикшерү –бәяләү эшчәнлеген камилләштерү буенча эшне дәвам итү.

-укучыларның кызыксынуларын үстерү ,мөстәкыйльлек тәрбияләү ,уку эшчәнлеген формалаштыру ,мәктәпкә укуга әзерләү өчен мәктәпкәчә тәрбия,башлангыч һәм төп белем бирүдә дәвамчанлык булдыру.

      Бүген дәүләтебез инновацион программаларны стимуллаштыра ,нәтиҗәле эшләүче укытучыларның хезмәте тиешенчә бәяләнә .Без исә һәр укытучы,тәрбияченең үз эшендә әйдзп баручы булуын ,хәзерге заман җәмгыяте үсешенә үзеннән лаеклы өлеш кертерлек шәхес тәрбияләвенә ирешергә омтылабыз .Уртак тырышлык белән белем сыйфатын тагында югарырак дәрәҗәгә күтәрербез.Көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләүгә ирешербез.

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта белем сыйфаты

Выступление на тему "Башлангыч сыйныфта белем сыйфаты"...

2 сыйныф өчен математикадан белем бирү программасы «Перспективалы башлангыч мәктәп»

2 сыйныф өченматематикадан белем бирү программасы«Перспективалы башлангыч мәктәп»             Төзеде:   Фатыйхова Фәридә Харисовна...

Башлангыч сыйныфларда экологик белем һәм тәрбия.

Бу материалны әйләнә-тирә дәресләрендә кулланырга мөмкин...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен татар теле дәресләренә төзелгән эш программасы З.И. Җамалетдинова ...

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы

Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы Р.Х. Ягъфәрова...

Выступление на педсовете "Башлангыч сыйныф укучыларына заманча технологияләр кулланып белем һәм тәрбия бирү"

        Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде. Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешл...