Рассказ Х.Гарданова "Хлеб".
план-конспект урока (3 класс) по теме

Разработка урока литературного чтения (тат) в 3 классе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

3  нче сыныфның рус төркемендә әдәби уку дәресе.

                                                                                                          Үткәрү вакыты: 13.11.2013    

Тема:  Х.Гардановның «Икмәк» хикәясе.

Дәрес тибы: ЛГКК

Максат: 1. Хикәя  белән  таныштыру,  эчтәлегенә төшендерү;  текстка  караган лексиканы

                    сөйләмдә активлаштыру; сингапур укыту алымнарын кулланып, укучыларның

                    аралашу күнекмәләрен үстерү; бердәм хезмәттәшлек итәргә өйрәтү; сәнгатьле,

                   йөгерек, дөрес  уку күнекмәләрен камилләштерү.

               2. Фикерләү сәләтен үстерү, үзфикерләүне булдыру.

               3. Икмәккә карата сак караш, хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау:  Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку  дәреслеге. Казан, 2013;  Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина, Г.И.Газизуллина. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 3 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан, 2013;  интреактив такта, биремле карточкалар.

Дәрес барышы:

   I. Оештыру өлеше.

      1.Исәнләшү.

      2.Дежур укучы белән әңгәмә.

    II. Өй эшен тикшерү. 4 нче күнегү, 58 нче бит. Һәр өстәлдән 1 нче укучы беренче җөмләне, 2 нче укучы икенче җөмләне һ.б.ш. җавап бирәләр.

    III. Актуальләштерү. Интерактив тактада эшләү. Рәсемнәр астына тиешле сүзләрне тартып китерү. (Балалар, ашханә, өстәл, тәлинкә, икмәк, малай, кеше, вертолет, чәнечке, пешекче апа, идән рәсемнәре).

    IV. Яңа материал. 1. «Раунд тэйбл» алымын кулланып, сүзләрнең тәрҗемәсен табу.

1  Имя участника _________

Ашханә –

Башлады –

2  Имя участника _________

Уйный  –

Икмәк –

4  Имя участника _________

Өстәл –

Балалар –

3  Имя участника _________

Тәлинкә –

Идән –

Беренче булып 1 нче укучы яза, аннары 2 нче укучыга бирә һәм шул тәртиптә язып чыгалар. Укучыларга билгеле бер вакыт бирелә. Аннары укучылар төркемнәрдә тәрҗемәләрнең дөреслеген тикшерәләр. Җавап дөрес булмаса, калганнар хатаны төзәтә. Барлык өстәлләр дә бу эшне бер үк вакытта башкара.

2. «Икмәк» текстын уку.  8 нче күнегү, 59 нчы бит. Башта текстны укытучы укый. Аннары 1 нче укучы беренче, 2 нче укучы икенче һ.б.ш. укып чыгалар. Текстта 8 җөмлә бирелгән, һәр катнашучыга икешәр җөмлә туры килә. Бер үк җөмләләрне һәр өстәлдәге катнашучыдан да укытырга мөмкин. Шулай иткәндә, кем яхшырак укый, чагыштырып әйтү мөмкинлеге дә була.

3. Текстны җөмләләп тәрҗемә итү. Аерым укучылардан җөмләне ничек аңлаулары сорала.

Ял итү. Физкультминут «Фолоу зе лидер».  «Туган як» җырының көенә сыйныф бүлмәсе буйлап төрле хәрәкәтләр ясап йөрү. Лидер нинди хәрәкәтләр ясый, калганнар да шуны кабатлыйлар. Һәр өстәлнең үз лидеры. Көй туктагач, лидер артка баса һәм икенче укучы лидер була. Уен шулай дәвам итә. Һәр лидерга 30 секунд вакыт биргәндә, бу уенга 2 минут вакыт сарыф итәргә мөмкин.

V. Ныгыту.

1. «Куиз-куиз трэйд» алымын кулланып, сорауларга җавап бирү. 16 нчы күнегү, 61 нче биттәге сорауларга, укучылар санынча, тагын өстәмә сораулар да бирелә. Укучыларга сорау язылган карточкалар таратыла һәм алар, сорауга җавапны  язгач,  битне бөкләп, җавапны каплап куялар. Башка укучылар җавапны күрмәскә тиеш.  Песок сәгате ярдәмендә 1 минут вакыт бирелә.

1) Кемнәр ашханәгә килделәр? 2) Кем тәлинкәгә икмәк куйды? 3) Пешекче апа икмәкне кая куйды? 4) Искәндәр икмәк белән нишли башлады? 5) Кем икмәк белән уйный башлады?  6) Искәндәр нәрсә белән уйный башлады? 7) Кем икмәк белән вертолет ясады?

8) Нәрсә идәнгә төште? 9) Бөтен кеше кемгә карады? 10) Кемнәр Искәндәргә карады? һ.б.ш. алдан әзерләнгән, карточкаларга язылган сораулар таратыла.

 2.  «Раунд робин» алымын кулланып, төркемнәрдә сорауларга җавапларның дөреслеген тикшерү. 1 нче укучы үзенең соравын укый һәм җавабын әйтә. Башка катнашучылар, җавап дөрес булмаса, дөреслиләр. 2 – 4 нче катнашучылар да шулай ук эшлиләр.

3. «Куиз-куиз трэйд» алымын кулланып, сорауларга җавап бирүне дәвам итү. Укучылар сыйныф бүлмәсенә таралалар һәм үзләренә пар табалар. Башта берсе үз соравын бирә һәм икенчесе бу сорауга җавап бирә. Аннары икенчесе дә шулай ук эшли. Әгәр берәрсе сорауга җавап бирә алмаса, икенчесе аңа ярдәм итә. Аннары парлар сорауларын алмашалар һәм үзләренә икенче пар эзлиләр. Бу алым шулай 5 минут дәвам итә.

VI. Йомгаклау. 

  • Без бүген нинди хикәя белән таныштык?
  • Искәндәр нинди начар эш эшләде?

VI. Өйгә эш.  8 нче күнегү, 59 нчы бит. Текстны сәнгатьле укырга өйрәнергә.

Укучыларга билгеләр кую һәм дәресне тәмамлап, алар белән саубуллашу.                                                      

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок литературного чтения в 4 классе."Сатира и юмор в рассказе В.Ю.Драгунского "Что любит Мишка". Внеклассное чтение "Денискины рассказы" В.Ю.Драгунского"

Урок литературного чтения + внеклассное чтение по рассказам В.Ю. Драгунского. Конспект урока, кроссворд, Материал с биографией писателя для уголка чтения, тест, иллюстрации островов и теплохода - для ...

Урок литературного чтения во 2-м классе.Рассказ Е.И. Чарушина «Страшный рассказ».

Этот урок составлен по технологии развития критического мышления через чтение и письмо (РКМЧП)....

Урок литературного чтения по теме "Рассказ В.И.Белова «Верный и Малька» из цикла «Рассказы о всякой живности».

Урок литературного чтения способствует формированию универсальных учебных действий. Обогащает чувственный опыт учащихся. Формирует навыки чтения и слушания. Знакомит с творчеством писателя В.И. Белова...

тест по рассказу В.Драгунского "Денискины рассказы"

тест по рассказу В.Драгунского "Денискины рассказы"...

Тест по литературному чтению к рассказу С.Баруздина "Весёлые рассказы"

Данный тест может быть использован после прочтения рассказа....

Е. И. ЧАРУШИН. РАССКАЗ «СТРАШНЫЙ РАССКАЗ». РАБОТА С ТЕКСТОМ. СОСТАВЛЕНИЕ ПЛАНА.

Цель: создать условия для ознакомления с творчеством Е. Чарушина; способствовать развитию навыка чтения, умения делить текст на части...


 

Комментарии

Урок разработан для работы с русскоязычными детьми в русской школе.