Гаилә һәм мәктәп.
статья по теме

Бердәмлектә көч.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Хәзерге заман шартларында гаилә һәм башлангыч мәктәпнең иҗади үсешкә ирешкән шәхес тәрбияләүдә бердәмлеге.                                                        

  Тәрбия эше уңышлы һәм нәтиҗәле барсын өчен,гаилә, мәктәп һәм җәмәгатьчелекнең алып барган тәрбияви чаралары да бер-берсенә теләктәш булырга тиеш. Иң беренче тәрбия чаткыларын бала нәкъ менә гаилә шартларында ала.алай гына да түгел,ата-ананың йогынтысы балага мәктәп  елларында да ,аның шәхес булып формалашуында дәвам итә.

Заман алга барган саен, җәмгыятьтәге яңарышны тоеп, анда үз урынын таба алырлык һәм иҗади үсешкә ирешкән чын кешеләр тәрбияләү без, укытучыларһәм ата-аналардан, бердәмлек һәм тәрбия зшендә яңа алымнар сорый.

      Безнең мәктәп коллективы, шулай ук ата-аналар комитеты эш планнарында каралган һәр тәрбия чарасы яңа технологияләргә нигезләнеп үткәрелә.Чирек саен үткәрелгән “Ачык ишекләр көне”ндә,гомуми ата-аналар җыелышларында,”Гаилә бәйрәмнәре”ндә,ачык дәресләр һәм тәрбия  сәгатьләрендә тәрбиягә кагылышлы сөйлшүләрдән тыш, компьютер технологиясеннән файдаланып.слайдларда укучылар һәм укытучы- консультантлардан төзелгән ун оешманың презентациясе,”Әниләр көне”ндә күп балалы гаиләләрдә тәрбия үрнәкләре презентациясенең бик әһәмиятле чара булуын әйтеп китәргә кирәк.Шулай ук дәресләрдә һәм тәрбия сәгатьләрендә интерактив такталардан файдаланып эшләү дә чараларның үтемле тәэсир итүен күрсәтә.

    Бу ел гаилә елы. Шуны истә тотып,  башлангыч класслар укытучысы буларак,мин ,бераз, кече яшьтәге мәктәп балалары белән тәрбия эшчәнлеге алып баруда әти-әниләр белән бердәмлек турында әйтеп китәргә уйлыйм.

    Баланы гаиләдә тәрбияләү кече яшьтән үк башлана, дидек.Иң элек баланы көндәлек тәртип (режим) белән яшәргә өйрәтү һәм аның үтәлешн һәрдаим таләп итү,балада җаваплылык тәрбияләү өчен, мәктәптә һәм өйдә уку, дәресләргә әзерләнү өчен шартларны өйрәнү максатыннан, без,  уку елы башланыр алдыннан ук, һәр гаиләдә йөреп чыгабыз.Бер авыл җирлегендә яшәгәч,әти-әниләр белән якыннан таныш булу, алар белән баласы турында элемтәгә керергә һәм баланың шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алырга тулы мөмкинлек бирә.Бала тумыштан ук нәрсәгә дә булса сәләтле була. Әти-әниләр аркылы бу сәләтне вакытында белеп алырга һәм укыту-тәрбия процессында аны  үстерү юнәлешендә бергәләп  иҗади алымнардан файдаланып эшлисе кала.

    Башлангыч классларда укыганда,бигрәк тә,1 нче класста чакта, ата-аналар чакыру көтеп тормыйлар,мәктәпкә еш киләләр.Бу аңлашыла да,чөнки хәзер укытуда яңалыклар,иҗади үсешкә юнәлтелгән яңа алымнар керде.Шуңа күрә безнең бурыч -әти-әниләрне дә укыту-тәрбия эшендәге яңалыклар белән таныштырып бару һәм аларга ярдәм итү.Без моны сөенеп башкарабыз, ата-аналарның балалары хакында шулай кайгыртып һәм үзләрен тиешле җаваплылыкта тотуларына теләктәшлек белдерәбез.

     Дәресләргә әзерләнгәндә туган кыенлыкларны хәл итүдә укучыларга ничек ярдәм итәргә, аларның буш вакытларын үзләренә файдалы юнәлештә уздыру өчен контрольлек тә итәргә кирәклегенә басым ясыйбыз.

   Башлангыч классларда укыту-тәрбия юнәлешендә программада каралган һәм программадан тыш та күп чаралар үткәрергә туры килә.Әйтергә кирәк,бу чараларның барысында да диярлек әти-әниләр дә тартыла.Мисалга 1нче класста үткәрелгән”Уку бәйрәме”,”Без инде эзтабарлар”,2нче,3 нче, 4 нче классларда да үткәрелгән “Әниләргә тиңнәр юк”,”Әтиләрне зурлыйбыз”,”Без бүгеннән варислар”,”Тагын бер яшькә үстем-Яңа ел кичә”ләре ата-аналар катнашында үттеләр.

  Хәзерге ата-аналарның күпчелеге яшьләр.Араларында төрле якка сәләтлеләре дә күп. Укучылар белән эшчәнлеккә андый ата-аналар да тартыла. Мисалларны күп китерергә була,мин берничәсен генә атап үтәм:1нче класстан Нурлыев Д.(көрәш),3 нче класстан Сафиуллин И.(көрәш),НуриеваГ.(сынлы сәнгать), 2 нче һәм 4 нче классларда укчы балалары булган Хамматуллина А.(кул эшләре-чигү),4 нче класстан бәйләү серләренә өйрәтүче Фәррахова Ф.,шахмат осталыгына өйрәтүче Исламов Раефларның хезмәтләрен ассызыклап китәсем килә.

      Мәктәптә урта һәм югары классларда нәтиҗәле узган һәр чара башлангыч класс укучылары белән алып барылган уңай эшчәнлекнең дәвамы булып тора.

  “Оясында ни күрсә,очканында шул булыр” дигән халык мәкалендә әйтелгәнчә, гаиләдә ата-ананың яхшы үрнәге булганда, мәктәптә укытучының иҗади эшләү осталыгы булганда,  бала сәламәт һәм кызыксынучан булганда тәрбиянең нәтиҗәсе дә күркәм булыр,балалар арасында тискәре күренешләргә дә урын калмас, алар киләчәкнең лаеклы,аңлы дәвамчылары булырлар дип әйтәсе килә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләм-минем терәгем!

Гаилә көненә багышланган класс сәгате....

"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"

Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...