Татар теленнән тест 2 класс ПНШ
тест (2 класс) на тему

Насруллина Гульсия Рашидовна

2 нче сыйныф өчен татар теленнән тест ПНШ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telennn_test_2_klass.docx15.39 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теленнән тест           2 класс

  1. Нечкә сузыклы сүзләрдән генә торган рәтне тап.

а) гомер, китап, күз, белем

ә) болыт, агач, пыяла, иген

б) җәй, кошлар, һава, кичә

в) чебеш, көчек, хезмәт, күлмәк

2.  Яңгырау тартыклардан гына торган сүзләр рәтен билгелә.

 а) агач, такта, сыйныф, ипи

ә) гөмбә, алан, урам, Гөлназ

б) арыш, үлән, җил, каймак

в) бал, имән, таба, арба

3. Кайсы рәттәге  сүзләрдә [гъ]авазы әйтелә?

а) гәрәбә, гөл, гүзәл, гамәл

ә) газиз, гөлҗимеш, гөмбә, яңгыр

б) сәгать, елга, горур, гасыр

в) табигать, агач, гәүдә, галәм

4. Кайсы рәттәге сүзләрдә күпнокта урынына ь билгесе языла?

а) ал...япкыч, көн...як, бер...юлы

ә) сәгат..., шигыр..., ям...ле

б) төн...як, табигат..., кул...яулык

в) ал...япкыч, кәгаз..., күп....яклы

5. Хаталы сүзе булган рәтне күрсәтегез.

   а) шигырь, шагыйрь, мәкаль

   ә) хәзер, хәйкәл, хат

   б) җәй, җимеш, җиләк

   в) давыл, тавык, авыл

6. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләр рәтен билгелә.

   а) озын, җылы, тәмле, дәреслек

   ә) дөрес, елга, өлгер, борын

   б)  һаман, шәһәр, гомер, имән

   в) бит, эш, дәфтәр, тәрәзә

7. Өч иҗекле сүзләр рәтен билгелә.

   а) сишәмбе, тавык, яшел

   ә) бияләй, дәреслек, караңгы

   б) сәлам. алфавит, сеңел

   в) уен, һава, чәршәмбе

8. Тамыр сүзләр рәтен билгелә.

   а) усаклык, ботак,баскыч,укытучы

   ә) яфрак, күзлек, эшче,чәчәкле

   б) җыр, таш, баш, эш

   в) гармунчы, кошкай, чаңгычы, балыклы

9.Кайсы рәттәге сүзләр алфавит тәртибендә язылган?

   а) өстәл,  урындык, тартма, акбур

   ә) укытучы, төзүче, язучы, китап

  б) кашык, пычак, тәлинкә, чәнечке

  в) миләш, карлыган, алмагач, гөлҗимеш

10.Калын сузык авазлар гына булган сүзләр рәтен билгелә.

    а) йөрәк, колын, тәмле, эссе

    ә) тавыш, һава, шимбә, чаңгы

    б) вакыт, йокы, онык, уңыш

    в) зирәк, җиләк, күз, үлән

11. Юлдан-юлга күчереп булмый торган сүзләр рәтен билгелә.

а) сеңел, өмет, муен, йокы

ә) ава, озын, уен, яшел

б) авыз, олы, савыт, хайван

в) шимбә, маңгай, җөмлә, гомер


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Татар теленнән тестлар 3-4 класс.

Татар теленнән тестлар "Исем","Сыйфат", "Фигыль" темаларын үткәннән соң укучыларның белемнәрен тикшерү өчен үткәрелә....

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

2 класс өчен татар теленнән КТП

2 класс өчен татар теленнән КТП...

1 класс өчен татар теленнән эш программасы

1 класс өчен татар теленнән эш программасы. "Перспектив башлангыч мәктәп" УМК нигезләнеп төзелгән....

татар теленнән тест 3 класс

Татар теленнән тест 3 класс...

Авторская программа "Рус мәктәпләрендәге татар балаларына татар теленнән тестлар җыентыгы"

Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән  минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару  отышлы.      Хәзерге вакытта, минем фикерем...