"Кызыклы грамматика" түгәрәге
рабочая программа (3 класс) на тему

Шуралева Ольга Федоровна

“Кызыклы грамматика” түгәрәгендәге дәресләр башлангыч сыйныфта татар теленнән укучылар белән өйрәнелгәннәргә нигезләнеп планлаштырылды, укучыларны кызыксындыра торган материаллар алынды. Түгәрәк кызыклы,  мавыктыргыч булсын өчен уен, ярыш , сорау- җавап формалары кулланыла. Дәрес  материаллары белән бәйләнешле булган өстәмә материаллар да үтәлә. Кызыклы, мавыктыргыч уеннар, фонетик күнегүләр авазларны дөрес әйтүгә этәргеч булып тора. Табышмаклар, башваткычлар, шарадалар һ.б. балаларның фикерләү, уйлау, хәтер сәләтен, игътибарлылыгын, кызыксынуын арттыра, сәләтләрен ачыкларга ярдәм итә. Тизәйткечләр балаларның ишетү сәләтен үстерә. Алар авазларны дөрес әйтергә, аваз куелышы, дикция өстендә эшләргә ярдәм итә. Ребуслар, кроссвордлар сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерүдә отышлы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл аңлатма язуы19.25 КБ
Файл тематик планлаштыру20.39 КБ

Предварительный просмотр:

«Кызыклы грамматика” түгәрәген үткәрү планы .

Аңлатма язуы

Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүнең Дәүләт программасында  татар телен үзләштерү  алымнарын камилләштерү юллары ачык билгеләнгән. Яңа программалар, укыту-методик әдәбият саны көннән-көн арта. Мәктәпләрдә татар теле түгәрәге оештыру бу юнәлештәге тәҗрибәнең берсе булып тора.  

“Кызыклы грамматика” түгәрәгендәге дәресләр башлангыч сыйныфта татар теленнән укучылар белән өйрәнелгәннәргә нигезләнеп планлаштырылды, укучыларны кызыксындыра торган материаллар алынды. Түгәрәк кызыклы,  мавыктыргыч булсын өчен уен, ярыш , сорау- җавап формалары кулланыла. Дәрес  материаллары белән бәйләнешле булган өстәмә материаллар да үтәлә. Кызыклы, мавыктыргыч уеннар, фонетик күнегүләр авазларны дөрес әйтүгә этәргеч булып тора. Табышмаклар, башваткычлар, шарадалар һ.б. балаларның фикерләү, уйлау, хәтер сәләтен, игътибарлылыгын, кызыксынуын арттыра, сәләтләрен ачыкларга ярдәм итә. Тизәйткечләр балаларның ишетү сәләтен үстерә. Алар авазларны дөрес әйтергә, аваз куелышы, дикция өстендә эшләргә ярдәм итә. Ребуслар, кроссвордлар сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерүдә отышлы.

Максат һәм бурычлары:

ГАМӘЛИ  максат: телне аралашу чарасы буларак  үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле ситуацияләре кысаларында белем бирү, күнекмәләр формалаштыру.

ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ максаты: акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм культурасын     үстерү.

ТӘРБИЯВИ максат: балаларның рухи дөньяларын баету, татар халкының  мәдәнияте, сәнгате белән таныштыру,

төрле милләт вәкилләре арасында дуслык hәм хөрмәт хисе тәрбияләү.                                                                                                                                                                                             БУРЫЧЛАР :                                                                                                                                                                                  

1)Өйрәнелгән материалга нигезләнгән татар сөйләмен укытучыдан яки башка укучылардан ишетеп аңлау;

2)диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру;

3)текстларны сәнгатьле итеп, аңлап укый белү күнекмәләрен булдыру;                                                                                                                                                                                                                        

4)татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү.                                                                      

  Универсаль уку гамәлләре:

Предметара төшенчәләрне формалаштыру да метапредмет нәтиҗәләр яссылыгына куела.

Метапредмет (танып-белү, регулятив, коммуникатив) нәтиҗәләр:

танып-белү:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • үрнәк буенча эшли белү;
  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
  • аңлап укый белү;
  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • ребуслар, кроссвордлар, шарадалар, анаграммалар һ.б. чишә белү.

регулятив:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • уку хезмәтенә бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

коммуникатив:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый һәм аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк төркемнәрдә эшли белү;

-   әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.



Предварительный просмотр:

№п/п

Тема

Сәгать саны

Белем һәм күнекмәләр, көтелгән нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

1

Түгәрәк эшен оештыру. Танышу. Дидактик уеннар “Волейбол” .

1

Татар теленең байлыгын, матурлыгын аңларга тырышу, аралашканда әдәплелек кагыйдәләрен куллана белү,әңгәмәдә катнашу, бер-береңә дустанә мөнәсәбәттә булу.

2

Ребуслар чишәргә өйрәнәбез. “Татарстан шәһәрләре” .

1

Татарстан шәһәрләре белән танышу, игътибарлы, күзәтүчән булу,шәһәр исемнәрен дөрес яза белү, рус телендәге тәрҗемәсе белән чагыштыру, охшаш, аермалы якларын таба белү, ребус чишәргә өйрәнү.

3

Дидактик уеннар “Тематик лото”.

1

Фикерли, уйлый белү, игътибарлы, күзәтүчән булу, татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру, рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү, сүзләрне бер төркемгә туплый алу, ул төркемнәрне атау.

4

Тапкырларга – табышмак.

1

Фикерли, уйлый белү, игътибарлы, күзәтүчән булу, табышмакларны чишәргә өйрәнү һәм үзең табышмак уйлый алу, парларда һәм күмәк белән эшли белү.

5

Кроссвордлар төзү һәм чишү.

1

Фикерли, уйлый белү, игътибарлы, күзәтүчән булу, кроссвордларны чишәргә өйрәнү, хайван атамаларын дөрес яза белергә өйрәнү

6-7

Дидактик уеннар “Телеграмма”

“Бәхетле очрак”

2

Аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү, грамматик формаларны  бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәнү, коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу

8-9

Шарадалар

“Күп укыган, күп белер”.

2

Шарадаларны чишә белү, җ, ң, һ хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү

10

Сүз уеннары “Иҗек аукционы”

1

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерә белү, грамматик формаларны  бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәнү, фикерли белү күнекмәләрен үстерү.

11

Тизәйткеч-телебезне төзәткеч

1

Татар теленә хас үзенчәлекле авазларны дөрес әйтә белү, аларны ишетеп таный белү, парларда һәм күмәк эшли белү, ишетү хәтеренең күләмен үстерү.

12

Дидактик уеннар “Буяу сатышлы”

1

Сайланган эчтәлек аша әңгәмәдешеңә кире кага, раслый белү, буяу атамаларын истә калдыру, шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру.

13

Башваткычлар чишү

1

Фикерли, уйлый белү, игътибарлы, күзәтүчән булу, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына бусынуын яки буйсынмавын аңлау.

14

Мәкальләр дөньясында

1

Татар халык мәкальләре белән танышу, мәгънәләрен аңлата белү, әңгәмәдә катнашу нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша, мәгънәсен  аңлау.

15

Анаграммалар

1

Анаграммаларны чишә белү, ә,ү,ө хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү

16

Тел көрмәкләндергечләр

1

Тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү, татар теленә хас үзенчәлекле авазларны дөрес әйтә белү, аларны ишетеп таный белү, парларда һәм күмәк эшли белү.

17

Тапкырлар клубы

1

Әхлакый кагыйдәләрдә ориентирлашу, аларны үтүнең мәҗбүрилеген аңлау,татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру, татар милләтенең мәдәнияте белән кызыксыну

18

“Тәрҗемәче” уен-ярыш

1

Өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү, парларда һәм күмәк эшли белү, аңлаган  мәгълүмат турында фикер йөртергә өйрәнү

19

“Татарча да яхшы бел”.

1

Рәсем буенча җөмләләр төзү күнекмәләрен арттыру, өйрәнгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен камилләштерү.

20

“Ромашка” уены. Саннар

1

Саннарны искә төшерү, саннар кергән шигырьләрне уку, тәрҗемә итү, диалог төзү.

21

Комплиментлар әйтәбез

1

Бер-береңә комплиментлар әйтә белү, парларда һәм күмәк эшли белү

22

Татар халык ашлары. Дидактик уеннар “Тематик лото”.

1

Фикерли, уйлый белү, игътибарлы, күзәтүчән булу, , татар милләтенең мәдәнияте белән кызыксыну, татар халык ашлары турында мәгълүмат туплау

23

“Кем булып эшли?” -чы/-че сүз ясагыч кушымчалары

1

Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләвен, профессия исемнәрен әйтә белү.

24

Антонимнар. Уеннар. “Әйе-юк димәскә, ак-карага тимәскә”

1

Капма-каршы мәгънәле сүзләрне аерырга өйрәтү.

25

Синонимнар. Дидактик уеннар

1

Охшаш мәгънәле сүзләрне сөйләмдә куллану, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен камилләштерү.

26

Омонимнар. Дидактик уеннар

1

Язылышы һәм әйтелеше бертөрле, мәгънәләре үзгә булган сүзләр белән танышу, рус телендәге омоним сүзләр белән чагыштыру, аларны сөйләмдәдөрес куллану.

27

Әдәпле сүзләр дөньясында

1

Әдәплелек  кагыйдәләрдә ориентирлашу, аларны үтүнең мәҗбүрилеген аңлау,татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

28

Халык әйтсә, хак әйтә. Халык җырлары. “Әпипә”

1

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру, халык җырлары белән танышу, ошаганын ятлау.

29

Санамышлар

1

Санамышлар белән танышу, аларны куллану, татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

30

Сүз уеннары. Ребуслар

1

Фикерли, уйлый белү, игътибарлы, күзәтүчән булу, ребусларны чишәргә өйрәнү һәм үзең ребус уйлый алу, парларда һәм күмәк белән эшли белү.

31-32

Проект эше “Кызыклы грамматика”

2

Ел дәвамында өйрәнгәннәрне кабатлау, проект эшләү, аны яклау

33

Тапкырлар һәм зирәкләр клубы

1

Татар телен яхшы өйрәнү теләге формалаштыру, алган белем һәм күнекмәләрне куллана белү

34

Йомгаклау “Татарча да яхшы бел”

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Кызыклы грамматика” иленә сәяхәт.3нче сыйныф.

Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау.Максат: дәрестә сүз төркеме турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту өстендә эшләү;Укучыларның сөйләмен төзекләндерү һәм фикер йөртү сәләтен үстерү;Та...

"Кызыклы математика"

1 нче сыйныф өчен математик диктант...

"Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньсында" темасына ачык чара

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе  Ачык чара Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньясындаҮткәрүче: башлангыч класс укытучысыАбдуллина Кадрия Г...

Кызыклы математика

Математическая игра для начальных классов....

Кызыклы шәкерт

Урок по татарскому языку...

"Кызыклы грамматика" түгәрәге эш планы

Бу түгәрәккә алынган уеннар, мавыктыргыч күнегүләр. табышмак. башваткычлар, кызыклы әңгәмәләр укучыда ана теленә мәхәббәт тәрбияләр, телгә карата тирән кызыксыну уятыр дип өметләнәм....

Кызыклы биремнәр

Дәресләрдә куллану өчен кызыклы биремнәр...