Конспект открытого урока
план-конспект урока (3 класс) на тему

Открытый урок по родному языку

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_urok_po_rodnomu_yazykuyazyuk.docx20.08 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное  общеобразовательное учреждение

«Полевобикшикская средняя общеобразовательная школа»

Батыревского района Чувашской Республики

Конспект

открытого урока

по родному языку

в 3 классе

на тему

«Части речи. Повторение.»

Проводила :учительница начальных классов

1-ой квалификационной категории

Земдиханова Т. Н.

2016 г.

Максат:Сүз төркемнәре турында белгәннәрне искә төшерү, гомумиләштереп аңлата белү күнекмәсен үстерү.

Җиһазлау:презентация PowerPoint«Сүз төркемнәре», компьютер, проектор, мобильный класс.

Сүз төркемнәре турында алган белемнәрне гомумиләштерү, системага салу.

                                       

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

1)Яхшы кәеф булдыру.

    -Хәерле иртә, балалар.

-Балалар, бүген безгә кунаклар да килде, әйдәгез алар белән исәнләшик.

- Кәефләрегез ничек?

     - Бик яхшы.Карагыз  әле, смайликлар безне сәламли.

Ә хәзер бер-беребезгә карап елмаеп, дәресебезне  дәвам итик.

    -Укучылар, безнең  бүгенге дәресебез гади дәрес кенә булмаячак. Без сезнең белән “Морфология” океаны буйлап сәяхәткә чыгарбыз.

- Нинди фән ул морфология? Нәрсәне өйрәнә ул? (Морфология сүз төркемнәрен өйрәнә)

-Дөрес. Димәк, без бу дәрестә нишләрбез инде?(Сүз төркемнәрен кабатлыйбыз)

-Дөрес, балалар.

-. Балалар, океанда нәрсәләрне очратыра мөмкин?(утраулар)

_Дөрес. Ә ул утрауларның атамаларын биремнәрне үти-үти үзебез табарга тиеш булабыз.

- Әйдәгез ап-ак пароходыбызга утырып, юлга кузгалыйк

II.Төп өлеш

      1.- Менә беренче утыравыбызга якынлашабыз.

        -Әйдәгез,шигырь юлларын  сәнгатьле итеп укыйк, аннары матур гына итеп күчереп алырбыз.

Әткәй,әнкәй,мин, апай,

Әби, бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү:

Безнең песи-җиденчесе.

-Бу шигырьне кем язган?

Ә кем ул Габдулла Тукай?(Татар халкының бөек шагыйре, апрель аенда аның туган көне, без аның туган тел турында җырын да беләбез)

-Әйдәгез, ул җырны җырлап күрсәтик.

Айгөл Габдулла Тукайга багышланган шигырь өйрәнде, ул аны безгә дә сөйләп күрсәтер.

-Ә хәзер яңадан шигырь юлларына әйләнеп кайтыйк әле. Кызыл хәрефләр белән бирелгән сүзләрне генә укыйк. Ни өчен соң бу сүзләр аерым төс белән язылган?(алар бөтенесе дә кем? нәрсә? соравына җавап була)

-андый сүзләр нинди сүз төркеменә керә? (Исем)

-Димәк, без нинди утрауга килеп җиттек? (Исем утравы)

-   Менә безнең алдыбызда тагын сүзләр. Сез хәзер шулар арасыннан исемнәрне генә күчереп язарсыз.

-Бергәләп укыйк әле, нинди сүзләрне яздыгыз икән?

  Зәңгәр, абага, үсә, алмалар, очырта, арыслан, ява, Алмаз, шакмаклы, абый.

-Дөрес. Молодцы! Бу утрауның исемен сез бик тиз ачыкладыгыз.

Күзләргә физкультминутка.

2.Сәяхәтебезне дәвам итик.

-Балалар, без Габдулла Тукайның нинди әкиятен яратып укыдык әле?(“Су анасы” әкиятен)

-Ул әкият нәрсә турында әле?

-Балалар, без хәзер су анасы култыгы аша яңа утрауга юл алырбыз.

      Су   анасы безгә юл күрсәтер.

Хәзер, балалар, шушы җөмләләрне  укыйк әле

Дөньяда иң йомшак нәрсә- әнием кулы.

Авыр эшне күмәк көч җиңә.

Яхшы кеше эштә беленер.

-Нинди җөмләләр әле бу?( мәкальләр)

-Нәрсә турында бу мәкальләр? (хезмәт, эш турында)

Хезмәт кешесе елы турында әңгәмә.

-Балалар,игътибар итегез әле: ник бу сүзләр аерым төс белән бирелгән?(бу сүзләр барысы да нинди? дигән сорауга җавап бирәләр)

-Ә нинди? соравына җавап булып килүче сүзләр ничек атала әле?

-Димәк, су анасы култыгыннан нинди утрауга килеп чыктык инде без?

-Сыйфат утравы

Сыйфат нәрсәне белдерә? ( Предметның билгесен белдерә)

Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә? (Нинди? Кайсы?  )       

  - Булдырдыгыз ,укучылар  Сез бик  тапкыр булдыгыз, шуның өчен бер-берегезне мактап алыгыз әле. Иптәшегез турында матур сыйфат уйлап әйтегез. ( ягымлы, тыйнак, ярдәмчел, җитез, матур, шаян, сөйкемле, оста һ.б.) Молодцы.

3. Әйдәгез сәяхәтебезне дәва итик.

   Без тагын бер утрауга якынлашабыз.

_Экрандагы сүзләргә игътибар итик әле, бергәләп укып чыгыйк.Бу сүзләрне нәрсә берләштерә? (Бу сүзләр нишли? Соравына җавап бирәләр)

-Ә нинди сүз төркеменә керәләр? (фигыль)

-Димәк, без нинди утрауда инде? (фигыль утравында)

-Ә хәзер бу сүзләргә яңадан әйләнеп кайтып, сүзләр янындагы күп -нокталар урынына  мәгънәсе буенча туры килүче сүзләрне өстәп, күчереп языйк.

5.- Бу утрауда морфологик  сандык та бар әле.Анда кыйммәтле ташлар урынына сүзләр тутырылган. Ләкин сүзләр буталып беткәннәр, әйдәгез аларны рәткә салып төркемнәргә бүлик.

Балалар кычкырып сүзләрне укыйлар, ул арада укытучы тактага

ИСЕМ      СЫЙФАТ      ФИГЫЛЬ  сүзләрен язып куя. Балалар сүзләрне шул баганаларга урнаштыралар)

Бара, сары, әни, йөгерә, түгәрәк, тәмле, мәктәп,укый, апа, мәктәп,апа түгәрәк һ.б.(сүзләр саны укучылар саны кадәр булырга тиеш, һәр бала чыгып бер сүзне баганага урнаштыра)

  

 3.  Рефлексия

      8.Без барлык  сынауларны уңышлы гына үтәп тар гына бугаз аша өйгә кайтабыз.Биек кыялар океан капкалары сыман безгә сорау бирәләр.

-Без нинди сүз төркемнәрен кабатлап үттек?

- Сүз төркемнәрен нинди фән өйрәнә?

-Дәрес ошадымы?

    -Укучылар, без сезнең белән  барлык сүз төркемнәре белән дә танышмадык.Калганнары белән Морфология фәне сезне зур сыйныфларда таныштырыр.

-Өй эше.Сыйфат+исем+фигыль схемасы буенча өч җөмлә уйлап язырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого урока на районный конкурс-фестиваль « Открытый урок».

Конспект открытого урока по окружающему миру во 2 классе на тему " Вокруг света с фотоаппаратом" с использованием передовых педагогических технологий....

Конспект открытого урока обучение грамоте по теме: «Чтение слов и предложений с буквами П п». В 1-а классе (24.10.18) Тип урока: урок закрепления изучаемого материала (развития умений и навыков).

В основу урока была заложена «тактика сотрудничества»: ученик-учитель-ученик. Также урок планировала и строила в форме, где за основу берется формирование универсальных учебных действий уч...

Конспект открытого урока обучение грамоте по теме: «Чтение слов и предложений с буквами П п». В 1-а классе (24.10.18) Тип урока: урок закрепления изучаемого материала (развития умений и навыков).

В основу урока была заложена «тактика сотрудничества»: ученик-учитель-ученик. Также урок планировала и строила в форме, где за основу берется формирование универсальных учебных действий уч...