Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышланган кичә.
материал (4 класс) на тему

Кичә һәйкәл каршында үткәрелә.

 Җиңү көне сезнең күңелләрдә уелып калсын өчен, кадерле балалар, сугыш эчендә булган, немец фашистларын җиңүдә көчләрен аямаган ветераннарны очрашуга чакырдык.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon batyrlarnyn_dany_mngelek.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

           Батырларның даны мәңгелек!

 Бөек Җиңүгә 71 ел тулуга багышланган кичә.

Сценарий авторы: Биектау районы Коркачык башлангыч мәктәбе укытучысы  Әхмәтова Гөлфия Мөхәммәт кызы

Кичә һәйкәл каршында үткәрелә.

А.б: Хәерле көн кадерле балалар, апалар, хәерле көн ветераннарыбыз!

Сезнең барыгызны да бөек тантана зур шатлык Бөек Җиңүнең 71 еллык бәйрәме белән котлыйбыз. Җиңү көне сезнең күңелләрдә уелып калсын өчен, кадерле балалар, сугыш эчендә булган, немец фашистларын җиңүдә көчләрен аямаган ветераннарны очрашуга чакырдык.

 Кичәне ачу өчен сүз җирле үзидарә рәисе Гөлнара Равилевнага бирелә бирелә.

А.Б: Хөрмәтле кунаклар! Бу җиңү зур корбаннар аша килде, һәм менә бүген бөек җиңүгә 71 ел үтте инде.Сугыш вакытында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 71 ел буена да, 100 ел буена да онытылмаячак. Бөек Ватан сугышы безнең якларга килеп җитмәде.Әмма аның кара сөреме һәр йортка кагылды.Сугыш афәте Татарстандагы бер генә авылны да,шәһәрне дә читләтеп узмады. Күп меңләгән ир-егетләребез туган ил азатлыгы өчен башларын салдылар. Хәзер алар истәлеге булып һәйкәлләр,обелисклар күтәрелде. Коркачык  авылыннан гына да 43 кеше туган илебез азатлыгы өчен яу кырында ятып калдылар. Исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз саны да елдан-ел сирәгәя бара.

1б:

1941 ел, 22 июнь... Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикләрне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.

2б:

Июнь таңы тыныч, нурлы иде,

Күкне кара сөрем каплады.

Фашизмга каршы ил кузгалды,

Барча халык утка атлады.

А.Б: Бу аяусыз сугышка туган авылыбыздан да  кешеләр  китте. Бер кайтмасам бер кайтырмын, дип киткән бик күп авылдашларыбыз еракта мәңгелек йокыга талдылар.

 Хөрмәтле кунаклар, балалар! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.

1 минутлык тынлык.

3б: Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Алар хөрмәтенә салынган һәйкәл моңын ачык мисалы.

4 б.

Авылыбызның иң-иң уртасында,

Иң матур һәм калку урында.

Һәйкәл булып солдат тора,

Винтовкасын кысып кулында.

Бер малай, бер кыз чәчәк тотып уртадагы һәйкәл янына килә.

Кыз:

Без киләбез сиңа буранлы кышларда,

Киләбез сиңа тынычлыкны саклап.

Син- безнең абый,

Син – безнең әти,

Син – безнең бабай, Билгесез Солдат!

Малай:

Без киләбез сиңа кояшлы җәйләрдә,

Бөек нәселнең дәвамын раслап.

Син - безнең абый,

Син - безнең әти,

Син - безнең бабай, Билгесез Солдат!

(Һәйкәлгә чәчәк салалар).

Таякка таянган, кулына чәчәк тоткан ана боек кына һәйкәл янына килә:

Исәнме, улым, менә мин яңадан синең янында, салкын түгелме, балакаем?

Улы: (магнитофоннан акрын гына егет тавышы ишетелә)

Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен белмим мин. Миңа беркайчан да салкын булганы юк.

Ана: Нигә үзеңне сакламадын улым? Хәтерлисенме, җиңәребез дә, кайтырбыз дигән идең, улым?

Улы: Әйткән сүзләрем хәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Мин генә тугел, меңнәр, милионнар бу көрәштә башларын салды. Картлык көнендә ничек яшисең, әнкәй?

Ана: Бар да җитеш, улым. Менә әби инде мин. Бәлки бик тиз генә танымагансыңдыр?

Улы: Таныдым, әнкәем, әллә кайлардан таныдым, күз нурым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым да, инде үзем дә кузлы тимердән. Мәңгелек мин, әнкәем!

Ана чәчәк сала, яшен сөртә, акрын гына атлап чыгып китә.

А.Б: Узган авыр юлларны

Онытырга тырыш ана,

Яраларың да төзәлер,

Инде тынычлансаң.

.

5 бала:

Бөек җиңү көне бүген.

69 яшь җиңүгә.

Миллионнарча кеше киткән,

Фашистларны җиңүгә

6 бала:

Кырык бишнең якты таңында

Кояш булып Җиңү балкыган.

Ул 69 ел җирне сөендереп

Нурын сибә донья халкына.

7бала:

Бәйрәм бүген -Бөек җиңү көне,

Бәйрәм итә барысы – яше, карты.

69 ел элек нәкъ бу көнне,

4 ел буе зарыгып көткән

Якты булып җиңү таңы атты.

А.Б:

Әйе, 45не бик күпләр көтте, күпләр көтеп ала алмады.

Кырык бишнең маен күпләр көтте,

Күпләр көтеп ала алмады.

Канга баткан фашист этләре

Бу көн җиңелергә уйлады.

8бала:

Җиңү килде илне сөендереп,

Балкып атты матур Җиңү таңы.

Исән булсын әле, Ветераннар!

Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!!

Музыкаль композиция “Кызыл ромашка”

А.Б: Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел, диләр. Бүген бездә Бөек Ватан сугышында дошман белән күзгә-күз очрашкан, исән сау әйләнеп кайткан  Рамазан абый Сабиров кунакта.

9 бала:

Мин сокланып карыйм аңа,

Батыр Рамазан бабай.

Әмма үзе бик аз сүзле,

Мактанмый бер дә алай .

А.Б: Мактанырлыгы да бар Рамазан абыйның. Ягез әле Ветераныбыз. Сүзне сезгә бирәбез.

Ветеран сөйли.

Батыр ветераннарыбыз хөрмәтенә җыр башкарыла.

А.Б: Егетләр, абыйлар, әтиләр белән беррәттән сугышка кызлар да күтәрелә. 20 яшьлек чагы гына була әле Рәисә апаның.

10 б. Картаймагыз әле, Рәисә апа,

Сезгә тиеш бик күп назлар.

Очрашулар һәр язда да насыйп булсын.,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар.

А.Б.:

Җофар апа, бераз үзегез кичергәннәр турында сөйләп үтегез әле.

Ветераннарыбыз хөрмәтенә җыр башкарыла.

11б. Безгә имин тормыш бүләк иткән

Ветераннар исән булсыннар.

Ә шулай да солдат абыйлар,

Ил чигендә уяу торсыннар.

А.Б: Сугыш бетәсе язда дөньяга килгән Шәйхи абый. Җиңүне 1 айлык булып каршылый. Сугыш хәтеренә сенгәнгәдер хәрби кеше булып китә ул.

12б. Ир теләге – ил теләге,

Мин үзем дә ир бала.

Шәйхи абыйдай булырга,

Ант итәм, Ватан аңа!

13б. Без тынычлык иле балалары,

Безнең һәммәбезнең теләгебез бер.

Хәрбиләрдәй уяу булырга,

Без әзер, без әзер!

14б. Бабайларның илгә тугрылыгын

Күңел белән тойган буын без

Кирәк икән, алар кебек кыю

Алар кебек көчле булырбыз!

15б. Бабайларның алсу каны балкый

Җиңү кояшының нурында

Онытмадык, мәңге онытмабыз

Алар батырлыгы турында

16б. Алар саклап калган хор җирдә без

Чыркылдашып уйнап үсәбез

Дан юлларын барлап

Батырларны данлап,

Исемнәрен һәйкәл итәрбез

17б. Сугыш ялкыны безнең доньяны

Чолгап алмасын яңадан

Сакла, сакла тынычлыкны

Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!!!

Җыр “Билгесез солдат”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

өлкәннәр көненә багышланган сценария

өлкәннәр көненә багышланган сценария башлангыч класс укучылары белән әзерләнде....

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз. Әниләр көненә багышланган кичә

Максат : әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре               тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын...

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция һәм "Могҗизалар кыры" уены.)

Бүген безнең мәктәптә инде традициягә кереп киткән 4 сыйныф укучыларының очрашу, танышу кичәсе. Бу бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана....

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына стенд

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына стенд. Стендтта Кече Кайбыч авылындагы Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның исемлеге яктыртыла.Безнең  Кече Кайбыч авылыннан 200 дән артык асылир-егетләребез 1941...

Бөек Җинүнең 70 еллыгына багышланган сценарий

Бу сценарийны авылыбыз һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган минингта куйдык....

ТАССР ның 100 еллыгына карата дәрестән тыш чара. “Туган ягым – Татарстан!”

Укучыларда телгә карата кызыксыну уяту, аларның Татарстан, аның күренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында белемнәрен киңәйтү. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, халык аваз иҗаты ә...