"Сыйфат"
план-конспект урока (3 класс) на тему

 Сыйфат турында белемнәрне гому­миләштерү; укучыларны үз фикерлә­рен әйтә, дәлилли белергә өйрәтү иҗади сәләтләрен үстерү; матур­лыкны күрә, саклый белергә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syyfat_kon_3kl.doc30.5 КБ

Предварительный просмотр:

 

ТЕМА: Сыйфат

МАКСАТ:

1) Сыйфат турында белемнәрне гомумиләштерү;

2) укучыларны үз фикерләрен әйтә, дәлилли белергә өйрәтү иҗади сәләтләрен үстерү;

3) матурлыкны күрә, саклый белергә өйрәтү.

ҖИҺАЗЛАУ:

"Сыйфат" таблица, яз рәсеме, агач ботагы, яфраклар, фотокарточка, магнитофон.

 

                       ДӘРЕС БАРЫШЫ

1. Уңай эмоциональ халәт тудыру.

"Исәнмесез"җыры тыңлана. (Р.Миңнуллин сүз., О. Усманов көе).

—Балалар, әйдәгез дәресебезне тылсымлы сүз белән башлыйк. Кунаклар белән исәнләшик.

Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм :

Күренми дә,             Аннан ачы,

тотылмый да.           Аннан татлы,

Үзе - хәнҗәр            Аннан хәтәр

Үзе - ук.                    Нәрсә юк.

                                               (Сүз).

-  Сүз турында матур язу күнегүе итеп мәкаль языйк.

- Ягымлы сүз - яз кебек.

-  Мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

2. Үткән материалның әһәмиятен аңлауга ихтыяҗ тудыру, проблема кую.

-Укучылар, миңа бер укучы "Сабантуй" газетасына җибәрәсе яз турындагы хикәясен тикшереп чыгарга бирде. Әйдәгез, бергәләп карап чыгыйк әле. (Хикәя укыла).

- "Менә яз җитте. Кояш көлә. Агачлар тиздән яфрак ярыр. Кошлар килә. Мин оя ясадым. Мин язны яратам."

- Бу хикәя газетада басылып чыгармы? Сез ничек уйлыйсыз?

Ни өчен?

Куелган проблеманы чишү.

- Хикәядә сүз нәрсә турында бара? (Яз турында).

 Ни өчен газетада бастырмаслар дип уйлыйсыз? (Укучыларның төрле фикерләре тыңлана. Сыйфатлар җитмәве ачыклана)

3. Бүген без сыйфатлар турында кабатларбыз.

Хикәяне матур итен язарга өйрәнербез (сыйфат, аның җөмләдәге роле, дәрәҗәләре кабатлана).

-"Бөре биреме". Агач бөресенә карыйк әле. Ул нинди?

 -Нәни бөреләр сезгә "Кайсы сыйфат артык" уенын алып килгәннәр. (Тактага язылган сыйфатлардан укучылар һәр сыйфатның ни өчен артык икәнен аңлаталар).

-Ямьле, зәп-зәңгәр, бик күңелле, җылырак, нәни, ялкау.

Мөстәкыйль эш.

- укучылар сыйфатларга исем уйлап язалар, берничә укучының эше тикшерелә.

- "Яфрак" биреме. Нәни бөреләрдән нинди яфраклар үсәр. Мин сезгә яфраклар таратам, һәр агачның үзенең яфрагы бар. Ә бу яфракларга төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар язылган. Аларны дөрес итеп урнаштырыйк. (Һәр укучы яфрагын тиешле конвертка сала.)

- Яз көне нинди бәйрәмнәр бар әле укучылар?

Әйдәгез, әниләр турында җыр тыңлыйк.

 Сыйфатларны язып алыйк, (сыйфатлар укыла)

Физкультминутка.

- "Очты, очты" уены уйнала.

- Китап белән эш. "Чәчәк биреме".

-  Агачлар яфрак яргач, агачта нәрсәләр күренә башлый. Менә шундый матур вакыт турында китаптан текст укыйк. Нинди исем куярбыз текстка?

-Текстта нинди тылсымлы сүзләр бар?

- Сез тагын нинди тәмле сүзләр беләсез?

-  Хәзер тексттан сыйфатларны үзләре бәйләнгән исемнәр белән язып алыйк.

4. Иҗади эш.

- "Без шагыйрьләр" уены.

Яз турында бик күп шигырьләр бар. Тактада шигырь язылган. Аның төшеп калган сыйфатларын сезгә өстәп язарга кирәк. (Көчлерәк укучыларга аерым карточкалар бирелә, алар шигырьләрне сыйфат өстәп укыйлар).

5. Йомгаклау.

6. Өй эше бирү.

Сыйфатлар кулланып яз турында хикәя яки шигырь язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле "Сыйфат"

презентация татар теле 2 сыйныф...

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)

Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....

Татар теле. Сыйфат.

татар теленнэн дэрес эшкэртмэсе...

Сыйфат,сыйфатның мәгънәсе,сораулары.

1. Автор: Русецкая Лена Амировна, учитель начальных классов.2. Образовательное учреждение, регион: МБОУ гимназия №4 г. Бавлы РТ 3. Предмет, класс, в котором используется продукт: татарский язык,3к...

Сыйфат (Татар теле, 2 сыйныф)

Бүген, яшәешнең башка өлкәләре кебек үк, мәгариф системасы да дөньякүләм алгарыш адымына тигезләшергә мәҗбүр.Димәк уку-укыту сыйфатының да заманча таләпләргә җавап бирүе мөһим. “Яхшы сыйф...

Башлангыч сыйныфта белем сыйфаты

Выступление на тему "Башлангыч сыйныфта белем сыйфаты"...