Төрле дәрәҗәдәге тестлар
тест (4 класс) на тему

Шарипова Раиса Васильевна

Башлангыч сыйныфларда куллану өчен тестлар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syyfat_test_6kl.doc15.5 КБ
Microsoft Office document icon test_test.doc12.5 КБ
Microsoft Office document icon kabatlau_testy_3_klass.doc16.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйфат темасына тест.

  1. Сыйфатка туры килгән бигеләмәне күрсәт:

а) предметны белдерә

б) предметның эшен белдерә

в) предметның билгесен белдерә

  1. Сыйфат бу сорауларның кайсына җавап бирә?

а) кем? Нәрсә?

б) нинди? Кайсы? Кайдагы?

в) ничә? Ничәнче?

  1. Сыйфат ачыклап килгән исем ничек атала?

а) сыйфатланмыш

б) исемләнмеш

в) исем сыйфат

  1. Сыйфат предметның төрле билгеләрен белдерә:

а) төсен, тәмен, формасын, күләмен...

б) авырлыгын, җиңеллеген, матурлыгын...

в) кирәклеген, кирәкмәгәнлеген...

  1. Сыйфатлар 2 төргә бүленә:

а) зур һәм кечкенә

б) акыллы һәм акылсыз

в) матур һәм ямьсез

г) асыл һәм нисби

  1. Асыл сыйфатлар

а) предметның төп билгесен белдерә

б) предметның бүтән предметка мөнәсәбәтле билгесен белдерә

в) предметның асыллыгын белдерә

  1. Нисби сыйфатлар

а) предметның төп билгесен белдерә

б) предметның бүтән предметка мөнәсәбәтле билгесен белдерә

в) предметның асыллыгын белдерә

  1. Бирелгән сыйфатларның кайсысы асыл сыйфатлар?

а) әче, тәмле, яшел, кечкенә, матур, озын

б) ана (мәхәббәте), ата (йорты), әби (сумкасы), эт (оясы)

в) бара, кайта, килсен, уйнамасын

  1. Бирелгән сыйфатларның кайсысы нисби сыйфатлар?

а) әче, тәмле, яшел, кечкенә, матур, озын

б) ана (мәхәббәте), ата (йорты), әби (сумкасы), эт (оясы)

в) бара, кайта, килсен, уйнамасын

  1. Тамыр сыйфатларны билгелә:

а) ак, киң, биек, матур

б) тозлы, белемсез, эшчән, сизгер

в) аз сүзле, күп белүчән, җете кызыл

  1. Тезмә сыйфатларны билгелә:

а) ак, киң, биек, матур

б) тозлы, белемсез, эшчән, сизгер

в) аз сүзле, күп белүчән, җете кызыл

  1. Ясалма сыйфатларны билгелә:

а) ак, киң, биек, матур

б) тозлы, белемсез, эшчән, сизгер

в) аз сүзле, күп белүчән, җете кызыл

  1. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар:

а) тәмлерәк, зуррак

б) бик тәмле, зәп-зәңгәр, иң зур

в) сусыл, зәңгәрсу, кызгылт

  1. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар:

а) тәмлерәк, зуррак

б) бик тәмле, зәп-зәңгәр, иң зур

в) сусыл, зәңгәрсу, кызгылт

  1. Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар:

а) тәмлерәк, зуррак

б) бик тәмле, зәп-зәңгәр, иң зур

в) сусыл, зәңгәрсу, кызгылт

  1. Сыйфат җөмләдә

а) ия, хәбәр була

б) аергыч, хәбәр, хәл була

в) бер нәрсә дә булмый

  1. Сыйфат сыйфатланмыштан башка кулланылса

а) фигыль була

б) исемләшә

в) төшеп кала



Предварительный просмотр:

 

Татар теленнән тест.

  1. Тартык авазларны әйткәндә

а) һава агымы тоткарлыкка очрый һәм шау барлыкка килә

б) һава агымы тоткарлыкка очрамый

в) һава агымы тоткарлыкка очрый, шау барлыкка килми

  1. Саңгырау тартыклар (глухой согл.зв.) ясалганда тавыш ярылары (голосовые связки)

а) катнаша

б) катнашмый

в) кунакка килә

  1. Яңгырау тартыклар (звонкий согл.зв.) ясалганда тавыш ярылары (голосовые связки)

а) катнаша

б) катнашмый

в) ул кирәк түгел

  1. Татар телендә нечкә сүзләрдә тартыклар

а) калын була

б) нечкә була

в) саңгырау була

  1. [w] авазы

а) ул аваз түгел

б) ирен-теш тартыгы

в) ирен-ирен тартыгы

  1. [в] авазы

а) ул аваз түгел

б) ирен-теш тартыгы

в) ирен-ирен тартыгы

  1. [h] авазы

а) йоткылык (глотка) тартыгы

б) ул аваз түгел

в) ирен-теш тартыгы

  1. Калын сузыклы сүзләрдә

а) [къ],[гъ] тартыклары әйтелә

б) [к],[г] тартыклары әйтелә

в) ъ, ь әйтелә

  1. Борын тартыклары (сонорные согласные звуки)

а) а б в

б) м н ң

в) о ө ү

  1. Татар телендә авазлар 2 төргә бүленә

а) сузык, тартык

б) зур, кечкенә

в) яңгырау, нечкә



Предварительный просмотр:

3нче сыйныфта ел буе үткәннәрне кабатлау буенча тест.

  1. Синонимнар:

а) мәгънәләре охшаш сүзләр,

б) капма-каршы мәгънәле сүзләр,

в) мәгънәсез сүзләр.

  1. Омонимнар:

а) язылышы бер төрле сүзләр,

б) мәгънәләре охшаш сүзләр,

в)  капма-каршы мәгънәле сүзләр.

  1. Антонимнар:

а) язылышы бер төрле сүзләр,

б)  капма-каршы мәгънәле сүзләр,

в) мәгънәләре охшаш сүзләр.

  1. Тамыр:

а) тамырга ялганып килгән кисәк,

б) сүзнең төп мәгънәсен белдерүче кисәк,

в) сүзнең кирәкмәгән өлеше.

  1. Кушымча:

а) тамырга ялганып килгән кисәк,

б) сүзнең төп мәгънәсен белдерүче кисәк,

в) сүзнең кирәкмәгән өлеше.

  1. Тамырдаш сүзләр:

а) бергә язылган сүзләр,

б) бер тамырдан ясалган сүзләр,

в) язарга ярамый торган сүзләр.

  1. Исем:

а) предметны белдерә, кем? Нәрсә? Соравына җавап бирә,

б) предметның билгесен белдерә, нинди? Соравына җавап бирә,

в) предметның эшен белдерә, нишли? Соравына җавап бирә.

  1. Сыйфат:

а) предметны белдерә, кем? Нәрсә? Соравына җавап бирә,

б) предметның билгесен белдерә, нинди? Соравына җавап бирә,

в) предметның эшен белдерә, нишли? Соравына җавап бирә.

  1. Фигыль:

а) предметны белдерә, кем? Нәрсә? Соравына җавап бирә,

б) предметның билгесен белдерә, нинди? Соравына җавап бирә,

в) предметның эшен белдерә, нишли? Соравына җавап бирә.

  1. Баш килешнең сораулары:

а) кем? Нәрсә?

б) кемдә? Нәрсәдә?

в) кемнең? Нәрсәнең?

  1. Урын-вакыт килешенең сораулары:

а) кем? Нәрсә?

б) кемдә? Нәрсәдә?

в) кемнең? Нәрсәнең?

  1. Иялек килешенең сораулары:

а) кем? Нәрсә?

б) кемдә? Нәрсәдә?

в) кемнең? Нәрсәнең?

  1. Җөмлә:

а) тәмамланган уйны белдерә,

б) бернәрсә дә белдерми,

в) ул китапка языла.

  1. Хикәя җөмлә ахырында:

а) ? билгесе куела,

б) ! билгесе куела,

в) . билгесе куела.

  1. Сорау җөмлә ахырында:

а) ? билгесе куела,

б) ! билгесе куела,

в) . билгесе куела.

  1. Өндәү җөмлә ахырында:

а) ? билгесе куела,

б) ! билгесе куела,

в) . билгесе куела.

  1. Җөмләнең баш кисәкләре:

а) аергыч,

б) исем, сыйфат,

в) ия, хәбәр.

  1. Иянең астына....сызыла:

а) ике сызык,

б) сызылмый,

в) бер сызык.

  1. Хәбәрнең астына.... сызыла:

а) ике сызык,

б) сызылмый,

в) бер сызык.

  1. Гадәттә ия хәбәрдән.... килә:

а) соң,

б) артта,

в) алда.

  1. Бардык фигыле ... заманда:

а) киләчәк,

б) хәзерге,

в) үткән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән тестлар 3-4 класс.

Татар теленнән тестлар "Исем","Сыйфат", "Фигыль" темаларын үткәннән соң укучыларның белемнәрен тикшерү өчен үткәрелә....

Математикадан тестлар. 3 класс.

Математикадан III чирек өчен тестлар. Тест туры килүчәнлеккә төелгән...

Математика дәресенә тестлар

Тестларны математика дәресендә кулланырга була....

Математикадан тестлар. 2 класс. М.И.Моро дәреслеге буенча

М.И.Моро дәреслеге буенча математикадан тестлар...

Укучыларның татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен тестлар

1. Исем нәрсәне белдерә?  А)предметның билгесен Б) билгенең билгесен В) предметны   2. Кем? соравы кайсы очракта бирелә?            А)...

Әйләнә -тирә дөньядан тестлар.

1 класслар өчен тестлар....

Эйлэнэ-тирэдэн тестлар

4 нче сыйныфта  «Әйләнә-тирә дөнья» дәресләре өчен  методик кулланма (тестлар)...