дәрес конспекты
план-конспект урока (3 класс) на тему

Тимирова Гульзира Вакифовна

сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dresnen_plan-konspekt_mineke.docx44.97 КБ

Предварительный просмотр:

3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Тема:   «Сыйфат дәрәҗәләре»

                                                                                                         Башкарды:

                                                                     беренче категорияле башлангыч

                                                                              сыйныфлар                 укытучысы  

   Тимирова Гөлзирә Вакыйф кызы

2017

3 нче сыйныфта татар теле  дәресе

Тема:  Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

Дәреснең тибы:    йомгаклау дәресе.        

        Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның сыйфат темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын искә төшерү, сыйфат дәрәҗәләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү, башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Кулланылган технологияләр: проблемалы-диалогик технология, үстерелешле укыту

Укучыларның танып-белү эшчәнлеген  оештыру формалары: фронталь  һәм группалы, индивидуаль.

 Көтелгән нәтиҗәләр:

предмет буенча: сыйфат дәрәҗәләрен дөрес билгеләү

шәхси: яңа материалны өйрәнүгә,  танып - белүгә кызыксыну күрсәтү;

  • уку эшчәнлегендә уңышка ирешүнең сәбәпләрен аңлау (дисциплиналы булу, игътибарлы, җаваплы булу,  хезмәт сөючән, үз көчеңә ышану).

Универсаль  уку күнекмәләре:

  • регулятив: дәрестәге эшнең максатын укытучы ярдәмендә ачыклау;
  • укытучы тәкъдим иткән алгоритм буенча эшләргә өйрәнү;

танып-белү:тамырны билгеләгәндә шартлы тамгалар куллану;

  • укучыларның  һәм  укытучының уртак эше  буенча нәтиҗәләр ясау;
  • укытучы җитәкчелегендә эш алгоритмы төзү;

коммуникатив: башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

  •  бергә эшләү процессында,  фикерләр каршылыгы   булганда да,  сыйныфташлар белән уртак фикергә килергә кирәклеген аңлау .

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр,  татар теле дәреслеге.

  • Дәреслек: И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова Татар теле – татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек.  2 кисәктә. -  Казан: “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2013 ел.

Дәреснең структурасы:

  1. Оештыру  өлеше (психологик уңай халәт тудыру).
  2. Фонетик күнегү.
  3. Белемнәрне актуальләштерү.
  4. Максат кую .
  5. Яңа белемнәрне аңлау.
  6. Яңа белем информациясен  аңлап үзләштерү.
  7. Физкультминутка.
  8. Уку  материалы буенча алган яңа белемнәрне ныгыту, истә калдыру (белемнәр системасы эченә салу һәм кабатлау)
  9. Рефлексия

9. Дәресне йомгаклау.

Дәреснең барышы.

Укытучы эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

Формалаштырылучы УУГ(УУД)

1. Оештыру  өлеше (психологик уңай халәт тудыру)

Исәнләшү, укучыларның дәрескә хәзерлеген барлау.

УКЫТУЧЫ

Исәнмесез,укучылар. Хәерле көн. Әйдәгез, бер-беребезгә чын күңелдән елмаешыйк та, хәерле көн теләп дәресебезне башлыйк. Утырыгыз.

 1 нче слайд карау. Матур кышкы көннең фоторәсеме.

Укучылар, игътибар итегез әле, бүген көн нинди матур нәкъ рәсемдәгечә !

 

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

Укытучы: Әлеге шигырь юлларыннан күренгәнчә, без бүген татар теле дәресе өстендә эшләрбез.

 Дәрескә хәзерлек эшләре алгоритмын үтәү һәм  психологик уңай халәт тудыруда катнашу.

(Укучылар бер-берсенә карап елмаялар) (Басып)

 - җаваплар тулы булырга тиеш.

  • җаваплар төгәл булырга тиеш.
  • җаваплар аңлаешлы булырга тиеш.

регулятив:  дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең  аңлап кабул  ителүе;

шәхси:  укчыларның үз-үзен тотышында нигез мораль-әхлак нормалары  чагылуы

2. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. УКЫТУЧЫ Без сезнең белән бер уен уйнарбыз. Игътибар белән җөмләне укыгыз(презентация), күп нокталар урынына аста бирелгән сүзнең берсен сайлап куярга кирәк. Башта үзегезгә ошаган сүзне сайлыйсыз. Аннан соң дәфтәрләрне ачып, дөрес итеп куеп, числоны язып, уйлаган сүзегезне бик матур итеп бер юл тутырып язасыз.

2 нче слайд

Миңа әни .... күлмәк алды.

Кыйммәтле, яңа, матур (КОНЕРС)

Игътибар, балалар. Кем кайсы сүзне сайлады, шул почмакка барыгыз. Һәр кайсыгызга иптәшегезгә ни өчен сайлавыгызны аңлату өчен 10сек. вакыт бирелә.

--Игътибар!! Ни өчен бу почмакны сайладың? Арагыздан бер-ике кеше җавап бирә.

--Рәхмәт укучылар, урыннарыгызга утырыгыз. -----Укучылар, сайлаган сүзләрегез нинди сорауга җавап бирәләр? (нинди? Сыйфат сүз төркеме)

  • Без сыйфат турында беләбезме? (Әйе)

--- Укучылар. Хәзер мин сезгә бер әкият укыйм. Игътибар белән тыңлагыз:

Борын- борын заманда бер патшалык булган. Патшаның исеме Сыйфат икән. Аның бик матур, акыллы, зифа, асыл, сылу, ягымлы, гүзәл, чибәр, булдыклы кызлары булган.

Һәм бер  көнне бу патшалыкка батыр, кыю, зирәк, тырыш егетләр килгән. Кызларны сайлый башлаганнар, барысы да берсеннән- берсе матур булганга аера алмаганнар. Һәм үзләре дә шушы патшалыкта калырга рөхсәт сораганнар. Шул көннән алып бу патшалык 3 нче сыйныф дип йөртелә башлаган. Чыннан да алар бик зирәк, акыллы, күркәм укучылар.

--- Укучылар, ни өчен мин бу әкиятне укыдым дип уйлыйсыз?

--- Димәк,бүгенге дәресебезнең темасы нинди?(Әйе, без сыйфат темасын үттек. Бу әкияттә мин бик күп сыйфатларны кулландым. Бүген без сыйфат сүз төркеме турында белгәннәребезне кабатларбыз)

  1. Төп өлеш.
  1. Әйдәгез, сыйфат турында белгәннәребезне искә төшерик.

Сорауларны укыгач парларда фикер алышасыз һәм арагыздан берәү җавап бирә..

1 сорау. Сыйфат нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә? Иптәшләрегез белән фикер алышасыз һәм җавап бирәсез.

  1. сорау.  Сыйфат дәрәҗәләре нәрсәне        белдерә?

3сорау Нинди дәрәҗәләр була? Парларыгыз белән фикер алышасыз һәм җавап бирәсез.

2. Укучылар, хәзер алдагы бирем белән сезнең белемнәрегезне ныгытып алабыз. Дәрфтәрләрне ачып, дөрес итеп куябыз. Өзекне чагыштырып укыгыз.

     А) Тагын яз җитте. Яңгырлар явып үтте. Агачлар яфракларга күмелде. Шомырт чәчәк ата. Өй кыекларында сыерчыклар җилпенә. Һавада тургай сайрый, умарта кортлары, чәчәкләргә чумып, бал җыя.

            Бер – ике атна үтәр, чәчәкләр коелыр, алар урынына җимешләр күренә башлар.

        Б)Тагын кояшлы ямьле яз җитте. Беренче җылы яңгырлар явып үтте. Агачлар ямь-яшел  яфракларга күмелделәр. Шомырт ак чәчәк ата. Өй кыекларында дәртле  сыерчыклар җилпенә, һавада моңлы тургай сайрый, умарта кортлары, хуш исле чәчәкләргә чумып, тәмле бал җыялар.

            Бер – ике атна үтәр, матур чәчәкләр коелыр, алар урынына яшел җимешләр күренә башлар.

 - Кайсы өзек тулырак, матуррак тоела?

---Сыйфат сөйләмдә ни өчен кирәк? (җөмләбез матур, сөйләмебез бай булсын өчен)

          - Сыйфатлар җөмләдә нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?(Исемгә)

           – Ни өчен исемгә бәйләнеп килә? (Исем предметны белдерә, ә сыйфат предметның билгесен белдерә, шуңа күрә сыйфатлар җөмләдә исемгә бәйләнеп килә) Хәзер сыйфатларны үзләре бәйләнгән исемнәр белән күчереп языгыз.

(Эш тәмамлангач бер укучы укый, ә калганнар үзенеке белән тикшереп бара.)Укучылар сез иптәшегезнең җавабы белән килешәсезме? (килешсәләр кулларын күтәрәләр.)

Сыйфатларның асларына сызыгыз.

           -Сыйфат нинди җөмлә кисәге булып  килгән? (Сыйфатлар җөмләдә иярчен кисәк- аергыч яки хәбәр булып килә.)

Мәсәлән: Бүген көн кояшлы. Монда көн – ия, кояшлы – хәбәр.

Укучылар сорауларга җавап бирәләр.

 Укучылар текстны укыйлар

. Укучылар сорауларга җавап бирәләр: сыйфат дәрәҗәләре турында өйрәнергә, аларны аера белергә  өйрәнербез.

Укучылар сорауларга җавап бирәләр. 3 нче слайдта бирелгән өзекләрне укып, чагыштыралар, сыйфатларны үзләре бәйләнгән исемнәр белән күчереп язалар.

регулятив:  дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең  аңлап кабул  ителүе;

танып-белү күнекмәләре:

дәреслектә һәм күргәзмә, тарату әсбапларында бирелгән   тамгаларны, символларны, схемаларны аңлау, чагыштыра белү, классификацияли  белү;

коммуникатив:  үзеңнекеннән аерым башка төрле фикерләр булу  белән килешү;

 предмет буенча: хәрефнең дөрес язылышын белү  

регулятив:  дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең   аңлап кабул  ителүе;

танып-белү күнекмәләре:

бирелгән сорауларга аңлап җавап бирү

3.

Хәзер Сыйфат сүз төркеме турында алган белемнәребезне искә төшереп сезнең белән МОДЕЛь ФРЕЙЕР ЭШЛӘРБЕЗ, алдыгызда партада ак битләр тора. Шул битләрне алабыз, 2 нче номер астындагы укучы эшли.  Башта икегә бөклибез, аннары тагын икегә бөклибез һәм бер почмагын бөклибез. Битләрне ачтык, эзеннән йөртеп карандаш белән битне бүлгәлибез. Уртада килеп чыккан квадратка ни дип, язарбыз, без сыйфатның нәрсәләрен өйрәндек? Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? Хәзер шул дүрт шакмакка сыйфатның 4 дәрәҗәсен язарбыз . ( 1 укучы башлый һәм күршесенә бирә, шулай итеп сыйфатның 4 дәрәҗәсе языла)Шул тәртиптә һәр дәрәҗәгә мисаллар китерелә.

Укучылар урыннарда битләргә сәгать уңае йөрешенә сыйфатларның төрле дәрәҗәләрен язып чыгалар.

регулятив:  дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең   аңлап кабул  ителүе;

танып-белү күнекмәләре:

бирелгән сорауларга аңлап җавап бирү

4.

Мин сезгә предмет рәсемнәре ясалган карточкалар өләшәм.(Финк-Райт-Раунд Робин.) Карточкалар астына шул предметның билгеләрен язарга кирәк. Эшне бердәм, тигез башкарырга кирәк. Предметның 1 билгесен язган саен карточкаларны сәгать теле йөреше уңаена алыштыра барасыз.

- Без сыйфатның билгеләрен искә төшердек. Димәк, сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?(Сыйфат предметның төсен, холкын, табигать күренешләрен, формасын, тәмен, вакытын белдерә.)

 Укучылар   предметның 1 билгесен язган саен карточкаларны сәгать теле йөреше уңаена алыштыра баралар.

регулятив:  дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең  аңлап кабул  ителүе;

предмет буенча: предметның билгеләрен аера белү;

танып-белү күнекмәләре:

өйрәнелә торган күренештә сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтләрен табу

5.Яңа белемнәрне аңлап үзләштерү.

1) Дәреслекнең 20 нче битендәге 23 нче күнегүне эшлибез. Бирелгән сыйфатларны төрле дәрәҗәләргә куеп, таблицадагы үрнәк буенча язу (9 слайд)

Укучылар  дәфтәрдә эшлиләр

регулятив:  дәреснең һәр этабы өчен куелган уку мәсьәләсенең  аңлап кабул  ителүе;

информацион:  информация  таба белү,  анализлау,  синтезлау, гадидән- катлаулыга;

 предмет буенча:  җөмлә һәм сүзләрне аеру, тактадан һәм дәреслектән хатасыз күчерә белү,  алган белемне куллана белү

6.Физкультминутка. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР

Шигырьнең эчтәлегенә карап, төрле хәрәкәтләр ясыйлар.

шәхси:   мәктәпкә һәм укуга уңай караш

7. Уку  материалы буенча алган яңа белемнәрне ныгыту, истә калдыру

Парларда эш. Сезнең һәрберегезнең дә алдында берәр карточка ята.  Шушы карточкаларга дә нинди дә булса, берәр сыйфат языгыз.

Хәзер парларда эшлисез, шушы карточкадагы  сыйфатларның нинди дәрәҗәдә булуын әйтегез һәм бер-берегезне тыңлагыз, хаталарыгызны төзәтегез.

Укучылар карточкаларга төрле сыйфатлар язалар һәм парлары белән алмашалр, сыйфатларны укып нинди дәрәҗәдә булуын әйтәләр , бер-берсе белән ярашып эшләү күнекмәләре алалар.

 Сүзләр барысы да таныш, аңлау өчен авырлык тудырмый.

регулятив: укытучы яки сыйныфташың белән берлектә үз уку эшчәнлегеңә бәя бирү, кирәкле төзәтмәләр кертү;

 танып-белү күнекмәләре:

коммуникатив:

үзара килешеп эшләү, уртак фикергә килә  белү; 

предмет буенча:

сыйфатның дәрәҗәсен дөрес билгеләү

8. Рефлексия

Слайдта бирелгән табышмаклардан сыйфатларны табарга һәм аларның дәрәҗәләрен билгеләргә.

1. Җәен  - соры, кышын – ак, аңа шулай яхшырак.

2. Үзе  кып-кызыл, күлмәге ямь- яшел.

3. Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат.

4. Су түгел – сыек, кар түгел – ап-ак.

6. “Кем тизрәк?” уены.

Мин сезгә кайбер предметларның билгеләрен әйтәм. Кайсыгыз тизрәк шул предметның исемен атар?

  • Ул – йомшак, иркә, сырпаланучан, күзләре яшел (песи)
  • Ул- кызыл да, яшел дә, сары да, баллы да, ачы да (алма)
  • Ул – җирән, йомшак, җитез, хәйләкәр (төлке)
  • Җиңел, түгәрәк, зәңгәр, оча торган  (шар)
  • Кара да, ала да була,  мөгезле, печән ярата, сөт бирә (сыер) 
  • Ул – якты, чиста, зур, җылы  безгә анда рәхәт, күңелле (мәктәп)

IV. Рефлексия. Тест.

«Сыйфат» темасы буенча тест

Исем Фамилия_____________________________________

  1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предеметны;                 б) исемне;          

в) эшне;                            г) предметның билгесен.

  1. Сыйфат нәрсә белән төрләнә?

а) килеш белән;                б) зат-сан белән;          

в) дәрәҗә белән;               г) заман белән.

  1. Сыйфат җөмләдә нинди функцияне башкара?

а) предметны ачыклый;        б) ия булып килә;          

в) аергыч булып килә;           г) бернинди дә функция башкармый.

  1. Кайсы юлда артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар язылган?

а) матур, сарырак, сап-сары;           б) сарырак, матуррак,зәңгәррәк;          

в) бик матур, ап-ак, зәп-зәңгәр;       г) ямь-яшел, сап-сары, карарак.

  1. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат ничек ясала?

а) кисәкчәләр ярдәмендә;                

б) ике сүз кушылып;          

в) –рак, –рәк кшымчасы ярдәмендә;                

г) мап-, зәп-, сап-, кап-, ямь- кисәкчәләре ярдәмендә.

  1. Кайсы юлда кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар язылган?

а) кап-кара, бик матур;                б) сап-сары, яшел;          

в) кара, сары;                               г) саргылт, яшькелт.

  1. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар нәрсәне белдерә?

а) билгенең бик күпкә артык булуын күрсәтә;               

б) бер предметтагы билгенең гадәттәгедән кимрәк булуын күрсәтә;        

в) бер предметтагы билгене икенче предметтагы билге белән чагыштыра.

               

  1. Синоним сыйфатлар язылган рәтне табыгыз.

а) кысан, иркен;                б) озын, кыска;          

в) уңган, булган;               г) тырыш, эшчән.

  1. Антоним сыйфатлар язылган рәтне табыгыз.

а) яхшы – яман;                б) тырыш – эшчән;          

в) уңган – булган;             г) кысан – иркен.

  1. Кайсы җөмләдә сыйфат хәбәр булып килгән?

а) Күктә язгы кояш елмая.                б) Көн матур.         

в) Күк йөзе зәп-зәңгәр.                     г) Саф һава.

      11. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар ничек языла?

           а) кушылып;             б) аерым;        в) сызыкча аша.          

Яки моделЬләштерү

Мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерәләр.

Укучылар тест  сорауларына җавап бирәләр һәм үз җавапларын тикшерәләр.

регулятив: укытучы белән яки сыйныфташың белән берлектә үз уку эшчәнлегеңә бәя бирү, кирәкле төзәтмәләр кертү;

танып-белү күнекмәләре:

 тарату әсбапларында бирелгән  тамгаларны, символларны, аңлап эшләү;

коммуникатив:

 үз белемеңнең, тырышлыгыңның нәтиҗәсен күрергә омтылу, үзбәя; 

предмет буенча:

сүзнең тамырын аерып чыгара белү

регулятив: укытучы белән яки сыйныфташың белән берлектә үз уку эшчәнлегеңә бәя бирү, кирәкле төзәтмәләр кертү;

танып-белү күнекмәләре:

 тарату әсбапларында бирелгән  тамгаларны, символларны, аңлап эшләү;

коммуникатив:

 үз белемеңнең, тырышлыгыңның нәтиҗәсен күрергә омтылу, үзбәя; 

предмет буенча:

сүзнең тамырын аерып чыгара белү

9.Дәресне йомгаклау.

Укучылар, без бүген дәрескә нинди максат куйган идек?

1)Дәрестә нәрсә өйрәндек?

2) Өй эше 1. Сыйфатлар кулланып  әти – әниегез турында кечкенә хикәя языгыз                          

3)Укучыларның белемнәрен бәяләү.

-  Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? (алар зур алманы алалар)  Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, (алар уртача зурлыктагы алманы алаларр) кемнәр “3”ле куя? (алар кечкенә алманы алалар)

Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

Сау булыгыз, укучылар!

 Укчылар максатка ирешү-ирешмәү турында әйтәләр:

Бүгенге дәрестә мин:

- …өйрәндем

- миңа…кызык булды

- миңа…авыр  булды

- миңа әһәмиятле кебек тоелды…

- мин шуны аңладым:

регулятив: укытучы яки сыйныфташың белән берлектә үз уку эшчәнлегеңә бәя бирү;

 коммуникатив:  үзеңнекеннән аерым башка төрле фикерләр булу белән килешү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект занятия "Кто с нами рядом живёт?". и конспект занятия в первой младшей группе "Степашка в гостях у ребят"

Конспект занятия "Кто снами рядом живёт" во второй младшей группеКонспект занятия по ознакомлению с окружающим " Степашка в гостях у ребят" в первой младшей группе...

конспект урока по русскому языку 4 класс " Имя прилагательное", конспект урока по математике 4 класс "Деление многозначного числа на однозначное"

Конспект урока по русскому языку ( 4 класс). Автор учебника - Рамзаева. Тема урока - " Имя прилагательное". Тип урока - открытие новых знаний.   Конспект урока по математике ( 4 класс). Автор -...

Конспект урока окружающий мир на тему "Равнины и горы". В конспекте указаны этапы урока и виды деятельности учителя и учащихся.

В конспекте урока расписаны этапы урока и виды деятельности учащихся на каждом из них. Знакомство с новым материалом подводится через решение проблемной ситуации. На уроке дети работают в парах, групп...

План-конспект урока по физической культуре для 4 класса. Конспект - урока: Использование современных танцевальных фитнес программ на уроке физической культуры

Цель: Повысить интерес к занятиям физическими упражнениями, через музыкально - двигательную деятельность учащихся, содействовать поддержанию и развитию их активности.Задачи:1.Формировать двигате...

План-конспект урока по чтению (1 класс) по теме: Конспект урока литературного чтения в 1 классе ."Школа 2100"

Урок литературного чтения в 1 классе  «Школа 2100»Тема: Недолгая красота весны.( Николай Иванович Сладков «Бегство цветов» )Цель: формирование читательской компетенции учащихсяЗадачи: - форм...

Конспект интегрированного урока для 1 класса (окружающий мир - математика). Конспект урока по математике для 4 класса

Урок можно проводить как в классе так и в условиях выездной школы.Тема:  Как появилась наука геометрия.Ожидаемый результат: ученик, который умеет отличать кривую линию от прямой. Ребенок, у котор...