Авылым - серле бишегем.
материал на тему

Иркен болын, искиткеч киң аланлык. Болынны бүлеп елга ага. Көмеш сулы саф чишмәләр килеп кушыла шул елгага. Иксез-чиксез матур урманнар урап алган болынны. Шушы урманнарда нинди генә кошлар сайрамый! Нинди генә агачлар үсми! Аланлыкларында нинди генә төрле матур чәчәкләр үсми! Җиләк вакытларында тәгәрәп җиләк җыярлык җиләкләре! Дару үләннәрен күпме телисең шулкадәр җыярга була. Менә безнең авылның урыны шундый булган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Авылым - серле бишегем.16.64 КБ

Предварительный просмотр:

Авылым - серле бишегем.

Серле исем – Әшнәк.

Иң бай урман-кырлары,

Моңлы сайрар кошлары,

Тал-тирәкле елга буйлы

Нинди авыл бар тагын!?

Авылымның Язмышы да

Күренеп тора йөзеннән.

Иманлы һәм нурлы халкы

Үз мәчетен төзегән.

Эшчән халкы сыер сава,

Иген үстерә кырда,

Иртән торып намаз укый

Иманлы халык монда.

Иң элек бу киң болында

Өч дус яшәгән диләр.

“Дуслык бар итте авылны”, -

Диеп сөйли әбиләр.

“Әшнәк” исеме серле сүз ул

“Әшнә”,”Дуслык”, “Татулык”.

Шундый исемле булганга

Авылымның нигезе нык.

Их! Әшнәгем, күңел бишегем.

Читкә киткән һәрбер кешесен

Каршы ала ачып ишеген.

“Онытмагыз, тагын кайтыгыз”- дип

Озатып кала биреп киңәшен.

Иркен болын, искиткеч киң аланлык. Болынны бүлеп елга ага. Көмеш сулы саф чишмәләр килеп кушыла шул елгага. Иксез-чиксез матур урманнар урап алган болынны. Шушы урманнарда нинди генә кошлар сайрамый! Нинди генә агачлар үсми! Аланлыкларында нинди генә төрле матур чәчәкләр үсми! Җиләк вакытларында тәгәрәп җиләк җыярлык җиләкләре! Дару үләннәрен күпме телисең шулкадәр җыярга була. Менә безнең авылның урыны шундый булган.

  Алланың рәхмәте белән, иң беренчеләрдән булып  бу матурлыкка Каманың аръягыннан килгән өч аучы таң кала. Бу урынның матурлыгына, табигатьнең хозурлыгына гашыйк булалар. Алар монда үзләренең гаиләләрен алып килеп яшәп калалар.

   Өч аучы өч авылдан булсалар да бик тату, дус яшиләр. Шуларның чын дуслыкларыннан килеп чыга да инде авылыбызның исеме “Әшнәк”.

“Әшнәк”, “әшнә” сүзеннән барлыкка килгән. “Әшнә” сүзе дуслык, татулыкны аңлата.

Шул өч гаиләдән искиткеч зур авыл барлыкка килә. Үз куллары белән салган төзек өйләр тезелеп китә.

Өч аучының берсе Балык Бистәсе районы Әшнәк авылыннан, икенчесе , Каратай авылыннан, өченчесе дә шул районнан була, авылының исеме билгесез.

Авыл зурайганнан  зурая бара, халкы бик күп була. Сугыш чорларында ачлыкны, ялангачлыкны үз җилкәләрендә татыйлар алар. Сугышта да, тылда да бирешми. Үз гомеләрен кызганмый көрәшүче батыр каһарманнарыбыз сугыш кырларында ятып калган.

 Элек-электән күп балалы гаиләле булган. Иң  күп бала 10-11 балалы, иң азы 3-4 балалы була.

Авылыбызны урап алган һәр урманның үз исеме бар: “Кырылганлык”, “Имәнлек”, “Наратлык”, “Сарсаз”, “Ташбилге”, “Ямансаз”, “Марҗа  Урманы”, “Киләк”, “Егор Киләге”, “Липуй” (юкәлек) урманнары. Урманнарның исеме аларның тарихына бәйле. Мәсәлән: Марҗа Урманында бер алпавыт марҗаның ире була. Ул бик таләпчән, усал холыклы хатын булганлыктан, аңа исеме белән эндәшмәгәннәр. Аңа эшкә алынган кеше ялны, йокыны күрмәгән. Хәтта бала имезергә дә рөхсәт бирмәгән ул аналарга.

Урмандагы  агачларның да үз язмышы бар. Имәнлек урманы уртасында тау итәгендә шомырт агачын “Саһби шомырты” диләр. Әрнүле вакыйга булган, Саһби бабайны шунда атып үтергәннәр.

Авылда кызык исемле буалар бар: “Кырлыганлык”, “Гата”, “Табагач”, “Зөбәй” буалары.

Хәзер безнең авыл зур түгел. Халык матурлыкка, байлыкка кызыгып шәһәргә китеп бетте. Чөнки шәһәр халкы авылныкыннан күпкә аерылып тора. Кемнең саз ерып, көне-төне эшләп тә акча күрмичә яшисе килсен инде. Ә бит иң белемле, тәртипле  кешеләр авылдан чыга . Ничек кенә матур сөйләсәләр дә авылны юкка чыгаралар. Авылның киләчәге юк...

 Алексеевск районы, Әшнәк авылы

Роза Шәмсетдинова


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Апасым-гомер бишегем" (Татар теле бүлеген кабатлау)

Татар теленнән ел буе өйрәнгән материалларны кабатлау....

Әбиемнең сандык серләре.

Тарихи-мирас елы уңаеннан әзерләнгән тәрбия сәгате эшкәртмәсе. Татар халкының онытылып барган йолалары, милли киемнәре белән таныштыру максатыннан эшләнде....

"Бала бишеге- гомер ишеге" проект-эзләнү эше.

"Бала бишеге- гомер ишеге" проект-эзләнү эше класс сәгатьләрендә, эәләнә тирә дөнья дәресләрендә кулланырга була....

Әхлак бишеге - иманлы гаилә

Разработка внеклассного мероприятия по духовно - нравственному воспитанию....

Апасым-гузэл ягым, Кызылтавым - гомер бишегем.

Һәр кешегә туган ягы кадерле, якын була....

Туган авылым - Якуп авылы

Стихотворение " Туган авылым - Якуп авылы"...

Туган ягым – моң бишегем

Әлфия Ситдыйкова иҗатында туган як темасы...