Туган ягым – моң бишегем
проект

Әлфия Ситдыйкова иҗатында туган як темасы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы

Кадыйр Сибгатуллин исемендәге укытучыларның республикакүләм фәнни-практик конференциясе

Туган (татар) тел бүлеге

                                         Туган ягым – моң бишегем

                Әлфия Ситдыйкова иҗатында туган як темасы

                                       Эшне башкарды: Сабирова  Гөлшат Шәмгун кызы

                                           Яр Чаллы шәһәре муниципаль  бюджет гомуми

                                              белем бирү учреждениесе

                         «41 нче урта гомуми белем биру мәктәбе»

 

Яр Чаллы, 2021 нче ел

Эчтәлек

Кереш ........................................................................................................... ...3-4

1.Төп өлеш .......................................................................................................4-7

 1.1 Әлфия Ситдыйкованың иҗади эшчәнлегенә күзәтү.............................5-6 1.2  Шагыйрә иҗатында пейзаж лирикасы үзенчәлекләре...........................7  

Йомгаклау..........................................................................................................8

Кулланылган әдәбият.................................................................................... ...9

Кереш

Һәр чорның халык күңеленә якын, халык йөрәге тибешен җаны-тәне белән тоеп иҗат итүче, замана белән бер сулышта атлаучы, тапкыр үткен сүзле әдипләре була. Әлфия Ситдыйкова да татар шигъриятенә кинәт кенә килеп кереп үзенең якты йолдызын кабызды. Ул әдәбиятка тирән уйланулар һәм нечкә хисләр поэзиясе белән килеп керде. Татар поэзиясен яңа образлар, лириканың яңа үрнәкләре белән баетты.  Әдәбиятка урау юллар үтеп килгән бу мөлаем ханымның  шигърияткә мөкиббән булуы түбәндәге шигырь юлларында да ачык күренә.

             Минем җаным шигырь белән сулый

Яшәешем минем шигырьдә.

      Язмыш язган бәхетемне таптым

   Шигырь белән үргән гомердә.

Әлфия Ситдыйкова – асылда лирик шагыйрь. Мәхәббәт, табигать, туган як, ил, милләт, кеше язмышы- шагыйрәнең иҗатын колачлаган темалар. Шул мөһим мәсьәләләрне шагыйрә түземле,авырлыкларга баш имәүче, тормышка олы мәхәббәтле, куйган максатыннан тайпылмыйча алга атлаучы лирик образ аша сүрәтли.

           Тау-ташларны кайчак иңгә салып

Үргә менәр көчләр табыла.

          Бер караштан йөрәкләрдә җанны

                                           Балкытырлык ялкын кабына,- дип яза шагыйрә үзенең “Көч” шигырендә.

Үземнең фәнни эшемдә менә шундый үзенчәлекле шагыйрәнең шигырьләрендә туган як, табигать темасын барлау,  шагыйрә иҗатына кызыксыну уяту максат итеп куелды.

Тема: Шагыйрә Әлфия Ситдыйкова иҗатында туган як темасы.

Максат:  Әлфия Ситдыйкова шигырьләрендә туган як, табигать темасын барлау,  шагыйрә иҗатына кызыксыну уяту.

Бурычлар:  

-шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү;

-поэзиясендә туган як темасын ачыклау, табигать, туган җир белән бәйле образларга күзәтү ясау;

Актуальлек: Туган ягын үз иткән бала яхшы гамәлләр кылыр.

Гипотеза: Шигъри тәлгәшләр ярдәмендә балалар үзаңында туган якка мәхәббәт тәрбияләп була.

Тикшеренү объекты:  Әлфия Ситдыйкованың  төрле елларда ижат ителгән шигырь җыентыклары алынды.

 Тикшеренү предметы :  Әлфия Ситдыйкова  иҗатында туган як  темасының үзенчәлекләре.

         Хезмәтне язган вакытта чагыштырма анализ, эвристик ысул-эзләнү, тикшеренү кебек фәнни методлардан файдаландым.

         Фәнни эшнең гамәли әһәмияте: татар әдәбияты дәресләрендә файдаланырга мөмкин.

         Фәнни эш эчтәлек, кереш, төп, йомгаклау һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

                               

                                              Төп өлеш

               1.1 Әлфия Ситдыйкованың иҗади эшчәнлегенә күзәтү

Туган як, туган ил, туган җир... Беренче тапкыр җиргә аяк басудан алып гомернең соңгы көннәренә кадәр  безгә көч-таяныч бирүче, онытылмас моң булып озатып йөрүче төшенчәләр..

 Туган туфрагында кеше аягына баса, тәпиләп китә, шунда аның теле ачыла, ул тәүге сүзен әйтә.Соңрак белем дөньясына керә.Агым суларның киңлеге, тауларның биеклеге, тук башаклар чайкалган басуларның, урманнарның шаулавы аны гашыйк итә.

Туган як, туган җир дигәндә кырыс шәһәр тормышы  түгел, ә авыл һәм аның бер өлеше булып торган гүзәл табигать күз алдына килә. Әлфия Ситдыйкова иҗатында да бу төшенчәләр әйтеп бетергесез зур әһәмияткә ия. Ул да башка әдипләр кебек үк авыл белән табигатьне бербөтен итеп үз шигыръләрендә чагылдыра.

       Алып кайтты язмыш кабат мине

Яшьлек язым калган аланга.

   Карап торам исем китеп уттай

                               Янып пешкән кызыл баланга. (“Балан шигыре)

Туган җир- шагыйрә өчен гади генә сүз түгел.Бу төшенчә күпкә мәгънәлерәк әһәмияткә ия.Аның өчен туган җир шаян күзле балачак та, сандугачлар моңы сеңгән таллар да, кочак җәеп каршы алучы әни дә, яшәү өчен көрәшергә өндәп пыскып янучы шәм яктысы да....

      Әлфия Ситдыйкованың табигатькә мәхәббәте, туган җиренә карата соклану хисе чагылган шигырьләре  байтак. Табигать һәм лирик герой кичерешләре авторга үзенең туган ягына булган мөнәсәбәтен белдерергә булыша.

Туган ягым! Чишмәң, күзең ачып

Сәлам бирә челтер тавыш белән.

                                   Сусавымны басып, дәрман алып,

                Үрләреңә,тауларыңа менәм. (“Сиңа кайткач”)

      Әлфия Ситдыйкова-  авылны һәм аның кешеләрен яхшы белә, авылча уйлый, авыл кешеләречә фикер йөртә. Шәһәрдә дә ул- авыл кешесе.Олыгайгач туган илгә, туган җиргә мәхәббәт сагыну- сагыш төсмерен ала.Туган яктан читтә яшәп көн күрүче кеше язмышы түбәндәге юлларда ачык чагыла.

Туган авылым,һәр ел саен сиңа,

                                       Читтә йөреп арып,

 Зарыкканнар кайтып башын ия.

                                        Кем булсаң да җирдә,

                                        Туган туфрак

                                       Башны идертерлек көчкә ия.( “Туган авылым, һәр ел саен сина..”)

Шагыйрәне тагын бер борчыган  мәсьәлә- авылларның бетеп баруы. Чыннан да, авыл бетмәсен дисәк, аның мәктәбен дә сакларга, яшь гаиләләр өчен тормыш таләп иткән шартларны да булдырырга кирәк. Шулай булмаса, нигезләр таралып, авыл үзе картаеп, көннәрдән бер көнне бөтенләй юкка да чыгачак. Туган нигездә кемнәр калыр? “Авыл дәшә” әсәрендә автор яңа туган сабый баланы тал ботагын бишек иткән былбыл белән янәшә куеп сүрәтли. Авылны коткарса, бары тик , яңа туган сабыйлар гына коткарачагын ассызыклый автор.

 “ Татар авылы”ның язмышы турында  шагыйрә ачынып түбәндәге юллар белән әйтеп тә  бирә.

Авыл гүя мәрткә китеп бара,

                                         Ятим калган күпме ихата.

 Авып барган койма такталары

  Зарын сөйли җилгә шул хакта.

    Юк,юк,заман ялгышасың,җитте!

Тукта мизгел! Үлмә, авылым!

   Ничә гасыр яшәгәнсең яшьнәп,

                        Җиңеп утлы еллар давылын. (“Авыл дәшә”)

1.2  Шагыйрә иҗатында пейзаж лирикасы үзенчәлекләре

Табигать- сәнгатьнең мәңгелек сурәтләү өлкәсе. Һәр халыкның да әдәбияты үсешенең башлангыч баскычларыннан ук дөньяны әдәби танып белүдә пейзажны мөһим чаралардан санады. Пейзаж лирикасы нигезендә табигать белән бәйле хис-кичереш, тойгы, халәт ята.“ Әлбәттә, туган як, туган авыл темасына бәйләнештә шигырьләргә табигать күренешләренең күпләп килеп керүе табигый. Татар халык поэзиясендә  пейзаж лирикасы үстерелеше  Тукай, Дәрдемәнд, Такташ, Туфан, Миңнуллин  һ.б. шигырьләрендә аеруча ачык чагыла.Бу  традиция Ә.Ситдыйкова  иҗатында да дәвам итә.   Аның туган якка багышланган шигырьләренә табигатьне ихлас ярату, аңа баш ию, табигать рухын тою кебек төшенчәләр хас.Каләме төрле сүрәтләү чараларына бай.Түбәндәге әсәрендә автор сынландыру алымнарын кулланып балачагының инде кире әйләнеп кайтмасын, гомер көзенә аяк басканын бәян итә.

          Гомер үткән, көзгә кереп барам...

     Чык тамчысы минем күзләрдә.

  Балачакның якты ал кояшы,

Төсле күбәләкле ямьле җәе

 Озата бара алтын көзләргә.

Пейзаж лирикасында хисләр алышынырга да мөмкин. Бу вакытта хиснең сәбәбе үзгәрә, табигатькә мөнәсәбәттә туган хисне башка, ешрак лирик геройның үз язмышы белән бәйле тойгы алыштыра.Бу яктан Ә.Ситдыйкованың  “Яз” шигырен мисалга китереп була. Шигырьнең беренче өлешендә лирик геройның чарасызлыгы , сагышы  чагылса, икенче өлештә исә бу хис өмет-ышаныч белән алышына.

Таралды сагыш болыты,

                                          Язгы җил тәрәз какты.

Дөньяга үзгә ямь өстәп,

                   Гөлләрем чәчәк атты. (“Язгы җыр”)

                             

                                     Йомгаклау  
  Милли поэзиябезне берсеннән-берсе гүзәл әсәрләр белән баеткан  
Әлфия Ситдыйкова–үзенчәлекле шәхес иясе. Аның иҗаты халыкчанлык  традицияләренә нигезләнгән. Беренче карашка иҗаты  гади , самими  булса, икенче яктан шушы гадилек аны югары биеклеккә күтәрә дә инде. Шуны әйтергә кирәк, бу гадилек эчендә зур мәгънә тирәнлеге яшеренгән.    Биредә Әлфия Ситдыйкова шигъриятенә генә хас аерым үзенчәлекләрне тагын бер тапкыр күрсәтеп үтәргә кирәктер. Барыннан да элек, Әлфия Ситдыйкова шигърияте аның үз тормыш юлы белән тыгыз бәйләнгән, шагыйрьнең бик күп иҗат җимешләре үз язмышының турыдан-туры чагылышы булып тора.Лирик “мин” исеменнән хикәяләү шагыйрәдән үзең чынбарлыкта тойган, кичергәнне сүрәтләүне  таләп итә. Бәлки ,нәкъ әнә шуңа күрәдер, аның шигъриятендә  үзенә генә хас шигъри күзаллавы, образлар системасы, халыкчан үткен теле бар. Шуңа да аның әсәрләре укучы күңелендә яңгыраш табалар.

  Кулланылган әдәбият:

1.Ә.Ситдыйкова        «Авыл җаны – Күҗәкә горурлыгы»: авыл тарихы, шигъри, публицистик язмалар (2010).

 2. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте.,2009.

 3. Ә.Ситдыйкова        « Йөрәгемә яфрак сыена»  шигырьләр, поэмалар.  Яр Чаллы: Газета-китап нәшр., 2003.

4. Ә.Ситдыйкова, Вера Хәмидуллина«Два родника родной земли = Туган якның ике чишмәсе» шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. 5. «Мәйдан» журналының Әлфия Ситдыйковага багышланган махсус саны: 2017 ел, № 7.
6. Сафина Н. Каршылык көчен буйсындыр // Ватаным Татарстан. – 2008. – 16 май.
7.  Хәсәнова Р. Туган якның ике чишмәсе // Актаныш таңнары. – 2008.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Туган ягым"

1.Туган ягым тексты өстендә эшләү, текстның эчтәлегенә төшендерү; 2.Өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик  сөйләмдә кулланырга күнектерү; 3.Туган якның матурлы...

Туган ягым-яшел бишек.

Ижади үсеш технологиясенә корылып төзелгән дәрес конспекты....

Проект."Туган ягым-яшел бишек"

Проект."Туган ягым-яшел бишек"...

"Туган ягым" тексты.

Конспект урока на татарском языке для русскоязычных учащихся  2 класса четырёхлетней начальной школы....

Казаным-туган ягым.

Казаным, син – минем моң бишегем, Балкып янар якты кояшым ....

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем

Кили башлангыч мәктәбендә       1992 нче   елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...

Мин һәм минем туган ягым

Өстәмә белем бирүгә юнәлдерелгән программа...