4 сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (4 класс) на тему

       Укучыларның мөстәкыйль фикерләү сәләтен камилләштерү, нәтиҗә ясарга, йомгакларга өйрәтү, сөйләм телен үстерү дәреснең төп максаты булып тора. Шулай ук дәреснең нәтиҗәлелеген арттыру, укучыларда белем алуга кызыксыну уяту, үзара ярдәмләшүен  активлаштыру бурычы куелган. Дәрес эшкәртмәсе 4 сыйныфта татар теле дәресенең “Исемнәрнең килеш белән төрләнеше” темасы буенча дәрес үткәрү өчен әзерләнде. Әлеге сыйныф эш программасында дәрес яңа материалны үзләштерү буларак урын ала. Дәрестә вакытлыча кулланыр өчен видео проектор алына.  Өстәмә материаллар төркемнәрдә  эшләү өчен  слайдларда күрсәтелә,  парлы һәм индивидуаль эшләү өчен  аерым таратма материал бирелә. Эшнең һәр этабы саен белемнәрне бәяләүнең төрле ысуллары кулланыла. Йомгаклау бирем өстендә алып барыла.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы

Зур Тигәнәле  гомуми урта белем бирү мәктәбе

 

4 сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Дәрес темасы: “Килешләрнең исем белән төрләнеше”

Зур Тигәнәле  гомуми урта белем бирү мәктәбенең

беренче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Шәмсетдинова Роза Мансур кызы

2017

Аннотация

       Укучыларның мөстәкыйль фикерләү сәләтен камилләштерү, нәтиҗә ясарга, йомгакларга өйрәтү, сөйләм телен үстерү дәреснең төп максаты булып тора. Шулай ук дәреснең нәтиҗәлелеген арттыру, укучыларда белем алуга кызыксыну уяту, үзара ярдәмләшүен  активлаштыру бурычы куелган. Дәрес эшкәртмәсе 4 сыйныфта татар теле дәресенең “Исемнәрнең килеш белән төрләнеше” темасы буенча дәрес үткәрү өчен әзерләнде. Әлеге сыйныф эш программасында дәрес яңа материалны үзләштерү буларак урын ала. Дәрестә вакытлыча кулланыр өчен видео проектор алына.  Өстәмә материаллар төркемнәрдә  эшләү өчен  слайдларда күрсәтелә,  парлы һәм индивидуаль эшләү өчен  аерым таратма материал бирелә. Эшнең һәр этабы саен белемнәрне бәяләүнең төрле ысуллары кулланыла. Йомгаклау бирем өстендә алып барыла.

Тема

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Максат

1.Белем бирү: исемнәрнең килеш белән төрләнешен   өйрәнү;  алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

3. Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт, бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.

Бурычлар

1.Укучыларда дәреснең һәр этабында башкарылачак эштә  төгәллек һәм мөстәкыйллелек булдырырга.

2.Төркемнәрдә һәм  парлы эшләрдә үзара ярдәмләшүен активлаштырырга.

3. Дәрестә алган белемнәрен тормышта аралашу вакытында кулланырлык дәрәҗәгә җиткерергә.

Планлаштырыл-ган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Универсал уку эшчәнлеге

1.Предмет нәтиҗәләре

2.Метапредмет нәтиҗәләре

3. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

1.Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белү

2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү

3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

1.Җөмләдә исемне дөрес куллану һәм сорау кую. Сорау һәм кушымча ярдәмендә килешен дөрес билгеләү. Сүзләрне килешләрдә төрләндерү.

2.Танып-белү УУГ: иҗади һәм эзләнү проблемасын чишү эшчәнлеген төзүне мөстәкыйль башкарырга.

  Регулятив УУГ: татар телен өйрәнү процессында һәртөрле биремнәрнең башкарылуының кирәклеген һәм мөһимлеген мөстәкыйль билгели белергә; исемнәрне килешләрдә төрләнүне телдән сөйләп, дәрес биремнәрен үтәүгә  мөстәкыйль яки укытучы белән берлектә план төзергә; алда үтәленгән биремгә яки үрнәккә нигезләнеп, эшне башкара  белергә; башкарылган эшкә төзәтмә кертергә; белем алу проблемасын мөстәкыйль рәвештә таркатырга; гипотеза чыгарырга һәм аның дөреслегенә бәя бирергә;укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләр арасында бәйләнеш булдыру.

КоммуникативУУГ: мәгълүматлар туплау вакытында хезмәттәшлек инициативасы, аралашу вакытында үз фикереңне дөрес һәм төгәл әйтә белергә.

3.Шәхси УУГ: танып-белүгә карата бирелгән биремнәрне башкару  белән  кызыксынырга, үзләштерергә; татар теленең үзеңнең тормышыңда кирәклеген аңларга; татар телен үзләштерү  белән шөгельләнү һәм танып-белү процессында аралаша белергә.  

Дәрес төре

Яңа тема үзләштерү

Төп төшенчәләр

Исемнәрне килешләрдә төрләндерү, җөмләдә исемнәрнең килешләрен билгеләү.

Җиһазлау

Дәреслек: И.ХМияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова  “Татар теле” , 1 нче кисәк, 65-66 битләр; эш дәфтәрләре.

Балалар фольклоры – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер”нәшрияты, 2009. – 479б.

Проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкаларда биремнәр,тест биреме).

Төркемнәрне оештыру

Төркемнәрдә, индивидуаль һәм парлы,күмәк эш.

I этап.

Оештыру моменты.

Максат – төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау;

белем алырга әзерлек алып бару.

I этап. Мотивлаштыру –ориентлаштыру.

1.Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.

Дәрескә әзерләнү.  

Исәнмесез,хәерле көн, укучылар!

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә

Ярты ул алган белем.

Канатсыз коштай буласың,

Белмәсәң ана телен.

        Бер-беребезгә матур итеп елмаеп куллар бирешеп алыйк та  татар теле дәресен башлап җибәрик! Укучылар белән һава торышы, табигать турында әңгәмә.

II этап Актуальләштерү.

1.Өй эшен тикшерү

2. Эвристик разминка

Максат – белем алуга карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.

II этап.

1.Өй эшен тикшерү. Тест биремнәре. (кушымта 1)

2. Эвристик разминка.   (төркемнәрдә  эш)

 2.1.Мәкальләрне дәвам итегез:

- Аерылганны аю ашар.....(бүленгәнне бүре ашар).

 - Ил төкерсә......(күл булыр).

-  Алмачуар тай булмас.....(ялкау кеше бай булмас)

-  Картлар сүзен капчыкка сал.....(яшьләр сүзен янчыкка сал)

 - Беләкле берне егар....(белемле меңне егар)

- Оясында ни күрсә.....(очканында шул булыр)

- Яшьлегең тырыш булса.... (картлыгың тыныч булыр).

- Агач җимеше белән....(ә кеше эше белән).

2.2. Бирелгән шигырь юлларында тартым кушымчалы  сүзләрне әйтергә.

 Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.

Синең гом(е)рең җыр булыр

Яң(гы)рар бәхет илендә...

        Муса Җәлил.

Иптәшебезне бәяләү

III этап.

1.Уку мәсьәләсен кую.

2.Теманы ачыклау

Максат кую

III этап.

Танып белү универсал уку эшчәнлеге

– Сайтта 1нче таблицада нәрсәләр җитми?(Килеш исемнәре, килеш кушымчалары)

-Таблицада бирелгән сораулар сезгә нәрсә сөйли?

-Бу нинди сораулар?(Килеш сораулары.)

Димәк без бүген дәрестә нинди теманы үтәчәкбез?

Тема: Килешләр. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Максат – килешләр буенча алган белемнәрне өйрәнү һәм җөмләләрдә исемнәрнең килешләрен билгеләү  күнекмәләрен камилләштерү.

IV этап.

Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Максат – алган белемнәрне гомумиләштерү һәм уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

IV этап.

Танып – белү  универсал уку эшчәнлеге

1.Үткәннәрне искә төшерү.

-Татар телендә ничә килеш бар?

-Иптәшегез белән килеш исемнәрен исегезгә төшерегез.(парларда эш)

 2. Тактада  алка ,  тарак , ил сүзләренең төрләнешен күзәтү. Кушымчаларны билгеләү. Шул сүзләрне кертеп төрле җөмләләр төзү. Җөмләдә кулланылган исемнәрнең  килешләрен билгеләү.

3. Дәреслек белән эш.(65 нче бит)

100 нче күнегү. Сүзләрне укырга, күчереп язарга, язылышларын истә калдырырга. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне килешләр белән төрләндерергә.

4.Килеш исемнәре ,сораулары, кушымчалары белән искә камилләштерү.Таблицаны тутыру.

Үзбәя.

Физ-минутка

Әкрен генә басабыз. (Укучылар торып баса).

Әзрәк уйнап алабыз. (Кара-каршы басып чәбәк-чәбәк уйныйлар).

Тиз-тиз чүгеп куябыз. (Чүгеп алалар).

Аннан туктап калабыз. (Туктап калалар).

Уңга таба бөгелик.

Сулга таба бөгелик.

Салмак кына әйләник. (Бер урында әйләнеп алалар).

Җайлап кына утырыйк. (Утыралар).

V этап.

Яңа теманы үзләштерү һәм ныгыту

Максат. Килеш исемнәрен, сорау һәм кушымчаларын дөрес истә калдыру (укучыларның игътибарлылыгын, хаталарны тикшерү һәм төзәтү.)

V этап.

Танып-белү универсал уку эшчәнлеге

1. Таблицада бирелгән сүзләрне килешләрдә төрләндерү(сорау һәм кушымчалардан файдаланып)  Исемнәрнең ахыргы хәрефенә игътибар итәргә. Сузык авазга, саңгырау һәм яңгырау тартык авазга тәмамланган, нечкә һәм калын әйтелешле сүзләргә дөрес кушымча ялгарга:

Әни,апа,Марат,фән,Алмаз,ипи,аш,су,

бәлеш(тактада,карточкалар белән)

Регулятив универсал уку эшчәнлеге

2.“Адашкан сүзләр”уены: -Сүзләрне дөрес урнаштырыгыз.

(Карточкаларда эшне парлап башкару)

Б.к. агачта, урамда        

И.к. агач, урам

Ю.к. агачның,урамның

Т.к. агачтан, урамнан

Ч.к. агачны, урамны

Ур.-в.к.агачка, урамга  (Иптәшебезне бәялибез)

3.Бу сүзләр белән җөмләләр төзеп карагыз.

Җөмләләрне иптәшебез бәяли.

4.102 күнегү өстендә эш. Мәкальләрне  укырга, күчереп язарга, ия белән хәбәр  астына сызарга.

Үзбәя

  1. VI этап
  2. Гомумиләштереп кабатлау.

Рәсемнәр буенча хикәя төзү. (Парлы эш)

  Бәйләнешле сөйләм үстерүгә “Керпе” дигән рәсемнәр җыелмасы тәгъдим ителә. Бу җыелмада 3 рәсем. Беренче рәсем: малайлар кәрҗиннәр белән урманга баралар. Икенче рәсем: алар урманда керпе очраталар. Өченче рәсем: керпе инде фатирда, малайлар аңа, савытка салып, сөт биргәннәр. Керпе, сөтне эчмичә, диван астына кереп качкан.

    Сорау. “Сез керпене нишләтер идегез?” Укучылар, сорауны да исәпкә алып, рәсемнәр буенча, керпе сүзен төрле рәвештә кулланып, хикәя төзеп язалар.

Хикәяләрне ук бәяләү.

VI этап.

Йомгаклау

 Рефлексия.

Укырга әзер текст бирелә, керпе сүзенә сораулар куярга  килешләрен әйтергә:

Керпе.

     Менә беркөнне без урманга киттек. Бүген юлыбыз уңмады, гөмбә бик аз таптык.Кайту ягына борылган гына идек, кинәт агач төбендә нидер кыймылдады. Бу керпе иде. Ул бездән курыкмады, төймәдәй күзләрен безгә текәп ята бирде. Керпенең аягы имгәнгән булып чыкты. Без керпене өйгә алып кайттык. Савытка салып, сөт бирдек. Керпе сөтне эчмәде, диван астына кереп качты. Әкренләп ул безгә ияләште. Керпедә энәләрнең үткенлеге кызыксындырды безне. Без керпене, тәпие төзәлгәч, урманга алып барып куйдык. Ул бит иркенлек сөя.

Үзбәя

VII этап

1.Өй эше

2.Билгеләр кую

1.Өй эше. 1нче вариант – кибет,борау;

2 нче вариант -  урман, килешү сүзләрен килешләрдә төрләндереп язып килә.

2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү.

-билгеләр кую.

                

Кушымта 1

Тест.

1.(Җөмләне тулыландыр) Исем дип ________ сүзләргә әйтәбез.

1.     Предметның билгесен белдергән.

2.     Предметның эшен белдергән

3.     Предметны белдергән

2.  Исем нинди сорауларга җавап бирә?

1.Кем? Нәрсә?

2.Нинди? Кайсы?

3.Нишли? Нишләде?

3.Кайсы юлда исемнәр генә язылган?

1.Яшел, бара, кызыл.

2.Әби, матур, чаба.

3.Биек, зәңгәр, тәмле.

4. Сүз ясагыч кушымчалар ялганган сүзләр рәтен билгелә.

1)аш-су, башлык;

2)сулык, тозсыз;

3)көнбагышны, кием-салым;

4)самолет, вертолет.

5)Төрләндергеч кушымчалар ялганган сүзләр рәтен билгелә. 

  

1) сүзлек, башлык;

2) байлык, җырчы; 

3) китапның, сүзләрнең;

4) авылым, сыйныфташ

Кушымта 2

2.1.Мәкальләрне дәвам итегез:

- Аерылганны аю ашар.....(бүленгәнне бүре ашар).

 - Ил төкерсә......(күл булыр).

-  Алмачуар тай булмас.....(ялкау кеше бай булмас)

-  Картлар сүзен капчыкка сал.....(яшьләр сүзен янчыкка сал)

 - Беләкле берне егар....(белемле меңне егар)

- Оясында ни күрсә.....(очканында шул булыр)

- Яшьлегең тырыш булса.... (картлыгың тыныч булыр).

- Агач җимеше белән....(ә кеше эше белән).

2.2. Бирелгән шигырь юлларында тартым кушымчалы  сүзләрне әйтергә.

 Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.

Синең гом(е)рең җыр булыр

Яң(гы)рар бәхет илендә...

        Муса Җәлил.

Б.к.

әни, апа, Марат, фән, Алмаз, ипи, аш, су, бәлеш

И.к

Ю.к.

Т.к

Ч.к.

У.к

Баш килеш

Кем?  Нәрсә?

Иялек килеше

Юнәлеш килеше

Төшем килеше

Чыгыш килеше

Урын-вакыт килеше

Адашкан сүзләр . Уен

Б.к. агачта, урамда        

И.к. агач, урам

Ю.к. агачның,урамның

Т.к. агачтан, урамнан

Ч.к. агачны, урамны

Ур.-в.к.агачка, урамга

Керпе сүзенә сораулар куярга,  килешләрен әйтергә

Керпе.

     Менә беркөнне без урманга киттек. Бүген юлыбыз уңмады, гөмбә бик аз таптык.Кайту ягына борылган гына идек, кинәт агач төбендә нидер кыймылдады. Бу керпе иде. Ул бездән курыкмады, төймәдәй күзләрен безгә текәп ята бирде. Керпенең аягы имгәнгән булып чыкты. Без керпене өйгә алып кайттык. Савытка салып, сөт бирдек. Керпе сөтне эчмәде, диван астына кереп качты. Әкренләп ул безгә ияләште. Керпедә энәләрнең үткенлеге кызыксындырды безне. Без керпене, тәпие төзәлгәч, урманга алып барып куйдык. Ул бит иркенлек сөя.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәт буласың килсә – спортны ярат! 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес планы (рус төркемендә укучы балалар өчен)

Бүгенге көн, заман укучыларының сәламәтлеге мактанырлык түгел. Дәресләремдә укучыларыма спорт белән кызыксынырга, спортның сәламәтлекне ныгытуын аңлатырга тырышам .Сыйныфтагы укучыларның спорт буенча ...

1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы ( ФГОС " Перспектив башлангыч мәктәп" )...

"Саннар патшалыгына сәяхәт" 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Тема: Саннар  патшалыгына сәяхәт.(3 нче сыйныфының татар төркеме өчен) Максат:        1.Укучыларны сан сүз төркеме   белән таныштыру....

Сыйфат- сүз төркеме. 2 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Сыйфат турында мәгълүмат бирү.Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы  куллану.Логик фикерләү сәләтләрен үстерү ....

А.Алиш"Әни ялга киткәч"хикәясе.2 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

А.Алиш турында кыскача мәглүмат бирү.  Әкиятләр турында булган белемнәрне ныгыту. икәяне аңлап, йөгерек укуга ирешү.Сорауларга дөрес итеп җавап бирергә омтылу. ...

Сыйфатларны ныгыту. 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Сыйфат сүз төркемен ныгыту.                Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә  урынлы куллану.              ...

2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

Бу программада 2 нче сыйныф укытучылары өчен эш программасы тәкъдим итәм....