Пиратлар иленә сәяхәт.
план-конспект на тему

Закиржанова Лилия Рамзилевна

уртанчылар төреме өчен интегральләштерелгән шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zakirzhanova_l.r.docx141.06 КБ

Предварительный просмотр:

“Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №2 балалар бакчасы”

        Пиратлар иленә сәяхәт

тәрбиячеләрнең РМО утырышы өчен

уртанчылар төркемендә физик үсеш һәм

танып белү үсеше буенча интегральләштерелгән шөгыль

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\IMG-20171029-WA0014.jpg

                                                                                    1 кв. категорияле  

                                                                                    тәрбияче:

                                                                                    Закирҗанова Л.Р.

Максат: Күплекләрнең өлешләрен чагыштырып тигез яки тигез булмавын ачыкларга өйрәтү. Предметларны санап саннар әйтергә өйрәтү. Барлыгы ничә предмет икәнен санауны ныгыту.

Тәрбия бурычы: Бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, ярдәм итү теләге уяту, башлаган эшне ахырына җиткерергә теләк тәрбияләү, сәламәт-яшәү рәвешен пропогандалау.

 Үстерү бурычы: горизонталь өслектән шуышу күнекмәләрен үстерү,  хәрәкәт активлыгын үстерү, мускулатураны җитезлек, реакция тизлеге, пространствода ориентлашу, хәрәкәт координациясен, тизлек, көч, йөрү, йөгерү, сикерү сыйфатларын үстерү;сүзлек запасларын арттыру.

Белем бирү бурычы: физик күнегүләр аша балаларның белемнәрен тикшерү, баету, әле билгеле булмаганнары турында балаларда кызыксыну уяту, фикерләү сәлате үстерү, мачта сүзе белән таныштыру.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү һәм физик үсеш

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль коммуникатив, сөйләм үсеше, эстетик сәнгать үсеше.

Җиһазлау: проектор, сикерү өчен йомшак лего, гимнастик скамейка, дуга биеклек 50 см, вак леголар, сандык, ятмә белән балыклар, акула маскасы, картоннан ясалган табалар, балыклар, конвертлар, лего, поднослар, серле сандык, лего өчен зур пластиналар.

Эшчәнлек барышы:

-Исәнмесез, балалар! Сез мине таныдыгызмы? Мин пиратларның зурысы, пиратларның пираты - Джек –воробей булам! Минем зуур, матур  корабым бар, карагыз әле! Кораб модульләрдән төзелгән, аның исеме “Арабелла”!!!

-Балалар, минем бер серем бар, сезгә генә әйтәм,  миндә  хәзинәләр яшерелгән урынның  картасы бар, күп-күп хәзинәләр!!!!

- Минем белән  хәзинә эзләргә барасыгыз киләме?

-Миңа хәзинә табарга булышасызмы?

Менә без диңгез буенда, (слайд) монысы минем корабым,(слайд) диңгез буенда күңелле, акчарлаклар кычкыра, дулкын тавышы( музыка: "Дневной шум прибоя"), без корабка утырырбыз да ерак, могҗизалы, серле сәяхәткә кузгалырбыз. Ә аңынчы әйдәгез аз гына язылып алабыз!

1. Яр буйлап йөрү (атлап йөрү).

2. Балалар, монда яр буенда ком бик кызган, без аяк очларында гына барыйк.

3.-ООО, монда  ташлар да күп икән, ташлар аягыбызны авырттырмасын, үкчәләрдә йөрик.

4. Диңгез буенда йөгереп тә алыйк (атлап йөрү, гимнастика эшләргә өч колоннага тезелү)!

- Булдырдыгыз, балалар, менә сез сәяхәткә барырга әзер дип уйлыйм.

Гимнастика

1.”Җилкәннәрне күтәрик!”

Корабка утырабыз,  беренче эш итеп җилкәннәрне күтәрик!

-аяклар бергә кушылган, куллар замокта аста, кулларны өскә күтәрү, аяк очларына басу, кулларга карау ( 4-5 тап.)

Безнең җилкәннәр әзер!

2."Корабльдә чайкалу"

-аяклар аерылган,куллар билдә, уңга сулга иелү (4-5 тап.)

-Балалар, диңгез тынычланды, ишкәкләрне алырга вакыт җитте.

3.” Ишкәкләр ишү”

-аякларны аерып утыру, 1-2 алга иелү, 3-4 артка иелү.

4.”Мачтага менү” (Мачта сүзе белән танышу. Экраннан күрсәтеп алу, бер баладан эйттерү).

Җәймәгә яту, аяклар бергә, куллар аста, тездән бөгеп уң, сул аякны күтәрү, куларны алга сузу (4-5 тап.)

5.” Җилкәннәр җилдә ачыла”

Сулыш күнегүе, һава чыгарганда ф-ф-ф- авазы чыгару, җилкән җилдә ачыла

 (психогимнастика)

6. Сикерү

Балалар, яр буена җитәбез, шатланышып сикереп алу.

Бер колоннага тезелү, ”направо”, ”налево”, “кругом” командалары бирү, 1,2 гә бүленү, 2 колоннага аерылып басу.

-Балалар, безнең сәяхәтебез бик озын булачак! Әйдәгез башта бераз тамак яалгап алыйк!

"Балык кыздыру" уены.

-Балаларга кара, зәңгәр, яшел төстәге картоннан киселгән түгәрәк табалар таратылган өстәл янына киләлләр. Конверттан балыкларны(5 шт: 1 сары, 2 кызыл, 2 кызгылтсары) алып тәрбияче әйтүе буенча балыкларны тезәләр.

- Кара төстәге табада бер балык кызыдрабыз!

- Зәңгәр төстәге табада кызыл балыкларны кыздырабыз!

- Калган балыкларны яшел төстәге табада кыздырыйк!

-Зәңгәр төстәге табага ничә кызыл балык салдыгыз? (Кул күтәреп җавап бирү)

-Яшел төстәге табада ничә балык кыздырдыгыз?(Кул күтәреп җавап бирү)

-Яшел төстәге табадагы балыклар нинди төстә?

-Булдырдыгыз, балалар! Менә тамак ялгап та алдык!

-Менә без хәзинәләр утравына килеп җиттек, минем бер шартым бар: утрауда йөргәндә үсемлекләргә кагылмыйбыз, аларны өзмибез, җимешләрне авызга капмыйбыз,  куакларны сындырмыйбыз

Утрауда йөргәндә бик күп авырлыклар үтәсе булыр безгә.

Төп хәрәкәтләр:

  1. Каршыда безнең кайнар ком , безнең аякларыбыз комда кызмасын өчен ике аякта сикереп барырга кирәк ( ара 3 метр, йомша леголарны тезеп, шулар өстеннән сикерү)
  2. Безнең алдыбызда ташлы кыялар, чокырлар: безгә басма аша шуышып чыгарга кирәк ( гимнастик скамейкада корсаклар белән шуышу).
  3. Юлыбызда тау куышлары, безгә шулар аша иелеп чыгарга кирәк

( дуга астыннан кулларны тезгә куеп иелеп чыгу, биеклек 50 см)

Джек:

-Балалар, миңа бик кызу булып китте, сезгә? Диңгездә су керәсегез киләме? Ләкин су кергәндә еракка йөзмибез, тирәнгә үк кермибез, анда әле акулалар да бар, ераклардан урап бик тиз йөзеп  киләләр дә  кисәк кенә килеп һөҗүм итәргә мөмкиннәр,  игътибарлы һәм сак булырга, тавышланмаска кирәк!

Хәрәкәтле уен: “Акула”

Моряклар йөзү хәрәкәте ясап залда йөриләр, модульдән төзелгән кораб эчендә капитан (тәрбияче) басып тора. Ул морякларны күзәтә, “акула” дип кычкыргач, балалар корабэченә керәләр, “акула” куа.

Уенның кагыйдәсе: “акула” дигәч кенә куа башлый, акула корабка керми (3 тапкыр уйнала).

-Булдырдыгыз, балалар! Менә су кереп тә чыктык шундый рәхәт булып китте.

Карагыз әле,диңгез ярында нәрсә ята ул? Бу бит без юллаган  серле сандык (балалар энҗе-мәрҗәннәр  тутырылган сандыкны ачалар, аның эченнән катапульта килеп чыга. УМК дискасыннан катапульта мультфильмыннан өзек карап алу).

-Уррра, без хәзинәне таптык!!!!!

-Ниһаять, эзләгән сандыгыбыз табылды! Ләкин сандыгыбызны башка юлбасарлардан саклар өчен сандык тирәли койма ясап куйсак тагын да яхшырак булыр!

Койма төзү.

Һәр балага 6 лего салынган поднос тәкъдим ителә. Балалар бер лего өстенә икенчесен кую ысулы белән 2 койма төзиләр.

-3 шәр лего кулланып, 2 койма төзегез!

- Койманы ничә легодан төзедең?

- Акыллым, синең коймаңда ничә сары лего бар?

- Ә синең коймаңда ничә шәмәхә лего бар?

- Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер леголарны алып сандык тирәли урнаштырыйк та урыннарга басыйк!

Балалар, безгә караңгы төшкәнче кайтырга кирәк, корабка утырыйк та кузгалыйк кайтырга!

-Менә без үзебезнең бакчага кайтып җиттек.

-Сәяхәтебез ошадымы? Нинди яңалыклар алдык?

-Кемгә булыштык?

-Өйгә кайткач нишләрсез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр иленә сәяхәт.

“Һөнәрләр аланына сәяхәт” исемле класстан тыш чара. Шулай ук презентация да тәкъдим ителә....

Математика иленә сәяхәт

план конспек по математике для 1 класса...

“Кызыклы грамматика” иленә сәяхәт.3нче сыйныф.

Исем, сыйфат, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау.Максат: дәрестә сүз төркеме турында алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту өстендә эшләү;Укучыларның сөйләмен төзекләндерү һәм фикер йөртү сәләтен үстерү;Та...

"Хәрефстан иленә сәяхәт"

Әлифба бәйрәме...

Презентация "Дару үләннәре иленә сәяхәт".

"Дару үләннәре" темасына презентация....

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.

Тема: Әдәплелек иленә сәяхәт.МАКСАТ:Укучыларны үз-үзләрен мәктәптә, җәмәгать урыннарында дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру, аларны үтәү күнекмәләре белән таныштыру.Сөйләмдә тылсымлы сүзләр куллан...

Сәламәтлек иленә сәяхәт.

Классный час на татарском языке с презентацией на тему "Путешествие в страну здоровья". Ученики отправятся в увлекательное путешествие по стране здоровья, где будут разгадывать загадки, составлять пра...