Математика 2 кл .Таткырлауның урын алыштыру үзлеге
план-конспект урока (2 класс) на тему

Фахрутдинова Гульзидя Зуфаровна

2 нче сыйныфта математика дәресе. Тема:"Тапкырлауның урын алыштыру үзлеге".Яңа дәресне үзләштерү төрле эш формалары аша алып барыла.Каллиграфик минут,телдән исәп,группаларда эш,фронталь эшләр аша максатка ирешелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk2.docx28.78 КБ

Предварительный просмотр:

       Математика.

       Тапкырлауның урын алыштыру үзлеге.

     Дәрес тибы:  яңа белем ачу.

     Максат:

     1.Тапкырлауның урын алыштыру .үлеге белән таныштыру;

     2. Тапкырлау һәм кушу арасындагы бәйләнешләрне  мисаллар       аша ныгыту;

    3. Мисал-мәсьәләләр чишүне камильләштерү;

          Универсаль  уку  гамәлләрен  (УУГ) формалаштыру.

  1. Шәхес буларак:  дәрестә уңай атмосфера тудыру;  актив, тәрбияле,  күпне белергә теләүче укучы булу.
  2. Регулятив:  эшчәнлекне оештыра белү, үз алдыңа максат куя белү, эшеңә нәтиҗә ясау, эшеңне контрольдә тоту, игътибарлы булу.
  3. Танып-белү:  аңлатма, мәсьәләләр чишкәндә гамәлләрне дөрес билгеләү;  кушу-тапкырлау, бүлү-алу арасындагы бәйләнешне күрә белү;  тормышта шуларны кулланырга өйрәтү.
  4. Коммуникатив:  сөйләшү барышында үз фикереңне әйтә белү; парларда эшләгәндә бер-береңә ярдәм итү, бер-береңне тыңлый белү;  өйрәнгәннәрне төрле очракта куллана белү.

Җиһазлау:  мультимедиа, компьютер, карточкалар, үзбәя карточкалары.

Материал. М.И.Моро,М.А.Бантова,Г.В.Бельтюкова,С.И.Волкова,С.В.Степанова..Математика.2сыйныф:татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен дәреслек: 2 кисәктә. (русчадан Ә.Ф.Галимжанов  тәрҗемәсе. Казан : Татар. китап. нәшр., 2017.-112б.:рәс. б-н.-(Россия мәктәбе дәреслеге).

                                          Дәрес барышы.

1.Оештыру моменты.(Слайд1)

Хәерле көн укучылар!Математика дәресен башлыйбыз.

2.Мотивация к учебной деятельности. (Слайд2)

Ничек яшисең?-Менә шулай!(Зур бармакны күрсәтәләр)

Ничек атлыйсың ?-Менә шулай!(Учта ике бармак белән “йөриләр”)

Ә йөгерәсең?-Менә шулай!(Кулларны йөгергән вакытта ничек куялар)

Ничек йоклыйсың?-Менә шулай!(Кулларны ияк астына куялар һәм башларны салалар)?

Ничек аласың,ничек бирәсең,ә шаяртасың һәм куркытасың?Ничек утырасың? Менә шулай.

Дәрес уңышлы үтсен өчен сез нинди булырга тиеш?Тырыш,актив,игътибарлы.

Мин сезгә дәреснең һәрбер этабында үзбәя битендә үз эшегезне бәяләргә тәкъдим итәм.

3.Телдән исәп (Слайд3)

Дәфтәрләрне ачыгыз, бүгенге числоны һәм сыйныф эшен языгыз.

Беренче эшебез дөрес итеп бирелгән саннарны күчереп язарга.

Каллиграфик минут:

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 (1 рәткә- так саннарны яз.2 рәткә-җеп саннарны яз)

1 3 5 7 9 11 13 15 (так саннар)

2 4 6 8 10 12 14 16 (җеп саннар)          ҮЗБӘЯ

 4.Белемнәрне актуальләштерү    

1. Аңлатмаларның кыйммәтен уңайлы юл белән исәплә:(Слайд4)

15+18+2            71+10+9

45+26+5            22+35+8

37+19+3            14+30+6          ҮЗБӘЯ

42+16+8            53+11+7

                          16+27+4    

 (Һәрбер балага бер мисал карточкада бирелә,слайдта тикшерелә)

 Нәтиҗә:Кушуның нинди үзлеген кулланып исәпләдегез?(Кушылучыларның урыннарын алыштырудан сумма үзгәрми )                                                                                                    

5. Дәреснең максатын кую (Слайд5)

шел квадрат артында нинди сан яшерелгән?(27+13=40)

-Кызыл квадрат артында нинди сан яшерелгән?(27+13=40)

-Квадрат эчендәге сан ничек атала?

-Өстәге һәм астагы аңлатмаларны чагыштырыгыз!

-Алар турында сез нәрсә әйтә аласыз?(Кушылучылар бертөрле,урыннарын гына алыштырганнар)Ә нинди кагыйдә шулай алыштырырга мөмкинлек бирә?Кушуның урын алыштыру кагыйдәсе.

Күзләр өчен физминут     Актив булыр өчен күзләребене ял иттерәбез.(А ноктасыннан В ноктасына 4 тапкыр күзләрне йөртәбез.С ноктасыннан Д ноктасына 4 тапкыр йөртәбез.АВСД турыпочмаклыгы төзибез.АС диоганале үткәрәбез,ВД диоганале үткәрәбез.

Санлы аңлатмаларга карагыз

  1. + 4 + 3 + 4

    5+ 6 + 5 + 5

    2 + 2 + 2+ 2                    Дәфтәрдә язалар

-Артык аңлатманы табыгыз.

-Ни өчен 3 рәттәгесен сайладыгыз? (Чөнки бердәй кушылучылар).

Бердәй кушылучыларның суммасын нинди гамәл белән алыштырып була?  (Тапкырлау белән)

- Алыштырыгыз.   2х4

- Тикшерү                                   ҮЗБӘЯ

Тапкырлаганда саннар ничек атала? Тапкырлаучылар һәм  тапкырчыгыш.

6.Проблемалы ситуация

Укучылар әгәрдә мин, бердәй кушылучыларның урыннарын алыштырсам башка аңлатма килеп чыгармы?Сумма үзгәрәме?Бу вакытта кушылучыларның урын алыштыру үзлеге эшлиме?Тапкырлауда шундый үзлек  бармы икән? Беләсегез киләме?

- Дәресебезнең максаты нинди?Без бүген нәрсәгә өйрәнергә тиеш булабыз?Тапкырлаучыларның урыннарын алыштырып карарга,чагыштырырга тиеш булабыз.( Тапкырлау үзлеген белербез һәм аны кулланырга өйрәнербез)  Яз.Кояш елмая,тамчылар тама , язның беренче хәбәрчеләре кара каргалар инде килделәр.Ә менә кыр үрдәкләре юлда икән.

.Хәзер мәсьәләнең эчтәлнген Мәликә укып бирә.

Бер төркем үрдәк,җылы яктан туган якларына очарга күтәрелгәннәр .Иң элек алар 1 рәттә-4әр үрдәк булып, 3 рәттә очканнар.Бик арып күлгә төшкәннәр.Күлгә ничә үрдәк төшән?

Бер рәттә ничә үрдәк очкан?(4)

Ничә рәт булган?(3)

Тәркемдә ничә үрдәк булганын ничек беләбез? 4+4+4=12      4х3

Аңлатмабызда нинди кушылучылар булды?Бер төрле.

Нинди гамәл белән алыштырып була?Тапкырлау.

Алыштырыгыз һәм дәфтәрләрдә языгыз.Үрдәкләр күлгә төштеләр миндә сезгә ял итәргә тәкъдим итәм

Физминутка

Үрдәкләр ял итте,ләкин хәзер башкача очып киттеләр.

-Биремен укыйбыз. Күлдә ял иткәч,үрдәкләр  1 рәттә- 3әр  булып 4 рәттә очып киткәннәр.Туган  якка барысы ничә үрдәк кайткан?

-Хәзер бер рәттә ничә үрдәк оча?(3)

-Ничә рәт?(4)

Тактада схемасын төзибез.Чишелешен дәфтәрләгә языгыз.3+3+3+3=12 Кушылучылар нинди?Бердәй.Нинди гамәл белән алыштырабыз?Тапкырлау.Языгыз.3х4=12

Ике мәсьәләне чагыштырабыз.

Беренче тапкырлаучы 4,икенче тапкырлаучы 3,тапкырчыгыш 12.

2нче мәсьәләне нинди гамәл белән чиштек? 3х4=12

Беренче тапкырлаучы 3,икенче тапкырлаучы 4,тапкырчыгыш 12.

ЧГЫШТЫРЫГЫЗ!НИНДИ НӘТИҖӘ ЯСАП БУЛА?

Тапкырлаучыларның урыннарын алыштырудан тапкырчыгыш үзгәрми.(Тактада карточка a*b=b*a )

Укучылар сез бик мөһим ачыш ясадыгыз.Математика фәнендә моны Тапкырлауның урын алыштыру законы дип атыйлар.(Слайд)

Дәреслектән бу законны тагын бер кат укыгыз!

Бу кагыйдәне белсәгез тапкырлау таблиөасын 2 тапкыр тизрәк өйрәнә аласыз.

IV.Яңа материалны өйрәнү.Дәреслекне ачыгыз 56 бит.

Рамка эчендәге кагыйдәне укыйбыз .Бу законның ничек эшләвен тикшерик.

а)№1Тапкырлауның үзлеген файдаланып аңлатманың кыйммәтен тап.( коментирование)Бу мисалларны тиз итеп чишәргә нинди кагыйдә булышты?          

Мәсьәлә чишү№2,56 бит.

-Мәсьәләне укы. Схематик рәсем яса

-Һәр рәттә ничә куак?(5)

-Шундый ничә рәт?

-Чишелешне язабыз:5Х3=15      ҮЗБӘЯ

VI.Ныгыту.( Парларда эш.)

а)Тапкырлауны бердәй кшылучылар суммасы белән тоташтыр.

5х4                          1+1+1+1+1

2+2+2+2+2+2         4х3

1х5                          5+5+5+5

4+4+4                      2х6                    ҮЗБӘЯ

в)Үзлекне кулланып тигезлек яз.(Группада эш)ҮЗБӘЯ

VII.Йомгаклау.Укучылар бүгенге дәрестә ниди мөһим ачыш ясадыгыз?Ә сәзгә ни өчен бу кагыйдә кирәк?(мисалларны тиз һәм җиңел чишү өчен.)

VIII.Рефлексия

Укучылар мин сезгә шарлар әзерләп куйдым.Әгәр дә сез. дәресне аңлап, башка кешегә дә аңлата алсагыз, кызыл төстәге шар  эрегез.Үзегез аңлап ,башка кешегә аңлата алмасагыз сары шар эрегез.

Укучылар карагыз әле никадәр күп белем  алгансыз икән бүгенге дәрестә.Язгы кояш та сезнең өчен шатлана.Халык мәкалендәгечә”Дөньяны кояш яктырса,кешене белеме яктырта һәм бизи”Сез үзегезнең белемегез белән бөтен җирне яктырттыгыз.Ә инде алга таба да уңышка ирешү өчен,белемнәрне ныгытырга кирәк.Кояш сезгә өй эше тәкъдим итә.

Дәреслек№ 4-6,56 бит.Эш дәфтәре 52 бит.

                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок математики в 4 классе по учебнику Т.Е. Демидовой, С.А. Козловой, А.П.Тонких “Моя математика» Тема урока Не только математика… Решение задач.

Цель урока: мотивировать детей к работе с разными источниками информации; формирование у детей интеллектуальных общеучебных умений.Машина времени готова к новому полету. А отправляемся мы снова в Росс...

"Кушуның урынын алыштыру законы" - математика дәресенә презентация

! класста математикадан "Кушуның урын алыштыру законы" темасына презентация...

"Батырлык урыны - Эфганстан"

Сочинение ученика...

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе. Урын-вакыт килеше.

Укучыларның исем турында өйрәнгәннәрен искә төшерү, урын-вакыт килешенең үзенчәлекләрен аеру, исемнәрнең килешләрен сөйләмдә дөрес куллануга ирешү....

Урын-вакыт килеше

Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, исемнәрнең урын-вакыт килеше белән төрләнеше турында төшенчә бирү, сораулары, кушымчалары белән таныштыру, исемнәрнең ...

Математика 2 кл .Таткырлауның урын алыштыру үзлеге

2 нче сыйныфта математика дәресе. Тема:"Тапкырлауның урын алыштыру үзлеге".Яңа дәресне үзләштерү төрле эш формалары аша алып барыла.Каллиграфик минут,телдән исәп,группаларда эш,фронталь эшлә...

"Минем эш урыным. "Эш урыны" хикәясе"

4нче сыйныфта "Минем эш урыным. "Эш урыны" хикәясе" темасына дәрес планы...