"Минем эш урыным. "Эш урыны" хикәясе"
план-конспект урока (4 класс)

4нче сыйныфта "Минем эш урыным. "Эш урыны" хикәясе" темасына дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_klass_minem_esh_urynym._esh_uryny_hikyase.docx20.66 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби уку

7 нче дәрес

Тема: Минем эш урыным. “Эш урыны” хикәясе.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет –дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерләү һәм тәртиптә тоту.

Предмет – “Эш урыны” текстындагы яңа сүзләрне дөрес әйтергә,сөйләмдә кулланырга өйрәнү;текстны дөрес һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; эш урынында нинди уку-язу әсбаплары ятканын әйтә белү;

Шәхескә кагылышлы  –үзенең эш урынына карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау

Җиһазлау:дәреслек: Р.З.Хәйдарова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниятуллина, 4нче сыйныф, Казан, “Татармультфильм”, 2017нче ел, презентация, эш дәфтәре, электрон ресурслар.

Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру- ориентлаштыру
  1. Дәресне оештыру

1) уңай психологик халәт тудыру;

2) укучыларның бер- берсенә комплиментлар әйтүе.

(Исәнләшү моментын ныгыту өчен, түбәндәге видеоны кулланырга мөмкин https://www.azatliq.org/a/29051186.html)

  1. Актуальләштерү
  1. – Балалар,әйдәгез бер җыр тыңлыйк әле. Җыр нәрсә турында?

http://selam.tatar/2/zhyr/.

Безнең мәктәп бик матур,

Сыйныфлар якты һәм зур.

Урындык, өстәл, такта –

Барысы да урынында.

Безнең сыйныф бик матур,

Өстәл, урындыклар зур.

Көндәлек, дәфтәр, китап

Дәрескә әзер һәрчак!

Безнең китаплар матур,

Рәсемнәр кызык һәм зур.

Безгә мәктәптә рәхәт.

Укытучыбызга рәхмәт!

  • Әйе, дөрес, җыр мәктәп турында. Сез бу җырда мәктәп белән бәйле нинди таныш сүзләр ишеттегез? (көндәлек, дәфтәр, китап....)

2) -Балалар, бу слайдка карыйк әле. (слайд 3) Сез биредә нәрсә күрәсез? (китап, дәфтәр, каләм, карандаш, бетергеч, линейка, көндәлек)

- Ә бер сүз белән без боларны ничек атый алабыз? Әйе, дөрес. Уку-язу әсбаплары.

3) Ә хәзер, бер уен уйнап алыйк әле. Рәсемнәрне сүзләр беләнтуры китер.

https://learningapps.org/836925

  1. Уку мәсьәләсен кую
  • Ә хәзер, балалар, әйтегез әле, уку-язу әсбаплары кайда урнаштырыла?
  • Дөрес, өстәлдә. Язу өстәлендә.
  • Ә сез ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә турында сөйләшербез икән? Дөрес, уку-язу әсбаплары һәм эш урыныбыз турыгда.  Язу өстәле – ул безнең эш урыныбыз. Һәм без бүген эш урыны турында сөйләшербез.(Слайд 4)

  1. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
  1. Әйдәгез, балалар текстны укыйк әле. “Эш урыны” тексты,19нчы бит, 3нче бирем.(слайд 5)

Минем исемем – Оля. Мин дүртенче сыйныфта укыйм. Мин тәртип яратам, шуңа күрә эш урыным һәрвакыт чиста. Минем эш урыным – язу өстәле.

    Өстәлдә бары тик кирәкле китаплар,дәфтәрләр генә бар. Өстәлгә каләм, линейка, бетергече тә куям. Алар һәрвакыт кирәк. Өстәл өстенә ваза белән чәчәк куям, чөнки мин чәчәк яратам.

  1. Ә хәзер текстны тәрҗемә итик әле

Сүзлек эше. (слайд 6)

Чөнки – потому что,

 шуңа күрә – поэтому,

 тәртип- порядок,

 эш урыны-рабочее место,

язу өстәле – письменный стол.

  1. – Оляның эш урыны сиңа ошыймы? Ни өчен? (Әйе, ошый. Чөнки анда чиста, тәптип, кирәкле әйберләр генә бар.)
  2. Текстта   бирелгән җөмләләрне табып укы. 20нче бит, 5нче бирем. (слайд 7)

-Оля учится в четвертом классе.

-Оля любит порядок.

-Оля любит цветы.

-Рабочее место Оли – письменный стол.

5. Эш өстәлендә нәрсәләр артык? 20нче бит, 6нчы бирем.(Слайд 8)

6. Бу предметларның кайсысы Оляның өстәлендә юк? (Слайд 9)

Көндәлек, китап, плеер, компьютер, төсле карандашлар, бетергеч, пенал, ваза, магнитофон, альбом, портфель, стакан.

7. Ситуатив күнегү. Как скажешь о том, что.. (Слайд 10)

-У меня есть рабочее место.

-Мое рабочее место – это письменный стол.

-На моем письменном столе лежит книга, тетрадь, ручка, карандаш.

-Мое рабочее место всегда чистое.

Физкультминут

http://tatarschool.ru/media/tth4

8.– Әйдәгез,эш урыннарыгыз турында парлап сөйләшеп алыйк әле.

21нче бит, 8нче бирем. (Слайд 11)

 Диалогларны парлап укыйбыз.

1.-Синең эш урының бармы?

-Әйе,бар.

-Ул кайда?

-Бүлмәдә.

2.-Өстәлең нинди чиста!

-Әйе, мин тәртип яратам.

-Ә сумкаң кайда?

-Урындыкта.

3.-Оля, миңа бетергеч бир әле.

-Ал.

-Ә кайда ул?

-Пеналда.

4.-Саша, син нишлисең?

-Дәрес әзерлим.

-Кайсы предметтан?

-Математикадан.

5.-Син эш урынына нәрсәләр куясың?

-Эш урынына кирәкле әйберләр куям.

2.        - Балалар, әйтегез әле, ә сезнең эш урыныгыз бармы?

- Язу өстәлендә нәрсәләр бар?

  1. Рефлексив бәяләү        

1.Яхшы уку өчен, кайсы сыйфатлар кирәк?

Тырыш,игътибарлы, ялкау, игътибарсыз, тәртипле, тәртипсез.

2. Җөмләләрне төгәллә. 22нче бит, 10нчы бирем. (слайд 12)

1) Оля тырыш укучы, шуңа күрә...

2) Сашаның өстәле һәрвакыт ..., чөнки ул тәртип...

3) Укучы дәрестә игътибарсыз, шуңа күрә ул...

4)Наташаны дуслары ярата, чөнки ул ....

IV. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.

-Әйдәгез, дәрескә нәтиҗә ясыйк. Бүгенге дәрестә безнәрсә турында сөйләштек?Нәрсәгә өйрәндек?

- Әйе,эш урыннарыбыз һәрвакыт чиста булсын! Тәртипле булыйк! Яхшы укырга тырышыйк!

V. Өй эше. (берсе сайлап алына)

 1) Текстны сәнгатьле укырга өйрәнергә.

2) Текст эчтәлеге буенча диалог төзергә.

           3) Үзеңнең эш урыныңны рәсем ясарга.

Сау булыгыз, игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Батырлык урыны - Эфганстан"

Сочинение ученика...

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе. Урын-вакыт килеше.

Укучыларның исем турында өйрәнгәннәрен искә төшерү, урын-вакыт килешенең үзенчәлекләрен аеру, исемнәрнең килешләрен сөйләмдә дөрес куллануга ирешү....

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем

Кили башлангыч мәктәбендә       1992 нче   елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...

Урын-вакыт килеше

Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, исемнәрнең урын-вакыт килеше белән төрләнеше турында төшенчә бирү, сораулары, кушымчалары белән таныштыру, исемнәрнең ...

Математика 2 кл .Таткырлауның урын алыштыру үзлеге

2 нче сыйныфта математика дәресе. Тема:"Тапкырлауның урын алыштыру үзлеге".Яңа дәресне үзләштерү төрле эш формалары аша алып барыла.Каллиграфик минут,телдән исәп,группаларда эш,фронталь эшлә...

Математика 2 кл .Таткырлауның урын алыштыру үзлеге

2 нче сыйныфта математика дәресе. Тема:"Тапкырлауның урын алыштыру үзлеге".Яңа дәресне үзләштерү төрле эш формалары аша алып барыла.Каллиграфик минут,телдән исәп,группаларда эш,фронталь эшлә...