Число и цифра 0
план-конспект урока (1 класс) на тему

Сафина Рания Саубановна

Это урок математики,предназначен для 1 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_0_sany.docx25.76 КБ

Предварительный просмотр:

Математика

 1 класс

Укытучы: Сафина Рания Саубановна

УМК. Перспектив башлангыч мәктәп.

  Тема: Предметларны санау.0 саны һәм цифры

 Максат: укучыларны 0 санының микъдар мәгънәсенә төшендерү, 0 цифрын дөрес язарга өйрәтү;

1дән 10 га кадәр булган предметлар күплеген чагыштыру, телдән исәпләү күнекмәләрен ныгыту;

уйлау, фикер йөртү эшчәнлеге алымнарын (анализ, чагыштыру) үстерү, бер - береңә карата игътибарлылык тәрбияләү.

      Көтелгән нәтиҗәләр:

-0 санының  юклыкны белдерүен ачыклый белү;

-0 санын чагыштыра белү;

-0 цифрасын дәрес яза белү;

     Предметара:

      Шәхескә юнәлдерелгән:

 -Укуга, мәктәпкә, математиканы үзләштерүгә уңай караш формалаштыру;

- кеше тормышында математиканың әһәмияте турында күзаллау формалаштыру;

      Регулятив (көйләгеч):

 -укытучы һәм иптәшләре ярдәмендә үзенең эшчәнлегенә бәя бирә белү;

 -укытучы ярдәмендә дәрескә максат куя белү;

 -план буенча эшли белә;

      Коммуникатив:                          

 -телдән математик терминнар белән сөйләшә  белү;

 -башкаларның фикерен тыңлый, килешә белү;

 -үз фикерен әйтә белү;

      Танып -белү

- дәреслектә, дәфтәрдә ориентлаша белү;

- сан, санлы аңлатмалар төшенчәсен чагыштыра, төркемли белү.

 Дәрес тибы: Яңа белемнәр ачу дәресе

    Оештыру формалары: фронталь, индивидуаль

Предметара бәйләнеш:  әйләнә - тирә дөнья, рәсем

Ресурслар:

Материал: дәреслекА.Л.Чекин, "Математика", 2015ел, Казан “ХӘТЕР 2016; дәфтәр О.А.Захарова, Е.П. Юдина.1 кисәк; презентация:

Җиһазлау: санак (компьютер); проектор һәм экран; цифрлар язылган карточкалар, геометрик фигуралар, фишкалар.

Дәрес барышы:

 I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

Психологик уңай хәләт тудыру.

Кыңгырау тавышы ишетелә

Чакырып безне дәрескә.

Бар тырышлыгыбызны куеп ,

Тотыныйк без дә эшкә.

Бер-беребезгә карап елмаеп алыйк та дәрескә тотыныйк.

  II. Актуальләштерү һәм кыенлыкларны билгеләү.

а). Бергәләп санау.Кызлар 1-10 га кадәр

                             Малайлар 10-1 гә кадәр.

б) Арифметик диктант. (Укучылар цифрлар язылган карточкалар күтәреп җавап бирәләр.

     - 4 саныннан соң нинди сан килә? ( 5 )

     - 3 һәм 5 саннары арасында нинди сан бар? (4)

     - 6 дан зуррак сан нинди? (7)

     - 3 тән кечкенә сан?  2)

     - 7 нең куршеләрен  күрсәт ?

Парларда эшләү.

а) уртага өчпочмак куй аның сул ягына түгәрәк, уң ягына квадрат куй.

б) Түгәрәк өчпочмак белән  квадрат арасында булсын.

III. Уку мәсьәләсен кую.

Тиенгә гөмбәләрне санарга булышыйк.(слайд)

Мәсьәлә тыңлагыз.

а) Имәндә өч ботак.Һәр ботак саен өчәр алма .Имәндә ничә алма үсә?

б) Безнең класста ничә телевизор тора?

в)Алмагачта ничә груша үсә?

г) Менә тәлинкәдә 3 алма, 3таякчык куегыз.Берсен алдым ,тагын берсен алдым,тагын берне алгач ничә алма калды?

- Бу мәсьәләләрнең охшаш ягы нәрсәдә? Гомумиләштерү.

Бернәрсә дә юк дигәнне аңлату өчен нинди сан кулланырга кирәк?

-Укытучы 0 цифры язылган карточканы күрсәтү.(слайд)

-Дәрес темасы нинди?  Без нәрсәне әле белмибез?

-Бүген без 0 саны белән танышырбыз һәм аны язарга да өйрәнербез.

Без нульне саннар рәтенә  кая куярбыз? (слайд)

 Бернең алдына.0-10 кадәр саннар артып бара. Ә 10 нан 0 га кими.

 Физкультминут (слайд)

 Ничә яшел чыршы  – шуның кадәр иеләбез (5)
Ничә түгәрәк ясалса  –  шуның кадәр сикерәбез (4)
җиләкләр никадәр булса  – шуның кадәр аяк очларыгызга басасыз. (8)
Ә кара болытлар никадәр булса  –  шуның кадәр кулларынны күтәрегез. (0)

Барыбызда тынычланыйк,
Бер беребезгә елмаеп алыйк.

IV. Уку мәсьәләсен  өлешләп чишү.

Дәреслек белән эшләү. Дәреслек белән эш. (32 нче бит).

1 нче бирем.  Рәсемнәрне карагыз әле. Беренче рәсемдә нәрсә ясалган ? (Яшелчәләр).

- Ничә яшелчә сурәтләнгән ? (Берничә).

-Алдагы рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? (Җиләк - җимешләр һәм чәчәкләр).

-Ничә җиләк - җимеш сурәтләнгән? (Берничә).

-Соңгы рәсемдә нәрсә күрәсез? (Чәчәкләр).

- Ничә чәчәк сурәтләнгән? (Берничә).

- Бер чәчәк тә булмаган рәсемгә фишка куегыз. Бу очракта чәчәкләр ноль дип әйтәләр.

Кайвакытта була сан - Юк әйберне санасаң.

Дәреслек 32 бит, № 2

 Тамгаларны карап чыгыз, алар арасыннан 0 цифрын табыгыз һәм фишка куегыз.

 (Укытучы фишкаларның дөрес куелуын тикшерә).

- Нуль саны  нәрсәгә ошаган? (слайд)

а)О цифрасын язылышын аңлату. (слайд)

Аңлату: 0 цифры бер генә элементтан тора - зур овал. Язуны өстәге уң як почмактан аз гына төшеп башлыйбыз, шакмакның өске кырыена тидереп түгәрәклибез, аска төшерәбез һәм аннан соң өскә овал башына китерәбез.

ә)Һавада язып карау.

б)Ә хәзер дәреслектәге үрнәктән карап дәфтәрләрдә 0 цифрын язабыз.(слайд)

 Физкультминут(музыка астында) Сингапур структурасы.

Укучылар укытучының  соравына дөрес җавапны музыка туктагач бер-берсе белән  берләшеп күрсәтәләр.

Бер парта артында ничә кеше утыра?

  Парта артында ничә укучы утырып калды?  

Әти-әни һәм мин. Без ничәү?  

4 тән соң нинди сан килә? Урыннарга утырау. 

V.Белемнәрне беренчел ныгыту

а) дәфтәрләрдә эшләү. №1,26 бит (мөстәкыйль)

ә) №4 , 27 бит. Рамкаларда ничә шар?

б) №5, Чәчәк букетын биргәч Әмирдә ничә кала?  Ә Әминәдә ничә була?

а)Дәреслектәге рәсемгә игътибар итик әле. Анда нәрсә сурәтләнгән? Сул яктагы аквариумда ничә балык? Бу аквариумда балыклар юк, димәк - 0.

б) 0 санын кулланып рәсемгә карап хикәя төзергә.

VI.  Рефлексия

-Дәрес темасын искә төшерик әле?

Дәрестә үзегез өчен яңа булган нәрсәләр өйрәндегез?

- Дәрес темасын ничек аңладыгыз, үзебезгә бәя бирик әле.

Яңадан кыңгырау шалтырый.

Инде дәрес тә тәмам.

Шул 0 саны белән мавыгып,

Вакыт сизелми дә калган.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Число и цифра 4. Соотношение числа и цифры. Счет прямой и обратный.

Урок по математике в 1м классе для учащихся коррекционной школы....

Занятие по математике "Число 7. Цифра 7. Дополнение числа до любого заданного числа "

Занятие по математике в "Школе успеха" с будущими первоклассниками. В разделе "Презентации" мной представлена презентация к этому занятию....

Конспект урока «Число и цифра 8» Тип урока: урок объяснения нового материала (урок формирования первоначальных предметных навыков и УУД, овладения новыми предметными умениями) – «Введение понятия числа и цифры 8»

Конспект урока «Число и цифра 8» Тип урока: урок объяснения нового материала (урок формирования первоначальных предметных навыков и УУД, овладения новыми предметными умениями) – «Введение п...

Число и цифра 1. Число и цифра 2.

Презентация к уроку "Число и цифра 1. Число и цифра 2"....

Число и цифра 8. Образование числа 8. Письмо цифры 8.

Описание урока по изучению цифры 8, цель урока - формирование понятия о числе и цифре 8 , образования числа 8 , обучение письму цифры 8....

конспект урока математики для детей с ОВЗ по теме: «Число и цифра 7. Образование, название, обозначение цифрой (запись) числа»,

laquo;Число и цифра 7. Образование, название, обозначение цифрой (запись) числа. Познакомить обучающихся с числом и цифрой 7, с получением и составом числа 7.Научить писать цифру 7 в соответстви...

ТЕХНОЛОГИЧЕСКАЯ КАРТА УРОКА МАТЕМАТИКИ Класс: 1 Тема урока «Числа от 1 до 5. Получение. Запись. Сравнение. Соотнесение числа и цифры. Состав числа 5 из двух слагаемых.»

Тип урока: общеметодологической направленности (систематизации знаний)Цель урока: повторение нумерации чисел 1-5. Знакомство с составом числа 5.Задачи урокаДидактические: 1 закрепить понятие «чи...