Технологическая карта на урок татарского языка на тему "Антоним сыйфатлар"
план-конспект урока (3 класс)

Муллагалиева Гузалия Лисуровна

Технологическая карта на урок татарского языка на тему "Антоним сыйфатлар"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_drese.docx32.6 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенә технологик карта

№ п/п

Сәг. саны

Методик кулланма бите

Дәреслек бите

Дәреслекнең кайсы кисәге

Үткәрү вакыты

78

1

51 бит

13 бит

2

5.02.2019

Дәрес темасы

Антоним сыйфатлар

Максат һәм бурычлар

Сүз төркеме – сыйфатларны кабатлау, антоним сыйфатларга төп төшенчә бирү;

укучыларның  үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә   шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү өчен шартлар тудыру,   сөйләмнең матурлыгына һәм укучыларның сөйләмдә сыйфат сүз төркемен урынлы  куллана белергә күнектерү;

мәкальләр,табышмаклар аша укучыларда татар халык авыз иҗатын   өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү һәм бер-береңне тыңларга, хөрмәт итәргә шарт тудыру.  

Дәрес тибы

методы

яңа материалны аңлату 

өлешчә танып белү 

Җиһазлау, ЦЭР

ноутбук белән экран, карточкалар, презентация

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Мотивация

1 нче слайд

Өч кеше юлдан таш төягән арба этеп бара икән. Боларга юлчы очраган:

- Сез нишлисез? – дип сораган ул.

Беренчесе: “Мин, хәлдән таеп, таш төягән арба этәм”, - дигән. Икенчесе: “Мин ипилек акча эшлим”, – дигән.  Өченчесе: “Мин гаҗәеп гүзәл сарай төзим”, - дигән.

Алар өчесе бер үк эшне башкарган, ләкин эшкә карашлары төрлечә булган. Сезнең дә бүгенге дәрестә башкарган эшегез “Гүзәл сарай төзим” – дип әйтерлек булсын, дигән теләктә татар теле дәресен башлыйбыз.

- Хәерле көн, укучылар, кәефләрегез ничек?

- Тагын ничек әйтергә була?

Сыйныфны эшкә әзерләү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

- Яхшы

- Әйбәт,шәп

Коммуникатив  УУГ:

башкаларны ишетә һәм тыңлый белү.

Актуальләштерү

-Укучылар, сез җавапларыгызда нинди сүзләр кулландыгыз?

- Сыйфатлар нәрсәне  ачыклап килә?

-Сыйфатлар предметның нинди билгеләрен  белдерә?

- Сезнең җавабыгыздагы сыйфатлар  нинди мәгънәдә?

-   Нинди сыйфатлар дидек?

Нәрсә соң ул синонимнар?

 

-Укучылар, сезгә  өй эше итеп нәрсә бирелгән иде?

 

- сыйфатлар (нинди? кайсы?)

-исемне (предметны)

-төсне, тәмне, күләм, форма, характерны, табигать күренешен, физик хәлне

-бертөрле

-синонимнар.

-Синоним дип бертөрле мәгънәле сүзләргә әйтәләр. Мәсәлән: матур-гүзәл,чибәр.

-Күп сыйфатлар кертеп, әниең турында хикәя төзеп язарга.

Хикәяләрне уку, нәтиҗә ясау, бәяләү.

Регулятив УУГ:

үзеңнең фикереңне әйтергә өйрәнү.

Укучы нинди авырлыклар белән очраша?

Дәрестә бала артык зур авырлык белән очрашмый, шулай да кайбер сыйфатларның тиз генә антонимын таба алмаска мөмкин.

Авырлыктан чыгу юллары

Күнегүләр ярдәмендә

Яңа материалны аңлату

-Укучылар, шулай итеп без уебызны, фикеребезне анык, төгәл чагылдырырга ярдәм итүче  һәм  сөйләмебезне образлы итүче  синоним  сыйфатлар белән танышкан идек. Бүген дә татар әдәби теленең гаять бай сүзлек хәзинәсен өйрәнүебезне дәвам итәбез. Башта экранда бирелгән мәкальләрне  укып үтик.

2 нче слайд

1. Яхшы сүз- җанга дару,

Яман сүз-тәнгә яра.

2. Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.

3. Юмарт кулга байлык күбрәк керә. Саран  кеше ишеген кунак какмас.

4. Батыр кеше үлсә дә, исеме үлмәс.

Куркак кеше үз күләгәсеннән дә курка.

- Укучылар, ничек уйлыйсыз, биредә яхшы - яман,  ачы – татлы, юмарт - саран, батыр - куркак сүзләре нинди мәгънәгә ия? Бу сүзләр ничек дип атала? Нинди сорауга җавап бирәләр?

Әйе, капма – каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар дип атала. (Антоним грек сүзе, каршы мәгънәсендә). 

Димәк, укучылар, без бүген нинди тема өйрәнәбез?

3 нче слайд

Матур язу күнегүе.

Мәкальләр укыла,  мәгънәләре ачыклана

-Бу сүзләр капма-каршы мәгънәгә ия. Антоним дип атала.

Укучылар нәтиҗә ясыйлар:

-антоним сыйфатлар.

Үзләренә ошаган бер мәкальне язалар.

Танып белү УУГ:

фикер алышуда катнашу. Коммуникатив  УУГ:

үзеңнең фикереңне нигезләп әйтә белү.

Регулятив УУГ:

кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга.

Материалны беренчел ныгыту

4 нче слайд Җөмләләр төзергә:

Зур – кечкенә, авыр – җиңел, эшчән – ялкау.

5 нче слайд 

-Мәкаль һәм табышмакларда сыйфатлар  күп кулланыла дидек.  Сез нинди сыйфатлар табарсыз:

а)Аяксыз , кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә.(яфрак)

б )Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.(китап)

в )Акыллы чәчә барыр, акылсыз җыя барыр.(белем)

г )Теле озынның акылы кыска.(м)

Җөмләләр төзиләр. Бер-берсенә чират буенча  җөмләләрне уку,  булмаганын язу.

Антоним сыйфатлар табу.

(Эшчән кеше имәндәй, ялкау кеше яфрактай.)

Регулятив УУГ:

куелган максат буенча  план нигезендә эшләү, кирәк булган очракта, үзеңнең эшчәнлегеңә төзәтмәләр кертү.

Мөстәкыйль эш

6 нче слайд

Дәреслек белән эш: 12 нче күнегү.

7 нче слайд 

Физкультминутка

Нокталар урынына тиешле антоним сыйфатларны куеп күчереп язалар, берничә җөмлә төзиләр.

Танып белү УУГ:

мәгълүматны бер формадан икенче формага күчерү.

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре

8 нче слайд  “Ахырын тап” уены. Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетерегез.

Кышын көн кыска, ә төн ... . (озын)

Җәен көн аяз, ә көзен ... . (болытлы)

Күп укыган бала белемле, ә аз укыган ... .(белемсез)

Китап калын, ә дәфтәр ... . (юка)

Алма баллы, ә лимон ... . (ачы)

Кар йомшак, ә боз ... . (каты)

Шикәр ак, ә күмер ... .(кара)

9 нчы слайд

Антоним сыйфатлар

Тест

1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметны;

ә) эшне, хәрәкәтне;

б) предметның билгесен.

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

а) кем? нәрсә?

ә) нинди? кайсы?

б) нишли? нишләде?

3. Сыйфатлар җөмләдә нинди сүз төркеменә бәйләнеп килә?

а) фигыльгә;

ә) исемгә.
4. Предметның төсен, күләмен, тәмен белдергән сүзләр кайсы сүз төркеме була? 
а) сыйфат;

ә) фигыль ;

б) исем. 

5. Табигать күренешләренең билгеләрен белдергән сыйфатлар:

а) ачы, төче, татлы, баллы;

ә) усал, шаян, куркак, кыю;

б) буранлы, җилле, аяз, яңгырлы.

6. Сыйфатлар нинди җөмлә кисәге булып килә:

а) иярчен кисәк;

ә) ия;

б) хәбәр, иярчен кисәк.

7. Биек сүзенең антонимы: 

 а) зур;

 ә) тәбәнәк;

 б) югары.

8. Антоним сыйфатлар: 

а) матур-ямьсез, яшь-карт, җиңел-авыр, ачы-төче;

б) матур-ямьле, чиста-пөхтә, акыллы-зирәк.

10 нчы слайд

Карточка (тестны) эшлиләр.

Слайдта җаваплар чыгарыла, укучылар, эшләрен тикшереп, билгеләрен куялар. (Үзбәя). 

Шәхескә кагылышлы УУГ:

татар теле фәненә танып белү кызыксынуы.

Рефлексия, өй эше

-Укучылар, без бүген  дәрестә нәрсә белән таныштык?

-Әйе, татар әдәби теленең гаять  бай сүзлек хәзинәсенең тагын бер өлешен – антоним сыйфатларны өйрәндек.      

-Бу дәрес безгә ни өчен кирәк иде?

-Дәрестә алган белемнәр тормышта кирәк булырмы? Кайчан?

-Үзегезне ничек бәялисез?

-Антоним сыйфатлар сөйләмдә сәнгатьлелекне көчәйтү, вакыйгаларны капма- каршы куеп, чагыштырып карау өчен әдәби һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә актив кулланылуын күрдек.

11 нче слайд

1)Антоним сыйфатлар  кулланып, 5 җөмлә төзергә;

2)Антоним сыйфатлар  кулланылган 5 мәкаль язарга.

12 нче слайд

Минем сезгә теләкләрем: 

Сәламәт булыгыз!

Бәхетле булыгыз!

Кояш кебек балкыгыз!

Йолдыз кебек яныгыз!

Чишмә кебек саф күңелле булыгыз!

Күбәләкләр кебек шаян булыгыз!

Кырмыскалар кебек эшчән булыгыз!

Зур үсегез, чын кеше булыгыз!

-Бүген бик матур эшләдегез, актив булдыгыз. Рәхмәт.

-антоним сыйфатлар

-сөйләмне матурлыйлар

Шәхескә кагылышлы УУГ:

үз уңышларың/уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү.

Танып-белү УУГ:

дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.

Сыйфатларның антонимнарын тап:

Юмарт-..., акылсыз-..., түземсез-..., юаш-..., уйлы-..., булдыклы-..., ышанычсыз-... .

Сыйфатларның антонимнарын тап:

Юмарт-..., акылсыз-..., түземсез-..., юаш-..., уйлы-..., булдыклы-..., ышанычсыз-... .

Сыйфатларның антонимнарын тап:

Юмарт-..., акылсыз-..., түземсез-..., юаш-..., уйлы-..., булдыклы-..., ышанычсыз-... .

Сыйфатларның антонимнарын тап:

Юмарт-..., акылсыз-..., түземсез-..., юаш-..., уйлы-..., булдыклы-..., ышанычсыз-... .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта к уроку русского языка во 2 классе по теме: «Слова с безударными гласными в корне слова» (по системе Л.В. Занкова) Тип урока: закрепление новых знаний

Технологическая карта урока русского языка во 2 классеТема урокаСлова с безударными гласными в корне словаТип уроказакрепление новых знаний;      ЦельНаучить школьников ...

Технологическая карта к уроку немецкого языка в 3 классе на тему :Es ist Herbst. Wie ist das Wetter im Herbst?" по программе учебного курса И.Л.Бим " Немецкий язык 3 класс"

Формирование у обучающихся универсальных учебных действий - требование федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования. Предлагаемая технологическая карта урока ...

Технологическая карта к уроку немецкого языка в 3 классе на тему :Es ist Herbst. Wie ist das Wetter im Herbst?" по программе учебного курса И.Л.Бим " Немецкий язык 3 класс"

Формирование у обучающихся универсальных учебных действий - требование федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования. Предлагаемая технологическая карта урока ...

Конспект урока, технологическая карта, презентация урока русского языка в 4-м классе «Склонение личных местоимений 1-го и 2 -го лица ед. и мн. ч.».

Урок по технологии оценивания, критического мышления, информационно-коммуникационной технологии на системно-деятельностной основе обучения....

Технологическая карта открытого урока русского языка в 3 классе. УМК «Школа 2100». Тема урока: «Роль имён прилагательных…».

Технологическая карта урока русского языка в 3 классе по теме:"Роль имен прилагательных". Составлена по требованиям ФГОС, содержит кластер, разноуровневые задания, индивидуальный подход....

Технологическая карта к уроку русского языка в 1 классе по теме "Имена собственные". Урок закрепления знаний.

Цель урока закрепить правила написания заглавной буквы в именах собственных; научить различать, употреблять в речи, правильно писать имена собственные и нарицательные....

Технологическая карта открытого урока английского языка во 2 классе в рамках предметной недели иностранных языков «Рождественский мир».

Данный урок разработан с целью  формирования лингво-страноведческих и страноведческих знаний и умений обучающихся 2-х классов по теме "Рождественские традиции в ...