Башваткыч сораулары
материал (2 класс)
Укучылар белән өстәмә эшләр эшләве бик күңелле.. Файдалы да, кызык та. Балалар бик яраталар. Әлеге башваткыч сорауларын 2 сыйныф укучыларына тәкъдим итәргә була
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 24 КБ |
Предварительный просмотр:
1.Татарстан республикасының башкаласы.
2.Татарстанның зур елгаларыннан берсе.
3.Борынгы бабаларыбызның юкәдән үреп ясалган аяк киеме.
4.2 гә бүленми торган саннар.
5.Кушу гамәле компонентларының берсе.
6.Нарат һәм чыршы агачларының яфрагы.
7. 14 ул икеурынлы …
8 10 һәм 6 саннарының тапкырчыгышы.
9.Татар халкының электән кунак килгәндә пешерә торган милли ризыгы.
10.Татар халкының бөек шагыйре Тукайның исеме.
11. Кечерәк масса үлчәү берәмлекләренең берсе.
12..Кеше әгъзаларының берсе белән үлчәнә торган борынгы озынлык үлчәү берәмлеге.
13.Вакыт үлчәү берәмлегенең берсе.
14. 7 көн ул-1 …
15. Алу гамәленең нәтиҗәсе.
16 Алуны икенче төрле шулай әйтәләр.
17.. Башкалабыз Казанда аның куллары богауланган килеш ясалган һәйкәле бар.
18. 36 һәм 6 саннарының өлеше.
19 Һәркайсы 3 әр сум булган 5 дәфтәр бәясен табуны нинди гамәл белән башкарырга.
20. Әлки –ул безнең … исеме.
21.Математика дәреслеге авторларының берсе.
22. Татар халкының бөтендөнья бәйрәм итә торган милли бәйрәме.