Заманча дәресләр
учебно-методический материал (1 класс)

Раимова Гульнара Наилевна

Дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zamancha_deresler.docx117.05 КБ

Предварительный просмотр:

«Заманча дәресләр.   Инновацион технологияләр куллану»

Заманча дәресләр.   Инновацион технологияләр куллану.

Технология – (грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигәнне белдерә)фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланыла торган методлар, алымнар, ысуллар җыелмасы ул.  

Белем бирү технологияләре күптөрле. Шулай да алар арасында  охшашлыклар күзәтелә. Максаты, эчтәлеге, кулланылган ысуллары, алымнары һәм чараларының охшашлыгы буенча технологияләрне берничә зур төркемгә берләштерегә мөмкин. Мәсәлән: укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр, уку процессын оештыру һәи идарә итүнең нәтиҗәлелегенә  нигезләнгән педагогик технологияләр, уку материалын методик яктан камилләштерүгә нигезләнгән педагогик технологияләр; халык педагогикасына нигезләнгән педагогик технологияләр  һ.б.

Соңгы елларда белем бирү системасында заманча технологияләрдән – уку процессын оештыру һәм аның белән идарә итү нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр(терәк схемалар кулланып  укыту,  белем бирүнең  компьютер технологияләре, үстерелешле укыту технологиясе, проектлар методы, концентрик белем бирү технологиясе), уен технологиясе, проблемалы укыту технологиясе, аралашуга өйрәтү технологиясе уңышлы кулланыла.

Дәресне заман таләпләренә җавап бирә торган  компьютерлар белән тәэмин итү – мәгълүмати технологияләрне гамәлгә куюда беренче шарт. Укытучыдан укытуны  компьютер ярдәмендә оештыра белү осталыгы да таләп ителә.

Сыйфатлы белем бирү һәм алган белем – күнекмәләрне камилләштерү өчен, заманча мәгълүмати технологияләрне дәрестә системалы һәм урынлы файдалану зур әһәмияткә ия. Дәрестә бу технологияне куллануның өстенлеге бәхәссез. Компьютер күрсәтмәлелекне, контрольдә тотуны тәэмин итеп, җитәрлек мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын сизелерлек күтәрүгә ярдәм итә.  

Мин бигрәк тә үз анам теле – татар теле дәресенә күп төрле иннавацион технологияләр кулланып белем бирергә тырышам.

Компьютер куллану нәтиҗәсендә укучы дөрес язарга, дөрес укырга өйрәнә, аның сүзлек запасы байый. Компьютерның тагын бер өстенлеге шунда: мониторда барлык биремнәр укучының игътибарын җәлеп итә торган дәрәҗәдә матур,  зәвыклы итеп эшләнә. Компьютер ярдәмендә бик күп эш: мультимедиа презентацияләре, төрле тестлар, схемалар башкарып була. Презентация слайдлары яңа материалны аңлатканда  да, белемнәрне актуальләштерү этабында да, белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру этапларында да уңышлы кулланырга мөмкин. Презентация материалын күрсәтү башка эш төрләре белән үрелеп бара.

Алга таба татар теле дәресенең эшкәртмәсе тәкъдим ителә. Әлеге дәрескә мин сингапурча  укытуның берничә элементын керттем. Анда  инновацион технологияләрнең берсе булган – компьютер ярдәмендә эш төрләре бирелә.

Татар теле – 2 сыйныф

ТЕМА.         Й хәрефе

 МАКСАТ. 1. Укучыларны  бирелгән  хәрефләр кергән сүзләрне дөрес итеп язарга өйрәтү.

 2. Сөйләм телен,фикерләү сәләтен,хәтер үстерү; сайлау,чагыштыру,төркемләү  күнекмәләрен  ныгыту. 3.  Укучыларда  түземлелек, игътибарлылык  сыйфатлары  тәрбияләү.

 ҖИҺАЗЛАУ. 1.Алфавит. Аю,куян,тиен рәсемнәре, биремле яфраклар, слайдлар, рәсемнәр.  

МАТЕРИАЛ. ”Татар теле”. (2-сыйныф өчен дәреслек)                                                      

ДӘРЕС ПЛАНЫ.

I.  ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.

1.     Шигъри исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар!

-  Исәнмесез, саумысыз!

- Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек.

    Тукай телен, анам телен

   Өйрәнергә дип килдек.

   -Ә хәзер балалар, миңа күрсәтегез әле! Җил ничек исә? Кояш ничек чыга? Яңгыр ничек ява? Укучы балалар ничек утыралар?

2. Бүгенге көн турында сөйләшәбез. Бүгенге число. Атна көне. Һава торышы.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. "Танышу” темасына диалог төзү. Бүген безгә кунаклар килгән, аларны үзебез белән таныштырып үтик әле:

- Синең исемең ничек? Ә син кем? Сиңа ничә яшь?

 -Мин укытучы, мәктәптә эшлим, ә син нишлисең ? Син кайда яшисең? Афәрин, укучылар! Ә хәзер кем үзе турында сөйләп күрсәтә? (2 укучы монолог төзи)

http://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=7891fca3fdb7f03994894502688517e6-24-144&n=21

  1. Сәяхәткә чыгу.

Укучылар, бүген безнең  тагын кунакларыбыз  бар. Алар  адашканнар, безгә аларны урманга кадәр озата барырга кирәк. Моның өчен урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен  искә төшерү зарур. (Урман слайды күрсәтелә) http://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=27e6e6ee7fbad9260f505bfd5e8be9f0-15-144&n=21

Урман кагыйдәләре: -Шаулама! -Чүпләмә! -Агачларны сындырма! -Учак якма! Хәзер урман эченә керсәк тә була.

  1)   1нче каршылык. Укучылар, юлны яфраклар каплаган. Без аларны тәртипкә салырга тиешбез. Моның өчен яфракларга язылган биремнәрне үтәргә кирәк. Детская литература - Библиотека - Приятное с Полезным

 - Сез нинди хәреф күрәсез? (й)

 -Бу хәреф һәм ул хәрефне белдергән аваз турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?(укучыларның җаваплары).

- Й,й хәрефләрен язу      

И хәрефенең өстенә

Сызсаң әгәр ярымай.

“Кыска и” хәрефе

Килеп  чыга ул шулай.

    2)    2 нче каршылык. Слайдлар.

Яфракларны җыюны дәвам итәбез. Табышмакларны укы, җавабын яз.  Укучылар табышмакның җавабын тапкач экранда  слайд күрсәтелә.                     http://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=674c3b75956b144cd656253234893384-103-144&n=21

1. Төнлә калка,  

Көндез югала. (ай)                                                                                  

                                           http://im1-tub-ru.yandex.net/i?id=a14f0fed3aa6deec2690b944f6e0b55e-58-144&n=21

 2. Аяксыз, кулсыз өй саклый. (йозак)

 

3. Бер кошым бар: тынмый,                                 http://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=10dbc81e9c886974210d968f84d819bf-48-144&n=21

   Өе- җирдә,    агачка оя кормый.                                                                                                                                      

Җыры- күктә.   (тургай) 

4. Бәләкәй генә ак тана,http://im1-tub-ru.yandex.net/i?id=5ce461429a93d47a8f0d9ef9890f21e8-12-144&n=21

Борыным бар. дип мактана.(чәйнек)

5. Әйләнгән саен калыная.    (йомгак)                                                                                                http://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=2dc80c01c046f68989e5de1608673514-13-144&n=21

 http://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=802d86771588836312b89dd00943ff09-16-144&n=21

6. Ике оч, ике балдак,

Уртасында бер кадак.(кайчы)  

7. Кечкенә генә йорт,

    Эче тулы корт.(кыяр)http://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=a94786459cc638a94286ecd0f253cd60-105-144&n=21

        1.Сүзләрне уку, й хәрефенең сүзләрнең кайсы урыннарында килүен ачыклау,язылышын аңлату.

               -Игътибар белән карагыз әле, бу сүзләр нәрсә белән охшаш? (барысында да й хәрефе )

               -Кайсы сүз артык? (кыяр)

             Укучылар парларда эшлиләр. Җавап.

 - Й  сүзләрнең кайсы урыннарында килгән? (укучыларның җаваплары).

               - Кайчан сүз башында языла

  Нәтиҗә: Й хәрефе сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында килә.

2. Пауза.

3) 3 нче каршылык.  Сүзләрне төркемләү.

- Балалар,әйдәгез  үзебезнең кунакларга игътибар итик әле.  Аларның исемнәрен язып куйыйк.

    ( Слайдта)   Аю             Куян                                     Тиен  - Хәзер әйдәгез, шушы сүзләр арасыннан аларга иптәш эзлик .Нинди билгеләренә карап сүзләрне сайларбыз?

( Суер,юлбарыс, ябалак,яфрак,елан,юкә,каен, юлдаш,елга,юа, кояш,яңгыр.

  • Сүзләрне укыту.БУ хәрефләр турында нәрсәләр беләбез?
  •    (Аваз кушылмаларына билге булып йөриләр?)
  • Я хәрефе нинди аваз кушылмаларына билге булып йөри?(ю,е хәрефләре)
  • Без каршылыкларны уңышлы гына үттек. Безнең дусларыбызга иптәшләр дә булды, алар үз эшләре белән мавыксыннар. Бераз ял итик тә, кайтыр юлга чыгыйк.

 Пауза.

3. Юлны дәвам итү. Хәзер нәтиҗә ясыйк инде. Мин башлыйм,сез дәвам итәсез.

         Экранда слайдларда биремнәр.E:\GULNARA\ШМО\неделя начальных классов, 2012 год, 16-21 апреля\Фото0196.jpg

  - Й хәрефе сүз башында .............(о,ө хәрефләре алдында гына языла)

              - Я хәрефе...........({йа],{йә]кушылмаларына билге булып йөри.)

              - Ю хәрефе............

              -   Е хәрефе...............

             - Я(ю,е.) хәрефе артыннан ..........

III.  Алган белемнәрне куллану.

  1. Карточкалар буенча эш.

Нокталар урынына й, е, я, ю хәрефләренең тиешлесен  куй.

    Ко...ш,  ...рган , ка...н,  ...олдыз,  ка...мак,   ...кә,   би..ләй ,  ка..ш,  ...ңгыр,  ка...нар,  ...лга.

2.Төркемнәрдә эшләү. Континиус Раунд Робин

(укучылар чиратлашып җавап бирәләр)

Тест биремнәрен үтә.

  1. Й хәрефе сүз башында...............

А)   О хәрефе алдыннан гына языла.

Б)   Ө  хәрефе алдыннан гына языла.

В)   О, Ө хәрефләре алдыннан гына языла.

                2.   Аваз кушылмаларына билге булып йөрүче хәрефләр:

                          А)   В, Г,К .

                          Б)   Е,Ю, Я.

                          В)  Ц, Щ.

                3. Дөрес  язманы билгелә.

                      А)  Я хәрефе артыннан а  хәрефе языла.

                      Б)  Й хәрефе сүз башында гына языла.

                      В)   Й хәрефе сүз башында, сүз уртасында һәм сүз ахырында языла.

              4.       Дөрес язылган сүзне билгелә.

                     А)    йылга;

                     Б)    елга;

                     В)   еылга;

             5.        Калын әйтелешле сүзне билгелә.

                        А)  ябалак;

                        Б)    юкә:

                        В)   төлке;  

IV.  Йомгаклау. Релли Робин (парларда эшләү. Бер – берсенә сөйлиләр)

  1. Бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек?
  2. Син дәресне аңладыңмы? Иптәшеңә аңлата алырсыңмы?
  3. Дәрес ошадымы?
  4. Билгеләр кую.

Өй эше бирү.

  1. Әдәби уку дәреслеге “Бүләк кемгә” әкиятеннән й хәрефе кергән 5 сүз язып алырга.
  2. Й  хәрефе турында иптәшеңә сөйлә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресләре

Мин “Кисәкчәләр” темасы буенча дәрес планнары тәкъдим итәм. Программа буенча укучылар III сыйныфта да, дә, та, тә, гына, генә, кына, кенә, ук, үк, ич, бит кисәкчәләренең сөйләмдәге роле, аерым сүз б...

Заманча "Шалкан" әкияте

укучылар өчен сценарий...

Выступление на педсовете "Башлангыч сыйныф укучыларына заманча технологияләр кулланып белем һәм тәрбия бирү"

        Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде. Белемле, тәрбияле, көндәшлеккә сәләтле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешл...

Заманча "Шалкан" әкияте

"Шалкан" әкиятен заманча сәхнәләштерү...

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...

Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр һәм укучыларның рухи-әхлакый проблемалары

В статье прослеживаются, что можно использовать в своей работе личные презентации. Очень эффективными могут быть тесты, кроссворды, разработанные в программе Microsoft Office Word.Спектр использования...