Открытый урок :Повторение раздела "Слово"
учебно-методический материал по теме

1.Сүз бүлеген ныгыту, антонимнарны,синонимнарны,омонимнарны, туры  һәм  күчерелмә  мәгънәле  сүзтезмәләрне дөрес куллану һәм  шуларны  укучылар  үзләренең  сөйләмнәрендә  куллана  белү  күнекмәләре  бирү;

 2.Балаларның  фикерләү сәләтләрен ,бәйләнешле сөйләм  телен үстерү.

3.Үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_urok_garipovaa.a_12._11._13.docx24.16 КБ

Предварительный просмотр:

         АЗНАКАЙ  МУНИЦИПАЛЬ  РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ

ТР Азнакай  муниципаль  районы Азнакай шәһәре 2 нче муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Тема.”Сүз” бүлеген кабатлау

                           (дәрес сәяхәт)

        (((((        (        (дәрес “Сүз

2   нче  квалификацион  категорияле

      татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                                     Гарипова     Алсу        Атлас  кызының       

                                                                                    “ XXI    гасырда    укытуны   үзгәртү   ”    

      программасы   буенча   ”Татарстан    

                                                                                      Республикасында укытуның сыйфатын

                                                                      үстерү”     проектының   I   этабында

                                                                             катнашучылар өчен район семинарында

                                                                                       күрсәткән   ачык дәрес план-конспекты

                                     

                              12 нче ноябрь2013нче ел.                                                  

      Тема: “Сүз” бүлеген кабатлау .

Максат: 1.Сүз бүлеген ныгыту, антонимнарны,синонимнарны,омонимнарны, туры  һәм  күчерелмә  мәгънәле  сүзтезмәләрне дөрес куллану һәм  шуларны  укучылар  үзләренең  сөйләмнәрендә  куллана  белү  күнекмәләре  бирү;

 2.Балаларның  фикерләү сәләтләрен ,бәйләнешле сөйләм  телен үстерү.

3.Үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау:мэнэдж мэт,ноутбук,магнитафон,карточкалар,тестлар, тема буенча мультимедиа презентация.

Дәреснең  тибы: Кабатлау-йомгаклау(белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру).

Дәреснең методы:сәяхәт дәрес.

Алымнар: ТАЙМД  РАУНД  РОБИН , ИНСАЙД_АУТСАЙД   СЁКЛ ,

ФИНК-РАЙТ  РАУНД  РОБИН, МИКС-ФРИЗ- ГРУП

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

1.Сәламләү.-Хәерле көн укучылар!

-Хәерле көн! Имин булсын көнебез!

II.Актуальләштерү.

-ХАЙ ФАЙВ

Укучылар мин сезгә И.Юзеевның” Бер сүз саклыйм йөрәктә.” дигән

 шигырен укып  китәм.

Бер сүз саклыйм йөрәктә.

Бер җылы сүз

Олы кояш итте

Сүнеп бара торган өметне.

Бер җылы сүз,

Бер җылы сүз,

Бер җылы сүз мине терелтте.

- Укучылар, И.Юзеевның бу шигырендә нәрсә турында сүз бара

-Сез ничек уйлыйсыз, автор нинди сүзләрне “җылы сүз” дип атый?”Матур сүз”,”Тәмле сүз”,”Ягымлы сүз” дигәнне сез ничек аңлыйсыз һәм мисаллар китерегез.Бу сорауга җавап бирү өчен ТАЙМД  РАУНД  РОБИН  алымы белән эшлибез.

-1нче сан астындагы укучы сөйли башлый. 15 секунд 2нче сан астындагы укучы сөйли һ.б.

-1нче өстәлдәге 3нче сан астындагы укучы  2нче сан астындагы укучы сорауга ничек җавап бирде? Һ.б

-Сез әйткәннәрдән чыгып нинди татар халык  әйтемен искә төшерәбез?Мин сезгә әйтә башлыйм,ә сез дәвам итегез.         Җылы сүз –җан азыгы.

-Ә хәзер әйдәгез шушы  әйтемне матур язу күнегүе итеп язабыз.Дәфтәрләрне ачтык,бүгенге числоны язабыз,сыйныф эше.

III. Уку мәсьәләсен кую

-ХАЙ ФАЙВ

  • Бик яхшы! Димәк,  бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?(сүз).
  • Әйе, бик яхшы! Бүгенге дәрестә “Сүз”бүлеген кабатлау буенча сәяхәткә чыгарбыз.Сәяхәт итәр өчен  нәрсә кирәк?(автобус,слайд)
  • Автобуска утырыр өчен билет кирәк.Ә моның өчен антоним,синоним,омонимнарның билгеләмәләрен искә төшерербез.
  • Алдагы дәресләрдә  без сезнең белән сүзләрне төрле яклап өйрәндек.Сүзләрнең  мәгънәләре буенча нинди төрләре бар?

Ә моны без ИНСАЙД_АУТСАЙД   СЁКЛ  алымы белән эшләрбез. Б хәрефе  астындагы укучылар тышкы түгәрәкне ясагыз.А хәрефе  астындагы укучылар үзегезнең каршыдыгы иптәшегезне табып эчке түгәрәкне ясагыз.Бастык, урындыкларны этәргә онытмыйбыз.Иптәшегезгә сәлам бирдек.

1. -ХАЙ ФАЙВ

-Сорау:Антоним дип нинди сүзләргә әйтәбез,мисаллар китерегез.3-5 секунд уйлыйсыз.(30 ар секунд  бер-берсенә сөйлиләр).Иптәшегезгә рәхмәт әйтегез.

-Тышкы түгәрәктәге укучылар үзләренең иптәшләренә сөйлиләр.30 секунд.

-Ә хәзер эчке түгәрәктәгеләр җавап бирә, ә тыштагылар  тыңлыйлар.30секунд.

-Эчке түгәрәктәге Денислам, иптәшең  антоним дип нинди сүзләрне әйтте?

-Тышкы түгәрәктәге Аделина иптәшең  антонимнарга нинди мисаллар китерде?(3-4 укучыдан сорарга)

2.-ХАЙ ФАЙВ

-Сорау: Синоним дип нинди сүзләргә әйтәбез,мисаллар китерегез.3-5 секунд уйлыйсыз (шулай ук кабатлана).

3. -ХАЙ ФАЙВ

-Сорау: Омоним  дип нинди сүзләргә әйтәбез,мисаллар китерегез.3-5 секунд уйлыйсыз.

(шулай ук кабатлана).

-Рәхмәт укучылар,Барыбызда билетлы  булдык.Урыннарыгызга утырыгыз.

IV.Ныгыту. Сәяхәтне дәвам итәбез.Алдагы тукталыш  “Антонимнар” тукталышы (слайд).    Карточкаларда эш.Уң як баганадагы сүзләрнең антонимнарын сул як баганадан табып языгыз.Дәфтәрдә эшлибез.

-Ә хәзер бу сорауга Аделина җавап бирә.

-Синонимнар тукталышы(слайд). Карточкаларда эш.Җавапларны тикшерү.

-Омонимнар тукталышы(слайд). Карточкаларда эш. Җавапларны тикшерү.

-Күчерелмә мәгънәдәге сүләр тавы(слайд). Карточкаларда эш. Җавапларны тикшерү.

-Чыгу өчен билет алымы белән эшлибез.Берсен  сайлап алып җөмлә төзибез.Билетларны парта кырыена куеп торабыз.Алар безгә автобустан төшәр өчен кирәк булачак.

-Төш сүзенең мәгънәләрен табарга(слайд).ФИНК-РАЙТ  РАУНД  РОБИН алымы белән эшлибез.Сорауга җавапны төрле яклап уйлагыз һәм языгыз.Фикер алышуны 3нче сан астындагы укучы башлый.

Ял минуты.

МИКС-ФРИЗ- ГРУП

- ХАЙ ФАЙВ

  -Кара сүзенең антонимының хәрефләр саны буенча басарга.

-Ипи сүзенең синонимында ничә хәреф булса,шуның хәтле басарга

-Сүз сүзендә ничә хәреф бар шуның хәтле басарга.

-Миңлекәй печән чаба,

Сәлим авылга чаба. Нинди омоним ишеттегез?

-Чаба сүзендә ничә хәреф бар шуның хәтле басарга.

V. Рефлексив кабатлау. Тест (дәфтәрдә эшлиләр)

VI.Йомгаклау

-Укучылар, без бүген дәрескә нинди максат куйган идек?

-Сезнең сүз байлыгыгыз тагы да арткандыр дип ышанып каласы килә.

Өй эше. 

1.Антонимнары  һәм синонимнары булган табышмаклар язып килергә.

 2.  Антонимнары  һәм синонимнары булган табышмаклар үзеңә уйлап язып килергә .  

- Дәрес өчен рәхмәт, билгеләрне эшләрегезне тикшергәч куярмын.    Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

Сау булыгыз, укучылар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по математике "Сложение и вычитание многозначных чисел" Повторение пройденного" 4 класс по программе УМК "Планета знаний"

Открытый урок по математике для 4 классов по программе УМК "Планета знаний" на тему: "Сложение и вычитание многозначных чисел" Повторение и закрепление пройденного в форме деловой игры с применением И...

Открытый урок по математике "Повторение изученного материала"

Урок направлен на формирование у учащихся способности решать задачи, тренировать навыки устных вычислений, развивать мыслительные операции, внимание, речь, коммуникативные способности, инте...

Открытый урок по русскому языку "Предложение. Повторение изученного материала"

Урок русского языка призван закрепить изученный материал о предложении, развивать умения работать с разными по структуре предложениями, выделять их особенности, ставить знаки препинания, умения работа...

Конспект открытого урока по русскому языку в 1а классе на тему: «Повторение. Использование интерактивной доски на уроке»

Цель урока: закрепить знания о звуках и буквах, ударении, предложении и тексте; закрепить умение писать каллиграфически правильно; пробуждать активность учащихся на уроке и интерес к предмету через ис...

Открытый урок-повторение по темам «Животные», «Цвета» для учащихся 2 класса.

Урок-повторение во 2 классе по темам "Животные", "Цвета". Развитие навыков аудирования, лексических навыков....

Открытый урок по русскому языку в 3 классе "Части речи. Повторение". Технологическая карта урока

Краткое описание: Работа  в  малых группах как интерактивный метод обучения на уроках русского языка.В ходе урока дети закрепляют умения определять изученные части речи и их признаки....