Фигыль һәм аның мәгънәсе
план-конспект урока (2 класс) на тему

Хакимова  Гульназ Задитовна

Поурочная разработка   для  2 класса татарских групп.   В материале  использованы  Сингапурские  структуры   обучения

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл singapur._khakimova.docx16.7 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                     

                                                          Рус мәктәбендәге татар балаларына

                          Тема: Фигыль һәм  аның  мәгънәсе

(Сингапур  укыту структураларын  кулланып  үткәрелгән дәрес)

                                      ( 2 нче   сыйныф)

                                                             Хәкимова Гөлназ Җәдит кызы

                                                               Лениногорск шәһәре 6 нчы  мәктәбе

Максат:  фигыль  турында беренчел күзаллау булдыру; фигыльнең  лексик мәгънәсен  билгеләргә өйрәтү;  логик операцияләрне  , фикерләү сәләтен үстерү;

аралашу культурасы булдыру, туган як табигатенә мәхәббәт  тәрбияләү.

Теманың төп эчтәлеге, терминнар:  Исем темасын кабатлау. Берлек һәм күплек сандагы  исемнәр.Кроссворд чишү. Фигыль, аның мәгънәсе. Нишли? Соравына  җавап бирүче  сүзләр.

Көтелгән   нәтиҗә:  Нишли соравына  җавап бирүче сүзләрне  аера  белү, группаларда эшчәнлек стилен  формалаштыру, ишетә һәм  тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру.

Эш формалары: фронталь, парларда,  группаларда, индивидуаль.

Ресурслар: Татар теле, 2 нче сыйныф, рәсемнәр,  тема буенча слайдлар.

                                                  Дәрес   барышы

I.Оештыру  моменты.  Уку эшчәнлегенә  мотивация.

-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез.

-Кәефләрегез ничек?

-Яхшы

-Димәк, сез белем алырга килгәнсез. Сезгә татар теле дәресләре ошыймы?

-Балалар, без дәрестә нәрсәләр эшлибез соң?

-Язабыз, кагыйдәләр  өйрәнәбез, күнегүләр эшлибез.

II. Белемнәрне тигезләү,актуальләштерү.

-Әйе, укучылар, без бүген дә  исемнәрне кабатларбыз һәм   яңа  тема  өйрәнербез.әйдәгез, әйтеп  карыйк әле,  нинди  сүз төркемен өйрәндек?

-Исем.

- Исемнең кагыйдәсен  кем  яттан әйтә ала?

- Исем предметны  белдерә, кем, нәрсә  сорауларына  җавап  бирә.

-Исемнәр  берлек  һәм күплек санда  килә. Күплек сан кушымчаларын искә төшереп  үтик әле.

-лар,-ләр, -нар, -нәр.

Конэрс. ( Сингапур укыту   алымы)  Укучылар, мин сезгә карточкалар таратам.анда  исемнәр  язылган. Сүзләрегезгә  телдән  сорау куясыз һәм  сорауларга карап ике почмакка  басасыз. 1 нче почмак- Кем?, 2 нче почмак – Нәрсә?.(укучылар такта  янына чыгалар, ике группага   бүленәләр.)

Сүзләр: шәһәр, мәктәпләр, алма,   куяннар,  әтәч ,   бакча,  чәчәк , укучы,балалар , әти ,  бабай , укытучы,  малайлар .

-Балалар,  сүзләрегез   нинди санда?

-ә  хәзер , дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны язып куябыз. Кечкенә генә сүзлек диктанты язып  алабыз.(слайд  1).  Диктантларны  алышынып тикшерәләр. Экранга  карап дөреслеген карыйлар.

III. Уку бурычын кую.

-Укучылар, сүзлек диктантында  бирелгән  сүзләргә  сорау  куеп карыйк әле. (Укый, җырлый, сөйли,  тыңлый  сүзләре  нишли ?  , калганнары  кем , нәрсә сорауларына җавап бирә.)

- ә хәзер  алдагы слайдтагы рәсемнәргә  күз салыйк.Рәсемдә балалар нинди  эш башкаралар?

-Утыра,  сикерә,  бии, яза.(Дәфтәргә языла)

- Бу сүзләрне нинди сорау берләштерә?

- Нишли? соравы.

-Без кроссворд чишеп, нишли соравына җавап бирүче  сүзләрнең ничек аталганын белербез. (Кроссворд   чишелә).

-Димәк, без бу сүзләрне ничек атыйбыз.

-Фигыль.

-Бергәләшеп кагыйдәне әйтеп карыйк.

- Фигыль эш-хәрәкәтне белдерә. Нишли, нишләде, нишләгән , нишләр, нишләячәк  сорауларына җавап бирә. (Кагыйдәләр дәфтәренә язу)

Физкультминутка.

Шаян балалар

                                       Бигрәк шаян инде без,

                                       Тик тормыйбыз бер дә без.

                                       Чүгәлибез, торабыз,

                                       Башны уңга борабыз.

                                       Аннан сулга карыйбыз

                                       Һәм сикерә башлыйбыз.

                                       Кулларны күтәрәбез,

                                       Аннары төшерәбез.

                                       Шул арада иелеп,

                                       Басарга өлгерәбез.

                                       Тирән итеп сулыйбыз,

                                      Ял итәргә туктыйбыз.

IV. Яңа дәрес материалы өстендә эш.

-Без  бүгенге дәрестә  нишли соравына җавап бирүче сүзләр белән эшләрбез.Укучылар, слайдтагы  рәсемнәр һәм сүзләр белән җөмлә төзеп, дәфтәргә язабыз. ( Кош оча.  Эт өрә.  Песи мияулый. Ат чаба.)

- Релли Робин. (Сингапур укыту алымы)   Укучылар, мин сезгә сүзләр таратам. Сез такта янына чыгып, җөмлә килеп чыгарлык итеп, парлашырга тиеш. (Җөмләләрне уку, тәрҗемә итү)

Дәреслек белән эш.  83 нче бит, 124 нче күнегү.(язмача)

-Укучылар, экрандагы рәсемне карыйк. Нинди вакыт сурәтләнгән?  Балалар нишлиләр?

Рәсем буенча эш.

-Сезгә бирем мондый:  1 нче вариант рәсемгә карап, кем?  Соравына, 2 нче вариант- нәрсә соравына,  3 нче вариант  нишли соравына сүзләр  4 нче вариант- нинди соравына  сүзләр язалар. (Укучыларның җаваплары тикшерелә.)

V. Рефлексия.

-Укучылар, без сезнең белән  бик яхшы эшләдек. Нәрсәләр эшләдек инде? (Җаваплар)

- Ә хәзер кемгә дәреснең ошавын, кемнең  теманы аңлавын смайликлар ярдәмендә тикшерәбез. (Үзләренә ошаганны сайлап алалар).

-Без  бу теманы алдагы дәресләрдә дәвам итәрбез.  Көндәлеккә өй эшен язабыз.81 нче бит, 121 нче күнегү.     Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Боерык фигыль.

Тема. Боерык фигыль.Максат.   Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.                  ...

Боерык фигыль.

Максат.   Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.                   Укучыларның фикерләү акт...

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

Фигыль

Презентационный материал для интерактивной доски....

Үткән заман хикәя фигыль

Үткән заман хикәя фигыльнең 2 төре белән таныштыру, аерырга өйрәтү максатыннан 4нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе...

Хәзерге заман хикәя фигыль. (3 класс)

Конспект урока татарского языка в 3 классе....