әдәби укудан эш программасы
рабочая программа на тему

Галипова Гадила Талгатовна

эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon edebi_uku_progr1kln.doc178.5 КБ

Предварительный просмотр:

              Каралды                                                                         Килешенде                                                                               Раслыйм

 Башлангыч класслар                                                      Укыту  эшләре буенча                                                                  Мәктәп директоры

 методик берләшмә җитәкчесе                                      директор урынбасары                                                               ____________________                                    

    __________/Г.Р.Насруллина/                                __________  /Г.Ф.Вәлиева/                                                                          /Г.Х.Котдусов/

Беркетмә   №    “ 23 ” август  2014 ел                                “  25 ”  август  2014 ел                                                              Приказ №  190

                                                                                                                                                                                                 “ 25” август  2014 ел        

                                                                                                                                                           

                                                                                                                                                   

 Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Сосна төп гомуми белем мәктәбе”нең

беренче квалификацион категорияле башлангыч класслар укытучысы

Галипова Гадилә Тәлгатовнаның 1 нче сыйныф өчен әдәби укудан

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

 

                                                                                                                                                                                  2014  елның   25 августында

                                                                                                                                                                                   үткәрелгән педагогик советта

                                                                                                                                                                                       кабул ителде ( беркетмә №  1  )

2014 – 2015 нче уку елы

Аңлатма язуы

Укыту программасы урта гомуми  белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфына адреслана.  

     Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

    - Россия Федерациясендә   “Мәгариф турындагы Федераль Закон” ы.( 29.12.2012 №273-Ф3) ;

    -  “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә);

- 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгы (Приказ №373);

-“Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә ана теле укыту: гомуми программа” 1-4  сыйныфлар. Харисова Ч.М., Мияссарова И.Х., Гарифуллина Ф.Ш. Казан, 2011;

   - Татарстан Республикасы  Балтач муниципаль районының  “Сосна төп гомуми белем мәктәбе”  муниципаль бюджет гомуми белем   учреждениесенең  төп укыту  программасы;        

   - Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының “Сосна төп  гомуми  белем  мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең 2014-2015нче уку елына 1-9  класслар өчен төзелгән укыту планы (Протокол №1 , 25 август 2014 нче ел, приказ №190, 25 нче август 2014 нче ел);    

-  Дәреслекләр: Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р., Әлифба. 1 сыйныф. Дәреслек. – К: Мәгариф/Вакыт, 2011. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я,  Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 1 сыйныф.  Дәреслек. — К, Мәгариф/Вакыт, 2011.

-  Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормалар (СанПиН 2.4.2. 2821-10 «Санитарно-эпидемиологические требования к условиям и организации обучения в общеобразовательных учреждениях» (3 март  2011нче ел, регистрация №19993);

Программа, Федераль дәүләт стандартларына туры китерелеп, үстерешле укыту принциплары белән традицион ныклы белем үзләштерү принциплары үзара тыгыз бәйләнештә торган “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнеп эшләнде. “Перспектив башлангыч мәктәп” системасының иң мөһим үзенчәлеге мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

   Әдәби уку – башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны дөрес кузаллый алырлык сизгер була (әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне - кешеләр һәм  табигать   дөньясын да) Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес күзалларга мөмкин.

    Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы  үсешен күздә тота.

Төп идеяләр берничә, һәм бу идеяләрне тормышка ашырмыйча максатка ирешергә мөмкин түгел.

Беренче идея. Уйдырмалар(мифлар), халык авыз иҗаты, авторлар әсәрләренең бәйләнеше турында дөрес кузаллау булдырырга кирәк. Халык авыз иҗаты белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла.

Икенче идея.  Әдәбият дәресләрендә ашыкмыйча гына әдәби образ төшенчәсе кертә барырга кирәк, (әдәби образ термины,билгеле, кулланылмый) Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар: чагыштыру,капма-каршы кую һ.б. таныштырырга кирәк.

Өченче идея.   Кече яшьтәге мәктәп баласын башта халык авыз иҗаты жанрларын,ә соңыннан әдәби жанрларны аера белергә өйрәтергә кирәк. Шулай ук һәр жанрның шартлы чикләрен билгели белергә өйрәтү дә таләп ителә.

Дүртенче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтергә кирәк. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак.

    Грамоталылыкның башлангыч нигезе әлифба чорында салына.

        Грамотага өйрәтү төп ике чорга бүленә: укый-яза белергә әзерләү чоры – «Әлифбагача чор» һәм укый- яза белергә өйрәтү чоры – «Әлифба чоры».

         Грамотага өйрәтү үзара тыгыз бәйләнгән укый һәм яза белергә өйрәтүнең башлангыч процесыннан гыйбарәт аналитик-синтетик аваз-хәреф методы белән тормышка ашырыла; авазлар һәм хәрефләр, иҗекләр һәм сүзләр, җөмләләр һәм бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү күнегүләре аша ныгытыла.

      Аваз, хәреф - тану берәмлеге, иҗек-уку берәмлеге, сүз –аңлау берәмлеге, җөмлә – мәгълүмат-хәбәрлек берәмлеге икәнен гамәли аңлап, «чын уку һәм чын язу»ның җөмлә укудан һәм җөмлә язудан башланганын белеп эшләүләренә ирешелә.

  Әдәби уку филология фәннәре өлкәсенә керә.

       Курсның максаты – Әлифба укыганда укучыларны татар теленең график системасы төзелеше закончалыклары белән таныштыру нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү.

  Балалар Әлифбадан әдәбият укуга сиздермичә эзлекле күчәргә тиеш. Кече яшьтәге мәктәп балалары аңлап укуның беренчел күнекмәләрен алалар, халык авыз иҗатының жанрлары белән танышалар һәм аларны тормышта кулланырга өйрәнәләр. Аптыраткыч-алдавыч,әйләнмәле чылбыр әкиятләрнең сюжет-композиция үзенчәлекләрен аералар, авторларның чәчмә  һәм шигъри текстлары белән танышалар. Халык авыз иҗаты һәм шагыйрьләрнең шигъри әсәрләре аша юл ахырындагы охшаш сүзләргә нигезләнеп рифма, кабатлаулар, сәнгатьлелек турында беренчел кузаллау булдырыла.

    Кыска текстлар һәм аларга ясалган иллюстрацияләрне  чагыштырып, әдәби образның сәнгатьнең төрле төрләрендә тасвирлануы аңлатыла.

     Балаларда халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау булдырыла,проза һәм поэзиянең үзенчәлекләрен танып беләләр, “автор”, “әсәрнең исеме” төшенчәләре бирелә, әсәрдәге персонажларны танып әйтә беләләр.

    Әдәби уку дәресләренең төп максаты - уку елы дәвамында балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып эстетик ләззәт алырга өйрәтү.

    Беренче сыйныфтагы төп бурыч –укуга кызыксыну тәрбияләү һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру.

Бурычлары: Аваз, хәреф - тану берәмлеге, иҗек-уку берәмлеге, сүз –аңлау берәмлеге, җөмлә – мәгълүмат-хәбәрлек берәмлеге икәнен гамәли аңлауларына ирешү.

 * балада дөрес һәм йөгерек укуга ихтыяҗ булдыру (текстлар балаларга ошарга, тиз истә калырга, күбрәк уку теләге, уку барышындагы кыенлыкларны җиңү теләге уятырга тиеш)

       * җиде яшьтәге балада беренчел уку күнекмәләре булдыру (шигъри әсәрләр белән бала кечкенәдән үк, балалар бакчасында йөрсә бигрәк тә таныш була)

      * әдәбият үсешенең халык авыз иҗатыннан язма формаларга күчү эзлеклелеге аңлатыла (беренче сыйныф укучылары халык авыз иҗатының төрле формалары: фольклорның кече жанрлары, әйләнмәле,чылбыр, алдавыч әкиятләр, төрле авторларның балалар өчен язылган шигырьләре һәм кыска хикәяләр белән танышалар);

     * җиде яшьлек баланың әхлакый һәм эстетик үсеш дәрәҗәсе иң актуаль булып тора (халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләрнең сюжеты уен характерында бара; күпчелек текстлар балаларда юмор хисе тәрбияли.)

Программа 2013 – 2014 нче уку елына атнага 1 сәгать  исәбеннән барысы 33 сәгатькә төзелә.

Грамотага өйрәтүнең нигезен традицион аналитик-синтетик аваз принцибының заманча чагылышы тәшкил итә. Уку процессында бу принцип - катлаулы фонема-хәреф табигатьле һәм ишетеп кабул ителгән, әйтелгән сүзләрнең аваз анализы; язу процессында аларның аваз формасын график формага һәм, уку процессында киресенчә, график форманы аваз формасына үзгәртү, шулай ук әйтелә торган тел берәмлекләре - сүз, сүзләр тезмәсе, җөмлә һәм текстның мәгънәсен аңлау кебек график эшчәнлек аша тормышка ашырыла. Грамотага өйрәтү чорында график эшчәнлекне үзләштерү - беренче сыйныф укучысының төп бурычы. Чөнки бу эшчәнлек нәтиҗәсендә балаларда уку һәм язу күнекмәләре формалаша.

       Перспектив башлангыч мәктәпнең 1нче сыйныфында укучылар аваз белән хәрефләрне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы турында башлангыч мәгълүмат алалар. Балалар сөйләм берәмлеге буларак җөмлә турында төшенчә ала, терминнарны әйтмичә генә, җөмләдәге баш кисәкләрне, өстәмә предметны белдергән сүзләрне һәм ярдәмче сүзләрне табу һәм урынын билгеләү кебек эш төрләренә өйрәнә. Дәресләрдә җөмләләрне төрле тавыш (интонация) белән әйтү, сүзләрдән җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләре булдырыла.

       Укыту процессының төп характеристикасы:

1.Эш формалары: сыйныф белән, төркемләп, индивидуаль, парлап, фронталь, дифференциаль.

2.Укыту методлары: сөйләү, күрсәтмәлелек, практик, эзләнү, проблемалы, мөстәкыйль эш, стимуллаштыру, тикшерү.

Башка предметлар белән бәйләнеше: программа  әйләнә-тирә дөнья, татар теле, тарих фәннәре белән һәм халык авыз иҗаты, туган як төбәге белән   бәйләнештә төзелгән.  

Түбәндәге нәтиҗәләр көтелә:

     Сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү; сузык һэм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү; сүздән тыш та калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү; сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану; сүзләрне иҗекләргә бүлү; җөмләләрне сүзләргә таркату.       Телдән 4-5 җөмләле кечкенә хикәяләр төзү.

Уку елы ахырына әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү; текст эчтәлеген аңлау;проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү; фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр һ.б.)тексттагы кабатланулар, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау һәм өндәү җөмләләрне тану;“Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау;бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу.     Беренче сыйныфны тәмамлаганда бала текстны аңлап укырга һәм аның эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белергә тиеш ( дәреслектә бирелгән конкрет сорауларга җавап бирү формасында)

Укучыларның белемнәрен бәяләүнең  системасы: укучыларның белемнәре мактау сүзләре белән бәяләнә. Мәсәлән: “Яхшы!”, “Бик яхшы!”, “Искиткеч!”, “Дөп-дөрес!”, “Яхшы эш!”, “Мактыйм”, “Син бик тырышкансың” һ.б.

Һәр бүлектән соң телдән тест эшләнә.

   

Укыту-тематик план

Бүлек һәм темаларның исеме

Барлык  сәг.

1

 Әлифбагача чор

2

1.1

Бәйләнешле сөйләм һәм җөмлә

1

1.2

Сүз. Иҗек . Калын һәм нечкә сузык авазлар.

1

2

 Әлифба чоры

19

2.1

Сузык аваз хәрефләре

4

2.2

Парсыз сонор тартык авазлар

3

2.3

Я, е, ю хәрефләре

2

2.4

Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар

7

2.5

Парсыз тартык авазлар

2

2.6

ъ, ь хәрефләре

1

3

Халык авыз иҗаты һәм әдәбият

3

3.1

Сәяхәт башы. Аптыраткыч әкиятләр сере

1

3.2

Санамыш һәм табышмак  серләре

1

3.3

Эндәшләр, табигатькә мөрәҗәгать итү, тизәйткечләр

1

4

Әсәрнең эмоциональ тоны

3

4.1

Охшаш яңгырашлы сүзләр, рифма һәм шигырь мәгънәсе

1

4.2

Чылбыр әкиятләр

1

4.3

Яңгыравык шигырьләр

1

5

Әдәби сәнгатьлелек чаралары

3

5.1

Урман мәктәбендә

1

5.2

Әдәбиятта фантазия

1

5.3

Шагыйрь нәрсә күрә һәм ниләр ишетә?

1

6

Әдәби жанрлар

3

6.1

Такмазалар, уйдырмалар - «ялган» әкиятләр

1

6.2

Рәссам нәрсә күрә?

1

6.3

«Серле ачкыч» мәктәп клубына хат язу.

1

Барлыгы

33

Укыту курсының эчтәлеге

                      1.Әлифбагача чор (2 сәг.)

     Бүлекнең төп эчтәлеге:

Текст турында башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация буенча җөмләләр төзү. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү. Укытучы укыган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү. Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең өлге элементлары белән танышу.

    Эш формалары: төркемдә һәм парларда, сөйләү, сорауларга җавап бирү.

         Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, рәсем, график модель кулланып, 2-4 сүздән торган җөмләләр төзи белергә тиешләр.

Милли төбәк компоненты: Татар халык әкиятләре белән танышу.

                      2.Әлифба чоры (19 сәг.)

     Бүлекнең төп эчтәлеге:

Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле.сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү. Схемада сузык авазны башта түгәрәк, ә тартыкларны квадрат, соңыннан транскрипция билгесе белән күрсәтү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өлге элементы ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни “киеме” буларак образлы күзаллау булдыру. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.

Табышмаклар, тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

    Эш формалары: төркемдә һәм парларда, сөйләү, сорауларга җавап бирү.

          Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар татар теле авазларының сузык һәм тартык авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә, тартыкларның яңгырау һәм саңгырау булуын, сүзнең иҗекләргә бүленүен, сүзләрнең предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтен белдерүләрен, ярдәмче сүзләрне белергә тиешләр. Һәр укучы, үзенә генә хас темпта, басма текстларны орфоэпик нормаларга туры китереп укый.

Милли төбәк компоненты: Татар халык авыз иҗаты белән танышу.

              3.Халык авыз иҗаты һәм әдәбият (3 сәг.)

     Бүлекнең төп эчтәлеге:

Халык авыз иҗаты турында  гомуми кузаллау. Авторларның  булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләр. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик үзләштерү.

Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикерләре(әсәр исеме, геройларга характеристика, авторлар бәяләмәсе)

    Эш формалары: практик-уен, иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

          Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар халык авыз иҗаты әсәрләрен аера, бишек җыры, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләрнең берничәсен яттан, әкиятләрнең кыскача эчтәлеген белергә тиеш.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар халык авыз иҗаты белән танышу.

                  4.Әсәрнең эмоциональ тоны(3 сәг.)

     Бүлекнең төп эчтәлеге:

Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләр. Әсәрләрне телдән кычкырып, ятлап укыганда эмоциональ характерын чагылдыру.Тавыш төсмерләре- интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләр, ымнар.

    Эш формалары: төркемдә һәм парларда, сорауларга җавап бирү.

         Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар әсәрләрне укыганда яки сөйләгәндә тавыш төсмерләрен күрсәтә белергә тиешләр.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.

                    5.Әдәби сәнгатьлелек чаралары(3 сәг.)

      Бүлекнең төп эчтәлеге:

 Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел кузаллау булдыру, кабатлауларның  мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм төшенчәсе бирү.

   Эш формалары: иҗади эш, төркемдә һәм парларда.

         Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар әсәрләрне анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга, ритм, рифма төшенчәләрен аңларга тиешләр.

 Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар халык авыз иҗаты белән танышу.

                      6.Әдәби жанрлар(3 сәг.)

     Бүлекнең төп эчтәлеге:

Жанрлар турында гомуми кузаллау булдыру: хикәя, шигырь. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәрдәге геройларга карата үз фикерен белдерү. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрь  матурлыкны  тоя белергә өйрәтә. Рифма белән танышу:  аны таба, куллана белергә күнектерү.

    Эш формалары: иҗади эш, яттан сөйләү, төркемдә һәм парларда.

         Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар әдәби жанрларны (шигырь, хикәя) аера, әсәрдәге геройлар турында үз фикерен әйтергә, матурлыкны күрә һәм аңлата белергә тиешләр.

Контроль төрләре: телдән тест.

Милли төбәк компоненты: Татар язучылары иҗаты белән танышу.

       Укучыларның 1нче сыйныфны тәмамлаганда әдәби укудан универсаль уку гамәлләре формалаштыру (УУГ) мөмкинлекләре

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрацияне табу;

- тексттан билгеләнгән өзекне табу;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

- дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

                                               Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәг.

саны

План. вакыт

Факт. вакыт

Искәрмә

Әлифбагача чор

2

 

 

1

Бәйләнешле сөйләм һәм җөмлә.

1

3.09

2

Сүз. Иҗек . Калын һәм нечкә сузык авазлар.

1

 10.09

 

Әлифба чоры

19

3

А,ә авазлары һәм хәрефләре.

1

 17.09

 

4

И, ы авазлары һәм  хәрефләре.

1

24.09

5

У, ү авазлары һәм хәрефләре

1

1.10

6

Э(е), О, о, Ө, ө авазлары һәм хәрефләре

1

8.10

7

[н], [л] авазлары һәм Н, н, Л, л хәрефләре.

1

15.10

8

[м], [р] авазлары һәм М, м, Р, р хәрефләре.

1

22.10

9

[й], [ң] авазлары һәм Й, й, ң хәрефләре.

1

29.10

10

[йа], [йә] авазлары һәм Я, я хәрефләре.

1

12.11

11

[йу], [йү],[йы], [йэ] авазлары һәм Ю, ю, Е, е хәрефләре.

1

19.11

12

[д], [т] авазлары һәм Д, д, Т,т хәрефләре.

1

26.11

13

[з], [с] авазлары һәм З, з, С, с хәрефләре.

1

3.12

14

[г], [к] авазлары һәм Г, г, К,к хәрефләре.

1

10.12

15

[в], [w], [ф] авазлары һәм В, в, Ф, ф хәрефләре.

1

17.12

16

[б], [п] авазлары һәм Б, б, П, п  хәрефләре.

1

24.12

17

[ж], [ш] авазлары һәм Ж, ж, Ш, ш хәрефләре.

1

14.01

18

[җ], [ч] авазлары һәм Җ, җ, Ч, ч хәрефләре.

1

21.01

19

[х], [һ] авазлары һәм Х, х, Һ, һ хәрефләре.

1

28.01

20

[йо], [щ], [ц] авазлары һәм Ё,ё, Щ, щ, Ц, ц хәрефләре.

1

11.02

21

[къ], [гъ] авазлары һәм ь, ъ хәрефләре.  Үткәннәрне ныгыту.

1

18.02

Халык авыз иҗаты һәм әдәбият

3

22

Сәяхәт башы. Аптыраткыч әкиятләр сере

1

25.02

23

Санамыш һәм табышмак  серләре

1

4.03

24

Эндәшләр, табигатькә мөрәҗәгать итү, тизәйткечләр

1

11.03

Әсәрнең эмоциональ тоны

3

25

Охшаш яңгырашлы сүзләр, рифма һәм шигырь мәгънәсе

1

18.03

26

Чылбыр әкиятләр

1

1.04

27

Яңгыравык шигырьләр

1

8.04

Әдәби сәнгатьлелек чаралары

3

28

Урман мәктәбендә

1

15.04

29

Әдәбиятта фантазия

1

22.04

30

Шагыйрь нәрсә күрә һәм ниләр ишетә?

1

29.04

Әдәби жанрлар

3

31

Такмазалар, уйдырмалар - «ялган» әкиятләр

1

6.05

32

Рәссам нәрсә күрә?

Еллык йогаклау тесты.

1

13.05

33

«Серле ачкыч» мәктәп клубына хат язу.

1

20.05

Бирелгән программа буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

Укучылар башкара алырга тиешле эшләр:

  •  сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү;
  •  сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү;
  •  сүздән тыш та калын һәм нечкә сүзыкларны дөрес эйтү;
  •  сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану;
  •  сүзләрне иҗекләргә бүлү;
  •  җөмләләрне сүзләргә таркату;
  • әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү;
  • текст эчтәлеген аңлау;
  • проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү;
  • фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр);
  • тексттагы кабатланулар, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау һәм өндәү җөмләләрне тану;
  • “Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау;
  • бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу;

Укучылар белергә тиеш:

  • туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый;
  • татар алфавиты басма һәм язма хәрефләренең график системасын;
  • һәр хәрефнең элемент формаларын;
  • текстның аерым бер өлешләрен сөйли;
  • укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;
  • тыңланган текстка исем куша;
  • тыныш билгеләренә игътибар итеп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллана;
  •  төрле авторларның 3-4 әсәрен яттан;
  • укылган әсәрләрнең эчтәлеген сөйли белергә тиеш.

                                    Укыту-методик әсбаплар исемлеге:

1. Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р., Әлифба. 1 сыйныф. Дәреслек. – К: Мәгариф/Вакыт, 2011.

2. Мияссарова И. Х., Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р, Әлифба. Методик кулланма. – К: Мәгариф/Вакыт, 2011.

3. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я,  Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 1 сыйныф.  Дәреслек. — К, Мәгариф/Вакыт, 2011.

4. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я,  Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 1 сыйныф.  Дәреслек-хрестоматия. — К, Мәгариф/Вакыт, 2011.

5. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я,  Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. Әдәби уку. 1 сыйныф. Мөстәкыйль эшләр дәфтәре.  — К, Мәгариф/Вакыт 2011.

6. Сафиуллина Г. М., Гарифуллина М. Я,  Мөхәммәтҗанова Ә. Г., Хәсәнова Ф. Ф. «Әдәби уку» 1сыйныф  Укытучылар өчен методик кулланма. — К, Мәгариф/Вакыт 2011.

                                               Әдәбият исемлеге.

1. Вагыйзов С. Г. “Кызыклы грамматика” Казан: “Мәгариф” - 2002.

2. Минһаҗева Л. И. “Балалар фольклоры” Казан: “Хәтер” - 2009.

3. Нәкый Исәнбәт “Татар халык табышмаклары” Яр Чаллы: “Идел-йорт” - 2002.

4. Нәкый Исәнбәт “Татар халык мәкальләре” Яр Чаллы: “Идел-йорт” - 2003.

                   

1 сыйныф өчен әдәби укудан якынча  йомгаклау тесты

1вариант.

“Керпе нигә курыкмый” әкиятендә Керпе нигә беркемнән дә   курыкмаган икән?

а) усал булган;

б) энәләре булганга;

в) дуслары күп булганга.

2.”Сайланма әсәрләр” нәрсә дигән сүз ул?

а) китаптагы әсәрләр;

б) язучының иң яхшы әсәрләре;

в) кызыклы әсәрләр.

3.Ф. Яруллинның “Хыялый чебеш”әсәренә ни өчен шундый исем бирелгән?

а) чебеш очарга хыялланып йөргән;

б) башка хыяллары да булган;

в)чебеш бик бәләкәй булган.

4.Нәрсә ул хикәя?

а) күңелле хәлләр турында;

б) чынлыкта булган хәлләр турында;

в) төрле кызык хәлләр турында.

5. Шәвәли кайсы авторның герое?

а)Ә.Баян;

б)Ш. Галиев
в) Ф. Яруллин.
 

2 вариант

  1. 1. “Керпе нигә курыкмый” әкиятендә Керпе нигә энәләрен кире алган?

 а) авыр вакытта аңа ярдәм итмәгәннәр;

 б) Керпе  саран булган;

 в)  Керпе аларга үпкәләгән.

2.”Песәй” әкиятен кем иҗат иткән ?

а)Ф. Яруллин;

б)  татар халык әкияте;

в)Г. Тукай.

3.Әкият геройлары кемнәр алар?

а) әкияттә катнашмаучылар;

б)әкияттә катнашучылар ;

в)  әкияттә  катнашучы кешеләр.

4.Шәвәли кайсы авторның герое?

а)Ә.Баян;

б)Ш. Галиев
в) Ф. Яруллин.

5.Хакас халык әкияте”Абый белән эне ”нәрсә турында?

а)ярлылык турында;

б)туганлык турында;

в)икмәк турында 

Интернет сайт: docs/2800/index-2005859.html


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 сыйныфта әдәби укудан эш программасы

Татарстан Республикасынын  Мәгариф  министрлыгы  тарафыннан раслап тәкъдим ителгән 1 нче сыйныф өчен «Әлифба»  (а...

1 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

Әдәби укудан эш программасы, 1 сыйныф.( ФГОС "Перспектив башлангыч мәктәп" )...

1 нче сыйныфта әдәби укудан эш программасы

       Әдәби уку фәненнән эш программасы “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм икенче буын гомуми белем бирү  федераль дәүләт  стан-дартлары таләп...

Әдәби укудан эш программасы. 1 класс. ФГОС.

       1 нче сыйныф өчен эдэби укудан   эш программасы башлангыч гомуми белем бирүнең Федеральдәүләт  белем  стандартына   туры китерелеп төзел...

укудан эш программасы 1 класс рус төркеме

1 классның рус төркеме өченэш программасы...

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

2 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы ТРМәгариф министрлыгы тарафыннан расланган«Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә үрнәк укыту программасы»на ...

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы

3 нче сыйныф өчен әдәби укудан   эш программасы...