Тема: Исемнәрнең зат-сан, тартым белән төрләнүе.
методическая разработка (3 класс) на тему

Шайхутдинова Роза Равиловна

Тема: Исемнәрнең зат-сан, тартым белән төрләнүе. (3 сыйныф рус төркеме)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isem_achyk_dres2.docx18.97 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Исемнәрнең зат-сан, тартым белән төрләнүе.

Максат: 1. Укучыларның исем сүз төркеме турында белемнәрен ныгыту,  Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүче сүзләрне аера белергә,зат-сан, тартым белән төрләндерергә өйрәтү. 2. Укучыларның фикер йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү.3.Дуслык,татулык хисләре тәрбияләү;бер-береңә ихтирамлы булырга өйрәтү.

Җиһазлау:дәреслек, карточка, рәсемнәр.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

а) укучыларның игьтибарын дәрескә юнәлтү,аларда уңай эмоциональ халәт тудыру.

- Исәнмесез!

- Исәнмесез!        

- Хәлләрегез ничек?

- Яхшы.

- Кәефләрегезләрегез ничек?

 -  Яхшы.

Утырыгыз.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1. Исем сүз төркемен кабатлау.

Укучылар, без алдагы дәрестә үткәннәрне кабатлап китәрбез. Без сезнең белән нинди тема үткән идек?(исем) Исем нинди сорауларга җавап бирә?(кем?нәрсә?)Аның рус теленән нинди аермасы бар?(кешене белдерә торган исемнәр генә кем соравына җавап бирәләр)Исемнәргә нинди күплек сан кушымчалары ялгана? (лар,ләр,нар,нәр)

III. Яңа грамматик материалны үзләштерү.

1.Укучылар белән әңгәмә.Исемнәрне искә төшерү

2. Мотивлаштыру 
Телләр белгән, илләр белгән. 
Укучылар, бу әйтемне укып чыгыйк әле. 
Сез аны ничек аңлыйсыз? 
-Укучылар, без кайсы республикада яшибез? 
-Татарстанда нинди дәүләт телләре бар? 
-Укучылар, ә сез дәүләт телләрен белергә тиешме? 
-Аларны өйрәнү ни өчен кирәк? 
-Укучылар, ә сезнең күбегезнең туган телегез дә бар бит әле, шулай бит. 
-Укучылар, сез туган телегезне беләсезме? 
-Туган телне дә, татар телен дә, рус телен дә яхшы белергә кирәк. 
Шуңа күрә без татар телен татар теле дәресләрендә өйрәнәбез. 

-Ә хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алабыз.Уенның исеме “Кем тизрәк?” дип атала.Сезгә бирелгән рәсемнәргә карап,аларның исемен йтергә  кирәк. Кайсы парта тизрәк әйтә? ( һәр өстәлгә уку-язу әсбаплары рәсеме ясалган карточка бирелә)

Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр?Алар нинди сүз төркеме булалар?(Исем)Яхшы. Ә хәзер шушы исемнәрне күплек санга куеп карый әле..(дәфтәрләр,дәреслекләр,китаплар...) Без буген исемнәр белән танушуыбызны дәвам итәрбез.

Безгә дәресебезне дәвам итү өчен, сүзлек өстендә эшләргә кирәк.

Минем –

Синең-

Аның-

Мин хәзер карточкалар таратам, анда кушымчалар язылган.Ул кушымчалар нинди исемнәр ясарлар икән? (Проблемалы сорау). Сүзләр ясыйбыз. Китабым,партам....укучылар сорауга җавап бирәләр.

Әйе,  Тартымлы исемнәр ясадык. Таблицадан эшләү.

Теманы тактага язып куям.

Яңа теманы аңлар өчен дәреслекнең 13 битен ачабыз һәм бирелгән кагыйдәне укыйбыз. Димәк,предметның кемнеке икәнен әйтер өчен без минем,синең, аның сүзләрен кулланабыз.(к-г,п-б чиратлашуын онытмыйбыз.) Ә хәзер карточкадагы исемнәрне төрләндереп карыйбыз.

2.Физкультминутка.

Балалар, ял итепалыйк. Басыгыз.  

3. Язмача күнегү.(13 бит 6 күнегү)

III.  Яңа материалны ныгыту.

  1. Ситуативкүнегүләрэшләү:

Синең сумкаң бармы?

Әйе, минем сумкам бар кебек диалогларны уку-язу әсбапларын кулланып төзү.

IV. Өй эше бирү. 14нче бит,7нче күнегү.

V. Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.

Тема: Үзәк универмагта. Исемнәрнең күплек сан кушымчалары.Максат: “Үзәк универмагта” темасына караган сүзләр белән танышу, аларны сөйләмдә куллану, исемнәрнең күплек сан  кушымчасын ис...

Кече яшьтәге мәктәп балаларын милли – мәдәни чараларга тарту.

Кече яшьтәге мәктәп балаларын милли – мәдәни чараларга тарту....

Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр, наркотиклар куллану һәм без балаларны моңа ничек өйрәтәбез

Балаларның сәламәтлеген саклау һәм үстерү – мәктәпнең, ата-ананың, аерым укытучының, барлык коллективның һәм укучының да үз бурычы. ...

“Исемнәрнең I һәм II зат берлек сан тартым белән төрләнеше” темасы буенча лексик грамматик күнекмәләрне камилләштерү.

1 сыйныфның рус төркемнәре өчен сингапур структурасын кулланып төзелгән татар теленнән дәрес эшкәртмәсе...

Технологическая карта урока татарского языка в татарской группе во 2 классе по теме "Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе".

Урок открытия новых знаний соответствует требованиям ФГОС. Урок основан на деятельностной технологии. Использованы методы: исследовательский, частично-поисковый, групповой, игровой, метод демонстрации...

Тема: Ялгызлык исемнәр 1 нче сыйныф өчен туган телдән дәрес эшкәртмәсе

Максатлар: 1.Укучыларны ялгызлык исемнәр белән таныштыру.2.Аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен үстерү.3. Туган якка, туган телгә карата хөрмәт  һәм ярату хисләре тәрби...