Рабочая программа литературное чтение (тат) 3 класс ( 4 часа в неделю)
рабочая программа (3 класс) на тему

Маркелова Татьяна Николаевна

Рабочая программа предназначена для учителей татарского языка и литературы

Скачать:


Предварительный просмотр:

филиал муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Большеподберезинская средняя общеобразовательная школа имени Андрея Евдокимовича  Кошкина Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» - «Турминская начальная общеобразовательная школа»

Рассмотрено на МО

учителей начальных классов

Протокол №1

от    26    августа 2015г.

Руководитель МО

Кувшинова Н.П.

Согласовано

на МС школы

Протокол №1

от  26   августа  2015г

Руководитель МС:

Власова Т.А.

«Утверждаю»:

Директор МБОУ

«Большеподберезинская

сош им.А.Е.Кошкина

Кайбицкого

муниципального района

Республики Татарстан»

Биктимерова Ф.Ф.

Приказ №  60а

от    27  августа    2015г.

Рабочая учебная программа

по литературному чтению (тат) в 3 классе

Составлена на основе федерального компонента государственного стандарта начального общего образования и авторской программы по татарскому языку (Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Ә. Г. Әхәтова. Казан. “ Мәгариф”. 2011)

Срок реализации программы 2015-2016г.г.

Программу составила: Маркелова Татьяна Николаевна

Год разработки 2015г.

Аңлатма язуы

Эш программасы  түбәндәге  документларга  нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “ Мәгариф турында” законы, декабрь, 2012 ел.

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы, 2013 ел.        

3  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 ел, 1 июль).

4. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. 1-11 нче сыйныфлар , Казан: Татар китап нәшрияты, 2011. Төзүче- авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева (программа федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) нигезләнеп төзелгән)  

5. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының “Зур Подберезье урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең  төп гомуми белем бирү өчен (1 нче баскыч) укыту программасы

Дәреслек: Р.З. Хәйдәрова “Татар теле”.Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәгъдим  ителгән. Ике кисәктә. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014 нчы ел.

Мәктәпнең укыту планы буенча 3 нче сыйныфлар өчен татар теле дәресләре атнага 3 сәгать, барлыгы 102 сәгать һәм әдәби уку дәресләре дә атнага 4 сәгать, барлыгы  136 сәгать.  .  

         Арадаш аттестация тест формасында еллык календарь графикка туры китереп  үткәрелә.

Белем бирүнең   максатлары

            Төп максат – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт телендә дә иркен

        сөйләшеп  аралашучы шәхесләр тәрбияләү.

           Рус  телле балаларга әдәби укуны укыту максаты күпкырлы, һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

 Танып белү максаты

      Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы   мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

      Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

Үстерү максаты

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү,

       тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне

       балаларның белем алу эшчәнлегенең барлык этапларында да истә тоту зарур.

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

 Тәрбия максаты

Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатлары тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре

        белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылган һәм сөйләшү - аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең  авторлары белән таныштыру.

  Белем бирү максаты

       Укучыларның  әдәби уку буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча,ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр.

                     

Бу максатларга ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

       1)  татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

       2)  карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

       3)  татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

       4)  халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә фәнне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда әдәби укуның роле һәм мөһимлеге турында

       күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар  өчен булган катламы белән  танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята,

       ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Гомуми нәтиҗәләр:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, телдән аралашу күнекмәләре булдыру;
  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
  • фәнгә  карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм  уңышлы үзләштерергә шартлар тудыру. 
  • Шәхси нәтиҗәләр:
  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  фәнгә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның  гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Танып белү:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
  • аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
  • рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
  • укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Регулятив:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

-    укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

-    дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

  Коммуникатив:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү. 

                                                                                 

Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр

 Тыңлап аңлау:

  • укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
  • тыңлаганда, җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонаөияне аеру;
  • сүзләрне, сүзтезмәләрне,җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;
  • сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрңемә итә белү;
  • ишеткән сөйләмнен, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм:

  • өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
  • программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына җавап бирү һәм сораулар куя белү;
  • дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

  Монологик сөйләм:

  • җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
  • тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча,өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;
  • укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;
  • үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

  Уку:

  • татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;
  • хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;
  • дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонаөия белән укый белү;
  • тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;
  • укылган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
  • кечкенә күләмле шигырьләрне яттан  яттан сөйләү;
  • укыганда сүзлекләр куллана белү.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                

УМК Федераль дәүләт стандартларының төп таләпләрен һәм психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянып, шулай ук тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принципларын исәпкә алып төзегән.

        Телне аралашу аша өйрәнү принцибы нигезендә УМК өчен материал 3 нче сыйныф  балаларының  аралашу сфераларын исәпкә алып сайланды. 9-10 яшьлекләр тормышында уку хезмәте, гаиләдә булышу, дуслар белән аралашу, ел фасылларына карап уен төрләре, үзе яшәгән җирлек, дүрт аяклы дуслар турында сөйләшү зур урын алып тора. Дәреслеккә түбәндәге аралашу темалары кертелгән: “Белем бәйрәме”, “Көндәлек режим”, “Ашханәдә” “Без әти-әниләргә булышабыз” “Кыш”, “Шәһәрдә һәм авылда”, “Әдәпле булыйк”, “Кечкенә дусларыбыз”, “Күңелле җәй”.

        Телне ятлап түгел, ә актив фикерләп өйрәнү принцибы – чит тел өйрәнүдәге төп принципларның берсе. Бу принцип нигезендә уку эшчәнлеген оештыру яңа дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Укучыларның телне актив фикерләп өйрәнүләре, беренче чиратта, аралашуны хәтерләтүче диалоглар, ситуатив күнегүләр аша тәэмин ителә.

        Укыту процессын  индивидуальләштерү принцибы. Хәтердә калдыруның  индивидуаль үзенчәлекләрен истә тотып, дәреслектәге күнегүләр системасы шундый итеп урнаштырылган, бер үк материалның бер дәрес дәвамында кимендә 9-10 тапкыр, аннан соң тема буенча дәресләр дәвамында, шулай ук темалар бәйләнешендә кабатлана баруы тәэмин ителгән.

        Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы. Бу принцип нигезендә УМКга грамматик материал коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнгән; грамматик материалның күләмен, теоретик авырлыгын билгеләгәндә укучыларның үзләштерү мөмкинлекләре исәпкә алынган.

              Ана телен исәпкә алу принцибы. Башка телне өйрәнү вакытында, бала ихтыярсыз рәвештә лингвистик материалны ана теле күренешләре белән чагыштыра. Бу телне үзләштерү процессын җиңеләйтә.Дәреслекләрдә грамматик кагыйдәләрнең рус һәм татар телендә бирелүе укучыларның белем сыйфатын күтәрүгә зур этәргеч булып тора.

               

    3 нче сыйныфны тәмамлаучы  укучыларның ел ахырына   үзләштерергә тиешле җөмлә калыплары:

1. -Дәфтәрегез кайда?                       8.  Ул юл аркылы чыга.

    -Дәфтәребез өстәлдә               9.  Яздан бирле яңгыр юк.        

2. -Апалары кайда яши?              10. Ул ел саен авылга кайта.

    -Апалары авылда яши.              11. Китап өстәл өстендә.(астында,алдында,артында)

3.  Татарстанда иң зур шәһәр-Казан.              12. Бүген салкын,чөнки җил бар.

4.  Бу китап  бик кызыклы.              13. Бүген җылы,ләкин яңгырлы.

5.  Мин язмадым әле.              14. Бу китап матур,ә теге китап матуррак.

6.  Ул укыды инде.              15. Ул балалар өчен китаплар язган.

7.  Ул Азат кебек тырыш.

                                                                                   

                                                                                           Укуны бәяләү нормалары

Укучының монологик сөйләмен бәяләү

Диалогик сөйләмне бәяләү

Уку күнекмәләрен бәяләү

“5”

1.Бирелгн тема (рәсем, ситуация) буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текстка бәя биреп, мөнәсәбәтен күрсәтеп сөйли алса, тупас булмаган хаталары җибәрелсә дә, ле куела.1 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм- 5-6 җөмлә тәшкил итә.

1. Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса; әңгәмәдәшенең сорауларына тулы жавап кайтарса куела.

1. Программа таләпләрен үтәсә (авазларны, сүзләрне, җөмләләрне дөрес, сәнгатьле итеп укыса), укытучы биргән сорауларга җавап бирә алса,  текст эчтәлеген аңлы рәвештә үзләштерсә, куела.

“4”

2. Аерым паузалар, 1-2 сөйләм хатасы ясаса; укытучы тарафыннан икедән артык булмаган ачыклаучы сорау бирелсә, куела.

2. Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес жавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса; 2—3 сөйләм хатасы җибәрсә куела.

2. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә; сәнгатьлелек сакланса,  2-3 әйтелеш хатасы җибәрсә, пауза һәм интонация белән бәйле  төгәлсезлекләр булса да; эчтәлекне аңлап, укытучы сорауларына җавап бирә алса, куела.

“3”

3. Теманың төп эчтәлеген ачса; 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә; укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сораубирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый (тәмамлый) алмаса, куела.

3. Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса; сораулар биргәндә, сүзләр һәм грамматик формалар табуда төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер өлешен генә үзләштерсә; 4—5 сөйләм хатасы җибәрсә куела.

3. Уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килмәсә; сәнгатьле итеп укымаса; логик басымны дөрес куймаса; 3-4 әйтелеш хатасы җибәрсә; текстны өзеп-өзеп укыса; укытучы биргән сорауларга җавап биргәндә, төгәлсезлекләр китсә; 4-5 әйтелеш хатасы җибәрсә, ле куела.

“2”

4. Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса; паузаларда төгәлсезлекләр китсә; 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса, куела.

4. Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә; сорауларга үз көче белән жавап бирә алмаса; 6 дан артык хата җибәрсә  куела.

4. Уку тизлеге бик акрын булса; барлык сүзләрне дә иҗекләп укыса; текстны сәнгатьле, аңлаешлы итеп укымаса; әйтелеш нормаларын тупас бозса; орфоэпия һәм интонация хаталары эчтәлекне аңлауга җитди комачаулык тудырса; сүзләрне әйткәндә, 6 дан артык тупас бозып әйтү булса, куела.

“1”

5. Бернәрсә дә сөйли белмәсә. Сөйләгәнне аңламаса, куела

                                                                       

Программаның эчтәлеге

 

Тема

Сәг. саны

             Коммуникатив максат

1

Белем бәйрәме.

27

Беренче сентябрь турында сөйли белү. Уку-язу әсбапларын сорый, бирә белү. Мәктәптәге уку хезмәте турында сөйли белү.Яңа уку елы белән котлый белү.

2

Көндәлек режим.

4

Сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү. Көндәлек реңим турында сөйли белү.

3

Ашханәдә.

9

Мәктәп ашханәсе, пешерелгән ашлар турында сөйли белү. Үзеңә кирәк ризыкны сорап ала белү.табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү.

4

Без әти-әниләргә булышабыз.

13

Гаилә турында сөйли белү. Бергәләп табын әзерләүне планташтыра белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый белү, ашаганнан соң, рәхмәт әйтә белү. Өй эшләрендә катнашу турында әйтә, сорый белү. Укылган әсәрләрдәге образларга бәя бирә белү.

5

Туган якка кыш килде.

10

Кышкы табигатьне сурәтли белү. Кышкы уеннар турында сөйли белү. Кышкы уеннарга чакыра белү. Һава торышы турында сөйләшә белү.

6

Шәһәрдә һәм авылда.

6

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан турында кыскача  мәгълүмат бирә белү. Казан турында мәгълүмат бирә белү.Авыл турында мәгълүмат бирә белү.

7

Әдәпле булыйк.

9

Табынга чакыра белү. Рәхмәт әйтә белә. Туган көнгә чакыру әдәбе. Транспортта зурларга урын тәкъдим итә белү. Телефоннан әдәпле сөйләшә белү.

8

Кечкенә дусларыбыз.

9

Кышлаучы кошлар, аларга җимлекләр ясау турында сөйләшү. Үзеңнең кечкенә дусларың, аларның гадәтләре, тышкы кыяфәтләре. Аларны карау турында сөйләшү.

9

Күңелле җәй, ямьле җәй.

15

Җәй көне турында сөйли белү. Нинди транспорт белән баруыңны әйтә белү. Татар халык шагыйре Г.Тукай турында мәгълүмат бирә белү. Җәйге сабантуй турында сөйләшү.

                                              

Әдәби укудан   укыту-тематик планлаштыру:

3 нче  сыйныф  (рус төркеме)

Барлыгы:  136 сәг.;  атнага:  4 сәг.

Б.С.Т.Ү. хикәя язу __1___

Планлаштыру: Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева, Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә  укыту программасы 1-11. Казан, 2011ел нигезендә төзелде.

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Л.А.Гиниятуллина, Г.М.Әхмәтҗанова. Күңелле татар теле (рус телендә сөйләшүче балалар теле). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013ел.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

Программа: Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева, Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә  укыту программасы 1-11. Казан, 2011ел нигезендә төзелде.

Дәреслек: Дәреслек:Күңелле татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч  мәкт.3 нче сыйныфы өчен. Р.З Хәйдәрова Л.А.Гиниятуллина, Г.М.Әхмәтҗанова. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2013ел.

Методик кулланма:

  1. Р.З.Хәйдәрова. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру өчен тематик план. Укытучылар өчен методик кулланма. 3 сыйныф өчен. Яр Чаллы, 2009

                   Дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда компьютер яки мәгълүмати технологияләр аерым урын алып тора. Хәзерге вакытта дәресләрдә мультимедиа чаралары еш кулланыла. Бу мультимедиа технологияләрен куллану яңалыклар белән кызыксыну теләге уята. Мультимедия технологиясе  слайд- иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Әдәбият дәресләрендә мультимедия технологиясе куллану чагыштырмача анализ ясарга да ярдәм итә. Укучыларның татар телендәге информацион технологияләр белән кызыксынулары татар әдәбияты дәресләрендә  компьютер куллануның бик күп мөмкинлекләрен ача.

    Интернет –ресурслар:

       http://. belem.ru                                                      http://. tatcenter.ru  ТР мәгълүмати – аналитик порталы

        http://www.mon.tatar.ru                                      http://. tatar.ru    ТР  рәсми серверы

                                       

Календарь – тематик план

Дәрес №

Бүлек исеме һәм дәреснең темасы

Сәг.

саны

Дәрес тибы һәм контроль төре

Белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы. Укучыларның эшчәнлек төре.

 Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

УУД

Өй эше

Үткәрү вакыты

Вакыт

Үтәлеш

1 чирек ( 36 дәрес )

Белем бәйрәме         32 сәг.

1-2

Мәктәптә Белем бәйрәме

2

ЛГКК

Текст өстендә эшләү, әңгәмә уздыру, белемнәрен ныгыту, укуга кызыксыну уяту.

Сәнгатьле уку күнегүләрен үстерү; «Җәйге ял»темасына бәйле сору һәм җавап репликаларын сөйләмдә активлаштыру

Шәхси (личностные)
 “Мәктәп” темасына бәйле сүзләрне кабатлау һәм аларны сөйләмдә активлаштыру,  аларның кадерен белү;
дусларың белән горурлану;
укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
Регулятив (регулятивные)
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

 Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү.( линейка, бетергеч, карандаш, )
Танып белү (познавательные)
Дәреслек белән эш итә белү.
 Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.  
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив (коммуникативные)
Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
Парларда эшли белү.

2 күнегү,

5 бит

3 күнегү,

5 бит

1.09

3.09

3

Бүген зур бәйрәм

1

БКФ

Текст өстендә эшләү, әңгәмә уздыру, белемнәрен ныгыту, укуга кызыксыну уяту.

Сәнгатьле уку күнегүләрен үстерү

4 күнегү,

5 бит

4.09

4-5

Минем уку- язу әсбапларым

2

БКФ

Тема буенча  диалоглар өйрәнү, сөйләм телен үстерү, укуга кызыксыну уяту.

Уку-язу әсбаплары-ның барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә һәм сорап ала белү.

2 күнегү,

7 бит

4 күнегү,

7 бит

5.09

08.09

6

Диалогик сөйләм

1

БКФ

Сөйләм телен үстерү, укуга кызыксыну уяту.

Уку-язу әсбаплары-ның барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә һәм сорап ала белү.

10 күнегү,

9 бит

10.09

7

Нинди? соравын сөйләмдә  куллану

1

БКФ

Нинди? соравын сөйләмдә дөрес куллану

Сорау җөмләләр төзи белү.

4 күнегү,

10 бит

11.09

8

Төсләр

1

БКФ

Төсләр белән танышу

Төсләрне аера белү, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү

8 күнегү,

11 бит

12.09

9-10

Исем.

2

ЛГКК

    Исем сүз төркеме белән тирәнтен танышу. Кем?нәрсә? сорауларын дөрес куллану

Сорау җөмләләр төзи белү. Диалогик һәм монологик формада аралаша күнекмәләренә ия булу.

1 күнегү,

12 бит

6 күнегү,

 13 бит

15.09

17.09

11

Комплиментлар

1

БКФ

Сүзләрне  дөрес әйтү,

Тестны уку һәм тәрҗемә итү

Монологик һәм диалогик сөйләм телен үстерү;  

Сәнг.уку күнекмәләрен камилләштерү

12 күнегү,

14 бит

18.09

12-13

Фигыль.

2

ЛГКК

Фигыль сүз төркеме белән тирәнтен танышу. Нишли? нишләде? сорауларын дөрес куллану

Хәзерге заман хикәя фиг-нең 1.2,3зат формасын сөйләмдә куллану

1 күнегү,

15 бит

4 күнегү,

15 бит

19.09

22.09

14-15

Хәзерге заман.

2

БКФ

Фигыль сүз төркеме белән тирәнтен танышуны дәвам итү. Нишли? нишләде? сорауларын дөрес куллану

Хәзерге заман белән үткән заманны чагыштырып төрләндерү

7 күнегү,

16 бит

10 күнегү,

17 бит

24.09

25.09

16

Билгеләр

1

БКФ

Билгеләр белән таныштыру

Билгеләрнең татарча әйтелешен белү,  аларны сөйләмдә дөрес куллана белү

1 күнегү,

18 бит

26.09

17-18

Без диктант язабыз

2

БКФ

Текст өстендә эшләү,  текст буенча әңгәмә уздыру, игътибарлылык тәрбияләү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

7 күнегү,

 19 бит

11 күнегү,

20 бит

29.09

1.10

19

Без диктант язабыз (дәвам итү)

1

БКФ

Текст өстендә эшләүне дәвам итү,  текст буенча әңгәмә уздыру, игътибарлылык тәрбияләү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү. Үзең укыган сыйныф турында сөйли белү.

5 күнегү

21 бит

2.10

20-21

Сузык һәм тартык  авазлар.

2

ЛГК

Уку хезмәте турында сорый, сөйли белү. Сузык авазларны кабатлау

Татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелешен һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау.

11 күнегү, 23 бит

7 күнегү,

25 бит

3.10

6.10

22-23

“Чын иптәш” М.Галләмова

2

ЛГК

Хикәяне аңлап , эчтәлеген төшенеп уку, әңгәмә уздыру, чын дус булырга өйрәтү.

Бер-береңнең нәрсә яратканын сорый һәм җавап бирә белү. Үзең укыган сыйныф турында мәг-мат бирә белү.

11 күнегү, 26 бит

8 күнегү,

28 бит

8.10

9.10

24-25

 “Онытылган“  

Ш .Галиев    

2

ЛГКК

Диалогик сөйләм телен үстерү,  белемнәрен ныгыту, тәртипкә өйрәтү.

Өй эшләрен эәләү турында фикер алышу

13 күнегү, 29 бит

Шигырьне сәхнәләштерү

10.10

13.10

26-28

Китапханәдә

3

ЛГКК

Текст өстендә эшләү,  текст буенча әңгәмә уздыру, игътибарлылык тәрбияләү.

Лексик күнекмәләрен ныгыту, бәйләнешле сөйләм төзү, китап укуга кызыксыну уяту.

7 күнегү,

31 бит

6 күнегү,

33 бит

10 күнегү,

35 бит

15.10

16.10

17.10

29

 “Сөмбелә”  Ә.Исхак

1

ЛГКК

Сәнгатьле итеп сөйләүгә ирешү эчтәлекне аңлау, ритмны отып алу

Балаларның иҗади активлыгын үстерү, саннарны кабатлау.3ө

7 күнегү,

 36 бит

20.10

30-31

 “Бер атнада ничә көн”  Г.Зәйнәшева

2

ЛГКК

Лексик күнекмәләрен ныгыту, бәйләнешле сөйләм төзү, атна көн исемнәрен истә калдыру.

Китапханәгә барырга чакыру, нинди китаплар уку турында сөйләшү.

11 күнегү,

 37 бит

12 күнегү,

38 бит

22.10

23.10

32

“Белем бәйрәме” йомгаклау дәресе

1

Тест

Фикерне, хәбәрне, укылган текст эчтәлеген грамматик дөрес сөйләү

Бер-береңә сораулар бирергә өйрәнү.  Белем бәйрәме турында сөйли белү.

10 күнегү,

39 бит

24.10

Көндәлек режим  7 сәг.

33

Сәгать ничә?

1

ЛГКК

Рәсемгә карап, җөмләләр төзү.

Сәгать ничә?

Сәгать ничә? Соравына дөрес җавап бирә белү

Шәхси (личностные)
 башкаларның сәламәтлеге , үзеңнең сәламәтлегең турында кайгырту;
укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
Регулятив (регулятивные)
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

 Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү (познавательные)
Дәреслек белән эш итә белү.
 Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.  
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив (коммуникативные)
Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

1 күнегү,

40 бит

27.10

34-35

Көндәлек режим.

2

ЛГКК

Рәсемгә карап, җөмләләр төзү. Көндәлек режим турында сөйли белү.

Сәгать ничә икәнен, эшнең ничәдә башкарылганын әйтә белү.

7  күнегү,

41 бит

3 күнегү,

42 бит

29.10

30.10

36

Көндәлек режим (дәвам итү)

1

ДМС

Рәсемгә карап, җөмләләр төзү. Көндәлек режим турында сөйли белү.

Бер-береңә сораулар бирергә өйрәнү. Көндәлек  режим турында сөйли белү.

7 күнегү,

 44 бит

31.10

2 чирек ( 28 дәрес )

37-38

 “Сәгать” М.Җәлил

2

ЛГКК

 Лексик тема буенча белемнәрне гомумиләштерү; сәнгатьле уку күнегүләрен үстерү

Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту турында киңәш бирә белү. Дәрескә соңга калырга ярамаганны аңлату.

4  күнегү,

45 бит

6  күнегү,

45 бит

10.11

12.11

39

“Көндәлек  режим.” йомгаклау дәресе.

1

Тест

Фикерне, хәбәрне, укылган текст эчтәлеген грамматик дөрес  сөйләү

Бер-береңә сораулар бирергә өйрәнү. Көндәлек  режим турында сөйли белү.

1 күнегү,

46 бит

13.11

Ашханәдә      11 сәг.

40-41

Ашханәдә

2

ЛГКК

Монологик сөйләм телен үстерү; аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү; тәрҗемә итү

Мәктәп ашханәсе, пешерелгән ашлар турында сөйли белү.

Шәхси (личностные)
 ризык исемнәрен дөрес әйтә һәм сөйләмдә куллана белү;
укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
Регулятив (регулятивные)
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

 Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү (познавательные)
Дәреслек белән эш итә белү.
 Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.  
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив (коммуникативные)
Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
Парларда эшли белү.

1,4  күнегү,

47 бит

11 күнегү,

50 бит

14.11

17.11

42

Татар халык ашлары

1

ЛГКК

 Лексик тема буенча белемнәрне гомумиләштерү; сәнгатьле уку күнегүләрен үстерү;

Үзеңә кирәкле ризыкны сорап ала белү.

5 күнегү,

51 бит

19.11

43

Ризыклар

1

ЛГКК

Лексик тема буенча белемнәрне гомумиләштерү; сәнгатьле уку күнегүләрен үстерү;

Ризык исемнәрен танып әйтә белү, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү

7 күнегү,

53 бит

20.11

44

“Аш вакыты “

 Б. Рәхмәт

1

ЛГКК

Шигырь өстендә эшләү, сәнгатьле уку ашау әдәбенә өйрәтү.

Табын әзерләү турында сөйләшү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү.

91 күнегү,

54 бит

21.11

45

 “Аш вакыты “

 Б. Рәхмәт (дәвам итү)

1

ДМС

Шигырь өстендә эшләү, сәнгатьле уку ашау әдәбенә өйрәтү.

Табын әзерләү турында сөйләшү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү.

17 күнегү,

56 бит

24.11

46-47

 “Икмәк” Х.Гарданов

2

ЛГКК

Хикәя өстендә эшләү,  белемнәрен ныгыту, икмәккә хөрмәт тәрбияләү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

8  күнегү,

59 бит

16  күнегү,

61 бит

26.11

27.11

48-49

 “Кунаклар”

Ш.Галиев

2

ЛГКК

Шигырь өстендә эшләү, сәнгатьле уку, кунак әдәбенә өйрәтү.

Табын әзерләү турында сөйләшү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү.

5 күнегү,

62 бит

9 күнегү,

63 бит

28.11

01.12

50

“Ашханәдә” йомгаклау дәресе.

1

ЛГКК

Фикерне, хәбәрне, укылган текст эчтәлеген грамматик дөрес  сөйләү

Бер-береңә сораулар бирергә өйрәнү. Ашханә турында сөйли белү.

9 күнегү,

65 бит

03.12

Без әти- әниләргә булышабыз    19 сәг.

51

Без әти- әниләргә булышабыз

1

ЛГКК

Гаилә әг-ның исемнәрен искә төшерү.

Гаилә әгъзаларының кайда, кем булып эшләгәнен әйтә белү.

Шәхси (личностные)
 хезмәтне ярату;
укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
Регулятив (регулятивные)
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

 Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү

Танып белү (познавательные)
Дәреслек белән эш итә белү.
 Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.  
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив (коммуникативные)
Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
Парларда эшли белү.

4 күнегү,

66 бит

04.12

52-53

Г.Тукай –бөек шагыйрь

2

ЛГКК

Кыскача тормыш юлы белән таныштыру,  белемнәрен ныгыту, иҗатына кызыксыну уяту.

Г.Тукай турында сөйли белү.

8 күнегү,

67 бит

11 күнегү,

68 бит

05.12

08.12

54-55

“Безнең гаилә”

Г.Тукай

2

ЛГКК

Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигыре белән таныштыру

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

3 күнегү,

69 бит

16 күнегү,

72 бит

10.12

11.12

56-57

 

Акыллы малай.

2

ЛГКК

Дөрес уку күнекмәләрен ныгыту; сәнгатьле уку күнегүләрен үстерү

Өй эшләрендә булышу турында сөйли белү. Табак-савыт исемнәрен истә калдыру.

4 күнегү,

73  бит

11 күнегү,

74 бит

12.12

15.12

58

Акыллы малай(дәвам итү)

1

ЛГКК

Дөрес уку күнекмәләрен ныгыту; сәнгатьле уку күнегүләрен үстерү

Өй эшләрендә булышу турында сөйли белү. Табак-савыт исемнәрен истә калдыру.

12 күнегү,

76 бит

17.12

59

Без эш сөябез

1

ЛГКК

Тема буенча сөйләшү, белемнәрен ныгыту, хезмәтне яратырга өйрәтү.

Укылган әсәрләрдәге образларга бәя бирә белү.

1 күнегү,

77 бит

18.12

60-61

 “Ана рәхмәте”

И.Әхтәмов

2

ЛГКК

Хикәя өстендә эшләү, Белемнәрен ныгыту, эш сөяргә өйрәтү.

Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

7 күнегү,

78 бит

11 күнегү,

79 бит

19.12

22.12

62

Әнигә булышам

1

БКФ

Сөйләм телен үстерү, укуга кызыксыну уяту.

Өй эшләрендә булышу турында сөйли белү.

3 күнегү,

80 бит

24.12

63

Чын дуслар.

1

ДМС

Диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү.

Чын дуслыкның нинди икәнен аңлату.

2 күнегү,

82 бит

25.12

64

 “Дәү әнием”  Ә.Бикчәнтәева

1

ЛГКК

Шигырь өстендә эшләү, сәнгатьле уку, дәү әниләрне яратырга өйрәтү.

Шигырь өстендә эшләү, әңгәмә уздыру ,туганлык хисләре тәрбияләү.

9 күнегү,

84 бит

26.12

3 чирек ( 40 дәрес )

65-66

”Авыраяк”  И.Туктар

2

ЛГКК

Хикәя өстендә эшләү, диало-гик сөйләм төзү, Белемнәрен ныгыту, тәртипкә өйрәтү.

Ялкаулык начар гадәт икәнен исбатлау

8 күнегү,

86 бит

13 күнегү,

87 бит

12.01

14.01

67

”Авыраяк”  И.Туктар

(дәвам итү)

1

ЛГКК

Хикәя өстендә эшләү, диало-гик сөйләм төзү, Белемнәрен ныгыту, тәртипкә өйрәтү.

Ялкаулык начар гадәт икәнен исбатлау

6 күнегү,

 89 бит

15.01

68

“Без ничәү” Х.Халиков

1

ЛГКК

Шигырь өстендә эшләү, сәнгатьле уку

Шигырь өстендә эшләү, әңгәмә уздыру ,туганлык хисләре тәрбияләү.

5 күнегү,

 90 бит

16.01

69

“Без әти-әниләргә булышабыз” йомгаклау дәресе.

1

Тест

Фикерне, хәбәрне, укылган текст эчтәлеген грамматик дөрес язу

Бер-береңә сораулар бирергә өйрәнү. Үзеңнең гаиләң турында сөйли белү.

3 күнегү,

90 бит

19.01

Туган якка кыш килде   16 сәг.

70

 “Яшел чыршы”

Җ.Тәрҗеман

1

Техник чара куллану дәресе

Шигырьне матур итеп укырга өйрәтү; табигатьне тасвирлаганда  җөмлә ләрне дөрес төзергә өйрәтү; кыш кы табигатькә соклану хисе тәр бияләү.

Яңа ел бәйрәме турында сөйләшә белү

Шәхси (личностные)
 табигать турында кайгырту;
укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
Регулятив (регулятивные)
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

 Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү (познавательные)
Дәреслек белән эш итә белү.
 Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.  
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив (коммуникативные)
Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
Парларда эшли белү.

2 күнегү,

6 бит

21.01

71

Бәйрәм белән котлау

1

бәйләнешле сөйләм үстерү; балаларны актив сөйләшүгә тарту

Яңа ел бәйрәме белән котларга өйрәнү

11 күнегү,

8 бит

22.01

72-73

“Чыршы бәйрәме”

2

БКК

“Кыш “ темасына караган лексик материалны сөйләмдә куллануга ирешү; бәйләнешле сөйләм үстерү; балаларны актив сөйләшү гә тарту

Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

6 күнегү,

 10 бит

12 күнегү,

 11 бит

23.01

26.01

74

 “Салкын, саф һава”  Ә.Бикчәнтәева

1

ЛГКК

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, җөмләләр төзи белергә

Һава торышы турында сөйләшә белү

1 күнегү,

11 бит

28.01

75

Кыш билгеләре

1

ЛГКК

“Кыш “ темасына караган лексик материалны сөйләмдә куллануга ирешү

Кыш билгеләрен танып белү

11 күнегү,

14 бит

29.01

76-77

Һава торышы

2

ЛГКК

Яңа сүзләр белән танышу, аларны сөйләмдә куллану. Рәсемнәр буенча монологик сөйләмне үстерү.

Һава торышы турында сөйләшә белү

1 күнегү,

14 бит

9 күнегү,

16 бит

30.01

02.02

78-79

“Тауда” тексты.

2

ЛКК

Текст  өстендә эшләү, әңгәмә уздыру, монологик сөйләм телен үстерү,  дуслык  хисләре тәрбияләү.

Кышкы  каникулны ничек үткәрү турында сөйли белү

5 күнегү,

18 бит

12 күнегү,

20 бит

04.02

05.02

80-81

“Дуслар” тексты

2

ЛГКК

Текст  өстендә эшләү, әңгәмә уздыру, монологик сөйләм телен үстерү,  дуслык  хисләре тәрбияләү.

Дуслыкның кадерен белергә өйрәнү

5 күнегү,

22 бит

11 күнегү,

23 бит

06.02

09.02

82

“Дуслар” тексты

1

ЛГКК

Текст  өстендә эшләү, әңгәмә уздыру, монологик сөйләм телен үстерү,  дуслык  хисләре тәрбияләү.

Дуслыкның кадерен белергә өйрәнү

8 күнегү,

25 бит

11.02

83-84

“Каникулда” тексты

2

ЛГКК

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, җөмләләр төзи белергә

Кышкы  каникулны ничек үткәрү турында сөйли белү

3 күнегү,

25 бит

12 күнегү,

28 бит

12.02

13.02

85

“Туган якка кыш  килде” темасын йомгаклау

1

ЛГКК

“Кыш”темасын кабатлау, белемнәрен ныгыту, туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Ситуатив күнегү-ләр.

Кыш билгеләрен сөйләү.Һава торышы турында сөйләү.

11 күнегү,

 32 бит

16.02

Шәһәрдә һәм авылда   9 сәг.

86-87

Без Татарстанда яшибез

2

ЛКК

Текст  өстендә эшләү, әңгәмә  уздыру, туган якка мәхәббәт   хисләре тәрбияләү.

Үзең яшәгән (авыл) турында мәгълүмат бирә белү

Шәхси (личностные)
укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
Регулятив (регулятивные)
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

 Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
тыңлый һәм аңлый белү.
Парларда эшли белү.

3 күнегү,

31 бит

6 күнегү,

32 бит

18.02

19.02

88

Татарстан шәһәрләре

1

ГКК

Җөмләләр төзү.

Сөйләмдә куллану

Монологик сөйләм төзү

Текст  өстендә эшләү, әңгәмә уздыру, монологик сөйләм телен үстерү,  

1,3 күнегү,

33 бит

20.02

89-90

Дима шәһәрдә яши

2

ЛКК

Диалогик сөйләм.

Сүзлек өстендә эш, сәнгатьле уку, укытучы сүзе

Уку күнекмәләрен актуальләштерү; укучының танып белү сәләтен үстерү

3 күнегү,

 37 бит

10 күнегү,

 39 бит

23.02

25.02

91

Дима шәһәрдә яши (дәвм итү)

1

ЛКК

Диалогик сөйләм.

Сүзлек өстендә эш, сәнгатьле уку, укытучы сүзе

Уку күнекмәләрен актуальләштерү; укучының танып белү сәләтен үстерү

7 күнегү,

 40 бит

26.02

92-93

Безнең авыл.

2

ЛГКК

Раслау ,инкарь җаваплар бирү.

Ситуатив күнегүләр  башкару

Дөрес уку күнекмәләрен ныгыту; сәнгатьле уку күнегүләрен үстерү

4 күнегү,

42 бит

9 күнегү,

43 бит

27.02

01.03

94

“ Шәһәрдә һәм авылда” темасын  кабатлау

1

ЛГКК

Сорауларга җавап  бирү

Теманы кабатлау, белемнәрен ныгыту, туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

6 күнегү,

44  бит

03.03

Әдәпле булыйк     11сәг.

95-96

“Тәмле сүзләр” “Салават күпере” журналыннан

2

ГКК

Җөмләләр төзү.

Сөйләмдә куллану

Монологик сөйләм төзү

Текст  өстендә эшләү, әңгәмә уздыру, монологик сөйләм телен үстерү,  дуслык  хисләре тәрбияләү.

Регулятив (регулятивные)
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

 Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү (познавательные)
Дәреслек белән эш итә белү.
 Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.  
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Коммуникатив (коммуникативные)
Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

1 күнегү,

45 бит

3 күнегү,

46 бит

04.03

05.03

97-98

Туган көн белән котлау

2

ГКК

Диалогик сөйләм.

Сүзлек өстендә эш, сәнгатьле уку, укытучы сүзе

Туган көн белән котларгаа өйрәнү, бер-береңә итагатьле булу

7 күнегү,

48 бит

4күнегү,

50 бит

08.03

10.03

99-100

8нче Март- әниләр бәйрәме!

2

ГКК

Хикәя уку,    сорауларга җавап бирү . Әниләр бәйрәме турында диалогик сөйләм үстерү

Хикәя өстендә эшләү, белемнә рен ныгыту, текстны сәхнәләштерү, матур  гадәтләргә өйрәтү

1 күнегү,

 51 бит

8 күнегү,

53 бит

11.03

12.03

101-102

Трамвайда

2

ГКК

Хикәя өстендә эшләү, диало-гик сөйләм төзү, белемнәрен ныгыту, матур гадәтләргә өйрәтү.

Транспортта  зурларга урын тәкъдим итә белү.

3 күнегү,

54 бит

5 күнегү,

54 бит

15.03

17.03

103-104

Дәрдеманд “Өч ул” хикәясе

2

ГКК

Уку, тәрҗемә итү,

геройларга бәяләмә бирү

Хикәяне өйрәнү,белемнәрен ныгыту, матур гадәтләргә өйрәтү.

7 күнегү,

57 бит,

2 күнегү,

58 бит

18.03

19.03

4 чирек ( 32 дәрес)

105

“Әдәпле булыйк!” темасын кабатлау  

1

ЛГКК

Сорауларга җа-вап,  ситуатив кү-негүләр  башкару

Өйрәнгән тема буенча диало-гик һәм монологик сөйләм үстерү, матур сыйфатлар тәрбияләү.

4 күнегү,

58 бит

31.03

Кечкенә дусларыбыз         11 сәг.

106-107

 “Дуслар”  М.Галләмов

2

ГКК

Яңа лексика белән эш.

Җөмләдә куллану.

Хикәя өстендә эшләү, диало-гик сөйләм төзү,белемнәрен ныгыту, дуслык хисләре тәрбияләү.

Шәхси (личностные)
 җәнлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләү;
укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
Регулятив (регулятивные)
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

 Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү (познавательные)
Дәреслек белән эш итә белү.
 Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.  
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив (коммуникативные)
Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
Парларда эшли белү.

5 күнегү,

61 бит

11 күнегү,

62 бит

01.04

02.04

108

 “Маэмай”  М.Җәлил

1

ГКК

Үзеңнең кечкенә дуларың, аларның гадәтләре, тышкы кыяфәтләре, аларны карау турында сөйләшү

Әңгәмә уздыру, кечкенә дусларга мәхәббәт   хисләре тәрбияләү.

8 күнегү,

 64 бит

05.04

109-111

Минем песием

3

ГКК

Үзеңнең кечкенә дуларың, аларның гадәтләре, тышкы кыяфәтләре, аларны карау турында сөйләшү

Әңгәмә уздыру, кечкенә дусларга мәхәббәт   хисләре тәрбияләү.

2 күнегү,

65 бит

8 күнегү,

66 бит

4 күнегү,

67 бит

07.04

08.04

09.04

112-113

Әкият “Дүрт дус”

2

ГКК

Яңа лексика белән эш.

Җөмләдә куллану.

Хикәя өстендә эшләү, диало-гик сөйләм төзү,белемнәрен ныгыту, дуслык хисләре тәрбияләү.

4 күнегү,

69 бит

8 күнегү,

70 бит

12.04

14.04

114-115

Б.С.Ү.” Минем этем (песием)” Хикәя төзү

2

ЛГК

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү

Хикәя төзү

“Минем этем(песи-ем)“

Хикәяне төзеп бетерергә

Хикәяне сөйләргә

15.04

16.04

116

“Кечкенә дусларыбыз" темасын кабатлау

1

ДМС

Дәреслек буенча биремнәрне үтәү

Белемнәрен ныгыту, әңгәмә уздыру, кечкенә дусларга мәхәббәт   хисләре тәрбияләү

5 күнегү,

71 бит

19.04

Күңелле җәй, ямьле җәй!   20 сәг

117

“Бу кайчак була?” Г.Тукай

1

ЛГКФ

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, җөмләләр төзи белергә

Шигырьләрнең нинди ел вакытларына, кайсы рәсемгә туры килүләрен ачыклау

Шәхси (личностные)
 табигать турында кайгырту;
укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
Регулятив (регулятивные)
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

Шәхси (личностные)
 табигать турында кайгырту;
укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
Регулятив (регулятивные)
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

 Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Танып белү (познавательные)
Дәреслек белән эш итә белү.
 Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү.  
Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
Коммуникатив (коммуникативные)
Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
Парларда эшли белү.

Шәхси (личностные)
 табигать турында кайгырту;
укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
Регулятив (регулятивные)
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

1 күнегү,

72 бит

21.04

118

Бари Рәхмәт шигырьләре

1

ЛГКК

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, җөмләләр төзи белергә

Шигырьләрнең нинди ел вакытларына, кайсы рәсемгә туры килүләрен ачыклау

1 күнегү,

72 бит

22.04

119-120

Җәй җитә

2

ЛГКФ

Яңа лексика белән эш.

Җөмләдә куллану. Текст өстендә эшләү, әңгәмә уздыру.

Матур   хисләр тәрбияләү. Җәй көне урманга бару, җиләк-җимеш җыю, бакчада булышу турында сөйләшү

4 күнегү,

73 бит

10 күнегү,

74 бит

23.04

26.04

121-122

“Төсләр” әкияте

2

ЛГКК

Дәреслек белән эш

Хикәя өстендә эшләү, диало-гик сөйләм төзү, рольләргә бүлеп уку, сәхнәләштерү.

5 күнегү,

76 бит

9 күнегү,

77 бит

28.04

29.04

123-124

 “Җиләк  кайда күп?”   Р.Фәйзуллин

2

ДМС

Шигырь өйрәнү белемнәрен ныгыту,хезмәткә мәхәббәт   хисләре тәрбияләү.

Матур   хисләр тәрбияләү. Җәй көне урманга бару, җиләк-җимеш җыю, бакчада булышу турында сөйләшү

2 күнегү,

 78 бит

4 күнегү,

78 бит

30.04

03.05

125-126

“Җиләк җыям, как коям” уен

2

ЛГКК

“Җиләк җыям, как коям” уены белән танышу

“Җиләк җыям, как коям” уенын уйнарга өйрәнү

5 күнегү,

 79 бит

5 күнегү,

79бит

05.05

06.05

127-128

Х.Халиков “Витаминлы аш”

2

ЛГКК

Хикәя өстендә эшләү, диало-гик сөйләм төзү, рольләргә бүлеп уку, сәхнәләштерү.

Файдалы үләннәр турында мәгълүмат алу һәм алар турында сөйли белү

3 күнегү,

80 бит

6 күнегү,

81 бит

07.05

10.05

129-130

Р.Миңнуллин биографиясе.

2

ДМС

Шагыйрьнең иҗаты белән танышу. Монологик сөйләм телен үстерү

Балаларның яраткан шаг-ре турында сөйли белү.

1 күнегү,

82 бит

4 күнегү,

82 бит

12.05

13.05

131-132

 “К”лар тулган бакчага”

Р.Миңнуллин  

2

ДМС

Шигырь өйрәнү белемнәрен ныгыту,хезмәткә мәхәббәт   хисләре тәрбияләү.

Матур   хисләр тәрбияләү. Җәй көне урманга бару, җиләк-җимеш җыю, бакчада булышу турында сөйләшү

2 күнегү,

83 бит

7 күнегү,

84 бит

14.05

17.05

133-134

Сабантуй

2

ЛГКК

Текст  өстендә эшләү, әңгәмә уздыру, милли бәйрәмнәргә хөрмәт  хисләре тәрбияләү.

Сабантуй бәйрәме турында сөйли белү

1 күнегү,

87 бит

7 күнегү,  

88 бит

19.05

20.05

135-136

3 нче сыйныфта үтелгәннәрне йомгаклау.

2

ЛГКК

3 нче сыйныфта алган белемнәрне ныгыту

Белемнәрне гомумиләштерү

21.05

24.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа чтение 3 класс

Рабочая программа чтение 3 класс индвивидуальное обучение.УМК Школа России....

Рабочая программа чтение 1 класс ФГОС Школа России

Структура рабочей программы:– пояснительная записка;– содержание программы учебного курса;– учебно-тематический план;– календарно-тематическое планирование;– требования к уровню подготовки обучающихся...

Рабочая программа чтение 2 класс 8 вид

Программа составлена на основе программы под ред. И. М. Бгажноковой. Надомное обучение. 1 час в неделю...

Рабочая программа по математике (4 часа в неделю) 3 класс

Рабочая программа по математике разработана в соответствии с требованиями федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования второго поколения; с  Положением ...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА «ЧТЕНИЕ» 3 КЛАСС (по адаптивной основной общеобразовательной программе для детей с ограниченными возможностями здоровья)

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА «ЧТЕНИЕ» 3 КЛАСС  (по адаптивной основной общеобразовательной программе для детей с ограниченными возможностями здоровья)...

Рабочие программы Чтение 2 класс

Рабочая программа Чтение...

Рабочая программа чтение 3 класс 8 вид

Рабочая программа по чтению  8 вид надомное обучение...