чара
материал (1 класс) на тему

Тимирова Гульзира Вакифовна

Предварительный просмотр:

Кукмара муниципаль районы «Н.А.Самигуллин исемендәге Мәчкәрә урта мәктәбе”

   

Төзеде: Тимирова Гөлзирә Вакыйф кызы

1 нче квалификацион категорияле укытучы

3 нче класс укучылары көче белән сәхнәгә куелды.

Сәхнә бизәлеше: “Бүген бездә “Аулак өй” . Рәхим итегез!!” дигән язулар, өстәлдә самавыр, чынаяклар, конфетлар Һәм коймаклар. Кызларга утыру өчен ике якта кечкенә диван, өй уртасында палас. Сәхнх кырыендагы өстәл уртасында милли бизәкләр төшерелгән сандык, чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, ашъяулык, гармун, музыка.

Кызлар: татар халык күлмәге, чигелгән  алъяпкыч, калфаклардан, кул эшләре.

Малайлар: ак күлмәк, кара чалбар, түбәтәй, билләрендә чиккән сөлге.

Максат:  онытылган гореф — гадәтләрне  яңарту;  халкыбызның матур традицияләрен дәвам итү; татар халкына хөрмәт тәрбияләү.

    Хәерле көн сезгә бу җирдә.

    Барчабыз яраткан «Аулак өй» кичәсен карарга

    Чакырдык без бүген сезне дә.

Алып баручы:    Онытылган гореф — гадәтләрне

                              Яңартабыз хәзер көннән-көн.

                              Уен йолалары, җыр- биюе,

                              Һәр киләчәк көнне бизәсен.

Алып баручы:    Кышның озын төннәрендә, кызлар кул эшләре алып,         утырмаларга  җыела торган  булганнар. Кич  утырганнар, алар бер — берсеннән эшкә, җырга өйрәнгәннәр, күңел ачканнар.

      Татар хатын — кызларының кулыннан һичбервакыт эш төшмәгән, орчыгын алып җебен эрләгән, паласын тукыган. Бу утырмалар — ул, иң элек матур итеп, үз — үзеңне күрсәтү чарасы, көлке, җыр — бию, такмаклар әйтешү. Менә без дә халкыбызның матур традицияларен дәвам итеп, шушы утырмага җыелдык. Ул күңелле үтсен.

Зилия:   Дусларым, әтием белән әнием дәү әниемә кунакка киттеләр, бүген         миндә аулак өй. Әйдәгез, рәхим итегез, түргә узыгыз. ( Һәркайсында үзләре         белән алып килгән кул эшләре. Сөйләшә- сөйләшә кызлар залга килеп         керәләр, утырышалар.)

.

Ләйлә: Ак алъяпкыч бирер идем,

                   Ал алъяпкыч билемдә.

                   Дустын сөймәгән кунак кызы

                   Кайтып китсен өенә.

Инзилә: Кызлар, малайлар килгәнче өйне бераз җыештырып алыйк. (Өй         җыештыралар).

Айзәлия: Малайларга бусага ялы түләтәбезме?

Кызлар барысы бергә: Түләтәбез, түләтәбез.

Зилия: Шөгыльләрегез белән кич утырырга рәхим итегез, дусларым. (Кызлар          алып килгән эшләрен алып эш эшләп утыра башлыйлар).

Алсу: Әйдәгез, җырлый — җырлый эшлик әле, күңеллерәк тә булыр.

(«Уракчы кыз»  җырын җырлый-җырлый кулъяулык чигәләр)

“Уракчы кыз”

Ай урагың салып иңбашыңа,

Кояш нурларыннан нур алдың;

Кояш нурларыннан нур алдың да

Салкын чишмәләрдән су алдың.

Басма өстенә басып су алганда,

Кулъяулыгың кемгә болгадың?

Талир тәңкәләрең чыңлаганда,

Кем исменә җырлар җырладың?

Ләйлә : (Кулъяулык чиккән кызның кулъяулыгын алып) Дусларым, әйдәгез         «Кулъяулык салыш уены уйныйбыз. Мин санамыш әйтеп,         кулъяулык салучыны сайлыйм.

Әлеш-мәлеш,

мичтә бәлеш,

 казанда ит,        

 аша да кит.  (Чыккан кызга кулъяулык бирә, ул уртада кулъяулыгын         өскә күтәреп түгәрәк буйлап йөри, калган кызлар җырлап):

             Кулъяулыгын чигелгән

             Төрле төсле җепләрдән.

              Сиздермичә биреп китә

              Кемгә икәнен белә.

  • Кулъяулык кемдә?
  • Миндә.(Кулъяулыкны алган бала кулъяулыклы кулын өскә күтәрә, аның ике ягында басып торган ике кыз кара-каршы якка балалар артында йөгерешәләр, кем беренче йөгереп килеп кулъяулыкны ала, ул түгәрәк уртасына чыга, уен кабат дәвам итә).

(Кызлар шаулашкан тавышны ишетеп малайлар киләләр).

     Кемдер ишек шакый.

Дилә   :      Кызлар, малайлар килделәр.

Йосыф: Кызлар, аулак өйгә кертегез әле.

Камилә:      Кертәбез, кертәбез.

Айзәлия :     Бусага ялын түләп керегез.

Илмир  : Түлибез, түлибез. (Малайлар кесәләреннән чигешле кулъяулык          чыгарып күрсәтәләр, кызлар алмакчы булалар,  малайлар кулъяулыкка         ияреп керәләр).

                Кара — каршы җырлыйлар.

”Челтәр элдем читәнгә”

Ак алъяпкыч челтәрле,

Илдә матурлар бетәрме?

Илдә матурлар бетәрме,

Җан сөйгәнгә җитәрме?

Кызлар:        Челтәр элдем читәнгә,   җилфер-җилфер итәргә;

Малайлар:   Без килмәдек буш китәргә,  килдек алып китәргә.

Кызлар:        Алын алырсыз микән,   гөлен алырсыз микән?

                       Урталарга чыгып, сайлап,  кемне алырсыз икән?

Малайлар:   Алларын да алырбыз,    гөлләрен дә алырбыз;

                        Күңелебезгә кем ошаса,  шуны сайлап алырбыз.

Әй, дусларым, дусларым ла,

Дусларым, бәгырьләрем,

Яшь гомерләр ике килми

Белегез кадерләрен.

Кызлар:        Челтәр элдем читәнгә,   җилфер-җилфер итәргә;

Малайлар:   Без килмәдек буш китәргә,  килдек алып китәргә.

Кызлар:        Алын алырсыз микән,   гөлен алырсыз микән?

                       Урталарга чыгып, сайлап,  кемне алырсыз икән?

Малайлар:   Алларын да алырбыз,    гөлләрен дә алырбыз;

                        Күңелебезгә кем ошаса,  шуны сайлап алырбыз.

Камилә : Дусларым әйдәгез «Йөзек салыш» уенын уйныйбыз (йөзек күрсәтеп):        

                         Кашлы йөзек кулымда

                         Карагыз әле монда.

                         Йөзек кемгә эләгә

                         Шигырь сөйләп күрсәтә.

   (Балалар тезелешеп кулларын-кулга куеп утыралар, йөзек салучы кыз бер баланың кулына йөзек сала, барсын да үтеп чыккач сорый):

  •  — Йөзек кемдә, йөгереп чык, - ди.

 — Йөзек миндә, мин шигырь сөйлим.

     Шигырь сөйли.

               Кара сыер кабыргасын

               Саесканнар чукыйлар.

               Яхшы егет алсын диеп,

                Кызлар намаз укыйлар.

Бала. Кашлы йөзек хәзер миндә.

        Карагыз инде миңа.

        Йөзек кемгә эләгә.

        Нидер эшләп күрсәтә. (Балаларга йөзек сала).

  1.  — Йөзек кемдә, йөгереп чык, - ди.

 — Йөзек миндә, мин нәрсә эшлим?

 — Үртәвеч әйт.

 — Пәрәмәч, - дип әйт әле.

 — Пәрәмәч.

 — Ике күзең тәгәрмәч.

 — Сөт, - дип әйт әле,

 — Сөт.

 — Борын астыңны сөрт. (Балалар көлешәләр).

 — Көлмә кешедән, авызын өшегән.

 — Көләбез, көләбез, көл капчыгын тегәбез.

 — Көлмәгез.

 — Елыйкмени.

 — Еламагыз, уйнагыз.

 — Уйныйбыз, уйныйбыз, такмаклар җырлап уйныйбыз.

(Такмак әйтеп җырлап китә)Әй, кара каш, кара күз.

   

Әй кара каш кара күз

Замечателная

Ошадың күңелләремә

Ятларга бирү кая

2бала. Сөлге сугам, сөлге сугам,  (Сөлге тотып)

         Сөлге сугам аклыкка

         Кызыл башлы сөлгеләрем

         Язсын бәхет — шатлыкка.

3бала. (уенчык гармун тотып)

         Гырмафунны көйләр идем,

         Көе беткән көйләргә

         Сез кайдагы бай кызлары

         Сайлап егет сөяргә.

4бала. (баш өстенә кулын куеп як-якка карангалып)

         Тәрәзәңә карар идем,

         Тәрәзәңә боз каткан.

         Кунак кызың ялкау икән

         Сәгать сигездә яткан.

5бала. Иртән торып эшкә чыксам,

         Кәҗәләр кар көриләр.

         Чикерткәләр туфли киеп

         Җырлап — биеп йөриләр.

6бала. Аргы яктан килдеңме,

         Бирге яктан килдеңме?

         Без сагынганны белдеңме,

         Үзең сагынып килдеңме?

Барысы бергә: Ал да булыр чагыбыз,

                     Гөл дә булыр чагыбыз.

                     Без җырламый кем җырласын

                     Безнең җырлар чагыбыз.

«Алтын капка» уены. ( санамыш әйтеп чыгарылган бала белән кулга-кул тотынып, кулларын өскә күтәреп «капка ясыйлар», калган балалар җитәкләшеп бу «капкадан» кереп—чыгып йөриләр,көй туктагач,  куллар төшерелә, «капкага» эләккән бала нәрсәдер эшләп күрсәтергә тиеш).

Инзилә : Капкага мин, эләктем. Мин сезгә «Гөлләрем, гөлкәйләрем», дигән җыр         җырлыйм.

Айзат:  Инзилә,  син бик матур җырладың, мин гармунда үзебезнең халык көйләрен башкарам.

  •       «Аулак өйдә» дигән шигырь сөйләп күрсәтәм.
  •                      Шигырь «Аулак өйдә».(Дилә)

Бүген төнлә аулак өйдә

Пешергәннәр ак калач

Ак калачлары, ак калач

Теләгәнеңне алып кач.

                Бүген кичен аулак өйдә

                Пешергәннәр шишара.

                Шишаралары шишара,

                Дустыңны ал бичара.

        

                Бүген ямьле аулак өйдә

                Пешергәннәр коймаклар.

                Тәмле коймаклар шикелле

                Безнең кызлар тыйнаклар.

        Айзәлия: Ары ефәк сузаек,

                          Бире ефәк сузаек,

                         Зилиягә рәхмәт әйтеп

                            Өебезгә сызаек.

Зилия: Әй, малайлар, таң ата барыгыз, өйләрегезгә китегез. Әниләр дә кайтып           җитәрләр. Иртәгә аулак өй Албина апаларда.

Алып баручы. Сезнең барыгызга да

                     Эшләрегезнең уңган булуын,

                     Дусларыгызның артып торуын,

                     Гомерегезнең озын булуын,

                     Бәхетегезнең ташып торуын теләп калабыз.

      Безне хөрмәт итеп килүегез өчен зур рәхмәт. Шушының белән «Аулак өй» кичәбез тәмам.



Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Средняя общеобразовательная школа им.Н.А.Самигуллина с.Маскара»

Кукморского муниципального района Республики Татарстан.

 «ВНЕУРОЧНАЯ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ»

по  

духовно-нравственному направлению

   «Путешествие по стране этикета»

КОНСПЕКТ

 по теме «Просим к столу»

в 1-4 классах

Тимирова Гульзира Вакифовна

                

                                                                                                                                            Дата проведения «11» декабря 2018 г.                                                

                                             

                                                                                                                       

                                                         

Программа внеурочной деятельности: «Путешествие по стране этикета»

Направление:  духовно-нравственное

Вид деятельности: Познавательная беседа

Класс: 1-4

Тема: «Просим к столу»

Форма проведения занятия: ролевые игры

Цель – 1. Сформировать представление об этикете, о правилах поведения за столом.

             2. Добиться уяснения учащимися правил поведения в столовой; проработать правила хорошего тона за столом.

             3. Объяснить детям правила поведения в школьной столовой

Задачи:

  • Образовательные: активизация интереса к предмету через игровую деятельность формирование умений применять полученные знания; закрепление правил поведения за столом;
  • развивающие:  развитие речи, мышления, памяти;развитие умственной деятельности; способности наблюдать, делать выводы.
  • Воспитательные: воспитать способность следовать нормам поведения; воспитать нормы социального поведения детей; воспитать уважительные отношения к окружающим.

Метапредметные результаты (УУД):

  1. Познавательные УУД:

Способствовать формированию:

  • целостного, социально ориентированного взгляда на мир;
  • стремления использовать знания об этикете для сохранения и укрепления здоровья;
  • логических действий сравнения, анализа, синтеза, построения рассуждений, отнесения к известным понятиям.
  1. Регулятивные УУД:

Способствовать формированию:

  • способности принимать и сохранять цели и задачи учебной деятельности;
  •  умения осуществлять взаимный контроль в совместной деятельности, адекватно оценивать собственное поведение и поведение окружающих;
  • умения планировать, контролировать и оценивать учебные действия в соответствии с поставленной задачей и условиями ее реализации;
  1. Коммуникативные УУД:

Способствовать формированию:

Уметь работать в группе, договариваться друг с другом, участвовать в диалоге, в коллективном обсуждении, слушать и понимать других, аргументировать своё мнение.

  1. Личностные УУД:

Способствовать формированию:

  • мотивов, потребностей, привычек к здоровому образу жизни;
  • уважение к людям, учебно-познавательный интерес к новому материалу, самоанализ и самоконтроль результата.

Место проведения: учебный кабинет.

Оборудование и оформление:

Демонстрационный материал (на доску)

  1. Компьютерная презентация
  2. Рисунки с изображением столовых предметов

Раздаточный материал (на парты)

 

  1. Компьютер, проекционная аппаратура.

Ход занятия

1.Организационный момент.

-- Ребята мы сейчас отправимся с вами в самую «вкусную страну» . Как вы думаете куда мы отправимся?

2.Сообщение темы занятия.

 -Сегодня мы поговорим о том, как надо вести себя за столом во время еды.

3.Основная часть.

-- Правила поведения во время еды, как и все другие, не выдуманы из головы. Каждое правило имеет свой смысл. Одни правила основаны на уважении к соседям по столу, другие на уважении к хозяевам.
- Может быть, когда-то в далекие времена, все было проще и удобнее – из большого общего котла люди брали куски баранины, зубами отдирали мясо от костей, так что жир стекал до локтей. Рядом валялись кости и объедки. Так выглядел обед. Но за те несколько десятков веков, которые отделяют нас от первобытного человека, кое-что изменилось, не правда ли? Люди отошли от подобных обычаев.
4. Анализ сказки

В: Послушайте сказку, которую однажды вечером рассказала мама своим детям.
Жила-была девочка Даша. Пошла она одна в лес, заблудилась и очень проголодалась. Вдруг видит: стоит избушка, а из ее открытых окон так вкусно пахнет! Девочка постучалась в дверь и спрашивает: «Кто здесь живет? Можно войти?»
Входи! - ответила старушка, выглянувшая в окно. – Я здесь живу с моими внуками.
Девочка вошла и не успела сделать двух шагов, как упала, поскользнувшись на валявшихся, на полу макаронах. Когда она встала, то увидела мальчиков, сидевших за столом: один дул на горячий суп так сильно, что брызги летели во все стороны, другой устроил настоящую охоту за котлетой и, громко стуча вилкой, старался пронзить ее насквозь. И, наконец, наколов на вилку котлету он стал ее откусывать, измазав при этом нос и щеки, которые потом вытер рукавом.
- Фу, как противно! – подумала Даша. – Лучше сяду с девочкой, которая пьет компот.
И тут же вскрикнула, потому что девочка стала выплевывать вишневые косточки так далеко, что попала ей прямо в лоб…..
- Как вам не стыдно так некрасиво есть! – в слезах крикнула Даша. Все разом стали что-то отвечать ей, но понять ничего было нельзя, потому что говорили они с набитыми ртами.
- Извините, - вздохнула Даша, - но за столом с вами сидеть очень неприятно. Уж лучше я останусь голодной. И ушла.

-- Как вы думаете, правильно ли поступила девочка? , Подумайте: что еще эти дети делали неправильно? ( ответы детей)
( – Надо было не уходить, а научить их, как вести себя за столом.
- На горячий суп дуть нельзя, а надо помешать ложкой, чтобы скорее остывал. И локти на стол класть тоже нельзя!
- А от котлеты надо отламывать кусочки вилкой.

 – И косточки от компота класть на блюдечко)
5.Правила поведения за столом.

--А теперь поговорим о правильном поведении за столом

-- Ребята а кто знает как правильно вести себя за столом ?

Ответы детей:

1.Не говори ты с полным ртом,

Еду жуй очень тщательно

И не забудь сказать потом

«Спасибо» обязательно!

2.Ешь спокойно всегда, не крутись,

Не толкай того, кто рядом, локтями.

Хочешь что-то достать, не тянись,

Попроси, чтоб тебе передали.

3.Не упирайся в стол локтями

И спину ровно ты держи,

Еду не надо брать руками-

Есть ложки, вилки и ножи!

4.Ешь аккуратно, не спеши,

Не брызгай, на пол не кроши.

Рот едой не набивай

И кусочки не роняй!

- Зачем нам нужны правила поведения за столом? (Ответы детей.)

  1. « Праздничный стол»

-- Ребята, скажите пожалуйста, на пороге какой у нас праздник? (ответы детей)

Да, новогодний праздник это семейный праздник. Сегодня мы с вами будем готовиться к этому празднику и научимся сервировать праздничный стол.

 -   Приглашаю  вас сервировать праздничный стол. (дети проходят к импровизированному столу).

-   Садитесь за стол. Стоп, как вы думаете , что обозначает этот знак.

Описание: C:\Users\Гульзира\Desktop\hello_html_4ebd3f85.jpg

Что нужно сделать перед тем, как зайти в столовую? (помыть руки с мылом)

Дайте сейчас с вами поиграем в игру «Накрываем стол».

--Приглашаем двух девочек накрывать стол. Позже приглашаем мальчиков в гости.

Давайте с вами  накроем стол с соблюдением правил этикета. Чтобы правильно накрыть на стол нужно знать эти правила:

Нож кладут справа, лезвием к тарелке.

Вилки - слева от нее, острием вверх, потому что можно испортить скатерть.

Ложки кладут выпуклостью вниз, параллельно краю стола, ручки ложек направлены вправо.

Стакан ставят справа, перед тарелкой.

Салфетки кладут слева под рукой.

- А теперь  давайте, молодые люди, к нам в гости.

--А вы внимательно следите , правильно ли они ведут себя в гостях.

6. Подведения итогов занятия.  

--Девочки, мальчики, скоро приближается праздник, я думаю, что в этом празднике вы будете помогать родителям сервировать и готовить праздничный стол.             

--Какие правила поведения  за столом вы запомнили?

Мне бы очень хотелось, чтобы правила поведения были вашими спутниками..

 

    Правила поведения в столовой.

1. Обязательно мой руки перед едой. Береги своё здоровье.

2. Ешь не торопясь, тщательно пережёвывая пищу.

3. «Когда я ем, я глух и нем». Помни, что разговоры и игры во время еды могут стать очень опасными для здоровья и жизни.

4. Не дожёвывай на ходу, съедай всё за столом. Выносить еду из столовой не разрешается.

5. Обязательно убери после еды за собой посуду. Не забудь поблагодарить тех, кто тебя накормил


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньсында" темасына ачык чара

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе  Ачык чара Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньясындаҮткәрүче: башлангыч класс укытучысыАбдуллина Кадрия Г...

Сау бул, башлангыч - сыйныфтан тыш чара.

Зал бәйрәмчә бизәлә, стенага “Сау бул башлангыч!” дигән язма эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән, технология дәресендә укучылар иҗат иткән эшләрдән күргәзмә о...

"Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып төзелде....

"Әлифба бәйрәме". 1 нче сыйныфлар өчен дәрестән тыш чара.

Әлифбаны укып бетергәч, 1 нче сыйныфларда үткәрү өчен тәкъдим ителә....

Сөмбелэ бәйрәме.1 нче сыйныф өчен әдәби укудан сыйныфтан тыш чара.

Көз ел фасылына карата сыйныфтан тыш чара.Яшелчә, җиләк җимешләр турында кыска шигырьләр белән  бакчадагы  күренеш.Җыр- биюләр кичәгә тагы да бер ямь өсти....

Барасы юлың имин булсын! Әти әниләр һәм укучылар катнашында класстан тыш чара.

      Һәркөн саен диярлек ,  балалар катнашында юл һәлакәтләре булып тора. Бу барысы да юл кагыйдәләрен белмәү, дөрес урында юлны чыкмау яки ба-ланың юлда куркып калулары сә...