Кояш Тимбикова "Бану әби сабагы"
план-конспект урока (4 класс) на тему
Дәрес үзара аралашуга корылган. Әсәрне укып чыккач, анализ ясала. Дәрестә укучылар мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек, бер-береңгә булышу, олыларны хөрмәт итү, татар халык ашларын белү, өйрәнү,сабырлык, түземлек, гаиләдә эшләрне бергәләп эшләү-болар барысы да әсәр белән бергә бәйләп алып барыла.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 28.65 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан республикасы Арча районы Шекә башлангыч мәктәбе
Тема: Кояш Тимбикова ”Бану әби сабагы”
Укытучы: 1 нче категорияле-
Зарифзянова Л.Г.
Класс: 4
Предмет: әдәби уку
Дәрес төре: яңа теманы өйрәнү дәресе
Тема: К.Тимбикова “Бану әби сабагы”
Максат: К. Тимбикованың “Бану әби сабагы” әсәрен анализлау аша әдәби әсәрнең телен тоярга өйрәнү.
Бурычлар: 1) Сөйләм телләрен баету, аңлап уку күнекмәләре формалаштыру; 2) татар халык ашлары турында мәгълүмат бирү; 3) әби,бабайларга ярдәм итү,аларның киңәшләрен истә тотып, халкыбызның гореф- гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.
Предмет буенча нәтиҗәләр : әдәби әсәрдә ориентлаша һәм текстның төп фикерен ачыклый белү.
Метапредмет нәтиҗәләре: уку мәсьәләсен кабул итү, истә калдыру; уку материалы эчтәлеген сөйләп аңлату, акыл эшчәнлеген көчәйтү; кирәкле мәгълүматны укытучы ярдәмендә билгеләү; төп вакыйгаларның эзлеклелеген билгеләү; бердәм эшчәнлектә уртак кызыксынулар табып, уртак фикергә килү.ысул һәм үз гамәлеңнең нәтиҗәсен аерып алу, дөреслеген бәяләү;
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: дәрестә үз фикереңне башкаларга җиткерү өчен күзәтеп бәя бирү; укуга, милли кыйммәтләрне аңлауга үз шәхси фикерен, мөнәсәбәтен күрсәтә белүе формалашу.
Төп төшенчәләр: ярдәмчеллек, кайгырту, бердәмлек, күмәк көч, сакчыл караш,сабырлык,тырышлык,үҗәтлек.
Уку даирәсе булдыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш
Чыганаклар: Әдәби уку, 4 класс, 2 нче кисәк, 67-81 б,методик әсбап, күрсәтмә материал, МКТ
Җиһазлау: Презентация Power Point – “Татар халык ашлары.”
Предметара бәйләнеш: татар теле, әдәби уку, математика, әйләнә-тирә дөнья.
Дәрес барышы
1.Оештыру.
Исәнме , алтын кояш
Исәнме ,зәңгәр күк йөзе
Исәнмесез ,балалар.
Кызлар һәм малайлар.
Матур итеп елмайдык,
Кәефләрне күтәрдек
Һәм дәресне башладык.
Исәнмесез укуылар, утырдык.Кәефләр ничек? Яхшымы?Ярар.
2.Бүгенге дәресебезне Р.Миңнуллинның “Батырлыклар эшләр идем “дигән шигыре белән башлап җибәрик әле.
БАТЫРЛЫК ЭШЛӘР ИДЕМ.
Ничек эшлим
Шәп батырлык? –
Бөтен дөнья
Шаккатарлык!
Батырлыкка
Сәләт кирәк.
Сәләтем бар –
Сәбәп кирәк!
Эзләп йөрим
Шул сәбәпне,
Иң бәхетле
Шул сәгатьне.
Тик сәбәпне
Табып булмый,
Тапмыйча да
Калып булмый.
Әрәм ята батырлыгым –
Уйланам шул хакта гына.
Үч иткәндәй, җае чыкмый
Иң-иң батыр чакта гына.
Батырлыклар эшләү җиңел,
Батыр булсаң җайлы гына.
Батырлыклар эшләр идем –
Чымый әле җае гына.
Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?Әйе, батырлык эшләү турында. Бала шигырьдә батырлык эшли аламы?-Җае чыкмый ди.)
3.Менә без сезнең белән бүген К.Тимбикованың “Бану әби сабагы" хикәясен карап китәрбез, анализларбыз.
Сез үзегез ничек уйлыйсыз бу дөньяда.,Көндәлек тормышта батырлык эшләп буламы ?Һәрбер эшнең үз җае бар диләр, бу шулаймы икән? Менә бу сорауларга без әсәр нең эчтәлеге белән танышкач. Җавап бирербез
Яңа материал
1.Ә хәзер К.Тимбикованың кыскача биографиясе белән танышып китәрбез. Безгә аны Бариева Румия сөйләп китәр. Сөйли , презентация күрсәтелә.
2.Сез К.Тимбикованың “Бану әби сабагы “хикәясен укып килдегез.Әсәрнең исеменә, мәгънәсенә игътибар итик әле
1) САБАК-ҮСЕМЛЕК САБАГЫ
2) САБАК-САБАККА БАРУ, БЕЛЕМ АЛУ, ДӘРЕС АЛУ,ИНФОРМАЦИЯ-МӘГЪЛҮМАТ АЛУ
3) САБАК АЛУ-ҮРНӘК АЛУ, ГЫЙБРӘТ АЛУ
Димәк, укучылар әсәр хикмәтле икән.
3..Әсәрнең эчтәлеге белән танышыйк.Бер укучы эчтәлек сөйли.
4.Карточка белән эш.
Сорауларга җавап.
Хикәядә кемнәр катнаша?
Әнәс кем ул?Нинди малай?Хикәядән табып аның турында язылган характеристиканы укы, үзеңнең фикереңне дә җиткер.
Укучылар тарафыннан нинди эшләр башкарыла? Сабыр төбе –сары алтын, тырышкан табар , ташка кадак кагар,- дип кемнең хезмәте турында әйтә алабыз?
Һәрбер эшнең үз җае бар, диләр .Эшне белмичә генә, теләсә ничек эшләп буламы? Әсәргә таянып сорауга җавап бир.
Бану әби чынлап та авырды микән, ничек уйлыйсыз?Бану әбине чын тормышка ,өй эшләренә өйрәтә торган укытучы дип әйтеп булыр идеме?Бану әбине хәйләкәр дип әйтеп буламы?
Әби бары тик хезмәткә генә өйрәтәме?Әсәрдән тагы нәрсәләргә өйрәнеп була китаптан укып күрсәтү презентация 12
5.Ә хәзер бөтен кешегә сорау , һәрбер кеше үз фикерен әйтә
Сезнең үзегезнең үз кулыгыз белән тотып нәрсәләр әзерләгәнегез бар
Татар халкында мондый мәкаль бар. Бу сүзләр дөресме? “Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен” диләр
6.Физкультминутка
Хезмәтнең төбе –хөрмәт дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Эш беткәч, уйнарга да ярый , ял итеп алабыз. бию
7. Хикәя буенча план төзү
1. Бану әбигә ярдәм кирәк
2.Өй җыештыру, тормыш серләре.
3.Ашарга пешерү-җиңел эш түгел.
8. Р.Миңнуллинның шигырен кабат искә төшерик әле, нинди батырлыклар эшләгән кешеләрне беләсез , көндәлек тормышта батырлык эшләп буламы?
7.Кешегә яхшылык эшләсәң, үзеңә йөзе белән әйләнеп кайта диләр. Сезнең өлкәннәргә, Күршеләрегезгә, туганнарыгызга, гомумән, кешеләргә ярдәм иткәнегез бармы? Сөйләгез,берәр булган хәлдән мисал китерегез (әңгәмә кору)
8.Әсәрдә нинди мәкальләр кулланыла табырга
Рефлексия
1.Дәрестә нинди мәгълүматлар алдыгыз, нәрсәләргә өйрәндегез.
2.Әсәрне хикмәтле дигән идек, бу чыннан да шулаймы
3.Хикәядән берәр сабак ,үрнәк алып булдымы
Өй эше
- Иҗади эш “Чынлап тотынсаң, һәр эшне җиңеп була”-хикәя төзе
Дәрес өчен кирәкле кушымта
Хикәядә кемнәр катнаша?
Әнәс кем ул?Нинди малай?Хикәядән табып аның турында язылган характеристиканы укы, үзеңнең фикереңне дә җиткер.
Укучылар тарафыннан нинди эшләр башкарыла? Сабыр төбе –сары алтын дип кемнең хезмәте турында әйтә алабыз?
Һәрбер эшнең үз җае бар, диләр .Эшне белмичә генә, теләсә ничек эшләп буламы? Әсәргә таянып сорауга җавап бир.
Бану әби чынлап та авырды микән, ничек уйлыйсыз?Бану әбине чын тормышка ,өй эшләренә өйрәтә торган укытучы дип әйтеп булыр идеме? Бану әбине хәйләкәр дип әйтеп буламы?
Әби бары тик хезмәткә генә өйрәтәме?Әсәрдән тагы нәрсәләргә өйрәнеп була? Китаптан укып күрсәт
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Хәсән Туфан Сәлам илгә.Иркәләнеп кояш нурында
. Шагыйрьнең иҗаты белән танышу. Шигъри әсәрләрне анализларга өйрәтү, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!
Әниләргә багышланган музыкалҗ кичә төрле ярышлар белән үрелеп бара....

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!
Кояш гомере телим мин , әнием, сиңа! сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!
Кояш гомере телим мин , әнием, сиңа! сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр...

"Кояш гомере телибез, әниләр ,сезгә!"
8 марта -Международный женский день. Внеклассное мероприятие....

"Әнием - күңелем кояшы"
" Әнием - күңелем кояшы" - бу әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе. Ул укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газ...

