Викторина по родному татарскому языку для учащихся 3 класса
план-конспект занятия (3 класс) на тему

 Маняпова Лилия Вазыховна

Викторина по родному татарскому языку для учащихся 3 класса (программа Харисов)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл viktorina_po_tat.yazyku_3_klass.docx27.12 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Высокогорская средняя общеобразовательная школа №3

Высокогорского муниципального района Республики Татарстан»

Викторина  по родному татарскому языку

для учащихся 3 классов (татарская подгруппа)

                                                                  Автор: Маняпова Лилия Вазыховна

  учитель начальных классов

  и татарского языка.

                                                                     2018 г.

Түбәндәге викторина 3нче сыйныф программасын тәмамлагач, белемнәрен тикшерү максаты белән үткәрелергә мөмкин.

Сыйныф 3 төркемгә (командаларга)бүленә.

1.Командаларга исем бирү.Команда исемнәре  табышмакларга дөрес җавап биргән төркемнәргә бирелә.

Өй башына утырган,

Җир йөзен нуры белән тутырган.

(Кояш)

Ай белән килә,

Көн белән китә,

Алтын башлы,

Көмеш чәчле,

Мең дә бер яшьле.

(Йолдыз)

Дымбыр бабай

Алтын угын ата,

Кук йөзен шартлата.

(Яшен)

Кадак мазар какмыйча куктэ купер салганнар

Иренмичэ буярга дип 7 тоскэ манганнар .

(Салават күпере).

(“Кояш”,”Йолдыз”, “Салават күпере”, яисә “Яшен” командалары барлыкка килә.)

Конкурслар:

1нче конкурс

Командаларга түбәндәге текстлар таратыла:

Текстны дэвам ит. Исем куш.

_______________

      Кайбер гадәтсез песиләр гел эзләнеп кенә йөриләр. Алар ачык калган ашамлыкны чәлдерергә генә торалар. Кеше күрмәгәндә, ашка да борын тыгарга өлгерәләр.

        Безнең Мияубикә_______________________________________

________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Беренче җөмләнең  синтаксис анализын  яса.

( 7 балл- тулы җавап, кызыклы хикәя, дөрес синтакси анализ өчен. Баллар саны тактада язылып бара)

2нче конкурс.

Командирлар ярышы:

1 минутка ничә сорауга җавап бирә аласың?

1 нче төркем:

Капма каршы мәгнәле сүзләр?

Җөмләдә ия  булып исем нинди килештә  килә?

Алмашлык -нәрсә ул?

Яшен сузендэ ничә аваз?

Ул калынмы, нечкә сүзме?

Кушма сүзгә мисал китер.

Нинди сузләр зур хәрефтән языла?

Кошлар куктә оча – раслау җөмләме инкарь җөмләме?

Фигыль нинди заманнарда килергэ мөмкин?

Әйтү максаты белән ничә төрле җөмлә була?

2 нче төркем:

Охшаш мәгнәле сузлэр?

“Шәhәрдән кайтам” сүзтемәсендә исем нинди килештә килә?

Аергыч ул нәрсә?

Каен сүзендә ничә аваз?

Ул калынмы нечкәме?

Нинди сүзләр уртаклык исемнәре дип атала?

Ясалма сузләр?

Җәенке җөмлә нинди була?

Нәрсә ул боерык җөмлә? Мисал

Уткән заман хикәя фигыльгә мисал китер.

3 нче  төркем:

Бер тамырдан  ясалган сүзләр?

Юлга чыктым сүзтезмәсендә исем нинди килештә килә?

Хәбәр купчелек нинди суз төркеме булып килә?

“Яшь” сүзендә ничэ аваз?

Парлы сүзгә мисал китер?

Ул калынмы нечкәме?

Нинди сүзләр кем? соравына җавап бирә?

Җыйнак жөмлә нинди була?

Өндәү җөмләгә мисал китер.

Киләчәк заман хикәя фигыльгә мисал китер.

(ничә сорауга җавап бирсәләр, шулкадәр балл бирелә)

Физ.минут.Түбәтәй уены.

(Музыкага түбәтәйне балалар бер-берсенә киеп уйныйлар, музыка туктагач, түбәтәйле балага җәза бирелә.Жәзаларны балалар үзләре уйлап әйтә)

3нче конкурс.

Иҗади конкурс.

Сүзләр бирелә, шул сүзләр белән файдаланып шигырь чыгару.

______________________ карый,

______________________сайрый.

______________________куанган,

______________________шатланган.

       

(Мисал:

Кояш көлеп карый,

Сандугачлар сайрый.

Кошлар бик  куанган,

Җәй килгәнгә шатланган.)

4нче конкурс

Командалар икешәр сорау әзерли hәм көндәш төркемнәргә бирелә.

(Сораулар татар теле, яисә татар әдәбияттан булырга тиеш)

(ничә сорауга дөрес җавап – шулкадәр балл куела)

5нче конкурс.

Мәкальләрне дәвам ит конкурсы. Командаларга 3әр мәкаль бирелә.

Агымга каршы йөзеп ...булмый. 
Аккан су кире ...кайтмас. 

Коега таш ташлау җиңел, алуы ...авыр. 

Чәчәкле гөл ....(нинди була?)кадерле була. 
Чәчәк булган җирдә ....бал була. 

Батыр ярасыз ...булмый.

Дусны табу җиңел, саклавы ...авыр.

Ком җыелса — чүл була, су җыелса —... күл була. 

(ничә мәкальне дөрес әйтсәләр – шулкадәр балл куела)

Йомгаклау.

Командаларны бүләкләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока родного (татарского) языка в 4 классе по теме "Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар".

Башкортстан республикасының татар мәктәпләре өчен дәрес конспекты...

Рабочая программа по родному (татарскому ) языку для 2 класса (1 час в неделю)

Рабочая программа по родному (татарскому) языку для 2 класса ,один час внеделю.По учебнику Хайдарова Р.З. "Кунелле татар теле"....

Конспект урока родного(татарского) языка в 4 классе по теме "Кушма сүзләр"

Конспект урока татарского языка в 4 классе по теме "Кушма сүзләр"....

КТП по родному(татарскому) языку для 2 класса

Тематическое планирование по родному языку для 2 класса...

Рабочая программа по родному (татарскому) языку 1 – 4 класс

Рабочая программа по родному (татарскому) языку 1 – 4  класс...

Рабочая программа по родному (татарскому) языку для 4 класса

Рабочая программа составлена в соответствии с требованиями Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования и основной образовательной программы МБОУ "Елховс...

Урок родного(татарского) языка в 4 классе "Имя существительное. Обобщение."

Урок родного(татарского) языка в 4 классе с использованием презентации "Имя существительное- исем. Обобщение." Урок построен с использованием групповых форм работы и работы в парах.На уроке ...