Сторителлинг алымы
опыты и эксперименты

Шигапова Эльмира Нуриаздановна

Сторителлинг – балалар сөйләмен үстерүче инновацион технология.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл storitelling.tatarchanursine.docx24.21 КБ

Предварительный просмотр:

Сторителлинг – балалар сөйләмен үстерүнең инновацион технологияләренең берсе.

Хөрмәтле коллегалар! Сезнең игътибарыгызга балаларның сөйләм телен үстерүнең “Сторителлинг” дип аталган яңа технологиясен тәкъдим итәбез.

Мастер-классның бурычлары: (2, 3  слайдлар) 

  • Укытучыларны Сторителлинг алымын кулланып,  мәктәп яшендәге балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән таныштыру.
  • Инновацион  укыту технологияләренә кызыксыну, аларны гамәлдә куллану теләгенуяту.

 “Сторителлинг” сүзе инглизчә “вакыйганы сөйләү” дигәнне аңлата. Рус телендә бу сүзгә әкиятләрне,  мифларны сөйләү дигән синоним туры килә. (4 слайд)

“Сторителлинг” уенын педагогикадан ерак торган, халыкара корпорация җитәкчесе Дэвид Армстронг өлкәннәр өчен уйлап тапкан. Бу уен  балаларга да бик кызыклы. Ул 9 кубиктан тора. Аларга маҗара һәм фантазия дөньясына чумыра торган 54 рәсем ябыштырылган.( 5-8 слайдлар)

Сторителлинг  - дәресләрне төрлеләндерүнең, һәр балага якын килүнең һәм кызыксыну уятуның шәп ысулы. Ул чыгымнар таләп итми, аны теләсә кайсы урында һәм вакытта кулланып була.

Сторителлингның техникасы дискурс формасында. Чөнки хикәяләр фантазияне, логик фикерләүне, мәдәни белемне үстерәләр.

Балаларга бу алым тышкы мәгълүматны эшкәртергә, истә калдырырга ярдәм итә; сөйләм телен баета, хатасыз язу күнекмәсен үстерә.

Сторителлинг балаларның проект эшчәнлегендә уңышлы кулланыла. Балалар материалны кызыклы хәл итеп сөйләгәндә ныграк истә калдыралар. Коры фактлар тиз онытыла. Сторителлинг – теләсә кайсы материалны балага җиткерүдә менә дигән алым!

Вакыйгаларны сөйләү оялчан балаларны кыюландыра, дәшмәүчеләрне сөйләшергә өйрәтә, кәефне күтәрә, чөнки аларны уйлап чыгару  - ул файдалы да, мавыктыргыч та!

Сторителлинг техникасын шәхси дә, төркемләп шөгыльләнүдә дә кулланырга мөмкин, анда һәр лексик тема рәсемнәрдә вакыйга белән ачылырга мөмкин. (9-10 слайдлар)

       Һәр уендагыча, сторителлингның да үз кагыйдәләре бар.Алар гади һәм балалар аны җиңел генә истә калдыралар. Башта вакыйганы сайлыйбыз, балалар кызыксынуын, тематиканы исәпкә алып, вакыйга кем турында булуны сөйләшәбез, ягъни төпгеройны, шулай ук хикәя жанрын сайлыйбыз (фантастика, детектив яки көлкеле вакыйга).

Америка белгечләре Чип һәм Ден Хиз хшы вакыйгаларның берничә принцибын аерып күрсәтте: (11слайд)

-гадилек,

-көтелмәгән хәл,

 - төгәллек (персонажлар, вакыйгалар башлангыч мәктәп балаларына таныш һәм аңлаешлы булырга тиеш),

 - чынбарлык (иң яхшы вакыйга, әгәр балалар аңаышанмаса, ошамаячак һәм истә калмаячак).

Сторителлингструктурасы. (12 слайд)

  1. Кереш.

Ул кыска булырга тиеш, монда балалар ситуациягә керә һәм герой белән таныша.

Керешнең вариантлары: (13 слайд)

  • Кайчандыр борын-борын заманда...
  • Якынрак утырыгыз, мин сезгә сөйлим...
  • Бервакыт...
  • Кайбер патшалыкта, кайбер дәүләттә...
  • Яшәгән, ди, булган, ди,...
  • Бу караңгы һәм яңгырлы төндә булды...
  • Безнең герой аны ни көткәнен белми иде...
  1. Вакыйгаларныңүсеше.

Монда персонажларның сюжет юнәлешләре һәм холыклары ачыклана. Бу өлеш проблемага яки конфликтка тирәнрәк үтеп керергә мөмкинлек бирә. Герой чумган вакыйга хәл ителми, ә киресенчә, киеренкеләнә генә бара.

  1. Кульминация.

Нәкъ менә монда -  барлык вакыйгалар кызган урын. Буөлештә герой җиңүче булып чыга (яки юк). Бу –барлык сорауларга җаваплар табылган өлеш,куелган проблеманы хәл итү барлыкка килә. Сер ачылган!

  1. Йомгаклау.

Йомгаклау кыска булырга тиеш, ул хикәяләүне бер җөмлә белән генә тәмамлый. Мәсәлдәге кебек - мораль.

Шулай итеп уен башлана!

Бала "тылсымлы капчыктан" кубикны чыгара, аны ташлый, һәм чыккан рәсемгә карап, үзенең дусларына шаккаткыч вакыйга сөйли башлый, аннары икенче уенчы, кубикны тып, эзлелекне югалтмыйча, вакыйганы дәвам итә.Шулай итеп, бер рәсемнән икенчесенә салмак кынакүчеп,гадәти булмаган көлкеле, ә кайчак моңсу хикәяләр да иҗат итәләр.

Башта бурычны гадиләштерергә мөмкин, чөнки барлык балаларда да коммуникатив сәләтләр җитәрлек дәрәҗәдә үсмәгән. Шуңа күрә хикәяне чиратлашып болай төзергә мөмкин: беренче кубикны бала ташлый, ә икенче кубикны укытучы һ. б. Шул рәвешле, өлкәннәр сюжет сызыгын кирәкле юнәлештә җибәрә һәм төзәтә ала.

Практик өлеш.

1. “Сторителлинг” уены.

  • - Бу технологияне гамәлдә балалар белән кулланып карауны тәкъдим итәбез.
  •  - Ә хәзер сезнең белән эшләп карыйк.

2. Ярдәмлек ясау.

Хөрмәтле коллегалар! Бу яңа технология сездә зур кызыксыну уяткан,  дип уйлыйбыз. Аның асылын истә калдыру һәм үзегез белән алу өчен ярдәмлек ясарга тәкъдим итәбез. Өстәл артына якынрак утыруыгызны сорыйбыз.

  • Һәр кешегә куелган конвертлардан зәңгәр төстәге җыелмаларны алып, мозаика төзеп карагыз.  
  • Әйдәгез, экранга карап, тикшерәбез. (14 слайд) 
  • Яхшы, аны ярдәмлекнең 2 битенә өскә ябыштырабыз.
  • Хәзер сторителлигның структурасын тиешле тәртиптә шул ук биткә ябыштырыгыз. Алар – яшел төстәге җыелмада. Игътибарлы булыгыз: артык этап булырга мөмкин! (15 слайд) 
  • Тикшерәбез. (16 слайд) 
  • Сары төстәге мәгълүмат – сезгә алга таба эшләү өчен кулланма. Аны з биткә урнаштырыгыз. (17 слайд)   
  • Бу уенда кулланыла торган төп предмет нәрсә? (кубик)
  • Үрнәк өчен аның бер шаблонын соңгы биткә ябыштыруыгыз сорала.
  • Менә безнең ярдәмлек әзер.  Аны үзегезнең эшегездә уңышлы кулланып, югары нәтиҗәләргә ирешергә язсын, дигән теләкләр  белән мастер-классыбызны тәмамлыйбыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт! (18 слайд) 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Применение техники сторителлинг на уроках ОПК как средство формирования коммуникативной компетенции.

С помощь технологии сторителинга формируется коммуникативная компетенция,  обучение через общение...

Сторителлинг

Мастер-класс...

Сторителлинг: убеждение с помощью историй или путь к спокойствию

Творческий взрослый воспитает творческих детей, которые, в свою очередь, донесут своё творчество до следующего поколения....

Мастер-класс для педагогов по теме: «СТОРИТЕЛЛИНГ и учебное СОТРУДНИЧЕСТВО» («Принцип двух С»)

Рассказывание историй является важной формой самовыражения.    -Человечество стало обмениваться информацией в устной форме задолго до того, как научилось писать, поэтому рассказы, притч...