Играем и поем!
материал (2 класс) по теме

Гараева Сирина Рафаэлевна

Внеклассное мероприятие ко дню мам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_byrme.docx29.86 КБ

Предварительный просмотр:

Уйныйбыз да , җырлыйбыз!
Максат: 1.Әниләргә мәхәббәт, аларны хөрмәтләү, ихтирам итүне тәрбияләү.

2.Укучыларның тел байлыгын, сөйләм культурасын үстерү.


Җиһазлау: плакатлар:” Әнкәм йорты-алтын бишек”, “ Өйнең яме ана белән”, “Дөньяда ата-анаңнан башка бар да табыла”.


Кичәнең барышы.
1. Алып баручы:
Ана!
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда.
Хәерле көн, укучылар, укытучылар һәм безнең иң кадерле кунаклар-әниләребез!
Бүгенге кичәбез Әниләр бәйрәменә багышлана. Баланың иң якын киңәшчесе, хәленә керүче, кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше-Ана.
Татар халкында шундый мәкаль бар: “ Уч төбендә тәбә пешереп ашасаң да, әниең каршында изге бурычыңны үти алмыйсың”.Әйе,бу дөрестәндә шулай.Ә хәзер укучылар әниләрен бәйрәм белән котлап, шигырьләр сөйлиләр:
1нче укучы:
Әни бит ул-өйнең яме,
Ә тормышта –олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
2 нче укучы:
Кояш кебек якты нурлар синнән,
Карашлары белән җылыткан.
Юктыр беркем, әнкәй, синнән башка,
Иркә сүзләр белән юаткан.
3 нче укучы:
Безнең күңел һәрчак сиңа
Телии иң изге  теләк.
Җир йөзендә синнән башка
Беркем юк кадерлерәк
4 нче укучы:
Әнкәем!
Теләкләрнең телим изгеләрен,
Бәхетләрнең телим зурысын.
Шатлыкларның телим көтмәгәндә
Килә торган иң-иң нурлысын.

Татар халык биюе.
5 нче укучы
Котлы булсын,әни, бу бәйрәмең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер баланың.
6 нчы укучы.
Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен,
Рәхмәт, сиңа, безне яшәткәнең өчен.
Балам, диеп, күз нурларын жәлләмичә,
Кайткан саен назлап,
Сөеп йоклатканың өчен.
7 нче укучы.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
8 нче укучы.
Онытмамын сине беркайчан да,
Рәхмәтлемен барысы өчен дә!
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә әни, яшә йөзгәчә.
Җыр:”Җырлыйк әле”
Алып баручы: Безнең укучыларыбыз әниләр турында “Минем яраткан әнием” дигән инша яздылар Шуларны әниләргә укыйк.(әниләр танып белергә тиеш)
Ә хәзер була КВН
Гаҗәп күңелле уен.
Укучыларыбыз көч сынаша
Әниләр белән бүген.
Безнең 2 команда катнаша: _______
2.Программа белән таныштыру:

3.Ярыш барышы.
1.Танышу

Командалар үзләре белән таныштыралар, сәламлиләр.

2.Аю да баласын аппагым,ди

Керпе дә баласын йомшагым ,ди

Әниләргә нинди матур сүзләр әйтеп була.Командалар чиратлашып ягымлы сүзләр әйтәләр.

3.Тапкырларга,зирәкләргә

Бездә урын түрдән

Кайда? Нәрсә? Кайчан була?

Әйтсен шуны белгән.

(Командаларга табышмаклар, сораулар бирелә)

Син туктасаң туктый,

Син барсаң бара.

Нәрсә ул? Уйлап кара?(күләгә)

Вак кына дыр үзләре,

Ялтырыйдыр күзләре,

Бу ни була, эзләче? (йолдызлар)

Урамда бар, кырда юк

Мунчада бар,өйдә юк(у һәм н авазлары)

Тугай кайчан сайрый?(р авазы өстәсәң)

Кара диңгезгә төшкән таш нишли?(юешләнә)

Бер имәндә 10 ботак.Ботак саен 5 алма.Барлыгы ничә алма?(имәндә алма үсми)

4. «Веникобол» уены.

Себерке ярдәмендә шарны йөртү.

5. «Кем озаграк тота» уены

Шарны өреп баш очыннан төшерәсе түгел.

6. «Башны эшләт» уены

Командаларга Б,Вхәрефләре бирелә. Шул хәрефләрдән башланган сүзләр төзисе.

Әниләргә эш:

Сопоставь понятия:

Портфель – щит и меч.

Диктант – глаз налево, глаз направо.

Приход директора- Встать! Суд идет!

Ученики – веселые ребята.

Первая парта – остров невезения.

Последняя парта – остров свободы.

Тетрадь после  проверки – аленький цветочек.

«2» за подсказку – горе от ума.

7. «Сумканы тутыр»уены.

Командаларга вторник, четверг көннәрен тутыру.

Әниләргә җомга көнен тутыру.

8. «Әни кулын тап»уены.

Күзләрне бәйләгән хәлдә үз әнисен әйтү.

9. «Аш пешерәбез» уены

Хәзер безнең командалар” аш пешерәләр”.

Токмачлы аш, кәбестәле аш

Әниләр яшелчәләрдән бизәкләр ясыйлар.

10. «Тәрҗемәче»уены.

Командалар чикләвек кабып җөмлә укыйлар ,әниләр белергә тиеш.

11. «Балык тотабыз»уены

Тирән тәлинкәгә 2 м ераклыктан төймәләр атарга.

12. «Син кайда?»уены.

Бер команда сыер, икенчесе песи булып, күзләр бәйләнгән хәлдә , тавыш белән бер җиргә җыела.

13. «Җырлыйбыз» уены

Сыерлар, песиләр булып «Туган тел»не җырлау.

14.Котлыйбыз.

Командалар әниләрен бәйрәм белән котлыйлар, бүләкләр тапшыралар.

Хөкемдарлар балларны әйтә,җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла.

Алып баручы:

Шулай итеп, безнең ярышыбыз тәмам. Ике команда да бик матур катнашты.

Барыгызга да рәхмәт!

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә!

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Саба районы Завод Нырты урта мәктәбе

Уйныйбыз да, җырлыйбыз!

Әниләр көненә багышланган кичә




Кичәне төзеде һәм үткәрде:

Гәрәева Сиринә Рафаэль кызы

2010


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Защитникам Родины славу поем!

Устный журнал посвященный 23 февраля. В эфире радиостанция.......

Дополнительная образовательная программа по английскому языку "Играем и поем"

В нашей мире с каждым годом увеличивается количество зарубежных стран, многосторонние связи с которыми неуклонно расширяются. Исходя из этого, все большее количество педагогов и родителей понимают, чт...

Технологическая карта урока "Мы играем и поем"

Тип урока: развитие лексико-грамматических навыков говорения по теме «Семья»Дидактическая цель: создать условия для закрепления блока информации по заданной теме средст­вами личностно-деятельностно-ко...

Мы играем и поем ( урок + презентация "Мы празднуем Рождество")

Рождественские традиции в Германии, история возникновения рождественских атрибутов....

Конспект урока немецкого языка в 3 классе. Тема раздела: «Осень. Какая сейчас погода?». Тема урока: «Мы играем и поем» «Wir spielen und singen»

Данный урок предназначен для  обобщения лексико-грамматических навыков по теме "Осень"; для организации деятельности учащихся по коррекции знаний и способов действий;  для развития...

Методическая разработка сценария отчетного концерта для родителей "Вместе играем и поем" Авторы: Егиазарян С.С., Ровенских Е.О., Николаева Л.О.

Сценарий концерта для родителей  по итогам учебного года.В программе прозвучат произведения композиторов классиков., детских композиторов....

Сценарий фольклорного праздника "Мы играем и поем, в гости всех к себе зовем!".

   Сценарий фольклорного праздника включает в себя разнообразные виды устного и музыкального фольклора русского народа, что приобщает детей к творческой деятельности, развивает интере...