В стране загодок.
методическая разработка (2 класс) по теме

Мероприятие на татарском языке. Класс делится на две команды и отгадывают загадки.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon В стране загодок 35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Табышмаклар иленә сәяхәт

Исәнмесез укучылар. бүгенге кичәне башлыйбыз. Без сезнең белән Татарстан   Республикасында яшибез. Безнең Республиканың табигате төрле-төрле. Бездә калын урманар да тигез далалар да бар. Урманнарында пошилар, куяннар, тиеннәр, төлкеләр, бурсыклар, бүреләр дә очрата аласың. Безнең якларның климаты да бик ягымлы һәм уртача гына. Әйе, һәр як үзенчә күркәм. Без сезнең белән балалар шушы матурлыкны күрә, тоя белергә һәм яшьтән табигатьнең сакчылары булып үсәргә тиеш.

(“Кояшлы ил “җырын башкару).

Без бүген табышмаклар кичәсенә җыелдык. Бу- көч сынашу уены. Кем тапкыр,кем  зирәк,шул җиңәр тизрәк. Алда зур көрәш тора. Бу кичә табигатьә багышлана. Шуңа күрә хайваннарга , кошларга, үсемлекләргә, табигать куренешләренә багышланган табышмакалар гына әйтергә тиеш булабыз.

Бугенге ярышта ике команда катнаша:”ЗИРӘКЛӘР”һәм”ТАПКЫРЛАР”. Ә хәзер сүз аларга бирелә.

Зирәкләр.

Без ,зирәкләр тормышта

Иң кирәкләр,кирәкләр

Эһ!Дигәнче уйлыйбыз

Шуңа инде без менә

Коллективта терәкләр.

Тапкырлар.

Тапкырлар без , тапкырлар,

Юк без йөрмәгән юллар,

Юк без белмәгән табышмак,

Әйдә ,дустым ,әйтеп бак!

Хәзер ӨЙГӘ БИРЕЛГӘН ЭШ не тикшерәбез:кайсы команда күбрәк табышмак язды икән?(Табышмаклар җюригә бирелә).

Я,хәерле сәгатьтә!

Табышмаклар әйтәбез,

Тапкырлар һәм Зирәкләрдән

Дөрес җавап көтәбез.

ЗИРӘКЛӘРГӘ.

1.Кырлар буш кала

Яңгырлар ява

Җирләр дымлана.

Бу кайчан була?(Көз көне)

2.Ул булса көн була

Ул булмаса төн була.(Кояш)

3.Ак кына , вак кына,

Ак мамык сымак кына.

Югала ,юк була,

Учта тотсаң , чак кына.(Кар бөртекләре)

4. Ишектән керә, түргә менеп утыра.(суык)

5. Үсә койма буенда

Гел чагудыр уенда

Уты да юк-яндыра.

Корт чаккан эз калдыра.(кычыткан)

6. Чакырдылар, дәштеләр.

Барган идем-качтылар.(яңгыр)

ТАПКЫРЛАРГА.

  1. Һәр җир карланган

Сулар бозланган

Уйный җил-буран

Бу кайчак туган?(кыш көне)

  1. Лампа түгел яктырта , мич түгел җылыта.(кояш)
  2. Канатсыз оча,

Аяксыз чаба

Тышта оелә.

Өйдә җәелә.(кар бортекләр)

4.Кышын ята таштай

Язын чаба аттай.(Боз)

5.Утырабыз урманда

Ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә ,кыздыра да

Кешеләр безне җыеп.(Гөмбә)

6. Яшел шәлен ураган,үзе кигә ап-ак тун.

Үзе бөдрә-чәче юк.(Каен)

(Татар халкының җырлы –биюле уены “Кәрия-Зәкәрия”)

Әтәч рәсеме буенча табышмаклар әйтү.

Куян рәсеме буенча табышмаклар әйтү.

ХАЙВАННАР ТУРЫДА ТАБЫШМАКЛАР ӘЙТҮ.

1.Кош түгел оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне ярата,

сызгырса урманны яңгырата.(тиен)

2.Соры дыр үзе,

Үткендер теше,

Урманда йөри

Бозаулар эзли.(Бүре)

3.Көлтә-көлтә койрыгым

Селти-селти барамын.

Кетәклеккә кереп мин,

Тавык-чеби аламын.(Төлке)

4.Урманнан чыгар.

Корсак асты чуар:

Койрыгы сырлы.

Хәйләсе күп төрле.(төлке)

5.Асрамый да умарта

Балны бик-бик ярата.

Кышын сөя йокыны

Язгача тормый ята ул.(Аю)

Музыкаль тәнәфес.(Татар халык биюе)

ЯШЕЛЧӘЛӘР ТУРЫНДЫ ТАБЫШМАКЛАР ЭЙТҮ

.

 Кем алданрак кул күтәрә , дөрес җавап бирә, шул командага очко языла.

1.Үсеп утыра бер чүлмәк,

өстенә кигән 100 күлмәк.(кәбестә)

2.Утыра башын игән.

Өстенә 100 кат тун кигән.

Туныйсң-туныйсың

Тунаганда елыйсың.(суган)

3.Җир астында алтын казык.

Алдык без аны казып.(кишер)

4.Җир астында җиз бүкән,

Һәр көн ашыйсын иркәм.(бәрәңге).

5.Озын,яшел,түтәлдә

Сары тозлы кисмәктә.(кыяр)

6.Түгәрәк , ә ай түгел

Сары ә коя түгел.

Тәмле,тик шикәр түгел.(шалкан)

МУЗЫКАЛЬ ТӘНӘФЕС.(Баянда уйнау)

“Тәртипкә китер”уены.

Агач башы тукылдык.

Тукый-тукый тук булдык.(тукран)

Язын килә,көзен китә.

Оя ясасаң, үз итә.(сыерчык).

Җюригә сүз бирелә. Җиңүчеләр бүләкләнә.

Бүген без ел фасыллары, җир-сулар,үсемлек,хайваннар,кошлар дөньясы,һава-климат турында табышмаклар әйттек. Ә үсемлекләр хайваннар,кошлар,бөҗәкләр,кеше.-болар табигать. Без алардан башка яши алмыйбыз. Укучылар, табигатькә карата мәрхәмәтле булыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер - класс "Страна моя, в которой я живу, страна, в которой жить хочу!"

Любовь к родному селу, гордость за свою страну имеет огромное значение для развития личности ребёнка. Без любви к Родине и уважения к её истории и культуре невозможно воспитать гражданина и патриота ...

Путешествие по странам мира и знакомство с фольклором зарубежных стран

Данный урок поможет развивать навыки выразительного, беглого чтения, память, внимание, воображение; формировать информационную компетенцию; воспитывать интерес к культуре другого народа. ...

Представление страны на конкурсе "По странам и континентам". Страна "Япония"

Данный материал может быть полезен учителям, воспитателям, организаторам, классным руководителям...

Проект урока по ФГОС по теме " Новый год. Традиции и особенности празднования в англоязычных странах и в нашей стране. " (учебник Верещагиной И.Н. 3 класс, 2 часть).

При освоении новых образовательных стандартов  становится возможным активное внедрение в современную педагогику личностно-ориентированных технологий, ориентированных на признание уникальной сущно...

Презентация на тему: "Страна восходящего солнца. Япония. Символ страны - Сакура"

Са́кура (яп. 桜 или яп. 櫻) — название нескольких деревьев подсемейства Сливовые; зачастую обозначает вишню мелкопильчатую. Многие виды, называемые «сакурой»...

Технологическая карта урока окружающего мира «Страны мира. Проект страны мира» ( УМК «Школа России», 2 класс)

Цель урока:  введение понятия «физическая » и «политическая карта мира», знакомство с некоторыми странами мира, воспитание чувства гордости за Россию.Задачи урокаДидактиче...