Әнием - күз нурым
классный час по теме

Шакурова Фаниса Тагировна

Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon niem-kuz_nurym.doc307 КБ

Предварительный просмотр:

Әнием-күз нурым | Фәнисә Шәкүрова

Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

                                               

                                                Төзеде: Шәкүрова Фәнисә Таһир кызы,

                                                         2 нче квалификацион категорияле  

                                                            башлангыч сыйныф укытучысы      

                             

Укытучы:

- Хәерле  көн, хөрмәтле  әниләр, дәү әниләр һәм балалар!

Бер  утыру – үзе бер гомер дип,

Бабаларыбыз юкка әйтмәгән.

Бер очрашып серләр бүлешү-

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

Мөхтәрәм әниләр! Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәрвакыт  көләч йөзле, сау - сәламәт, бәхетле булыгыз. Балаларыгызның  чыгышы  сезгә бәйрәм бүләге булсын.

Россиядә Әниләр көне 1998 нче елдан башлап, Россия Федерациясе Президенты Борис Николаевич Ельцин боерыгы нигезендә үткәрелә башлый. Әниләр көне ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм Буларусиядә - 14 октябрьдә, Грузиядә - 3 мартта, Армениядә - 7 апрель көнне, Казахстанда – 16 сентябрь һәм Великобританиядә - 3 апрель көннәрендә үтә икән.

Укучылар:

1. Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый

Беләбез һәммәбез дә.

2. Бүген әниләр бәйрәме

Бүген җирдә тантана

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана.

3. Әниләрнең бәйрәменә

 Куана шулай алар

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Җыр. “ҖЫРЛЫЙМ ӘНИЕМ ТУРЫНДА” (Г. Зәйнәшева сүзләре, Ф. Әхмәдиев көе) 

Бер кыз бала җыр чыгарган,
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк, диеп,
Өйрәткән энесенә:

«Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!»

Җырны чишмәләр ишеткән,
Кошлар отып алганнар.
Сандугачлар һәм тургайлар
Матур көйгә салганнар:

«Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!»

Кушыл син дә, җырлыйк бергә,
Яңа матур җыр тусын.
Җирдә әниләр, кояштай,
Озын гомерле булсын:

«Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!»

Укучылар:

5.Син, Әнием, минем  өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

6. Иң кадерле кешебез син

Сөекле әниебез.

Син булганга без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез.

7. Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә-якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

8. Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

9. Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

10. Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы

Тормыш яме - ӘНКӘЙ, ХАТЫН-КЫЗ! (барысы бергә)

Укытучы:

-Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җирнең гүзәллеге - хатын-кызларда. Тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләр кемнәр соң алар? Әйдәгез, әлеге сорауга җавапны укучылардан алыйк.

Укучылар:

Дөньяда иң мәрхәмәтле кеше - ул минем кадерле ӘНИЕМ!

Үзе сөйкемле булу белән бергә күңеле дә матур гүзәл ханым - ул минем газиз ӘНИЕМ!

Өйне ямьле, ризыкны тәмле итүче өлгер хуҗабикә - ул минем алтын куллы ӘНИЕМ!

Җыр. “ӘНИЕМӘ” (Л. Йоносова сүзләре, Г.Гараева көе)

Әнием,кадерлем,

Син энҗе бөртегем.

Син хөрмә җимешем,

Син йөрәк тибешем.

Әнием,әнием

Иң кадерлем син минем.

Мин сиңа багышлап,

Җырлыйм бу җырымны.

Мин сиңа бу җырда

Ачам бар җанымны.

Әнием,әнием,

Иң кадерлем син минем.

Мин сине яратып,

Иркәләп торырмын.

Мин сиңа тормышта,

Таяныч булырмын.

Әнием,әнием,

Иң кадерлем син минем.

Укучылар:

11. Көннәр буе йөгерсәм дә

Мин армыймын.

Уку авыр булса,булсын

Зарланмыймын

12. Орышсаң да кайвакытта

Еламыйм ич.

Син шат булсаң,тора алмыйм

Елмаймый һич.

13. Исәнлек-саулыгың сорап

Дога кылам.

Әниемнән аермасын

Берүк,ходам!

14. Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә.

Бу бәйрәм дөньяга килгән

Кояш нуры сибәргә.

15. Бу бәйрәмдәге җылылык

Гасырларга җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

16. Читкә китми әниләрне

Һаман саклап йөртербез.

Әни кушса, әти белән

Тауларны күчерербез!

17. Наз гөлләре үсеп чыга

Сез үткән буш җирләрдән.

Кабул итегез котлаулар

Менә без-нәниләрдән!

18. Бәйрәм бүләксез булмый ул

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез.

19. Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа диеп кенә.

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп менә.

(Балалар үзләре ясаган котлау открыткаларын әниләренә тапшыралар)

ҖЫР. “ӘНИ КИРӘК” (Р. Миңнуллин сүзләре, М. Шәмсетдинова көе)

Көннәр якты булсын өчен, 

Йокы татлы булсын өчен,

Әни кирәк,әни кирәк

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк.

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен,

Әни кирәк,әни кирәк

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк.

        Ашлар тәмле булсын өчен,

        Дөнья ямьле булсын өчен,

        Әни кирәк,әни кирәк,

        Дөнья ямьле булсын өчен

        Әни кирәк.

        Иң кадерле кеше җирдә

        Әни димәк.

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"

Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"...

өйгә эшне ничек эшләргә?

Ата-аналар өчен. Балаларны ничек мөстәкыйль дәрес хәзерләргә өйрәтергә....

"Әнием- күз нурым"

Башлангыч сыйныфлар өчен әниләр көненә, 8 Мартка багышланган кичә. Рус мәктәбендә эшләүче укытучыларга, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә ярдәмлек....

Әнием, күз нурым!

Әнием, күз нурым!А.б. Хәерле көн, кадерле кунаклар! Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә. Хөрмәтле әниләр, бәйрәмегез мөбәрәк булсын!1 бала Нигә бүген бөтен җир...

“Дәү әнием минем, дәү әнием...”

ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....

“Әнием, дәү әнием – сез безнең кадерлеләребез”

(3 нче, 4 нче сыйныфлар өчен әдәби- музыкаль кичә)Максат: балаларда әбиләргә, әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны олылау һәм кадерләү.               Исә...

“Энием, куз нурым!”

Балалар күңелендә  кадерле кешеләребезне әниләргә карата хөрмәт, олылау хисләрен үстерү, әниләрне бәйрәм белән тәбрикләү....