Әнием, күз нурым!
классный час (3 класс) на тему

Әнием, күз нурым!

А.б. Хәерле көн, кадерле кунаклар! Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә. Хөрмәтле әниләр, бәйрәмегез мөбәрәк булсын!

1 бала

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый-

Беләбез һәммәбез дә.

2 бала

Бүген – Әниләр бәйрәме,

Бүген – җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_kone.docx18.85 КБ

Предварительный просмотр:

Әнием, күз нурым!

А.б. Хәерле көн, кадерле кунаклар! Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә. Хөрмәтле әниләр, бәйрәмегез мөбәрәк булсын!

1 бала

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый-

Беләбез һәммәбез дә.

2 бала

Бүген – Әниләр бәйрәме,

Бүген – җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

3 бала

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әинләрне котлый бүген

Җирдә барлык  балалар.

А.б. Хөрмәтле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер телибез. Һәрвакыт шат, сөйкемле, бәхетле булыгыз!

4 бала

Син , әнием, минем өчен

Бу дөнҗяда  бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

5 бала

Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга, без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

6 бала.

Әниләрне, әбиләрне,

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Барасы бергә

Бәйрәм белән котлыйбыз!

7 бала

Күмәкләшеп барыбыз бергә,

Җырлап алыйк , әйдәле.

Котлы булсын! Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

Җыр: “Иң матур җыр”

А.б. Аллаһы  Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатҗле , нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы, иң четерекле вазифаны – бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын – кыз – иң элек ана һәм гаилә җылысын саклаучы.

  Кадерле әниләр! Бәйрәмебез гади генә булмаячак. Без сезнең белән уеннар уйный-уйный ял итәрбез.

 1 уен “Чәч үрү”

 3 кыз һәм 3 әни кирәк булачак. Кем тизрәк һәм матуррак итеп чәч үрә?

Аяклар тими идәнгә                       Йөрәкләр җырлый берләшеп,                

Дәртләнеп биегәндә.                      Парлашып биик, әйдә.

“Яфраклар биюе”

2 уен “Парлашу уены”

Уртадагы түгәрәкк балалар, ә тышкы түгәрәккә әниләр баса. Түгәрәктә биибез. Музыка туктауга һәр кем үз әнисен табып ала һәм парлашып бии.

Чәчәк бәйләме сузсак,

Үрелеп ала алмассыз.

Җыр бәйләме бүләк итсәк,

Кабул итми калмассыз.

4 класс укучылары барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлап “Әнием кочагы” җырын башкаралар.

3 уен “Тизәйткечләр әйтү”

3 әни чыга өйрәнә һәм әйтә.

Бию” Әниемә булышам”

4 уен “Бау+бау= баулар”

Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген минем дә

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

Җырлый Хисамиева Ландыш “Рәсем ясыйм”

5 уен “Мәкальне дәвам ит”

Эше барның  ашы бар .

Тирләп эшләсәң,  тәмләп ашарсың  .

Эш беткәч,  уйнарга ярый  .

Тырышкан табар,  ташка кадак кагар  .

Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй.

Биюченең итәге                             Биючегә сүз әйтмәгез  

Бии-бии кыскара                           Бии бии остара.

2 кл кызлары башкаруында “Зонтиклар биюе”

6 уен “Шөреп бору”        2 әни катнаша

Без сезне бик яратабыз

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

2 кл. “Көләсе килеп тора”

7 уен “Кем өлгер?”

Уен кечкенә шакмаклар белән уйнала. Идәнгә уенчылар саныннан бергә ким шакмаклар куела. Уенчылар шакмак тирәли әйләнеп йөриләр. Көй туктагач, һәр кеше 1 шакмак ала. Шакмаксыз калучы сорау ала.

 4 класс  укучылары “Вальс” бүләк итәләр.

Җырла дисәләр җырлыйбыз,

Бер дә каршы килмибез.

Карап торыгыз, әниләр,

Җырлый-җырлый яшибез.

1 класс укучылары “Һәрвакыт булсын кояш” җыры.

Бер матур чәчәк                         Әнием шатланды.

Мин кырда өздем.                      Минем бүләккә.

Бәйрәм көнендә                         Яратам бит мин

Әниемә бирдем.                        Әниемне бик тә.

 Бүләкләр тапшыру.

А.Б. Бу дөньяда ничек яшәсәгездә,

Агымсудай вакыт тиз үтә.

Уфтанмаслык булсын гомер юлыгыз.

Татулыкка җирдә ни җитә.

Юлларыгызга ак бәхетләр яусын,

 Кайгы-хәсрәт сезне читләп үтсен.

Таң җилләре булып битегездән,

Назлап кына, бары шатлык үпсен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"

Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"...

өйгә эшне ничек эшләргә?

Ата-аналар өчен. Балаларны ничек мөстәкыйль дәрес хәзерләргә өйрәтергә....

"Әнием- күз нурым"

Башлангыч сыйныфлар өчен әниләр көненә, 8 Мартка багышланган кичә. Рус мәктәбендә эшләүче укытучыларга, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә ярдәмлек....

Әнием - күз нурым

Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе...

“Дәү әнием минем, дәү әнием...”

ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....

“Әнием, дәү әнием – сез безнең кадерлеләребез”

(3 нче, 4 нче сыйныфлар өчен әдәби- музыкаль кичә)Максат: балаларда әбиләргә, әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны олылау һәм кадерләү.               Исә...

“Энием, куз нурым!”

Балалар күңелендә  кадерле кешеләребезне әниләргә карата хөрмәт, олылау хисләрен үстерү, әниләрне бәйрәм белән тәбрикләү....