“Энием, куз нурым!”
классный час

Хидиятова Алсу Нуретдиновна

Балалар күңелендә  кадерле кешеләребезне әниләргә карата хөрмәт, олылау хисләрен үстерү, әниләрне бәйрәм белән тәбрикләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eniem_kuz_nurym_.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

“Энием, куз нурым!”

Максат. Балалар күңелендә  кадерле кешеләребезне әниләргә карата хөрмәт, олылау хисләрен үстерү, әниләрне бәйрәм белән тәбрикләү.

Җиһазлар: әниләр турында язылган шигырьләрдән өзекләр, Жыр язмалары, кул эшләреннән күргәзмә.

Кичә башланыр алдыннан бүлмәгә Факиһә килеп керә.

Факиһә. Уф! Туйдым бу дөньясыннан. Мин дә ир белән яшим инде.  Ходаем кара әле, әнә күрше  мәктәпкә әниләр бәйрәменә китте. Минем дә барасым килә. Анда баргач, матур күлмәк кирәк.  Ир дә бер матур күлмәк алып бирә алмый. Аларга нәрсә? Аларга  бернәрсә дә кирәкми! Бер матур күлмәк тә алып биргәне юк бит! Әнә хәзер дә йоклый торгандыр әле. (Кычкыра) Хәбибрахман! Хәбибрахман дим!

(Хәбибрахман домашний трико белән чыга)

Хәбибрахман. Куркыттың бит! Нигә шулкадәр кычкырасың? Бүрегеңне салдыралар дип торам!

Факиһә. Хәбибрахман, Хәбибрахманчик, җаным! Менә бүген мәктәптә әниләр бәйрәме... Нәрсә киеп

                барырга белмим...

Хәбибрахман. Теге юбилейга киеп барганнын ки.

Факиһә.  Анысын кидем бит инде, аны күрше Галимә дә күрде.

Хәбибрахман. Чаллыга,  туйга киеп барганын ки алайса, аны берәү дә күрмәде.

Факиһә. И, анысын да киясе килми, ярар бармыйм алайса. Бүген әнә  кызыклы кино була диләр.  

                Өйдә калам, бармыйм.

Хәбибрахман.Факиһә, җаным, бар инде. Үзеңне кешеләргә күрсәтерсең, кешеләрне дә күрерсең! Син    

                  кешедән киммени?!   Әнә күрше дә әллә кайчан китте инде.(залга карап) Китсә генә ярар  

            иде, күрше  футбол карарга керерсең дип чакырган иде. Бу калса,  җибәрмәс. Йә, барасыңмы?

Факиһә. Ярар, барырмын, малай да, әни обязательно кил, диде. Ни булса да булыр, барам. Әниләр

                бәйрәме бит, бармыйча булмый.

.

Песня “Здравствуйте, мамы!”

А. Булат    Кем дөнь яга кеше бүләк итә,

                Ә кешегә якты дөньяны?

                Тойгалары кояш кебек кайнар.

                Эретерлек гранит кыяны.

Динэ     Кем күңеле тулган айдай серле,

             Язлар сыман назлы, ягымлы,

            Шатлыкларга түзем, сабырлы?

Айзиля   Кем елмая җәйге таң атканда,

              Балкып китә шундук тирә-як?

              Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

              Көләчлекә аңа тиңнәр юк.

Адель.  Кем куллары өйне, җирне ямьли,

             Изгелеге үлчәү тапкысыз?

             Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

             Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!

                                       

К.Ильяс. Һәр авылда, районда, республикабызда, илебездә әлеге бәйрәм хөрмәт белән билгеләп  

                үтәлә. Бүген без дә сезнең белән әлеге бәйрәм уңаеннан җыелдык. Кадерле әниләребез,  

                сөекле дәү әниләребез, бәйрәм белән сезне!

Альбина   Әни, әнием, әнкәй! “Әнкәй” сүзе үзенчә йомшак, ягымлы ишетелә, бер олы мәгънәне    

                   аңлата.

Зохрэ   Әнкәй диләр, әнкәй генә диләр,

             Йомшак искән җылы җилләрне,

             Әни сулышыдай иркә диләр,

             Хәтта туып-үскән җирләрне.

Ислам Туган илне Ватан-ана диләр.

            Ул әнкәйдә кыйммәт булганга.

            “Әни” дән дә гүзәл бармы бер сүз?

             Әйтегезче, дуслар, туганнар!

Илья. На земле хороших людей немало,

            Сердечных людей немало,

            И все-таки лучше всех на земле

            Мама…

Голназ  Әниләр турында сүз башлаганда, иң алдан хәтергә туып-үскән йорт, чәчәкле-чирәмле    

               ишегалды, капка төбендәге киң ябалдашлы тупыл агачы, чишмә юлы искә төшә. Туган йорт,

               туган туфрак һәм әнкәй – берни белән дә тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле кеше!  

               Кешедә булган бөтен гүзәллек әнидән килә. Әнисез шагыйрь дә, батыр да юк.

“Җырлыйм әнием турында” җыры башкарыла.

Аделя. . Кара әле, барлык кызлар да тизрәк үсеп, кияүгә чыгарга хыялланалар дип ишеттем.

Рамилэ   Әлбәттә, шулай. Кем генә бүләкләр, чәчәкләр, конфетлар алырга теләмәс икән?

Аделя   Ә син кияүгә чыккач һәм әни булгач, бизәнеп, конфет ашап һәм бүләкләр алып кына утырырмын дисеңме?

Рамиля    Башкача булырга мөмкинмени?

Данияр    Статистикага күз салыйк әле: әниләр авыру балалары янында 3 мең  йокысыз төн    

             үткәрәләр; әниләр, пешекче  булмасалар да, 500 төрле ризык әзерлиләр; әниләр тау хәтле кер

             юалар., әниләр  үтүкләгән сөлгеләре  Җир шарын уратып алырга җитәр иде; әниләр балалары

             өчен борчылып күпме күз яшьләре түгә?

Рамиля  Әйе шул. Әни булу зур җаваплылык, сабырлык, тырышлык сорый икән шул. Ә әниләрнең  

                бәхете нидә соң?

К. Ильяс    Ф.Яруллинның “Аналар бәхете нидә?” шигырен сөйли.

Алеша С тех самых пор, как человек рождается

             Он чувствует заботу и тепло.

            Он знает: мама рядом, улыбается

             И никогда не бросит одного.

            Всегда поймет, поможет, посоветует,

            Научит, защитит нас, если вдруг.

            С вопросами любыми и ответами

            Идем мы к маме, мама – верный друг.

Рэмис  Ямьсез күреп, ямьсез дия күрмә -

            Һәр чәчәкнең аның төсе бар.

            Сөйкемсез сөяк буламы? –

            Һәркемнең әнисе бар.

Ильфар  Бәләкәйне бәләкәй ди күрмә -

               Һәр җимешнең аның төше бар.

             Кеше бәләкәй буламы? –

             Кешенең әнисе бар.

Ильназ   Баласына сүз тидермәс өчен

                 Газиз җанын бирер кеше бар.

                 Бер бәләкәй генә адәмгә дә

                 Берәүләрнең таудай хисе бар!..

Г.Булат  “Мәрхәмәтле бул балама”, - диеп,

                Дога укып торыр кеше бар.

                Кимсетә күрмә кешене –

                Кешенең әнисе бар.

Г. Голназ   Әнкәемнең ак күлмәген киеп

                    Бөтереләм көзге каршында.

                    Нинди хатирәләр саклыйсың син?

                    Сер булмаса сөйлә барсын да.

Айгол    Бала итәкле алсу күлмәгеңне

               Бәйрәмнәрдә алып кидеңме?

              Талчыбыктай нәзек билләреңә

              Ак алъяпкыч бәйләп йөрдеңме?

Альбина  Күлмәкләрнең киям затлыларын

                Якыскасын, яки озынын.

                Тик әнкәмнең алсу күлмәгеннән

                Урам әйләнергә кызыгам.

Бәйрәм белән сезне!     (“Мамочка   ” җыры     Альбина башкара)

Аделя  Әгәр дә сезнең бишек җырларыгызны тыңламасалар, җырчылар, шагыйрьләр каян килер иде  

             безгә? Әгәр улларыгызны корыч ихтиярлы, ватандар итеп үстермәсәгез, каян булыр иде бездә

             батырлар? Әгәр кызларыгызны инсафлы, сабыр, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек

             аналар булыр идеме икән татарда? Әгәр дә сез тырышмасагыз, булыр идеме икән безнең

             мәктәптә “4” һәм “5” легә укучылар?

Ильфар  . Иртән чыгып киткән чакта

                  Иртән мәктәпкә диеп,

                  Кем ул: - Исән йөр, балам, -дип,

                  Озатып кала сөеп?

Ильяс   Йә кем булсын, кемнең шулай

             Сүзләре татлы тагы?

              Шулай ярата белә бит

             Әнием бары.

А.Булат  Мәктәптән арып кайтканда

                Кем ул каршыма килеп,

                Кочагына ала сөеп:

  •     Кайттыңмы, балам? – диеп

Динэ  Кем булсын соң, кемнең шулай

    Ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры

Әнием генә бары.

Голназ  Чәчәләремнән сыйпа әле, әнкәй,

              Тойым кулларыңның җылысын.

              Изге йөрәгеңә сыйдыргансың

              Мәхәббәтнең иң-иң олысын.

Эльвина  Күңел кошым көн – төн сайраса да,

                Син һәрвакыт әзер тыңларга.

                Җанымдагы телсез сагышларым,

                Ярый син бар, сүзсез аңларга.

Ильнар  Рәнҗетмикче әнкәйләрне.

Хат язганчы, кайтып килик.

Күчтәнәчләр юллаганчы,

Бер күрешеп, хәлен белик.

                                  (калган балалар чыгалар)

Рамилэ   Иң авыр вакытларда без кемгә сыенабыз? Анага!

               Безнең  өчен ут йотып яшәүче кем? Ана!

               Ярдәм сорап кемгә киләбез? Анага!  

               Иң дөрес юлны да Ана күрсәтер!

Балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, сау-сәламәт үстерү, аларның рухи байлыгын кайгырту – аналарның иң зур батырлыгы. Кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә балалар күңеленә ана назы аша салына. Сезнең мәрхәмәтлелек чиксез!

“Энием, куз нурым!” жыр башкарала

Рэмис   Әнкәйнең яшь чагын ,

             Чибәр чагын беләм мин.

             Шуңа күрә Әнкәйнең мин

             Картаюын теләмим!

С. Ильяс  Әнкәй, чибәр килеш тор син,

               Яшь килеш кал, түз, яме!

               Елмая ул, белә шул ул –

               Көзләрнең дә үз яме .

Альбина    Газиз әнкәй!

              Иң сөйкемле  күзләр - әниемнеке.

              Йомшак, җылы куллар - әниемнеке.

              Иң-иң татлы сүзләр - әниемнеке,

              Җан изрәткән җырлар - әниемнеке.

Ильфар   Синсез дөнья күрмәс идек,

               Синсез берни белмәс идек,

               Синсез берни кылмас идек,

                Синсез кеше булмас идек!

Ильгизэр  Иң кадерле кешебез син,

           Сөекле әниебез.

           Син булганга без бәхетле

           Тыныч, рәхәт яшибез.

Динэ     Зәңгәр күгемдә ал кояш

          Сүнмәсен, балкып янсын.

         Әниләрнең нурлы йөзе

         Гел көләч булып калсын.

 Айзиля   Туган җирем ал чәчәкле

                Гүзәл бакчабыз булсын.

               Җиребез, зәңгәр күгебез

               Шат җырлар белән тулсын.

               Сабыйларның шат авазы

               Җиргә ямь биреп торсын.

Бергэ   Рэхмэт  сиңа, әнием,

            Рәхмәт сиңа барсына да


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әнием- күз нурым"

Башлангыч сыйныфлар өчен әниләр көненә, 8 Мартка багышланган кичә. Рус мәктәбендә эшләүче укытучыларга, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә ярдәмлек....

Әнием - күз нурым

Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе...

Адам, энем ле мен - эн кычырар биле"

Сценарий внеклассного мероприятия....

Анализ результатов комплексной контрольной работы, проведённой в 1-ых классах МБОУ СОШ № 6 п.Энем Тахтамукайского района Республики Адыгея 21.05 2012 г.

Анализ результатов комплексной контрольной работы показал: v  учащиеся всех классов справились с заданиями, из них: с заданиями базового уровня 100%, повышенного уровня сложности – 60%...

Әнием, күз нурым!

Әнием, күз нурым!А.б. Хәерле көн, кадерле кунаклар! Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә. Хөрмәтле әниләр, бәйрәмегез мөбәрәк булсын!1 бала Нигә бүген бөтен җир...

Технологическая карта урока литературного чтения по теме "Энни Хогарт. "Мафин и паук". 2 класс. УМК "Школа России"

Технологическая карта урока литературного чтения по теме "Энни Хогарт. "Мафин и паук". 2 класс. УМК "Школа России"...

Исследовательская работа. "Снежинки" - "Серле ҡар бөртөктәре", Булякова Энйе Газимовна, 4 класс

Тикшеренеү эшенең актуаллеге. Ябалаҡлап яуған ҡарҙар берәүҙе лә битараф ҡалдырмай. Ҡар бөртөгөн ҡулға алып, уның менән бөтәһе лә ҡыҙыҡһына.  Шуға күрә, уларҙың серҙәрен өйрәнеп,  башҡаларға ...