Сәламәтлек театры
методическая разработка по теме

Нуриева Гульзифа Робертовна

Сәламәтлек театры эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamtlek_teatry.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Сәламәтлек театры “ Юни Унивирсиадада”

Катнашалар:

Юни – Нурлыева Илфия

Үрдәк – Мирзаханова Илина

Куян (спорт киеменнән , сикерүче) – Нурлыев Илгизәр

Аю (көрәш белән шөгыльләнгән, кулында сөлге) – Ата-ана Мирзаханова Илмира

Бүре (авыр атлет, гантельләр тоткан) – Басыров Рияз

Төлке (кулында теннис ракеткасы) – Ахмадуллина Алия

Кәҗә - Гибадуллина Айгөл

Сарык – Исламова Резеда

Эт - Салихов Раил

Мәче – Сабирова Илзира

Әтәч – Сафиуллина Энҗе

     Музыка астында сәхнәгә күнегүләр ясый-ясый Кәҗә, Сарык, Эт, Мәче, Әтәч, Үрдәк чыга.

    Барысы бергә:

  • Бер, ике, өч,
  • Бзнең кулда көч!

    Кәҗә:

  • Юни барыбызны да үзе кебек спортка тартты. Бер дә тик тормый үзе.

    Сарык:

    - Эйе шул йөгерә дә сикерә, ничә карасаң да туп тибә.

    Үрдәк:

  • Ә үзе кая соң әле ул, бер дә күренми?

    Эт:

  • Кичәдән бирле каядыр җыена ул.

Биредәгеләр бер-берсенә:

  • Кая бара икән?

    Юни керә.

    Юни:

  • Дусларым, сезнең белән саубуллашырга килдем. Мин Казанга – Универсиадага китәм.  

Мәче:

  • Менә эш нәрсәдә икән. Беләбез, Универсиада - бөтендөнья студентлар уены. Ул беренче тапкыр Парижда 1923 елда үткәрелә.

Әтәч:

  • Ә менә 1928 елда беренче кышкы уеннар үткәрелә. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң уеннар кабаттан торгызыла. 1959 елда Туринда бердәм Бөтендөнья уеннары үткәрелә. Анда 45 илдән 985 спортсмен катнаша.

Сарык:

  • Австриянең Инсбрук шәһәрендә үткәрелгән соңгы уеннарда катнашучылар буенча рекорд куела, 50 илдән 2223 студент көч алыша.

Кәҗә:

  • Безнең Татарстан вәкилләре беренче тапкыр бу уеннарда 1959 елда катнаша. 100 студентның 20 се чемпион була.ХХVII бөтендөнья җәйге Универсиада 2013 елда 6 -17 июль көннәрендә Казанда үткәрелә.  Бу уеннарда да безнекеләр сынатмаслар!

Әтәч:

-Юни! Кара,кара мин наклейкалар җыйдым, бөтен җирдә син.

Мәче:

-Нишләп булмаска, ул бит талисман, безнең йолдыз. Җиңеп кайт, Юни!

Барысы бергә:

-Уңышлар сиңа! Барып җиткәч шалтыратырсың.

Юни чыгып китә. Ишек алдндагылар күнегүләр ясауны дәвам итәләр.

Үрдәк:

-Дуслар, шөгыльләнүне туктатмыйк. Бәлки өле берәр җыенда без дә катнашырбыз.

Музыка астында күнегүләр ясый-ясый чыгып китәләр.Салмак кына көй яңгырый. Борчылып Кәҗә белән Сарык чыга.Калганнар алар артыннан иярә.

Сарык:

-Кара әле ,Сарык, Юниның телефоны җавап бирми. Барып җитә алдымы икән?

Кәҗә:

  • Күңелдә шик туа. Аның белән бер-бер хәл булмагае. Әйдәгез аны эзләп кайтыйк. Эткәем, син бик яхшы чабасың. Әйдә син бар.

Эт:

-Бәлки мәче барыр.Ул яхшырак сикерә.

Мәче:

-Үрдәк оча да ,йөзә дә, кирәк икән йөгерә дә. Әйдәгез үрдәкне җибәрик.

Үрдәк:

  • Андый ышаныч белдерәсез икән инде миңа , барсам барыйм инде. 17 яшьтән -28 яшькә кадәр катнашып була ди, бәлки берәр төрдә көч сынашып алырга да булыр.

Сарык:

-Кара , Үрдәк, син кая барганыңны, нишләп йөрнгәнеңне берәүгә дә әйтмә. Сак йөр!

Үрдәк:

-Ярый, мин очтым. 

Урман күренеше. Куян тренировка ясый, үз алдына сөйләнә.

Куян:

-Һоп, 2 дә 20- азрак әле бу. Һоп, 2 дә 70 –монысы ярыйсы гына.Үрдәкне күреп ала.

-Бу су кошы нишләп йөри биредә?

Үрдәк:

-Сиңа гына сер итеп әйтәм. Юни Казанга Универсиадага киткән иде ,аны эзләп барышым. Сиңа очрамадымы?

Куян:

-Юк, мин аны күрмәдем.

Үрдәк:

-Мин алга барыйм әле. Сау булып тор.

Куян:

-Ашыгырга кирәк. Юни сикерү буенча рекорд куймасын тагы.

Урман аланында көрәшче аю күнегүләр ясый. Үрдәкне күреп аңа эндәшә.

Аю:

-Алыштанмы, бирештәнме?

Үрдәк:

-Синең белән көч сынашырга бер дә вакытым юк, ашыгам.

Аю:

- Син миңа каршы чыгарга куркасың. Көрәш буенча тренер Әнвәров Илфир абыең командасында шөгыльләнгән егет бит мин. Безнең Богады егетләрен Әлмәт, Чаллы, Азнакайда да беләләр. Әле быел гына да районда Марсил Гыйлаев призына үткәрелгән ярышта 1 урынны. Нурлыев Илгизәр Чаллыда 3 урынны алды.

Үрдәк:

-Булды, булды. Син миңа Казанга юлны күрсәт.

Аю:

-(Үзалдына) Дөрес юлны күрсәтсәм миннән алда барып җитәчәк.

(Үрдәккә урау юлны күрсәтеп)Бу юлдан барсаң  сиңа яхшырак.

Үрдәк:

-Рәхмәт, аю дус! Мин ашыгыйм әле.

Бүре гер күтәрү белән шөгыльләнә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Универсиада. Сәламәтлек театры.

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....

Универсиада.Сәлмәтлек театры

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....

Универсиада.Сәлмәтлек театры

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....

"Серле алан мәктәбе" дип исемләнгән сәламәтлек театры

Сәламәтлек театры сценарие 1-4 сыйныф укучылары өчен ,2013 елда Казанда үтәчәк Универсиада турында укучыларның белемнәрен үстерүне күздә тотып төзелде....

Сәламәтлек театры

Сәламәтлек-иң зур байлык....

"Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып төзелде....

Сәламәтлек театры

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамаша...