Гаилә бәйрәме.
методическая разработка (4 класс) по теме

 Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. " Тату гаилә - бәхетле гаилә" , -ди халкыбыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gail_byrme.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

          

                                                                        Гаилә бәйрәме


Зал матур итеп милли бизәкләр белән бизәлгән.Анда балаларның,әти-әниләрнең.кул эшләреннән күргәзмә оештырылган.Өстәлләрдә әниләр пешергән татар халык ашлары.

Алып баручы:

Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр!

Хәерле кич, дуслар,кунаклар!

Укытучы: Бүген без балаларның әти-әниләре белән бергәләп ял итәргә,ял кичәсенә җыелдык. Кәефләрегез яхшы, кичләрегез күңелле үтсен!

 1 нче алып баручы:

Безнең гаиләләр җыелган

Ял итәр өчен бүген.

Сүзләремнең иң матурын

Әйтмичә мөмкин түгел.

2 нче алып баручы:

Бәйрәмсез бик күңелсез бит.

Күңелсездер сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә ,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә.

Кирәк һәммәбезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк әтигә!

Бәйрәмнәр кирәк әнигә!

Бабай белән әбигә!

 1 нче алып баручы:

Күңелләр шатлыклы булганга

Без җыелдык бүген бу залга.

Әтиләр-әниләр, карагыз:

Ничек без бергәләп күңел ачабыз!

 2 нче алып баручы:

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да,

Иң шәп бәйрәм- балачак!

Укытучы:

Әйе, бәхетле гаилә, бәхетле балачак! Күңелгә нинди ятышлы бу сүзләр!

 1 нче алып баручы:

Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,

Җыр күңелне җылыта.

Әйдә, җырлап яшик, дуслар,

Җыр дуслыкны ныгыта.

Җыр ”Җырлап яшәр чагыбыз”.

 2 нче алып баручы:

Тел турында бик күп мәкальләр бар. Кайсы гаилә иң күп мәкальләр белә?

(Өстәлләр арасында ярыш. Берсе әйткәнне кабатламаска. Җиңүчеләр билгеләнә.)

Мәсәлән: Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

Алтыда белгән ана телен алтмышта да онытмас.
 
 

 1нче алып баручы:Татар халкы бик борынгыдан ук аш-суга оста булган, тәмле ашлар пешергән.Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.Ә хәзер татар халык ашлары буенча ярыш оештырып алабыз.

(Һәр гаилә әзерләп килгән милли ризыгын мактый).

2нче алып баручы:

Кая барсаң,күз алдында,

Һәрчак күңелдә яши.

Ул-безнең иң якын кеше,

Ул,белегез,-кем? (Безнең әни.)

 1нче укучы:

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

2
 нче укучы:

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

“Әннә” дип ачылган бит.

 Бишек җырлары бәйгесе.( Әниләр башкаруында.)

3
 нче укучы:

Дәү әни караган мине
 

Әнием эштә чакта.

Ашаткан ул, сөт эчергән

Бергә уйнаган хәтта.
 

4
 нче укучы:

Әминә Бикчәнтәеваның” Дәү әнием”шигырен сөйли.

Җыр “Дәү әнием, дәү әтием”.

Уен “Яулык бәйләү”. (Әтиләр әниләргә татар әбиләренчә яулык бәйлиләр. Җиңүчеләр билгеләнә.)

1нче алып баручы:

Без тату, дус яшибез,

Укыйбыз һәм эшлибез.

Бергәләшеп уйлыйбыз,

Бергәләшеп уйныйбыз.

Укытучы: Шуның белән бәйрәмебез төгәлләнә.Һәр гаиләгә дә зур рәхмәт.(Бәйге нәтиҗәләре белдерелә. Гаиләләргә номинацияләр бирелә).Бүләкләр тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләм-минем терәгем!

Гаилә көненә багышланган класс сәгате....

"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"

Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...