Театральный сценарий для учащихся младших классов и среднего звена "Самавыр борыны" Нур Ахмадеев.
материал (4 класс) по теме

Галиева  Миляуша  Мирфаезовна

Театральную постановку можно использовать для работы с русскоязычными  детьми, а также  для татар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Яр  Чаллы шәһәре

28 гомуми урта белем бирү мәктәбе

“ Дуслык” театр түгәрәге коллективы.

(4-5 класслар, рус телле балалар)

Җитәкчесе: 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Миләүшә Мирфаез кызы.

       Нур  Әхмәдиев әсәре.

Самавыр  борыны

( Пьеса ике  пәрдәдә,  ике  күренештә)

Катнашалар:

Минҗиһан  апа:                   Таһир – аның  улы:

Күрше  Сабира:                    Фәния- Сабираның  кызы:

Күрше  кызлары:

Беренче  пәрдә

Ишегалды    балалар  белән  тулган.  Уртада  Таһир   кызлар  арасында  “Әбәкле “  уйный.  Алар  “Күрсәт  әле!”,  “Самавыр”   кебек  халык  уеннарын  уйныйлар.  Урманнан  Минҗиһан  апа  җиләктән  кайтып керә.  Кулына  зур кәрзин  тоткан.  Ул  балаларны  куалый  башлый:

Минҗиһан  апа:  

  • Барыгыз, бар!  Тоз суы сипмәгәннәр  монда. Урамда  уйнагыз!

Таһир:  Әни, балалар  китмәсеннәр  инде!  Безнең  янда уйнасыннар  инде!

Минҗиһан  апа:  

  • Тик  кенә  тор!(Таһирга) .  Барыгыз, бар!  Көш-көшегез  моннан!

Өйгә  керә,  самавыр  янына килә. Ул самавырга  су  салырга тели. Самавырның  борыны юклыгын  күрә.  Кычкыра  башлый:

  • Каһәр суккан  нәрсә! Су агыза  яздым  бит!

Балалар  алып  уйнагандыр,  юньсезләр!  Әллә  соң  базга  төшкәнме?  (Эзли)

Улым,  самавыр  борынын  кая куйдыгыз?

Таһир: 

  • Белмим , без  тимәдек  аңа!

Минҗиһан  апа:  

  • Сез  тимәгәч,  кая  китсен  соң  ул!?  Әйт  әле:  кем  алды  самавыр  борынын?

Таһир:

  • Белмим ,  дидем  бит инде,   тимәдек   без  аңа!

Минҗиһан  апа:  

  • Тукта  әде! Күрше  кызы   Фәния  алмадымы  икән?!  Ул  да  уйнап  йөри  иде  бит...  Шул  кыз гына  алгандыр. Мине  күрү  белән,  чыгып  качты  ул.  Шулдыр,  шулдыр!  Бик  чая  кызый!    Кереп  кирәген  бирим  әле  юньсезнең!   ( Чыгып  китә,  урамда  күршесе  Сабира  белән  очраша)

      Минҗиһан:

  • Сабира,  кызың  кайда? Минем  самавыр  борынын  ул  гына  алган.   Самавыр  куярмын  дигән  идем,  тамагым  кипте.   Уф-уф! Тамагым  кипте.  Урманнан  кайттым,  җиләккә  барган  идем. Өйгә  кайтсам,  ни күрим:   ишегалды  тулы  бала – чага,  дөбер-шатор  уйныйлар. Синең  Фәнияң,  мине күргәч,  чыгып  качты.

    Сабира  әйтә:

  • Ни сөйлисен  син, Минҗиһан  апа?    Аның  караклык   гадәте  юк  иде.   Ничек  алыр  икән?!

    Минҗиһан:

  • Озын куллы  кызыңны  яклап  маташма,  ачу  китереп!  Мине  күргәч,  иң  беренче  чыгып  качты . Самавыр  борынын  алмаган  булса,  өйдә  генә  утырыр  иде кызың.  Кайда  ул?  Мин  өйдә  булмасам,  борынын  гына  түгел,  самавырын  да  күтәреп  чыгып  китәргә  күп сорамас.  Мин  юкны  гына  карап  тора  кызың.  Гел  бездән  чыкмый   ул.  Ничә  тапкыр  әйттем,  колагына  да  элми...

 Сабира  әйтә:

  • И-и-и!  Күршем, бала-чага уйнарга  керә  инде  ул!

Сезнең  Таһир  да  гел  бездән  чыкмый,  аңа  карасаң....       Уйнасыннар!!!

Мә,  күрше, бик  чәй  эчәсең  килсә,  безнекен  алып  тор.  Фәния  кайту  белән,  сезнекен  кертербез,  әгәр  алган  булса...   (Самавыр  борынын  Минҗиһанга  бирә)

 Фәния  кайта.

  • Ашыйсы  килде,  әни!

Сабира  апа:

  • Минҗиһан  апаның  самавыр  борынын  кая  куйдың?  Оятсыз!  Кертеп  бир  хәзер  үк!  

Фәния:  

  • Тимәдем,  әни,  белмим ,  белмим,  дим  бит  инде!

Сабира  апа:

  • Әйтәсеңме, юкмы? Үтерәм,  бир  хәзер  үк!  (Каеш  белән  кызга  суккалый  башлый)

Фәния:

  • Җибәр  инде, әни,  авырта  бит!  Тимәдем!!!!!

  Сабира  апа:

  • Адәм  рисвае  иттең  бит,  юньсез  кыз!  Кемнән  өйрәндең  урлашырга?  Кулыңны   тиз  кыскартам  мин  синең!

Фәния:

  • Тимәдем  мин  аңа,  әнкәй,  тимәдем!  (Качмакчы  була, ләкин  аны  җибәрми)

Сабира  апа:

-  Олы кеше  юкны  сөйләмәс,  алдашма,  юньсез!

 Фәния:

-   Әле  качарга  телисеңме?  Кулыңны  сындырам  мин  синең!  Нигә  самавыр  борынын  урладың?  Нигә  дөресен  әйтмисең? (Фәния  елый)

Икенче  пәрдә

  Минҗиһан  апа:  ( Өйдә  өстәл  тирәсендә   бөтерелә)

  • Бу  нинди  хәл?!  Таптым  бит  самавыр  борынын!!!  (Самавыр  эченнән  борынын  табып  ала)

И-и-и!!! Бу  хәтер  дигәнең!   Картайдым,  ахры! Мин  аны  үзем     самавырга  салып  куйганмын  бит...   Мин – хәтерсез  карчык!  Мин  Фәнияне   урлаган  дип  уйладым.   Кичер,  күршем!!!!

Кичер  мине,   күрше  кызы  Фәния!!!!  ( Сәхнәдә  йөгереп  йөри,  балаларны   чакыра)

Балалар   чыгалар:

Минҗиһан  апа:

  • Балалар,  Фәния!  Мин самавыр  борынын  таптым  бит...  

Фәния,  балакаем,  гафу  ит  мине!  Кичер  мине,  юньсез    карчыкны!  Мин  аны  үземнән  качырып куйганмын!

Балалар: (хор  белән:)

  • Үзеннән  качырып  куйган!!!

Бер кыз  Фәнияне  кулыннан тотып  ала  да  әйтә:

  • Ул  гаепле  түгел...  ,  түгел...

Минҗиһан  апа:

  • Балалар,  әйдәгез,  мин  сезгә  хәзер  тәмле  җиләкле  чәй  эчерәм! Утырыгыз!  Хәзер  кайнап  чыга  ул.

Менә  самавыр  борыны  да  табылды.  Әйдәгез!

Бер кыз әйтә:

  • Кызлар,  әйдәгез,  туган  як турында  җыр  җырлыйбыз!

(“Туган  як,  туган  як!”  җырын  җырлыйлар)

 Икенче  кыз әйтә:  (Музыка  яңгырый)

  • Минҗиһан  апа,  безгә  биеп  күрсәтегез  әле!  (Минҗиһан  апа  татар  биюе  бии)

Минҗиһан  апа  биеп  туктагач,  балаларга   кәнфитләр чәчә.

  Күренеш  тәмам  була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья: "Развитие творческой активности и самостоятельности учащихся младших классов" Учитель начальных классов: Годилова Л.Н.

О развитии самостоятельности младших школьников в учебной и внеучебной деятельности....

Театральный сценарий для учащихся младших классов и среднего звена "Самавыр борыны" Нур Ахмадеев.

Сценарий  рекомендую  для  постановки  для учащихся  младшего  и  среднего  звена, для участия  в детских  театральных  фестивалях  и конкур...

Статья. "В помощь родителям учащихся младших классов. Особенности изучения нового культурологического курса «Основы религиозных культур и светской этики» (ОРКСЭ) в 4 классах."

Статья адресована в первую очередь родителям учеников младших классов, которые в 4 классе начинают изучение нового предмета ОРКСЭ - " Основы религиозных культур и светской этики" , так же в статье мож...

пособие "Развитие психических процессов у учащихся младших классов 2 класс"

продолжение курса по развивающим играм зо занятий...

Мастер-класс Развитие орфографической зоркости у учащихся младших классов в рамках современного урока русского языка

Мастер-класс Развитие орфографической зоркости у учащихся младших классов в рамках современного урока русского языка...

РУКА, ОТКРЫТАЯ ДОБРУ Конспект вводного занятия по изучению дактиля (пальцевой азбуки) для учащихся 4В класса ГБОУ средней школы № 365 (слышащие дети)

Конспект вводного занятия по изучению дактиля (пальцевой азбуки) для учащихся 4В класса ГБОУ средней школы № 365 (слышащие дети) Занятие строится на принципах интеграции учебной и внеучебной деят...

Тема родительского собрания в 3 классе «Роль родителей в нравственном воспитании детей, учащихся младших классов».

Оформление: плакат с пословицами: «Что у родителей скачет с языка, то у ребенка скачет на языке», «Родительское слово на ветер не молвится», на доске высказывание В.А. Сухомлин...