"Сөмбелә бәйрәме"
план-конспект занятия (3 класс) на тему

Камалова Илузя Сагитовна

                 Сөмбелә бәйрәме - татар халкының иң матур бәйрәмнәреннән санала. Ул көз көне урып-җыю эшләре тәмамлангач,  көн белән төн тигезләшкән вакытта билгеләп үтелә.  Сөмбелә- Уңыш алиһәсе. Мин бу бәйрәмне үткәреп,татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерүне,  элекке традицияләрне дәвам итүне, икмәк кадерен белергә өйрәтүне, табигатькә сак караш, хезмәт кешесенә хөрмәт уятуны,татар бәйрәмнәренең матурлыгын күрсәтүне максат итеп оештырдым.  Бәйрәмне бәйге рәвешендә үткәрдем. Кызлар Сөмбелә булып киенеп, җитезлектә,уңганлыкта,тапкырлыкта,сәләтлелектә көч сынаштылар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sombel_byrme_3klass.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сөмбелә бәйрәме.

Максат: татар халкының  борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү, элекке традицияләрне дәвам итү, икмәк кадерен белергә өйрәтү, көз, уңыш, яшелчәләр турында белемнәрен киңәйтү; татар бәйрәмнәренең  матурлыгын күрсәтү, табигатькә  сакчыл караш, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт уяту.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиапроектор, “Сөмбелә бәйрәме”нә багышланган  презентация, рәсемнәр, яфраклар, милли киемнәр.

Сәхнә алдан яфраклар, плакатлар, яшелчә  рәсемнәре белән бизәлә.

Экранда  “ Сөмбелә бәйрәме” дип  һәм “ Сөмбелә туса, су суыныр”,

“ Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп ал”, “ Сөмбеләдә өелеп килә”,

“ Сөмбелә өйрәсе куе була” дигән мәкаль- әйтемнәр язылган.

Бәйрәмнең барышы

Укытучы:   Таң атуын ничек белә алыр идең,

          Тау артыннан алсу нурлар сузылмаса.

          Килер язның ни хозуры булыр иде,

          Мул җимешле, алтын хисле көз булмаса.

Хәерле кич, кадерле  укучылар! (Тын гына “Сөмбелә” җыры яңгырый. Г.Зәйнашева сүзләре, М.Шәмсетдинова музыкасы).Без бүген Сөмбелә бәйрәменә җыелдык. Ул урып-җыю эшләре тәмамлангач, көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәрелгән. Сөмбелә сүзе гарәпчәдән “башак, бөртек,орлык,иген” дип тәрҗемә ителә. Сөмбелә –Уңыш алиһәсе.

    Бәйрәмнең хуҗасы Сөмбелә алтын-сары төстәге толымлы кыз булган. Аны иң уңган, иң чибәр кызлар арасыннан сайлап алганнар һәм матур итеп киендереп, мәйданга алып чыкканнар: “Балтамы, әллә безме?"дип сораганнар. Сөмбелә: “Балта! – дисә,көз салкын булачак, бозны балта белән дә вата алмассың, имеш. “Без!”- дисә, көз җылы киләчәк, елгадагы бозны без белән дәтишеп булачак, дип уйлаганнар.

1нче алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунаклар! Исәнмесез, балалар!

Карагыз әле, бөтен җир кызыл—сары яфраклар белән тулган.Ни өчен? Кем бизәгән аны? Әйе, көз килгән.Һәр ел көз белән бергә уңыш бәйрәме дә килә, ә уңыш бәйрәме белән бергә Уңышбикә-Сөмбелә дә килә. Без бүген  халкыбызның бик матур бәйрәмнәренең берсе – “Сөмбелә” бәйрәменә җыелдык Ә нинди  бәйрәм соң ул һәм ни өчен аны  “Сөмбелә” дип атыйлар.

2 нче алып баручы. Петр 1 заманында кертелгән Юлиан календарына  кадәр, көньяктан килгән зодиак календарь кулланылган һәм август ахырына, башлыча, сентябрьгә туры килүче сигезенче ай Сөмбелә дип йөртелгән.

Безнең ата- бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш -- уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр.Һәм ул, гадәттә, өлгергән башаклар һәм  иген басуы төсендәге алтын – сары  толымлы, “сөмбел”  чәчле кыз кыяфәтендә  күзалланган.

1 нче алып баручы. Менә шушы көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык “Сөмбелә” бәйрәмен аеруча көр күңел белән  үткәрә торган булган. Һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы  һәм  муллык билгесе булган  бавырсак пешерелгән. “Сөмбелә” бәйрәме  өйләрдән урамнарга чыккан.Авыл халкы бер матур кызны Сөмбелә итеп киендереп һәм аны уртага алып, мәйданда уен – тамаша оештырган: биегән, җырлаган, күңел ачкан. Уенда катнашучы кызлар тәкыя үреп, Сөмбеләнең башына кидерткәннәр.

Әйдәгез, без дә шушы бәйрәмне күңелле итеп үткәрик.

1нче укучы:  Табыннар сыгылып тора

                     Ул сыйдан,ул нигъмәттән.

                     Алмалары ташып чыккан

                     Баллы, татлы ширбәттән.

2 нче укучы:  Ак күмәч, ак ипи булып,

                     Түрдән икмәк нур сибә.

                     Мондый тәм-томнарны күргәч,

                     Авыздан сулар килә.

3 нче укучы:  Икмәк – игенченең җан җылысы,

                      Җир-анага кадер-хөрмәте.

                      Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,

                      Шуңа кадерлибез икмәкне.

4 нче укучы:  Һәр кемгә ипи кирәк

                      Һәр көнне ипи кирәк.

                      Шуңа күрә игенчене

                      Хөрмәт итәргә кирәк.

5 нче укучы:  Әткәм кебек тырыш көз,

                     Әнкәм кебек юмарт көз.

                     Көзләр юмарт булганга,

                     Бик бәхетле, бик шат без.

2 нче алып баручы: Ә хәзер уртага сыйныфыбыз Сөмбеләләрен чакырабыз.

Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул Сөмбелә.

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек Сөмбелә

Әйдәгез әле, бирегә рәхим итегез, үзегез белән таныштырып китегез.

1 нче бәйге: Һәр кыз үзе белән таныштыра.

  • Исеме ничек? Ул нинди мәгънәне аңлата?
  • Яраткан  шөгыльләре нинди?
  • Ни өчен шулай итеп киенгән? Һ.б.

2 нче бәйге:  Һөнәрләрен күрсәтәләр.

3 нче бәйге:  Кул эшләре күргәзмәсе.

4 нче бәйге:  «Табышмак әйтәм – җавап көтәм! » бәйгесе.

  1. Берсе яшел келәм тукый,

  Берсе сарыга мана.

  Берсе ак мамыгын түши,

  Ә берсе җыеп ала. (ел фасыллары)

  1. Һәр көн диярлек

  Елап яшь коя.

  Килгән кошларны

  Көньякка куа.  (көз)

  1. Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,

   Кызыл-кызыл кан кебек,

   Әчедер дә татлыдыр,

    Йотыйм дисәң ташлыдыр. (чия)

  1. Берәү иде – җиргә иңде,

Күтәрелде – башын иде:

Санап кара – ничәү инде? (көнбагыш)

  1. Итләч, йомры, яшелен

Өзеп алдым, яшердем,

Гаҗәпләндем бераздан,

Кояшсыз да кызарган. (помидор)

  1. Үлән араларында

Торам яшеренеп.

 Ашыйсың килсә,

Ал мине өзеп. (җиләк)

  1. Җимешем кып-кызыл була,

Бу –шатлык минем өчен.

Чөнки көзге салкында да

Һич тә үзгәрми төсем. (миләш)

  1. Гәүдәсе бар - җаны юк,

Үзе эшләпә кигән – башы юк. (гөмбә)

  1. Үзе йомры – ай түгел,

Төсе сары – май түгел,

Койрыклы – тычкан түгел. (шалкан)

  1. Ашка салсаң, тәм кертә,

Борынга керсә, төчкертә. (борыч)

        11.Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы  халык. (кыяр)

        12. Өсте яшел, асты кызыл,җирдә үсә. ( кишер)

        13.Кат-кат тунлы, карпы буйлы.(кәбестә)  

        14.Утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк.

 Кем аны чишендерә, шул елый.(Суган)        

        15.Катлы-катлы булып үсә,

Җир өстендә, ул нәрсә? (Кәбестә)  

        16.Җир астында алтын казык.(Кишер)

        17.Җир астында җиз бүкән,

Ул ни икән?( Бәрәңге)      

        18.Озын-озын егетләр,

Башларында бүрекләр.(Кукуруз)

        19.Йөз кат кием, барысы да төймәсез. ( Кәбестә)

        20.Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар. ( Суган)

        21. Җир астында кызыл әтәч. ( Чөгендер)

Кызларны котлап, Билякова Айгөл «Гөлләрем» җырын башкара.

5 нче бәйге: Тапкырлар бәйгесе. Мәкальләрнең ахырын әйтеп бетерергә:

Кем эшләми,.... (шул ашамый).

Эш кешене төзәтә, ... (ялкаулык боза).

Хезмәтнең тире ачы булса да, ... (җимеше татлы була).

Һөнәрле үлмәс, ...  (һөнәрсез көн күрмәс).

Тырышкан табар,... (ташка кадак кагкр).

Аерылганны аю ашар, ... (бүленгәнне бүре ашар).

Кеше холкын күзәт, ... (үзеңнекен төзәт).

Белмәү гаеп түгел, ... (белергә теләмәү гаеп).

Кош канаты белән, ... (кеше дуслык белән көчле).

Олыласаң олыны, ...   (олыларлар үзеңне).

Җәй эшләсәң, ...  (кыш ашарсың).

Аз сөйлә, ... (күп эшлә).

Калган эшкә... (кар ява).

6 нчы бәйге: Күзне бәйләп, чәчәк рәсеме ясау.

7 нче бәйге: “Кем күбрәк яфрак җыя” уены.

8 нче бәйге: Җитезлектә сынашабыз. (Музыка астында урындыклар тирәли әйләнәбез,көй туктагач,урындыкларга утырырга кирәк. Утыра алмый калган кыз уеннан чыга бара. Иң соңыннан бер генә бала кала, ул – җиңүче).

Укытучы: Булдырдыгыз,кызлар! Сез бик тә булган, уңган, җитез, тапкыр,сәләтле,акыллы һәм дә татар кызларына гына хас булганча тыйнак та икәнсез. Бәйгеләрнең нәтиҗәсен ясау өчен сүз жюрига бирелә. Кызларга төрле номинацияләрдә җиңүче итеп, грамоталар тапшырыла. Шулай итеп, “Иң сәләтле кыз”, “Иң сөйкемле кыз”, “Иң зирәк кыз”, “Иң тапкыр кыз”, “Иң зыялы кыз”, “Иң гүзәл кыз”, “Иң уңган кыз”, “Иң җитез кыз”, “Иң тыйнак кыз”, “”Иң ягымлы кыз”лар билгеләнә.

    Бәйрәм  җыр-биюләр белән дәвам итә. Соңыннан чәй табыны артында тәмамлана.

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме.

праздник урожая....

Сөмбелә бәйрәме.

уңыш бәйрәме...

Внеклассное занятие "Сөмбелә бәйрәме"

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру.Татар халык уеннарын өйрәнү.Җырга ,биюгә мәхәббәт тәрбияләү....

Сөмбелә бәйрәме

Көзнең алтынлыгы, аның кадере һэм куркәмлеге көзге муллык белэн билгеләнэ...

Сөмбелә бәйрәме

Сөмбелә бәйрәме...

Сөмбелә бәйрәме

Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрергә мөмкин....