"Прощание с Азбукой"
план-конспект занятия (1 класс) по теме
"Саубул Әлифба" (1 нче сыйныфларның яраткан дәреслекләре белән саубуллашу кичәсе)
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 82 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Күл-Черкен төп гомуми белем мәктәбе”
САУБУЛ “ӘЛИФБА”
(1 нче сыйныфларның Әлифба белән
саубуллашу кичәсе)
Камартдинова Зилә Рөстәм кызы,
башлангыч сыйныф укытучысы
Күл-Черкен авылы
2014 нче ел
Әлифба бәйрәме
Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә .
1 укучы : Алтын яуган көзге көндә 2 укучы: Кичә әни белән бергә
Тыйнак үттек класска. Әзерләдек сумкамны.
Әлифбаны кулга алдык Пеналыма тезеп куйдым
Әй,сөендек шул чакта. Карандаш һәм ручкамны.
3 укучы: Әтием дә , әнием дә
Бу көнне бик көттеләр.
Балалардай дулкынланып
Мине озата килделәр.
4 укучы: Күтәренке күңелле
Бар да көләч, шат бүген!
Күктә кояш елмая,
Яшерә алмый шатлыгын.
5 укучы: Җырлыйсы килеп кенә
Тора барыбызның да.
Көтеп алган бәйрәме
Бүген һәммәбезнең дә
6 укучы: Җыр күтәрә күңелне,
Бар да көләч, шат бүген.
Безнең “ Әлифба” бәйрәме,
Котлагыз безне бүген.
БЕРГӘ: Без инде зур үстек,
Мәктәпкә дә килдек.
ҖЫР: БЕЗ ИНДЕ ХӘЗЕР ЗУРЛАР.
Уйныйлар биттә нурлар
Әлифба алды куллар.
Мәктәпкә илтә юллар
Без инде хәзер зурлар.
Сүз ясарга өйрәнербез
Хәреф кушып хәрефкә.
Тапкырларбыз , бүләрбез
Төрле санны дәрестә.
Укытучы: Хәзер укучыларыбыз үзләре белән таныштырып үтәрләр.
- Мин - Фәрхәт
Зур бала мин үзем
Бар минем матур сеңелем.
Бик күп укыйм, күп эзләнәм,
Шигырьләр бик яратам
Әти, әни, сеңелем һәм мин
Дәү әни бар - күбәү без.
Казаннан туганнар кайта
Шулай тату яшибез.
- Мин – Гөлсем
Гаиләдә без 7 кеше
Уртанчысы мин булам.
Карлар көрим, юам, җыям
Бар эшне дә булдырам.
Абыем белән бергәләп
Эшлибез өй эшләрен.
Куып җитәрмен сезне дә
Көтегез, иптәшләрем.
- Мин – Динар
Абыемнан калышмыйм дип
Тырышам бар көчемә.
Тәртипле бул, күпне бел,- дип
Максат куйдым үземә.
Спортны мин бик яратам,
Яратам күп укырга,
Башваткычлар чишәргә,
Чиста, пөхтә язарга.
- Мин – Ландыш
Кече кыз мин гаиләбездә,
Абыем, апам бар.
Һәр кайсына мин булышам
Эшем күп, вакытым тар.
Тик шулай да тырыш кыз мин
Барысына да өлгерәм.
Җырлыйм, биим, дәресемне дә
Бик оста сөйләп бирәм.
- Исемем минем Камил
Йөземдә балкый гел нур.
Яратам исәпләргә
Әкиятләр сөйләргә.
- Мин – Чулпан
Сеңелем өчен иң кадерле
Апай булам - беләмсез
Әбием, бабам, әтием, әнием
Бәхетле мин - сиземсез.
Русча дөрес, матур сөйлим,
Яратам исәпләргә.
Матур-матур сүзләр өстәп
Әкиятләр сөйләргә.
- Мин – Айнур
Бик яраткан апам бар
Үсте инде, зур хәзер.
Әти белән әниемә
Булышырга мин әзер.
- Мин - Ралинә
Мин гаиләдә зур кыз
Булышам бөтен эштә.
Әтиемә, әниемә
Булышу минем өстә.
Кибеткә дә мин йөрим,
Юл ачам, карлар көрим.
Бик тырышам, мәктәптә дә
Яхшы укырга телим.
БЕРГӘ: Әгәр ничәү дисәгез ?
Без класста җидәү .
Аерылмас дус булып
Тату булып үсәбез .
Укытучы. Кадерле укучыларым, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Бүген зур бәйрәм – Әлифба бәйрәме! Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.
Аларга хәрефләр тану,алардан иҗекләр,сүзләр төзү,укырга өйрәнү җиңел булмады.Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар.Бүген сыйныфтагы һәр бала укый белә.Әлифба – баланың беренче уку китабы . Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый . Әлифба сүзен төзеп күрсәтик әле. Әкият сөйләп китәм.
Борын-борын заманда ук түгел, безнең замандарак, бик-бик еракта ук та түгел, безгә шактый якындарак бик матур, бик гүзәл серле бер бакча булган. Бик күп төрле агачлар үскән анда: алмалар, грушалар дисеңме, каеннар, имен агачлары, Математика, Азбука дигән агачлар да үскән анда.
Ләкин араларында бигрәк тә матур, бигрәк тә серле бер агач булган. Кояш та күбрәк шул агачка карап елмайган, кошлар да гел аңа кунып сайрый икән, тынычлык кошлары ак күгәрченнәр дә күбрәк шул агач тирәсендә бөтерелгән. Ләкин бу агачның исемен бер кеше дә, бигрәк тә укырга кермәгән балалар берничек тә белә алмыйлар икән. Мин дә каравылчы бабайдан аның исемен сорап караган идем, ул миңа болай дип җавап бирде: «Сеңлем, бу агачның исемен Күл Черкен төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары белергә тиеш, син шулардай сора»,- диде.
Балалар, каравылчы бабай дөрес әйткәнме соң, сез чыннан да ул агачның исемен беләсезме әллә?
Укучылар: Әйе шул без ул агачның исемен беләбез.
Укытучы: Белсәгез әйдәгез бергәләп бу агачның исемен төзеп карыйк.
Ә хәрефе:
Кая барсаң, күз алдыңда,
Һәрчак күңелеңдә яши!
Ул — безнең иң якын кеше.
Ул, белегез, безнең ...(әни.)
Л хәрефе:
Өйрәндегез күп хәрефләр,
Тырышып, түгеп тирләр.
“Л” хәрефенә башлана
Кайсыгызның исемнәр? (Ландыш)
И хәрефе:
Ат та түгел-тояклы,
Үзе озын колаклы,
Бер хәрефен үзгәртсәң,
Булачак ул йозаклы. (Ишәк, ишек.)
Ф хәрефе
Кошлар — безнең дусларыбыз,
Алар оча һәркайда.
Китерәләр агачларга,
Басуларга күп ... (файда.)
Б хәрефе:
Күрәсезме букет итеп,
Алсу нурлар бәйләмен,
Кояш котлый март аенда
Минем әни ... (бәйрәмен.)
А хәрефе:
Охшаган ул ракетага,
Ул басуда багана да.
Аны белә һәрбер бала:
Алфавитны башлый ич...(“А”)
Укытучы: Укучылар нинди сүз килеп чыкты? Димәк агачның исеме ничек булды?
Әлифба
Ә Әтәчем иртән тора Л Күзләремнән яшьләр чыкты ,
Һава ярып кычкыра . Капкан идем лимонны .
Ашыгырга куша ул Сары булгач , бик тәмле дип
Мәктәп – белем иленә. Белгән идем мин аны .
И И хәрефе ипидә бар , Ф Ябалакның зур күзләре
Бар ул ил һәм иректә . Ялтырый караңгыда.
И хәрефе икелегә Ф хәрефенә бик охшаган
Укымаска өйрәтә . Туп – туры караганда .
Б Бәр барабан , уйна быргы , А А хәрефе – алмада,
Бар кешеләр ишетсен . А хәрефе – агачта.
Б дан башка бәйрәм югын А хәрефен яратабыз,
Барчасы күреп китсен . Өйрәнәбез иң башта.
БЕРГӘ: ӘЛИФБА .
Җыр: ӘЛИФБА .
Укытучы: Балалар әлифбаны тәмамлап йомгак ясарга җыелдылар . Кышның бер матур көнендә алар бәйрәм итәләр . Әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте икән ? Сөйләп кәрсәтегез әле.
1 Тышта ап-ак кар яуганда 2. 39 хәреф белән
Без җыелдык бәйрәмгә. Таныштык без тиз генә.
Безнең шатлык эчкә сыймый Олы ярдәмчем булдың син
Сезгә ничек сөйләргә? Рәхмәт инде Әлифба!
3.Өйрәттең син безне 4. Кызларны ул зур ярдәмче,
Хәрефләр тезәргә. Булышчы булсын диде.
Тылсымлы хәрефләр Эшләгән һәрбер эшләре
Әйләнде сүзләргә.. Елмаеп торсын диде.
5. Ә малайларга Әлифба 6. Өйрәтте Әлифба безне
Өйрәтте җитез булырга Табигатьне сөяргә.
Батыр ,кыю кешеләрдән Кечкенә дусларыбызга
Үрнәк алып торырга. Бул син , дустым , дияргә.
7. Курыкмаска салкыннан 8. Өйрәтте чиста булырга
Яңгыр,яшен,карыннан Пөхтәлекне сакларга.
Дус булсагыз , яратсагыз Усал , ямьсезләрдән безгә
Файда тияр барыннан. Кечеләрне якларга .
Укытучы: Үсеп җиткәч , нинди һөнәргә ия булса да – эшчеме ул , игенчеме , укытучымы , әллә журналистмы , инженермы , генералмы , беркем дә балачакта шушы беренче уку китабын читләтеп уза алмый .Бу әлифба китабын Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзов 1964 нче елда төзиләр . Аларның Арча педагогия училищесында укытучы булып эшләгән чаклары
Укытучылар яратып кабул итәләр бу дәреслекне .Хәзергә кадәр без бу дәреслек белән укыйбыз .Авторлар аны яңартып үзгәртеп торалар .Арчада Әлифба музее бар.Анда дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган 100 дән артык әлифба бар .
Җыр: КИТАП.
Укытучы: Сез инде хәзер укучылар булдыгыз . Минем сезгә биремнәрем бар . Әлифба сезне күп нәрсәләргә өйрәтте , сез яхшылап өйрәндегез микән тикшереп карыйм әле . Балалар табышмаклар чишәләр .
1)Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр. (Шүрәле)
2) Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыстырган герой. (Былтыр)
3) Һәркөн кирәк өстәлдә
Безгә куәт өстәргә (Ипи)
4) Җылы якларда яши,
Авыр йөкләр дә ташый. (Фил)
5) Без-без безелдәп
Кортлар җыялар мине.
Салкын тиеп авыртканда
Дәвалыймын мин сине. (Бал)
6) Син йоклагач, тәрәз артыңда
Елмаеп карый сиңа. (Ай)
7) Ормый, сукмый, үзе кешене елата.
Ул нәрсә? (Суган)
Татар теленнән бирем:
- Билгеле бер тәртиптә тезелгән хәрефләр җыелмасы ничек дип атала? (Алфавит)
- 2) Ни өчен ь (нечкщлек билгесе) һәм ъ (калынлык билгесе) тавышсыз хәрефләр дип атала? (Аваз белдермиләр. Шуңа күрә тавышсыз хәрефләр дип аталалар).
Русский язык:
1. Расскажите одно ваше любимое стихотворение.
2. Назовите названия дней недели на русском языке.
3. Расскажите одну физкультминутку все вместе.
4. Сосчитайте от 1 до 10 на русском языке.
5. Спойте одну вашу любимую песню.
ҖЫР: В школу рано мы идем.
Математика:
Ак каенда 3 чыпчык,
Түбәдә 5 сыерчык.
Әйтмәс микән берегез –
Барысы ничә кошчык? (8)
7 малай урамга
Чыкты футбол уйнарга.
өчәү килде тагын да,
Исәплә син барын да.
Хәрефстан иле. Алфавит төзергә.
Укытучы: Ул арада әниләргә дә биремнәр эшләтеп алыйм әле. Әниләр өчен табышмаклар.
Берсе көнне ярата,
Берсе төнне ярата.
Икесе дә дөньяга
Якты нурлар тарата.(Ай һәм Кояш)
Алмаш-тилмәш өчкүз яна:
Яшел,сары һәм кызыл.
Урамда исән йөрергә
булыша ул көнозын. (Светофор)
Агач түгел-яфраклы,
Тун түгел-тегелгән.(Китап)
Утырабыз урманда
Ап-ак эшләпә киеп.
Киптерә дә ,кыздыра да
Кешеләр безне җыеп.(Гөмбә)
Әлифбада сузык аваз хәрефләре нинди төс белән язылган?
Әлифбадагы бер шигырьне сөйләргә.
Әлифбада А дан соң нинди хәреф өйрәнелә?
Ф битендә нинди хайван рәсеме бар?
Җыр: ӨЙРӘТӘЛӘР МӘКТӘПЛӘРДӘ,
(тактага кояш рәсеме төзи) - Бу нәрсә балалар? Кояш безгә нәрсә бирә?
-Әйе , кояш безгә җылылык , яктылык бирә , күңелне күтәрә , яшәргә көч бирә . Сез дә
Бер – берегезгә ихтирамлы булыгыз , шат күңелле булыгыз .Үзегездзге җылылыкны һәр кешегә бирегез . Тагын бер бирем :Сез күп хәрефләр өйрәндегез , алар турында шигырьләр сөйләгез .
Т Сезнең өйнең түбәсенә
Карап тордым мин кичә . Т Т – охшаган тырмага
Антенна тора селкенеп Әйтә - тизрәк тырмала .
Т хәрефенә охшап .
У У уйлап укыгыз ди
Урындыкка утырыгыз ди . Е Е- хәрефе еланда
Г Г – күәтле күтәрү краны Е – хәрефе елгада .
Төзүчеләр ярдәмчесе Е хәрефе карый безгә
Зур ташларны күтәрә ул Елмаеп елаганда .
Бик биеккә тиз генә .
А А – охшаган ул ракетага
Ул басуда багана да . Л Ясадык без урманда
Аны белә һәрбер бала Л – хәрефе , уйлап тап
Алфавитны башлый ич – А Л – бит урман шалашы
Н Н – волейбол сеткасы Әллә шуны белмисез .
Спорт залында да бар ул
Бик тә килә укыйсы
Башта өйрәнәсе бар әле .
БЕРГӘ: ТУГАН ТЕЛ.
ҖЫР: И ТУГАН ТЕЛ,
Әйе , сез хәзер “Әдәби уку” дәреслеген укырсыз . Минем янга килеп җитүегез белән котлыйм сезне. Бик уңган балалар икәнсез . Менә мин сезгә таныклыклар тапшырам һәм бүләкләр бирәм .Сау булыгыз.Тырышып укыгыз .
- Укытучы : Мин сезгә яңа китаплар алып килдем, аларны бик яратып укыгыз, саклап тотыгыз. (“” дәреслекләре өләшә)
Әйе, Әлифбага алмашка “әдәби уку” китабы килә . Без сезнең белән төрле язучылар иҗаты, халык авыз иҗаты белән танышырбыз..
2. Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел,
Тәмле тел дип,телең йотма-
Туган телне онытма
- Бала1 укучы: Кадерле укытучыларыбыз! Әти-әниләребез!
- 2 укучы: Сезнең алда вәгъдә бирәбез!
3 укучы: Тырышып укырга
4 укучы: Ялкауланмаска,
5 укучы: Артка калмаска!
6 укучы: “2” ле алмаска!
7 укучы: Сәламәт булырга.
8 укучы: Әйдәп барарга,
Барысы бергә: “5” кә укырга.
Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.
Өйрәтте сезне Әлифба
Туган илне сөяргә
Биергә дә , җырларга
Дус һәм тату яшәргә.
Әлифбадан башлап киттегез
Юлны белем иленә
Зур белемле булып үсеп
Кеше булыгыз сез илегездә.
(Бүләкләр тапшыру)
Бию. Татар биюе.
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүдә сезнең өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Укуны энә белән җир казуга тиңлиләр.Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.
Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык – куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Праздник прощания с азбукой "Спасибо тебе, азбука!"
Праздник проводится в конце обучения грамоте с участием родителей первоклассников и старшеклассников.Цели:· развитие познавательной активности и творчес...
Урок прощания с азбукой "Спасибо тебе, азбука!"
На уроке дети рассказывают про буквы, отгадывают загадки, ребусы, читают, выполняют интесесные задания....

Сценарий праздника прощания с азбукой. « Прощай, Азбука!»
Сценарий мероприятия для 1 класса "Прощай Азбука", включающий в себя инсценированные произведения детских писателей....
Ярмарка русской АЗБУКИ Сценарий праздника прощания с Азбукой
Подробный сценарий праздника с играми, конкурсами, сценками, песнями. Материал можно использовать для урока-обобщения, для классного огонька, а также для мероприятия в параллели (для первых клас...

Праздник прощания с азбукой "Спасибо тебе, азбука!
Цели:развитие познавательной активности и творческих способностей детей, развитие умения работать сообща и дружно с одноклассниками, развивать мыслительные операции в ходе игры;воспитание у учащихся и...

Сценарий выступления 1 класса «Азбука сказочных героев» на празднике «Прощание с азбукой»
Выступление класса составлено в стихотворной форме, на каждую букву - свой литературный герой....
Праздник прощания с азбукой "Спасибо тебе, азбука!"
Открытое внеклассное мероприятие "Прощание с сазбукой"...