Башлангыч мәктәптә "Сөмбелә бәйрәме"
материал (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Бу бәйрәм басуларда өлгергән уңышны җыеп алгач,эшләр төгәлләнгәч үткәрелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel_byrme.docx22.82 КБ

Предварительный просмотр:

1бала:Зифа буйлы, җитен чәчле

Зәңгәр күзле шушы кызның

Исемнәре ничек икән,

Әйтегезче, кем белә?

Балалар: Сөмбелә! Сөмбелә!

Әссәләмегаләйкем, дуслар!

Балалар: Вәгеләйкем әссәлам!

Сөмбелә: Кыр казлары бүген җепкә тезелеп,

Җылы якка таба үттеләр.

Канатларын кагып, саубуллашып:

Яз кайтырбыз”- диеп киттеләр.

Хушыгыз,хуш, матур кыр казлары.

Сау-сәламәт очып барыгыз.

Ә без монда матур мәктәпләрдә

Рәхәтләнеп белем алырбыз.

Ай: Көз көнендә урман, кырлар алтын була,

Яфраклар да сары, кызыл- ялкын була.

Игенченең хезмәтенә бүләк өчен

Амбарларга өем-өем ашлык тула.

1 бала:Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул-Сөмбелә!

Бөтен җирне нурга күмә

Кояш кебек Сөмбелә.

(Музыка астында ипи күтәргән бала керә).

Сөмбелә: Күрегезче, күрегез,

Өстәлгә ипи килгән!

Нинди матур күпергән!

Беләсезме, үз юлында

Ул күпме хезмә күргән!

Ай: Ай, ипекәй, ипекәй,

Шундый да тәмле булып,

Хуш исләр белән тулып,

Каян килдең син безгә?

Ипи: Ярый, мин сөйлим сезгә

Үзем хезмәт җимеше,

Үстерде мине кеше,

Исеме аның игенче.

Игенче,.игенче  үзегезне күрикче

Игенче: Әйе, мин ул игенче,

Мин аны үстерүче,

Тик түгел үзем генә.

Ипекәйне үстерүдә

Ярдәм иттеләр миңа...

Кояш: Әйе, мин Кояш, җәй буе

Игеннәргә нур сиптем,

Алтынсу төс йөгерттем,

Ярдәм итте яңгыр да,

Шифасын бирде кырга.

Яңгыр:Мин-Яңгыр, үз вакытында

Кичекми килеп җиттем.

Игенгә дым эчерттем.

Дөрес, нык ярдәм иттем,

Җил дә миңа булышты.

Игенче:Аннан комбайн килде

Бөртекәрне түкми, чәчми,

Урып ,җилгәреп бирде.

Аннан игенче аны

Тегермәнгә төшерде.

Ипи пешерүче: Ә мин ипи пешердем,

Миннән кибетче алды,

Киштәгә тезеп салды.

2бала: Һәркемгә ипи кирәк

Һәр көн дә ипи кирәк!

Ипи космонавтка да,очучыга да кирәк!

Ипи яңа йолдызлар ачучыга да кирәк.

3 бала: Ипи сатучыга да,Ипи сезгә дә кирәк!

Ипи безгә дә кирәк-һәммәбезгә дә кирәк.

4 бала: Ипи эшләргә кирәк! Юллар сузарга кирәк.

Тайгаларда иң авыр юллар узарга кирәк.

Шуңа да игенчене хөрмәт итәргә кирәк.

Сөмбелә: Инде белдек, рәхмәт сезгә,

Рәхмәт ихлас сүзегезгә.

Ипи- хезмәт җимеше, без белербез икенче.

5бала: Ботканың да тәме юк, ашының да тәме юк,

Хәтта чәйнең дә тәме юк, табынның да яме юк.

Ә табында ни генә юк,бары ипи генә юк.

6бала: Ипи басуда үсә, аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә, кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә. безгә куат өстәргә.

Ипи булса абында, булдырам мин барын да.

7 бала: Әти ипи үстерә, әни ипи пешерә,

Ә мин... мин ипи ашыйм,

Ә аннары ипине үзем үстерә башлыйм.

.

Кадерле, дусларым! Миңа сез бик ошадыгыз. Бәйрәм бик күңелле үтте.Ә мин буш кул белән килмәдем, сезгә зур күчтәнәч алып килдем.

Җыр”Туган як”                                    

А.Б. Балалар, Сөмбеләнең кәрзинендә бик кызыклы уен бар икән-“Могҗизалар кыры”.Ә уенда катнашучыларны табышмаклар әйтешеп сайларбыз.

1.Лампа түгел яктырта, мич түгел- җылыта.(кояш)

2.Канаты бар-очмый, аягы юк- йөрми.(балык)

3.Йодрык-йодрык булып үсә, алма кебек кызарып пешә.

Үзе матур, аны кем әйтер.(помидор)

4.Аяксыз, кулсыз капка.ача. (җил)

5.Үскәндә яфрагын ашыйлар,үсеп җиткәч, үзен ашыйлар.(суган)

6. Җәй тун кия, кыш ялангач.(агач)

7. Җиргә күмәләр язын,

Көзен алалар казып.

Күмгәндә берәү була,

Алганда чиләк тула.(бәрәңге)

8. Берсе көнне ярата,

Берсе төнне ярата.

Икесе дә дөньяга

Якты нурлар тарата.(Ай һәм Кояш)

9.  Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.(һава)

1 тур. Кечкенә генә ярык, эче тулы халык.(борчак)

2тур. Аш тәмләткеч( петрушка)

3 тур. Ал яулыклар ябынган. а кыналар ягынган.

Кулым сузсам тешләп алды, шул кадәрле сагынган.(гөлҗимеш)

Финал. 1,2,3 турда җиңүчеләр белән финал.

Сөмбелә”- гарәп сүзе.Тәрҗемә иткәндә, берничә мәгънә белдерә. Биредә шуларның берсе яшерелгән.(бөртек)

Суперуен: Бирем татар халык ашлары белән бәйләнгән. Бәрәңге кушып пешерелә торган ризык. 8 хәрефнең сен ачарга рөхсәт ителә.(кыстыбый)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме.

праздник урожая....

Сөмбелә бәйрәме.

уңыш бәйрәме...

Внеклассное занятие "Сөмбелә бәйрәме"

Татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру.Татар халык уеннарын өйрәнү.Җырга ,биюгә мәхәббәт тәрбияләү....

Сөмбелә бәйрәме

Көзнең алтынлыгы, аның кадере һэм куркәмлеге көзге муллык белэн билгеләнэ...

Сөмбелә бәйрәме

Сөмбелә бәйрәме...

Сөмбелә бәйрәме

Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрергә мөмкин....

"Көзге уңыш"(Сөмбелә)бәйрәме(Башлангыч сыйныф укучыларының рус төркемнәре өчен)

Башлангыч сыйныф укучыларының  рус төркемнәре өчен"Көзге уңыш" бәйрәме. "Шалкан" әкиятенә нигезләнеп язылган....