1 сентябрь.
план-конспект занятия (1 класс) на тему

Муллаярова Сумая Талгатовна

1сентябрь-зур бәйрәм.Белем бәйрәме, беренче кыңгырау бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2_montazh.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

1 Алып баручы.

Бездә бәйрәм бүген – 1 нче сентябрь! Ул – Белем бәйрәме, ул – тынычлык бәйрәме, ул – беренче кыңгырау бәйрәме! бәйрәмдә катнашучы хөрмәтле дусларыбыз-укучылар, әти-әниләр, укытучылар, килгән кунаклар. Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм Беренче сентябрь-Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы теләп калабыз!

Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп директорына бирелә.

2 А.б.

Һәр яңа көн алып килсен сезгә

Шатлыкларның бары яңасын.

Сөенечләр юлдаш булсын сезгә,

Кайгы-хәсрәт ишек какмасын.

Ә хәзер сүзне укучыларга бирәбез.

1 нче укучы. Бар күңеллелек бөтен дөньяда.

Бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

2 нче укучы. Тыңладым әкрен генә

Искәндә бәйрәм көн җилен.

Анысы да сөйли тагын:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

3 нче укучы. Бүген олы бәйрәм бездә:

Инде менә ничә көн

Бик тырышып әзерләдек

Шушы бәйрәм кичәсен.

4 нче укучы. Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген безнең дә.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

5 нче укучы. Мәктәп безнең төп йортыбыз.

Күңел сиңа тартыла.

Бүген бөтен ил баласы

Мәктәпләргә агыла.

6 нчы укучы. Исәнме, мәктәп, исәнме!

Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнне

Түземсезләнеп көттек.

7 нче укучы.Без килгәч, бүгеннән

Күңелле булачак.

Класслар моннан соң

Гел  гөрләп торачак.

8укучы Белем иле кайчак миңа

Никтер серле урман кебек.

Ә юллары кызыктырып,

Гел чакырып торган кебек.

9  укучыСукмакларын әйткән дә юк

Мең тармаклы имән кебек.

Тик нигәдер бу илдә мин

Һич адашып йөрмәм кебек.

10 укучыАтлыйм белем сукмагыннан

Тормышка юл салган кебек.

Әллә шуңа дөнья миңа

Гел яктыра барган кебек.

Күмәк җыр. «Өйрәтәләр мәктәпләрдә»

11 нче укучы. Чәчәкләр тотып кулларга

Без чыктык озын юлга.

Һәркем белә, әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә.

12 укучыКичә әни белән

Әзерләдек сумкамны.

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш һәм ручкамны.

13 укучы Әтием дә, әнием дә

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып,

Мине озата килделәр.

14укучы Мәктәпкә озаткан чакта

әбием кочып сөйде:

- Алдынгы булырга тырыш,

Бәбекәчем, берүк, - диде

15 укучы Өлкән дуслар шаярталар,

Ә без ачуланмыйбыз

- Чәчәкләр артыннан, - диләр,

Күренми бит буегыз.

16 укучыБүген йөзләр көләч безнең

Күңел сөенә,

Атлыйбыз тәүге адымнар

Белем иленә.

17 укучы Белмим  кая басканымны

Бии-бии йөрим бүген

Барысы да котлый мине.

Иң шатлыклы көнем бүген,

Мин укырга кердем бүген

18 нчы укучы. Исәнме, саумы, сентябрь-

Безнең яңа ел!

Синнән башлана тормышка

Якты, яңа юл!

19 нчы укучы. Без җилдә чыныгып

Кояшта янганбыз.

Зур булып үскәнне

Сизми дә калганбыз.

20 нче укучы. Җәй буена без үскәнбез

Мәктәбебез дә бизәлгән.

Эченә кергәч, исем китте:

Бар нәрсә дә үзгүргән.

21нче укучыКем безнең өчен бу кадәр

Күп көчен сарыф иткән?

Без беләбез: һаман да шул

Укытучыбыз икән!

Күмәк җыр. « Сез иң гүзәл кеше икәнсез»

1а.б.. Сабыр, кешелекле һәм тырыш

укытучыларыбыз!

2 а.б. нче укучы. Шаян, шук һәм хәйләкәр

укучыларыбыз!

1а.б.. Мәрхәмәтле, газиз әти-әниләребез!

2 а.б. нче укучы. Безне якын итеп килгән кунаклар!

Бергә: Сезне Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез!

(Укытучыларга, килгән кунакларга чәчәкләр тапшырыла)

Алып баручы.

Ә хәзер, укучылар, минем сезне сынап карыйсым килә. Каникулда 3 ай ял итеп 1 нче, 2 нче, 3 нче сыйныфта алган белемнәрегезне онытып бетермәдегезме икән? Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез аларның җавапларын табып карагыз.

  1. Үзе укый белмәсә дә,

Гомере буе яза. (Ручка)

  1. Эз салып кара тактага

Ап-ак куян әйләнә.

Әйләнгәләп йөри-йөри

Үзе бәләкәйләнә. (Акбур)

  1. Бер ояда алты дус,

Алтысында алты төс.

Ләкин алар барысы да

Башкаралар берүк эш. (Буяу карандашлары)

  1. Туры сызык сызар өчен

Мине куярга кирәк. (Линейка)

  1. Бер байлык бар- янмый,

Карак та урлый алмый,

Төшеп тә югалмый (Белем)

  1. Портфельдә ятам,

Ничек укыганыңны әйтәм. (Көндәлек)

Алып баручы.

Табышмакларны чишә алдыгыз. Ә укыган әкиятләрнең геройларын хәтерлисезме икән? Әкият геройларын да табып карагыз әле.

  1. Озын чәчен алтын тарак белән кем тарый? (Cу анасы)
  2. Тәгәрәп китеп әбидән, бабайдан, бүредән, аюдан, куяннан кача алган, төлкедән кача алмаган. Ул нәрсә? (Кабартма)
  3. Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр? (Шүрәле)
  4. Шүрәленең бармагын кем кыстырган? (Былтыр)
  5. Тели ул сезгә, дуслар,

Чын күңелдәп саулыклар.

-Курыкмагыз уколдан,

Чыныгыгыз салкыннан!

Булмасын,-ди,-бронхит.

Ул бит-Доктор............(Айболит)

  1. Ул яши- түбәдә.

Ярата- торт, варенье,

Конфет һәм печенье. (Карлсон)

1Алып баручы. Әкият геройларын да яхшы беләсез икән, молодцы!

22 укучы Әле укый белмщсщк тш,

Туган тел»не жырлыйбыз

Бу-Тукай абый булаге

Ин гузал  бер жыр дибез.

Күмәк җыр. «Туган тел»

23 укучы: Сезнең алда сүз бирәм

Бик тырышып укырга.

Бирегезче безгә ачкыч,

Белемнәр сараена

2 А.Б. Нәни дуслар,  серле ачкыч әлегә өлкән дусларыгыз кулында. Моннан берничә ел элек алар да , кулларына шул серле ачкычны тотып, Белем иленә беренче адымнарын ясаган иде. Ә бүген алар белем иленә ачкыны сезгә мирас итеп тапшыралар.

(Искандар ачкычны тапшыру) .

,

1  а.б.Сөй укуны, укы күңел биреп,

Белем бит ул бәхет ачкычы.

Тормыштагы кыенлыкны җиңеп,

Биеклеккә менү баскычы.

2 а.б.Эзлән, яшь дус, эшең калсын җирдә,

Кечкенәме, зурмы – барыбер.

Тар булса да яңа сукмак яса,

Тарны киңәйтүче табылыр.

1 а.б. Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм Мәктәптә уку дәверендә, укытучы белән янәшә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы якын кешеләр - әти-әниләр дә катнаша.

2 А.Б. 1 нче сыйныфларны котлау өчен сүзне килгән кунакларга,әти-әниләргә бирәбез. Рәхим итегез!

1а.б.Яңгырыйдыр һәр төбәктә

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим ит, син,

Өр-яңа уку елы!

(1 бала кыңгырау шалтырата)

1 Алып баручы. Көмеш кыңгыраулар суза

Тәүге дәрес җырын.

Белем йортларына уза

Ашкынып яшь буын.

Сөенеп карый Ил-ана аның барышына

Олылап һәм зурлап әйтә, әйтә барысына:

« Үс, балам!»- диеп,

«Кеше бул!» -диеп.

2 Алып баручы. Каршылый мәктәп, каршылый сөеп:

«Кеше бул!» -диеп.

«Кеше бул!» -диеп.

Хәерле юл, мәктәп иленә !
Төкле аяк белән керегез.
Алда сезне күп могҗиза көтә,
Сау – сәламәт укып бетегез.

1А.Б. Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Белем бәйрәмен дәвам итергә классларга чакырабыз. Уңышлар сезгә!
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән – Белем көненнән
Уку елы башлана!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Осенний календарь природы - сентябрь" презентация.

Данная презентация представляет собой осенний календарь природы – сентябрь. Можно использовать на уроках окружающего мира при изучении данной темы, а также можно распечатать готовые слайды и поместить...

Самый первый в жизни урок - 1 сентября

Уважаемые коллеги предлагаю Вашему вниманию конспект урока 1 сентября в 1 классе, материал содержит презентацию и музыкальное сопровождение, по объему он не загружается на этих страницах сайта, предла...

«Первое сентября - День Знаний» линейка, посвященная 1 сентября

Сценарий проведения праздничной линейки, посвященной "Дню знаний", 1 сентября....

праздничная линейка, посвящённая Дню знаний (1 сентября) "Весёлый праздник сентября."

Цели: 1.  Создание  атмосферы праздника для учащихся и их родителей, возможности почувствовать радость встречи;              2.  Введение у...

Технологическая карта урока чтения "С. Маршак "Сентябрь", "Октябрь", Л. Яхнин "Осень", Н. Сладков "Сентябрь""

урок чтения "С. Маршак "Сентябрь", "Октябрь", Л. Яхнин "Осень", Н. Сладков "Сентябрь""...

Сценарий конкурса "Мисс Сентябринка и Мистер Сентябрь"

Цель конкурса:Конкурс проводится с целью воспитания личности, способной к саморазвитию, самоопределению.Задачи:- развитие творческих способностей учащихся;- воспитание любви к искусству, красоте и при...