"Иң кадерлем син минем"
методическая разработка (1, 2, 3, 4 класс)

 

Әниләр бәйрәменә сценарий.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eni_beyreme.docx22.83 КБ

Предварительный просмотр:

"Иң кадерлем син минем"

(Әниләр бәйрәменә сценарий)

Укытучы:   Тормышның, яшәешнең бер кайда да язылмаган, бернинди канунга да сыйдырылмаган - матурлык, җылылык, яктылык һәм җанлылык кебек тәңгәллекләре була.  Кеше гомере буе матурлык, гүзәллек алдында баш игән. Бездә бүген сезнең белән, көннең  яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге  әниләрдә икәненә тагын бер кат инанырбыз.

        Кыш якынлаша. Ак кар бөртекләре  күңелләрегезгә аклык булып яусын, йөрәкләрегезгә шәфкатьлелек орлыклары сипсен. Ходай сезне үз рәхимлелегеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез ямьле, аш-суларыгыз тәмле, бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Бэйрэмнэрдэ кешелэр бер-берсенэ булэклэр бирергэ гадэтлэнгэн.Без буген булэкне сезгэ бэйрэм башында бирергэ булдык.Каршы алыгыз! Ин яхшы булэк – ул сезнен балаларыгыз.

Әни - ул һава! (кулларны өскә күтәрү)

Әни - ул яктылык! (кулларны өскә күтәреп фонариклар ясау)

Әни - ул бәхет! (кулларны күкрәккә кую)

Әни - ул әкият! («Во!»дип баш бармакны күрсәтү)

Әни - ул елмаю! (елмаеп күрсәтү, көлү)

Әни - ул ярату! (әниләргә “воздушный поцелуй” җибәрү )

Алып баручы: Әни!

Әнә шулай дип бер генә тапкыр эндәшүеңнән генә дә ана синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да тоеп ала. Бөтен күңелең, йөрәгең җылысы сыйган ул сүзгә. Йөрәктән чыккан сүз генә йөрәккә үтеп керә. Әни, дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә, син инде горур да.

Элина:Нигә бүген бөтен жирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.

Илина:Бүген - Әниләр көне,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.        

Алия:Әниләрнең көненә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген.

Җирдә барлык балалар.

Булат:Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә!

Жыр: Эниемэ!

Алина: Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр!

Тимур:Әни сүзе - иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

Фидан:Иң-иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнен ышанычын

Акласам ярар иде.

Владик:Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк,

Тыныч булыр ил-көннәр.

Ангелина:Әйтәсебез килә буген

Кадерле әниләргә:

Әле ярый сез бар җирдә

Без сабый, нәниләргә.

Карина:Мактаулы безнең әниләр

Данлы эшләре белән.

Әтиләр белмәгән эшне

Әниләр эшли белгән.

Вадим:Наз гөлләре үсеп чыга

Сезнең җылы куллардан.

Кабул итегез котлаулар

Безнең ихлас җаннардан.

Алып баручы:

Көнгә ничә тапкыр «әни» дибез,

Рәхәт тә соң «әни» диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр. (Бию.)

Бүген безнең бәйрәмебез «Иң-иң» дип атала, залга карагыз әле, иң-иң матур әни кемнеке икән?

Балалар. Ми-не-ке!

Укучы.        Иң матур әни

Минем әни бу дөньяньң

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет -

Һәр баланың

Үз әние булуы!

Минем әни, һич бәхәссез,

Иң  сөйкемле әни ул!

Әйткән сүзе,

Кылган эше -

Һәммәбезгә туры юл.

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп,

Көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

Э. Шәрифуллина

Укучы.        Иң иртә

Иң-иң иртә кем тора?

Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

Иң-иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата.

Ф. Яруллин

Кайбер вакытларда без әниләребезнең ниндидер уйларга бирелеп, тынып калган чакларын күргәнебез була. Шунда аңардан: - Әнием, ни өчен шулай сагышланасьң? - дип сорасак, ул шунда ук эч серен уртаклашыр: «Синең турыда уйланам, балакаем, -дип әйтер. -- Тамагың тук булсын, өстең-башың бөтен булсын, дим. Исән-сау гына булып үс, дим. Яхшы гына, тырышып кына укысаң иде, дим».

Әниләр шундый алар. Безгә бары тик бәхет телиләр. Безнең һәрбер сулышыбызны да сизеп торалар. Без шатлансак - алар да шатлана, без елмайсак - алар да елмая, без еласак - аларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырый. Әниләр шундый алар.

Күзләремнән күргән.

Әнкәм бүген кояш кебек

Каршы алды елмаеп –

Минем «бишле» алганымны

Әйткәннәрдер, мөгаен.

Юк шул, «бишле» алганымны

Белмәгән ул беркемнән.

Ишек ачып керүемә,

Күзләремнән үк күргән.

Ф. Зыятдинов

Әниемнең кызы юк бит

Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә

Әниемнең кызы юк шул.

Мин булышам әнигә

Аш пешерәм, жыештырам,

Кер юышам әнигә

Кибеттән сөт алып кайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

Әниемнең кызы юк та –

Малае бар бер дигән!

Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Иң-иң якыннарыбызга йөрәкләребездән чыккан иң-иң матур сүзләр әйтәсе килә.

Рәхмәт әйтәсем килә. (рольләп укыла)

Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты

Кадерле бәйрәм килә.

Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә.

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт әйтәсем килә.

-Миңа гомер биргән өчен,

-Кадерләп үстергән өчен,

-Назлы карашлары өчен,

-Пешергән ашлары өчен,

-Йөрәк җылылары өчен,

-Шәфкатьле куллары өчен,

-Барсы, барсы, барсы өчен

Рәхмәт сиңа, сөенечем.

Котлы булсын бәйрәмнәрең,

Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

Р. Вәлиева

- Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез, кадерле әниләр!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Иң кадерле кеше -әни

Мәктәп күләмендә аналар көнен билгеләп үтү өчен сценарий...

Әнием - кадерлем!

Әнием - кадерлем!сценариесендә кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышланган шигырьләр, җырлар урын алды. Бу сценариины класс сәгатьләрендә, 8 нче март көнендә, ноябрь аенда әниләр көнендә куярга була...

Әнием-кадерлем

8 Март бәйрәменә эшкәртмә...

Әнием - кадерлем...

башлангыч сыйныфлар белән 8 Март бәйрәмендә бәйрәм сценарие язганда ярдәмлек буларак тәкъдим ителә....

ӘНИЕМ, ИҢ КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!

Бәйрәмгә әниләр, әбиләр чакырыла. Класс матур итеп бизәлә. «Кояш гомере телибез, әниләр, сезгә!» дигән плакат эленә. Укучы­лар ярымтүгәрәк ясап басалар....

"Әнием - кадерлем минем!""

«День матери» является сценарием  праздника, посвящённого Дню матери. Данное мероприятие проведено в марте 2014 года. Данная работа может оказать методическую помощь классным руководителям,...

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем

Кили башлангыч мәктәбендә       1992 нче   елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...