Әнием бәйрәме
материал (2 класс)

Шайхулова Чулпан Асгатовна

мероприятие для начального класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eniem_beyreme_meropriyatie.docx18.62 КБ

Предварительный просмотр:

 

                                        Энием бэйрэме(1 класс)

 Укытучы: Ана...Нинди бөек исем...Нәрсә җитә ана булуга!

Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар... Әниләр көненә багышланган бәйрәмебезне башлыйбыз.

 Кадерле энилэребез! Сезне бәйрәм уңаеннан кайнар котлыйбыз. Барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр телибез.

Үзе көз ае булса да,

Бүген көн шундый ямьле.

Чөнки әниләр көне бит,

Шуңадыр бик күңелле.

1нче бала: Кояш көлә, мин елмаям,

Бигрәк матур көн бүген,

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

2нче бала: Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,

Бар дөнья көлеп торсын,

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын.

3нче бала: Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

4нче бала: Тыңлап бишек җырларыңны

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң элек

Әннә” дип ачылган бит.

Укытучы - Күрәсезме, залда күпме чәчәкләр. Бу гади чәчәкләр генә түгел, бу тылсымлы чәчәкләр. Кем чәчәк эченнән табышмак алып, җавабын таба икән, шуны бүләк көтә.

1. Лампа түгел, яктырта

Мич түгел, җылыта.

Нәрсә ул? ( кояш)


2. Яз килсә, киенә,

Көз килсә, чишенә. ( агач)

3. Агач түгел – яфраклы,

Тун түгел – тегелгән,

Кеше түгел – сөйли. (китап)

4. Тоз түгел – ак,

Бал түгел – баллы. (шикәр)


5. Җәйге эссе көннәрдә

Мине сагынып көтәләр.

Мин аз гына күренсәм,

Качып-посып бетәләр. (яңгыр)


Укытучы:Йомшактыр куллары,

Җылыдыр сүзләре,

Йөрәккә якын

Кем ул? (әни)

Кадерле әниләр, сезне бәйрәмегез белән котларга рөхсәт итегез. Үзебез ясаган чәчәкләр сезгә күңел күтәренкелеге, бәхет, шатлык алып килсен.

(чәчәкләрне бүләк итә)

Укытучы. Ана!

Йөрәкнең ул иң мөкатдәс хисе,

Күңелнең ул иң-иң түрендә.

Ул салкында сине җылытучың,

Юанычың авыр көнеңдә.

Хәзер яңгыраячак җыр, сөекле әниләребез, сезгә бүгенге бәйрәм сәламе булып ирешсен.

( “Әнием” җыры)

1 а.б. Әни ... Һәркемнең күңеле өчен иң изге, иң газиз нәрсә ул!

Балага үз әнкәсеннән дә күркәмрәк, кадерлерәк җан юк. Әни – сине карап үстерүче, сине кеше итүче, сине сагынучы һәм сагындыручы ул. Ана – ул дөньяда иң бөек кеше!

Иң якын кешеләренә-әниләргә багышлап бию башкаралар.

( бию)

1. Ана – бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга!

Шуңа күрә

Зур горурлык белән

Без сөйлибез АНА турында.


2.Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.


3.Газиз Энкэй!
Йомшактыр кулларын,
Татлыдыр сузлэрен,,
Жылыдыр карашын,
Тансыктыр табынын.

4.Газиз Энкэй!
Ин сойкемле сузлэр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Ин-ин татлы сузлэр-синеке!
Жан изрэткеч жырлар-синеке!

Барысы бергэ

1. - Миңа гомер биргән өчен,

2.- Кадерләп үстергән өчен,

3. - Назлы карашлары өчен,

4. - Пешергән ашлары өчен,

1. - Йөрәк җылылары өчен,

2.- Шәфкатьле куллары өчен,

3. - Барсы, барсы, барсы өчен

4. Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

(“Әни кирәк” җыры)

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк

Йокы татлы булсын өчен,

Әни кирәк

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк.

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирзк.

Иң кадерле кеше җирдә

Әни димәк.


Укытучы - Әни дибез, әни дибез. Ә сез әниләрегезгә ничек булышасыз?

Энилэр белэн уеннар уйнату

-«Матур сүз әйт “уены


Укытучы. Мэрхэмэтле безнен энилэр.
Жиргэ матурлыкны, илгэ батырлыкны
Сез бирэсез, гузэл энилэр.

Әниләр бәйрәме көнендә
Җырламый калырга буламыГ
Әниләр булмаса, әниләр булмаса
Җылытыр иде кем дөньяны?

Укытучы:Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән - әниләр өчен. Кабул итеп алыгыз, 

Укытучы. Әниләр безгә бары бәхет кенә телиләр. Безнең һәрбер сулышыбызны да сизеп торалар. Без шатлансак - алар да шатлана, без еласак - аларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырый.

Күзләреннән күргән.”

Әнкәм бүген кояш кебек

Каршы алды елмаеп-

Минем”бишле” алганымны

Әйткәннәрдер, мөгаен.

Юк шул, “бишле” алганымны

Белмәгән ул беркемнән.

Ишек ачып керүемә,

Күзләремнән үк күргән.

Ф. Зыятдинов.


УкытучыӘни, әнием, әнкәй..... Нинди йомшак, ягымлы, җылы бу сүзләр! Берни белән дә тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле кеше ул Әни!

 Ана булу – изгелекнең таҗы,
Доньяда иң олы дәрәҗә.
Ана кеше һәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.
Ана сиңа гел яхшылык тели,
Гаепләрең булса кичерә.
Турылыклы калыйк гомер буе
АНА дигән күркәм кешегә!

 1 укучыАна назы - жирдэ ул мэнгелек,
Мэнгелек жыр - бишек жырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.

Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр, әбиләр! Сезгә багышлап  “Иң матур җыр” дигән җыры башкарыла.

(“Иң матур җыр”)


Укытучы. Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,

Елның һәрбер көне сезгә

Әниләр көне булсын!

Укытучы Кадерле әниләр, әбиләр, кунаклар! Бәйрәмебез ахырында тагын бер кат чын күңелдән сезне бәйрәм белән котлыйбыз.

Дөньядагы  һәрбер яхшылыктан

                 Өлеш чыксын сезгә мул гына.

                 Без телибез сезгә ак бәхетләр,

                 Шатлыкларга илткән юл гына.

   Сезгә булган безнең хөрмәтебез

                Урын алсын йөрәк түрендә .

                Шатлык – куаныч , зур бәхетләр

                Юлдаш булсын гомер - гомергә

(“Хэр вакыт булсын эни”)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"

Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"...

өйгә эшне ничек эшләргә?

Ата-аналар өчен. Балаларны ничек мөстәкыйль дәрес хәзерләргә өйрәтергә....

Технологическая карта по предмету "Окружающий мир" для 1класса по ФГОС.Тема: "Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә"

Технологическая карта  по предмету "Окружающий мир" на тему "Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә" для 1-класса составлен по учебнику авторов  О.Н.Федотовой, Трафимовой Г.В и Трафимова С.А, УМК...

"Әнием- күз нурым"

Башлангыч сыйныфлар өчен әниләр көненә, 8 Мартка багышланган кичә. Рус мәктәбендә эшләүче укытучыларга, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә ярдәмлек....

“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.

Тема:“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.Максат. Әниләребезгә карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Аналарның олы  зат  булуын, бөеклеген  төшендерү;  аларга ихтирам,...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Әниләргә багышланган музыкалҗ кичә  төрле ярышлар белән үрелеп бара....

“Дәү әнием минем, дәү әнием...”

ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....