Әлифба бәйрәме.
методическая разработка (1 класс)

Валеева Елена Динафовна

В данном файле содерңится разработка праздника "Әлифба бәйрәме". К файлу добавлена презентация.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba_byrme.doc54.5 КБ
Файл prezentatsiya_k_prazdniku_alifba.pptx2.83 МБ

Предварительный просмотр:

Әлифба бәйрәме

В.Шаинскийның  “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” көе яңгырый.   (Балалар кулга-кул тотынышып, җырлап, залга керәләр) 

                 Тышта ап-ак кар яуганда

                 Без җыелдык бәйрәмгә.

                 Безнең шатлык эчкә сыймый

                 Сезгә ничек сөйләргә?

                 Яфрак яуган көзге көндә

                Тыйнак үттек класска.

                Әлифбаны кулга алдык            

                Әй, сөендек шул чакта!

                Бүген бездә зур тантана

                Моңсу да ул, ямьле дә,

                Әлифбабыз китә бездән-

                Бу көн калыр хәтердә!

                                  “Без инде хәзер зурлар” җыры.

Укытучы:Исәнмесез, кадерле кунаклар. Без бүген зур бәйрәмгә җыелдык. Бүген безнең укучыларыбыз үзләре яратып укыган беренче дәреслек “Әлифба” белән саубуллашалар.

 -Балалар, сезне “Әлифба” китабы укырга, язарга, сөйләргә өйрәтте, әкиятләр белән таныштырды. Хәзер “Әлифба” белән саубуллашыр вакыт җитте. Әйдәгез, Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк.

Балалар: Әлифба! Әлифба! Әлифба!  (Залга, хәрефләр урнаштырылган машина белән кәефсез генә Әлифба керә. Кулында Алфавит сараеннан калган истәлекле  фоторәсем)

Укытучы: Исәнме, Әлифба! Без сине бәйрәмебездә күрүебезгә бик шат.

Әлифба (боек кына):  Исәнмесез,  дуслар.

Укытучы: Нәрсә булды, Әлифба, нигә син болай боек?

Әлифба:  Минем дустым Алфавит белән күңелсезлек килеп чыкты. Күл буенда аның гаҗәеп матур сарае тора иде. Бу сарайда хәрефләр яши иде, аларның һәрберсенең үз бүлмәсе бар иде. Кинәт көчле җил чыкты, давыл купты һәм сарай җимерелде. Хәрефләр таралды, буталып бетте. Хәзер мин беркемне дә укырга өйрәтә алмаячакмын инде.(Елый)

Укытучы: Елама, Әлифба! Без сиңа да , дустыбыз Алфавитка да ярдәм итәрбез. Шулаймы, балалар. Булышабызмы?

Балалар: Булышабыз. ( Ике бала , Әлифбаны юатып , үзләре янына утырталар)

Укытучы: Балалар, әйдәгез арбадагы хәрефләрне бушатып, дөрес итеп төзик.

Укытучы: Яле, Әлифба, синең биремеңне эшли алганбызмы, тикшер әле.  (Бергәләшеп алфавитны әйтү)

Әлифба: (куанып)  Булдырдыгыз! Барысын да дөрес эшләгәнсез! Мин алфавитка шалтыратыйм әле. (Әлифба Алфавитның номерын җыя. Кыска гудок тавышлары гына ишетелә)

--Нишләп телефонны алмый икән. Әллә хәле авырып  китте микән? Тагын бер шалтыратып шалтыратып карыйм әле.(Номер җыя)

-Алло, Алфавит, хәлләрең ничек?

-Әкренләп инде. (Хәлсез генә җавап бирә)

-Әллә авырып киттеңме?  Балалар синең хәрефләреңне җыйдылар , килеп җит тизрәк.

-Чынлапмы? Хәзер килеп җитәм.

(Музыка уйнатыла , залга Алфавит керә.)

Алфавит:  Исәнмесез, балалар һәм кунаклар. Мин Сезне Әлифба бәйрәме белән тәбрик итәм. Алфавиттагы барлык хәрефләрне дә белүегез мине бик сөендерә. Бүгеннән һәм киләчәктә дә , алар сезнең дусларыгыз булыр.

Әлифба: Сез хәрефләрне яхшы беләсез, бу бездә ышаныч тудырды. Ә менә сез ничек итеп хәрефләрдән сүзләр төзисез икән. Менә шуны тикшереп карыйк. Мин сезгә хайваннар һәм кошлар турында табышмаклар әйтәм, ә сез шуларның җавабын хәрефләрдән төзерсез.

Өстенә энәле күлмәк кия,

Шулай да аны әнисе

 Йомшагым  диеп сөя.

(Керпе)

Ача да яба, ача да яба,
Җавабын зирәк таба.

(Китап)

Ул булса, көн була.
Ул булмаса, төн була.
(Кояш)

Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага.
(Җил)

Мамык юрган,
Кат-кат сырган,
Үзе суп-суык.
(Кар)

Тышка куйдым − таш булды,
Өйгә керттем − су булды.
Инде нихәл итәем,
Утка куйсам − бу булды.
(Боз)

Яз килсә − киенә,
Көз килсә − чишенә.
(Агач)

Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.
(Яфрак)

  Зур гәүдәле, бик көчле

Ике зур казык тешле,

Торган җире җылы ил

    Бу озын хортумлы (Фил)

Йомры, йомшак сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә.
(Чеби)

Суда йөзә,
Күктә оча,
Җирдә йөри.
Ит белән сыйлый.
(Каз)

Кош түгел, оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңрата.
(Тиен)

 Укытучы: Әлифба, Алфавит, балалар сезнең барлык  биремнәрегезне дә үтәделәр. Аларның сезнең өчен әзерләгән күчтәнәчләре бар.  Сез утырып ял итеп алыгыз. Сүзне укучыларга бирик.

               Әлифба,  әлифба,

               Беренче битеңне

               Ачкан көн хәтердә

               Зур бәйрәм шикелле.

                  

                 Иң  якын дустыбыз

                 Булдың син гел безнең.

                 Һәр хәреф, елмаеп,

                 Әйтте үз исемен.

                  Һәм алар бик матур

                 Сүзләргә әйләнде,

                 Сүз төзеп укуы

                 Кызыклы, күңелле.

                Матур итеп сөйләргә,

                 Аңлаешлы укырга,

                 Табышмаклар чишәргә

                 Өйрәттең син , Әлифба!

                 Өйрәттең син безгә

                  Ватанны сөяргә.

                  Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

                  Мең рәхмәт дияргә!

               “Әлифба” җыры

  Әлифба. Мине зурлавыгыз өчен рәхмәт, балалар! Минем ярдәмчеләрем-хәрефләрем сезне укырга өйрәтергә бик тырыштылар.

 Укучы: ( күкрәгендә Ә хәрефе)

                  Әлифба син алып кердең

                  Безне белем иленә.

                  Тырышлык та, ялкаулык та

                  Шушы илдә беленә.

Укучы: (күкрәгендә Н хәрефе)

                  Нарат үскән бигрәк биек,

                   Китә болытлар тиеп,

                   Тора баһадир сыман ул,

                   Яшел түбәтәй киеп.

             

Укучы:  (күкрәгендә И хәрефе)

                  И хәрефе ипидә бар,

                  Бар ул ил һәм иректә.

                  И хәрефе икелегә

                  Укымаска өйрәтә.

 Укытучы.  Балалар, бу хәрефләр нәрсә әйтергә теләделәр икән?                

Укучылар:  Әни!

Укытучы: Әйе, сезнең әти-әниләрегез  сезне укырга өйрәтү өчен күп көч куйдылар. Рәхмәт аларга!

         Ишек шакыйлар.

Укытучы: Кем бар анда? Әйдәгез, рәхим итегез, Әлифба бәйрәменә. Ә әкиятләр дөньясыннан Кызыл Калфак килгән икән. Сүзне аңа бирик. Ә син, Әлифба, утырып тор.

Кызыл Калфак: Кадерле 1 нче класс укучылары!. Хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар! Менә бүген сез- 1 класс укучылары иң кадерле , иң беренче уку китабыгыз-“Әлифба”белән саубуллашасыз. Сезгә уңышлар телибез, “5”легә укыгыз. Кемдә иң күп “5”ле, шул ул иң көчле! Минем кәрзинемдә сезгә әкиятләр дөньясыннан  сынауларым бар. Тыңлагыз да, җавап бирегез.

  1. Су анасының алтын тарагы кайда төшеп калган?
  2. Бабай нәрсә чәчкән?
  3. Нинди шигырьда малай белән кәҗә бик дус,тату.
  4. Төлке хәйләкәр. Ә бер әкияттә ул алданып авызын ачып калган. Бу әкиятнең исеме ничек?
  5. Торна белән Төлкенең дуслыгы ни өчен беткән?
  6. Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган?
  7. Курочка Ряба  нинди йомырка салган?
  8. Йомры Икмәкне кайсы хайван яраткан?

   Кызыл Калфак: Сез бик зирәк тә икәнсез, әкият белән дә дус икәнсез.Хуш, сау булыгыз, яхшы укыгыз ! 

 Укытучы: Укучылар бүгенге бәйрәмгә Әлифбага алмашка ике китап килгән. Әйдәгез без алар белән дә танышып китик.

       Туган тел

Исәнмесез, минем матур,

Сөекле дусларым.

Тырышып укучы

Кызларым, улларым.

Әлифба бәйрәмен

Мин котлыйм ихластан

Афәрин, дусларым,

Уңгансыз һәр яктан.

Көттем мин бергәләп

         Укыр көн җиткәнне

         Мин әле өр-яңа

         Бер тапсыз битләрем .

         Килдем мин никадәр

         Җыр, шигырь, хикәя

         Мәкальләр күтәреп

         Май ае җиткәнче укырга җитәрлек.  

     

          “Татар теле”

Исәнмесез, дусларым!

Мин “Татар теле” буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.

     Туган тел – иң татлы тел.

Туган тел– иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

Туган тел ул бездән соң

Яшәр өчен туган тел.

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

 “Әлифба”

Яратып укыгыз,

Һәр ике китапны,

Анда күп әкиятләр,

Рәсемнәр күп тагын.

Өйрәтерләр алар

Ватанны сөяргә,

Табигать-ананың

Кадерен белергә.

 

    Әле күп укымасак та
«Туган тел»не беләбез,
Без Тукай абый бүләге
Кадерле җыр диябез!

                       Җыр “Туган тел”

Әлифба

Менә, дуслар, минем сездән

Китәр сәгатем җитте.

Яратыгыз әти-әнине,

Сөекле туган илне.

Әти-әни җир йөзендә

Иң кадерле кешеләр,

Туган илне икенче төрле

Ватаным минем, диләр.

Уңышлар теләп калам мин

Зур үсегез һәммәгез,

“5” ле белән дус булыгыз,  

“3” ле эләктермәгез!

                Укучылар:   Рәхмәт сиңа, Әлифба!

                         Хуш, хуш, Әлифба!                  

Кыңгырау:   Килеп җитте тәнәфес,

                        Көтеп алган тәнәфес,

                        Биеп калыйк, җырлап калыйк,

                        Уйнап калыйк, әйдәгез!

Малайларның биюе.

Кызларның биюе.

Укытучының,ата-аналарның котлавы.

Укытучы. Кадерле укучылар!

Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез - Әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, алардан иҗекләр, сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба сезне дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.

Хөрмәтле әти - әниләр! Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар.

Укучылар хор белән.

Сезнең алда без

Вәгъдә бирәбез:

Ялкауланмаска,

“2” ле алмаска,

Тырыш булырга,

“5” кә укырга.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Рәхмәт сиңа, ӘЛИФБАМ!

Слайд 10

Сау бул, ӘЛИФБА!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....