Птицы - наши друзья
методическая разработка (4 класс) по теме

Методическая разработка

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Птицы-наши друзья21.52 КБ

Предварительный просмотр:

Зал бәйрәмчә бизәлә. Балаларның яз, кошлар темасына ясаган рәсемнәреннән күргәзмә оештырыла. Аудиоязмада кошлар тавышы уйнатыла.

1.Кичә генә әле февраль иде,

Бүген давыл кырга кар ташый;

Март аеның нечкә билле җиле,

Сузылып ятып җиргә кар ашый...

2.  Менә   яз хәбәрчеләре – кара каргалар кайтты. “Кар...кар..”- дип кычкырып, кар әле бар, бар диеп аптыраштылар. Без анда ничек азык табыйк, янәсе.

3. Кырда иген уңсын дип,

Ни кадәрле тырышам.

Кортлар чүпләп басудан

Игенчегә булышам.

4. Кошлар – безнең ярдәмчеләребез, дусларыбыз. Алар иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклыйлар. Мисал өчен, бер кара карга җәенә 8 меңгә якын бөҗәк ашый.

5. Туктагыз, туктагыз, минем сезгә кара каргалар турында әкият сөйлисем килә.

“Борын-борын заманда яшәгән , ди карга белән ябалак. Алар кар төсле ак булганнар.

Бервакыт ак карганың башына бер фикер килгән:

  1. Күлмәкләребезне төрле төстәге бизәкләр белән бизик,- дигән ул Ябалакка.

Ябалак ризалашкан. Карга аңа көрән, күк төрткеләр сызган. Ябалакка яңа кием бик ошаган.

Карга әйткән:

  1. Әйдә , хәзер мине бизә.

Ябалак үзенең киеменә соклана-соклана карганы карага буяп бетергәнен сизмәгән дә. Башка кошлар аннан көлгәннәр. Ә карга оятыннан еракка-еракка очып киткән һәм җылы якларга ук килеп чыккан. Аңа монда бик ошаган. Тик бераздан туган җирен сагына башлаган. Җылы яктагы кошларга үзенең туган җиренең матурлыгын, гүзәллеген сагынып сөйләгән дә, саубуллашып, кайтып киткән.

Карга кайткач, көннәр җылынып, яз килгән. Язны карга алып килде дип уйлап, бүтән кошлар аны мактаганннар һәм берсе дә аннан көлмәгән. Көз җитеп, көннәр суынгач, кара карга туңа башлаган һәм тагын җылы якларга очып киткән. Менә шулай итеп ул күчмә кошка әверелгән”.

(Яз җитә җыры.)

6.Рәт-рәт булып тезелеп кошлар кайта,

Чит җирләрдә зарыгып беткәннәр,

Туган якларында яз җитүне

Түземсезлек белән көткәннәр.

7.Җир шарында 8500 төрле кош бар, 100 миллиард чамасы кош яши. Татарстанда җәй көне – 200дән, кыш көне 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.

8.Куанышып, күкне яңгыратып,,

Сайрый кошлар туган ягымда.

Яз нурына чумган бу дөньяны

Ямьләндерә алар тагын да.

9.Апрель – язның шаулап торган чагы. Бу айда бөтен табигать уяна, яшәрә башлый. Апрель – кошлар ае. Канатлы дусларыбызның күпчелеге җылы яклардан безгә шушы көннәрдә очып кайта.

10.Кошлар озак яшиме соң? Саескан – 20 ел, күгәрчен – 35 ел, торна – 40 ел, чыпчык-14 ел яши икән.

11.Табигатьне ямьгә төреп,

Яз килде туган якка.

Зәңгәр күктә тезелешеп.

Сагынып кошлар кайта.

12.Җирдә, күктә – шат авазлар,

Кошлар сайрый, җыр суза.

Кар астыннан баш калкытып,

Умырзая кул суза.

13.Кара каргалар белән бер үк тирәдә сабан тургайлары күренде. Тургай килгән- тугыз көн кар калган, дип тә әйтәләр. Иртә язда басу өстендә канат кага-кага өздереп сайраучы кош ул.

14.Язгы нурлар үтеп керде

Минем туган ягыма.

Кара җирләр менә инде

Ап – ак кардан арына.

15.Елгаларда боз кузгала,

Кыш шулай үтеп бара.

Тургайларның моңлы җыры

Аны озатып кала.

16.Менә урманда кызылтүшләр күренде. Үзләре көрән-ак башлы, зәңгәрсу-кара сыртлы, койрыклары ап-ак сызыклы, түшләре исемнәреннән үк билгеле.

17.Менә инде яз җитте,

Карлар да эреп бетте.

Көздән киткән сыерчык,

Яз килгәч, кайтып җитте.

18.Безнең тәрәзә каршында

Үсеп утыра каен.

Шул каенның ботагында

Сайрап торыр көн саен.

19.Мин ясаган ояга

Кереп чыкты сыерчык.

Оям ошады, ахры,

Сайрап җибәрде кошчык.

20.Ә сез беләсезме, беренче сыерчык оялары кайчан барлыкка килгән? Беренче булып Голландиядә XVI гасыр башында сыерчык оялары кызыл балчыктан тишекле савыт формасында ясала. Соңрак Россиядә йорт янындагы биек колгаларда агач кайрысыннан ясалган тартмалар барлыкка килә.

21.Бу ояларны туздыру зур җинаять саналган. Сыерчык оялары элү гадәте Россиядә һәм Европада XIX гасырның 20 нче елларында киң тарала башлый.

22.Ясадык без бер оя –

Анда сыерчык тора.

Иртән иртүк дөньяны

Җырга – моңга тутыра.

23.Сыерчык бер оя баланы туйдыру өчен май аенда гына да 7-8 миллион чамасы бөҗәк тота. Бер сыерчык оясы бала үстерү чорында 8 мең май коңгызы ашый.

24.Һәр кош үзенең хәленнән килгәнчә Җир шарында урман һәм авыл хуҗалыгы өчен бик  зур файда китерә, матур сайраулары белән күңелебезне күтәрә. Шуңа күрә һәрберебез аларга ярдәм итик, ачлыктан, салкыннардан саклыйк, аларны язын яңа оялар ясап каршы алыйк.

Башлангыч сыйныф укытучысы

Мавлутбаева Әлфия Хәсән кызының

эш тәҗрибәсеннән


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Птицы - наши друзья.

Презентацию можно показать детям в 1 классе на уроке, на внеклассном мероприятии для ознакомления с птицами родного края, их повадками, питанием, местах проживания....

Презентация "Птицы - наши друзья"

Каждый год в нашей школе проходит неделя экологии. В этом году наш класс представлял презентацию "Птицы наши друзья"....

конспект устного журнала "Птицы - наши друзья"

Данное мероприятия проводится для учащихся начальной школы. Детей ждут разнообразные конкурсы, кроссворды. В ходе мероприятия дети знакомятся с птицами, узнают, как им помочь зимой....

Внеклассное мероприятие "Птицы - наши друзья"

Данная методическая разработка может быть использована для проведения классных часов, внеклассных мероприятий, занятий кружков экологической направленности с обучающимися начальных классов. Главная ме...

«Птицы – наши друзья!» (перелетные птицы)

При введении образовательных стандартов второго поколения особое внимание уделяется внеурочной деятельности детей, в том числе работе по экологическому воспитанию школьников.Проблема экологизации всех...

«Птицы – наши друзья!» (Зимующие птицы)

При введении образовательных стандартов второго поколения особое внимание уделяется внеурочной деятельности детей, в том числе работе по экологическому воспитанию школьников.Проблема экологизации всех...

Внеклассное занятие о птицах "Птицы - наши друзья"

Учащиеся знакомятся  с многообразием пернатых;   на занятии формируются понятия о происхождении названий некоторых птиц....