Г.Тукай- син безнең йөрәкләрдә
классный час (3,4 класс) по теме

Класснй час на тему:  "Г.Тукай -син безнең йөрәкләрдә"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyf_sshchgate_tukay.docx21.37 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай - һәрчак безнең белән.

Максат:Укучыларда Г.Тукайның шигырьләренә карата кызыксыну                          

               уяту; фикерләү, иҗади сәләтләрен һәм сөйләм телен үстерү;                          

               дуслык, татулык сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, китап күргәзмәсе, тест язылган карточкалар, магнитофон, компьютер.

                             

                              Тәрбия сәгатенең барышы.

.

1. Кереш өлеш.

Ак кирәк, дип, пакъ кирәк, дип

Җырлады, язды Тукай.

Дәрт уятырга кешедә

Уянды, янды Тукай.

Халкына бәхет эзләде

Авыр заманда Тукай.

Өмет бәйләде туачак

Яңа таңнарга Тукай.

Иң матур, моңлы җырларын

Халкына бирде Тукай.

Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

Азатлык –дуслык илендә

Һәркемгә кардәш Тукай.

Һәрчак безнең белән бергә –

Безнең замандаш Тукай, - дип язды Әхмәт Ерикәй.

-Г.Тукай җир йөзендә бары тик 27 ел гына яшәгән, нибары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул искиткеч зур, бәя биреп бетермәслек рухи мирас калдырган. Сөекле шагыйребезнең исемен телгә алуга. Аның “Исемдә калганнар” дигән язмаларында бәян ителгәннәр хәтергә килә.Әйдәгез аны кабат искә төшерик әле.( Компьютердагы слайдлар буенча укучыларның сөйләүләре).

1.1886 нчы елның 26 апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә Габдулла Тукай дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч,  Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь карчыкка асрамага калдыралар. Әнә шуннан шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана.

       2. Дөньяда бер генә шагыйрьнең  дә җылылык эзләп үз гомерендә җиде –сигез хатынга  “әни”  дип дәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә.

       Бераз соңрак  аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Шагыйрьнең “Исемдә калганнар” дигән афтобиографик әсәрен укыганда шул урынга җиткәч , иркен сулап куясың: рәхәткә тарды сабый, дисең. Ләкин бу рәхәт озакка бармый:  әнисе дөнья куя да Габдулла дөм ятим кала.

   3.Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә- Габдулланың әнисенең атасына кайтарып бирә. Монда исә үги әби .Күп балалы гаилә. “Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга , мине –җыласам- юатучы, иркәләним дисәм –сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә – кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр...”

      Бу булды дүртенче гаилә. Бәләкәй  Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып балаларын ач үлемнән саклый.

     4. Ә бервакыт баланы Казанга баручы бер ямщикка  утыртып ерак , билгесез  сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч : “Асрарга бала бирәм, кем ала ? “–дип кычкырып йөри.

            Халык арасыннан бер кеше чыгып, малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар.

       5.Тукай өчен бу исә-  бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала: әти –әнисе авырып китә һәм ”Без үлсәк , бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарык..”- дип , аны яңадан Өчилегә озаталар. “Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу гаиләнең мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин.” Тырыша торгач, малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай алтынчы оя...

      6. Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк  яши, хәтта сабакка йөри башлый.  Икенчедән,  Кырлай авылында ул үзенең киләчәк  иҗаты өчен рухи байлык туплый. Кырлай малайлары блән бергә ат сакларга барулар. Андагы учаклы, әкиятле, ябалак тавышларының шомлы ишетелгән сихри төннәре, таң алдыннан изелеп йокыга китүләр, сихри – мәһабәт күккә ашкан төз чыршылар һәм инде , бер дә шиксез, каяндыр  гына малайларны күзәтеп торган  Шүрәле, болар барсы да сизгер күңелле баланың  ятимлек, каһәр белән имгәтелгән рухын баеталар.

     7.Казан арты төбәге аеруча Кырлай авылы  - Тукайны  шагыйрь иткән шартларның иң әһәмиятлесе. Ак киндер алъяпкычлы , киндер бияләйле, татарча бүрек кигән эшчән Сәгъди абзый –Тукайга рухи азык биргән тыйнак, эшлекле татар крестьяннарының иң олы җанлысы. Кырлай тирәсе –бөтен буа чишмәләре, кара урманнары, уен – җырлары, йолалары белән Тукай – шагыйрьгә үз гомеренә җитәрлек рухи азык биргән.

2. “Шигъри тәлгәшләр

(Укучылар Г.Тукайның яттан белгән шигырьләрен сөйлиләр, слайд буенча рәсемнәрен күрсәтәләр)

3. Г. Тукайның  “Кышкы кич” шигыре өстендә эш.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                          

Г. Тукай яшәгән вакытта авыл өйләре кечкенә генә, салам түбәле булган. Газ да юк, электр лампалары да янмый, радио да, телевизор да юк. Авыл өйләренең яртысын диярлек сәке алып торган. Шул сәкегә утырып ашаганнар да, төнлә ятып йоклаганнар да.  Кешеләр бик ярлы яшәгәннәр, киемнәре дә бик начар булган. Салкын тиюдән, йогышлы авырудан бик күп кешеләр үлгәннәр.Чөнки аптекалар да, хастаханәләр дә, дәваланырга дарулар да булмаган. Бик күп балаларның әти – әниләре үлеп китеп ятим калганнар.

  Хәзер без Г.Тукайның шул авыр тормышны тасвирлаган “ Кышкы кич” шигырен укырбыз.

 Әсәргә анализ ясау.

1)Катнашучыларны табу.

а)Беренче строфаны уку. Кемнәр турында язылган?Балалар нишли?Шатлыкның сәбәбе- җылы өйдә утыралар.

б)Икенче строфа да балаларның хәсрәтсез булулары турында.Сәбәбе – алар ятим түгел.

в)Өченче строфа да балаларның кайгысыз булулары турында. Сәбәбе – җылы өйләре бар.

г)Дүртенче строфада нинди балалар турында әйтелә?(Ятимнәр, йорт-җирсезләр, бәхетсезләр.)

д)Бишенче строфада да  бәхетсезләр аларга ярдәм кулы сузарга кирәклеге турында әйтелә.

2)Бу шигырь нәрсә турында икән? (Бәхет һәм бәхетсезлек турында ) Менә без сезнең белән шигырьнең эчтәлеген ачыкладык, Катнашучыларны таптык. Ләкин тагын бер катнашучы бар. Беренче строфада балаларга кем дәшә? Кем алар белән сөйләшә? (Автор) Автор – лирик герой.

3)Әсәрнең мәгънәсе.

-Лирик герой әкият тыңлап утырган балаларга ни әйтергә тели?(“Ятимнәргә ярдәмле булыгыз, аларның да сезнең кебек җылы өйдә утырасы килә.Сез алар белән соңгы ипиегезне бүлешегез” –ди.

-Лирик герой мәрхәмәтле булыгыз дип әкият тыңлап утырган балаларга гына әйткәнме?(Юк, ул безгә дә әйткән.) Монда тагын без дә катнашабыз икән. Менә без сезнең белән әсәрнең мәгънәсен дә таптык. Ул игелекле, мәрхәмәтле булу турында.Г.Тукай үзе  ятим үскәнлектән, ятим балаларны кызганып йөрәге әрнегән.

4. Командалар арасында ярыш.

1)”Син – миңа, мин – сиңа”  уены (Класс ике командага бүленә, һәр команда каршы як командага 5 шәр сорау бирә.)

1.Г.Тукай кайчан туа?(1886 елда)

2.Әнисе үлгәндә аңа ничә яшь була?(3 яшьтә 9 ай)

3.”Кадалмас әле килмешәк!” дигән сүзләрне кем тарафыннын ишетергә туры килгән?( Шәрифә карчык)

4.  Кырлайда Тукай кем гаиләсендә яши? (Сәгъди абзый)

5.Г.Тукайның әнисенең исеме ничек?(Мәмдүдә)

1.Г.Туай кайсы авылда туа?( Кушлавыч)

2.Зиннәтулла бабасы кайсы авлда яшәгән?(Өчиле)

3.Г.Тукай кайсы авылны”Иң беренче күзем ачылган авыл дип атый?(Кырлай)

4.Кечкенә чагында аны ничек дип атыйлар?(Апуш)

5.”Үги әбинең алты күгәрчене арасында мин бер чәүкә идем” дигән юллар Апушның кайдагы тормышы турында сөйли?(Өчиле)

2)” Шигырьне таны”  Бу юллар Г.Тукайның кайсы шигыреннән алынган.

1.И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.(Эшкә өндәү)

2.Бабай бик күп яшь  яшәгән, карт ул үзе.

  Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе.(Бабай)

3. Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимимен;

Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?! (Кошларга)

4. Һич сине куркытмасыннар шүрәле. Җен һәм убыр;

Барчасы юк сүз – аларның булганы юктыр гомер.(Сабыйга)

5.Көн озын ич, ул уенның мин һаман вакытын табам.

Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәресем тәмам.(Эш беткәч уйнарга ярый)

1.Бар, җаным, инде яшел урманга оч,

Тиз ятим кошчыкларың белән кавыш.(Фатыйма белән Сандугач)

2.Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул.(Кызыклы шәкерт)

3.Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан:

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!(Пар ат)

4.Шул вакытта мин кулыма китап алам.

Аның изге сәхифәләрен актарам.

Рәхәтләнеп китә шунда җаным,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам; (Китап)

5.”Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.”(Шүрәле)

5. Укучыларның белемнәрен тикшерү.(Тест өстендә эш)

1.Г.Тукайның туган елы?

а)1986  б)1891  в)1886

2.Тукай туган авыл?

а)Кушлавыч   б)Өчиле  в)Кырлай

3.Әти –әнисенең исеме?

а)Мәмдүдә- Гайнулла  

 б) Мәмдүдә – Мөхәммәтгариф

в)Бибинур – Хәбибрахман

4. Г.Тукайның автобиографик әсәренең исеме?

а)”Исемдә калганнар”

б)”Хатирәләр”

в)”Балачак”

5.Кайсы шигыре гимн булып яңгырый?

а)” Туган авыл”

б) “Туган тел”

в) “Карлыгач”

6.Бу шигырьләрнең кайсын Г.Тукай язмаган?

а)”Җир йокысы”

б)”Мәктәп”

в) “Кызыл ромашка”

7.Г.Тукайны кечкенә чагында кем дип атаганнар?

а)Апуш   б) Шүрәле  в) Шәкерт

8.Кырлай авылы белән кайсы кеше бәйле?

а) Мөхәммәтвәли  б) Сәгъди в) Зиннәтулла

9. Г.Тукай беренче тапкыр, кайсы авылда вакытта укырга бара?

а) Казанда  б) Өчиледә   в)Кырлайда

10.Пар ат белән Тукай кайсы шәһәргә китә.

а)Казанга  б) Җаекка  в) Мәскәүгә

6. Йомгаклау өлеше. (Нәтиҗә ясау)

Татар теле-минем туган телем

Дөньяда иң – иң камил тел;

Тукай теле, Такташ,Җәлил теле

Күңел бакчамдагы гүзәл тел.

Хөрмәтле укучылар, дәресебезне татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тукай һәрвакыт безнең белән"

Открытый урок по окружающему миру. Цель урока: 1. обобщить знания детей о живой и неживой природе. 2. развивать внимание, логическое мышление, творческие способности, умение рассухдать, системати...

Тукай безне телле итте

Габдулла Тукайга багышланган кичэ сценариясе....

Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә!

Класстан тыш чара үткәрү  өчен материал...

Дәреснең технологик картасы. Г. Тукай. "Безнең гаилә" (3 нче сыйныфта рус балаларына әдәби уку дәресе)

Дәреснең  технологик картасы. Әдәби уку дәресе. УУК “Күңелле татар теле”. 3 нче сыйныф....

Тукай яши безнең куңелләрдә

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру...